Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Композитор Азат Хөсәенов җыр урлаучылар турында: “Зөфәр Хәйретдиновның җырындагы дүрт тактны алып, "яңа җыр" чыгарам әле – ни дияр икән?”

Күптән түгел җыр урлауга бәйле чираттагы иҗади бәхәс купкан иде. Илгиз Закиров үзенең популяр җырларын урлаулары хакында "Интертат"ка сөйләде. Композитор, Татарстанның атказанган сәнгәть эшлеклесе, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы Азат Хөсәенов “Татар-информ” редакциясенә блогында җыр урлауга карата үз фикерен белдерә.

news_top_970_100
Композитор Азат Хөсәенов җыр урлаучылар турында: “Зөфәр Хәйретдиновның җырындагы дүрт тактны алып, "яңа җыр" чыгарам әле – ни дияр икән?”

Әлбәттә, композиторларда, җырчыларда бүгенге көндә кабатланулар бик күп! Дөресен әйтим – арасында әйбәт җырлаучылар да, музыка язучылар да очрый. Әмма күпчелек җырларны фонограммасыз тынласаң, матур тугел, көй юк. Мин андый җырларны баянда уйнап карыйм – булмый!

Һәр җырның композитор уйлап тапкан стиле бар

Композитор Мурат Гайсин турында: башта җыр копия Илгизнеке иде, хәзер үзгәрткән. Ләкин һәр җырның композитор уйлап тапкан стиле дә бар! Үзгәрткәч тә, җыр барыбер Закировның җырын хәтерләтә!!! Мәсәлән, минем “Сылукай” җырым бар. Ул җырга охшатып күп яздылар инде. Соңгыларыннан Сиринә Зәйнетдинова башкара торган “Рәхмәт тормышым” җыры. Ул минем җырның копиясе түгел, ләкин “Сылукай” сизелеп тора инде! Сиринә үзе дә миңа: “Күп кеше шуның турында миңа әйтте”, - ди. 


Стильне уйлап табу бик авыр! Миңа, мәсәлән, фәлән җыр стилендә җыр яз әле дисәләр, мин аны тиз арада эшләп бирә алам.

Ә Мурат Гайсинның “минем Илгиз абыйның җырын бер дә ишеткәнем булмады. “Көт әле, дисең” җыры чыкканда бөтенләй кечкенә булганым”, - диюе – бу гел балалар бакчасындагы сабый бала әйткән шикелле! Җыр бит күптән язылса да, аны гел җырлап торганнар – концертларда, радиода, ТВ-да! Әлбәттә, ул бу җырны күп ишеткән! (Пассив булса да).

Пентатоника бетә дип әйтүе Муратның белемсезлеген күрсәтә

Мурат Гайсин пентатоника бетә дип әйтә: “Әгәр дә без Илгиз Закиров фикеренә таянып, бер дә кабатланмыйча яза башласак, татар җыры да бетәргә мөмкин бит! Үзгәртә башласак, башка халыкның стиле килеп чыгачак, рус көенә тартылачак. Аннары татар моңы бетә дип кычкырабыз!”

Бу Муратның (катырак әйтәсе килә, тик...), белемсезлеген күрсәтә! Шул пентатоника белән кулланып, ничәмә-ничә гасырлар буе меңләгән җырлар язганнар һәм язалар. (“Халык җыры” диләр. Ул җырларның да авторлары кайчандыр яшәгән , иҗат иткән бит).

Оригиналь җыр тудырыр өчен сәләт кирәк

Матур, оригиналь җыр тудырыр өчен, иң беренче сәләт кирәк. Ә сәләте булмаганнар җыр язалмыйча тупикка эләгеп, йә кеше көен урлыйлар, йә “татар җыры бетәргә мөмкин!”,- дип кычкыралар... Бу, минемчә, наданлык! Әнә күпме меңләгән яңа җырлар арасында йөзек кашы кебек матур җырлар туып тора! 

Шулай ук, сәләтең бар икән, пентатониканы кулланмыйча да бер дигән матур татар көен язып була! Андый җырлар күп. Мәсәлән, Зөфәр Хәйретдиновның “Миләшләрем” җырында пентатоника бөтенләй дә юк, ә җыр татарча ишетелә, халык яратты бу җырны! Ә ритмга килгәндә, Алмаз Монасыйповның “Туган авылым” җыры 5/8 размерында язылган, ул татар музыка иҗытына хас түгел әйбер.

Закировның җыры минорда, ә Яхинныкы мажорда язылган. Аларны чагыштыру – зур белемсезлек!

Ә Илгиз Закировның “Көт әле дисең” җырын Рөстәм Яхинның “Син кайда идең” җыры белән чагыштыру – зур белемсезлек! Илгизнең җыры минорда язылган, ә Яхинныкы – мажорда! Ноталар атлавы гел икенче төрле, ритм охшаган азрак, ләкин аңа игътибар итә башласак, меңләгән җырлар бер-берсенә охшаган булып чыгачак.


Минем дә җырымны урлап башкардылар!

Плагиат дигәндә, мин 90нчы елларда Шәмсия Җиһангирова сүзләренә “Кара әле күзләремә” дигән җыр язган идем, аны Венера Ганеева, Н.Хөсәенов, Гүзәл Уразова һәм тагын күп җырчылар башкарды. Ә берничә ел элек шул җырымны кемдер икенче сүзләр белән башкаруын ишеттем. Карасаң, җырның исеме “Пар энҗедәй күзләреңне” дип атала!? Композитор (ул, әлбәттә, плагиатор!) Р.Халилов дип язылган!? Җырчы – А.Валиуллин.

Зөфәрнең җырындагы дүрт тактны алып, калган дүрт тактны үзем язып, яңа җыр чыгарам әле – ни дияр микән?

Зөфәр Хәйретдинов дүрт такт турында сөйли. (Зөфәр Хәйретдинов җырның дүрт такты үзләштерү караклык түгел, ә инде биш такт булса - плагиат дип әйткән иде - ИТ). Ә күп җырлар сигез такттан тора! Димәк, ярты җыр! Андый җырлар миндә дә, Илгиздә дә, Зөфәрдә дә һәм башка композиторларда да бик күп. 

Аның бу сүзләреннән соң мин бер кызык уйлап таптым әле һәм мин аны эшләячәкмен. Зөфәр Хәйретдиновның бер-ике популяр җырыннан дүрт тактны алып, (ә дүрт такт ул – тулы кушымта дигән сүз, плагиат та түгел Зөфәр Хәйретдинов әйтүенчә) калган дүрт тактны үзем язып (миңа авыр түгел ул) яңа җыр дип чыгарам әле!!! Нәрсә әйтер микән дүрт такт турында! 1000 һәм 2000ле тактлар булган симфонияләрдә, операларда дүрт такт сизелми, ә җырларда?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100