Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәләл "халява", яки Казан мөселман киносы фестивале фильмнарын нигә әбиләр генә карый?

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең тамашачысы кем ул? Ни өчен Казан кинофестивале 13 ел эчендә үзенең затлы тамашачысын әзерли алмады? Фестивальне яктыртуда актив катнашкан "Татар-информ" журналисты Рузилә Мөхәммәтованың бу хакта үз фикер-тәкъдимнәре бар.

news_top_970_100
Хәләл "халява", яки Казан мөселман киносы фестивале фильмнарын нигә әбиләр генә карый?
Быел XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә тамашачы буларак “Мөслимә” мөселман хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган журналист Әлмира Әдиятуллина катнашмады. Һәр елны Казан кинофестиваленең төп мәйданчыгы булган “Родина” кинотеатрының тамаша залы түрендә һәм матбугат үзәге оештыра торган конференцияләренең үзәгендә кайнаган Әлмира Әдиятуллинасыз фестивальнең “тозы” җитмәде кебек. Борчыла да башлаган идек, Хаҗда булганлыгы турында ишеткәч кенә тынычландык.

Һай, җитмәде безгә быел Әлмира апа. Ул залдагы “үз армиясендә” тәртип урнаштыра белә иде. Быел залдагы традицион тамашачының шактый “туарылуын” Әлмира апа җитмәүдән килә дип уйлыйм. Ул Казан кинофестиваленең традицион тамашачысы өчен лидер, “тезгенне” нык тота торган юлбашчы иде.



Мин кинофестиваль турында язганда еш куллана торган “традицион тамашачы” төшенчәсен аңлатып үтәм. Бу – татар пенсионерлары төркеме. Аларның бик зур өлеше – милли һәм дини юнәлеш алган өлкән яшьтәге татар ханымнары. Арада берничә өлкән яшьтәге гаять актив ир-ат та бар. Шундый ук милли һәм дини юнәлешле башка милләтләр дә очраштыргалый. Сирәк кенә.



Бу тамашачы залда үзен тулы хокуклы хуҗа итеп тоя. Аларның барлык фильмнарга карата үз фикерләре була һәм сумкаларында бутербродлары һәм конфетлары, пластик шешәгә салынган компотлары була.

Алар теләсә нинди фильм турында фикер алышканда Украина яки Башкортстандагы сәяси вәзгыять турында үз фикерләрен белдерергә мөмкиннәр. Тавышлары ишетелмәсә йә булмаса үзләренә сүз бирмәсәләр, аларга кычкырыбрак әйтү, алай да ишетелмәсә, бик каты кычкырып әйтү берни дә тормый.



Оештыручыларның алдагы берничә рәтне жюри, кино төшерү командасы һәм матбугат вәкилләре өчен саклавы аларның ачуын китерә. “Кино ошаса, без аның турында үзебез дә язабыз”, - дип журналистларны кирәксенмәвен белдерә тамашачының бер иң активы.





Билгеле булганча, кинофестивальдә фильмнар түләүсез күрсәтелә. Бары тик вакытында килеп һәм залга җитезрәк үтеп, урын гына эләктереп калырга кирәк. Кайбер елларда фильмнарны түләүле итеп күрсәтү турында да сүз барган иде. Әмма кинофестиваль дирекциясе бу популяр булмаган адымга бармады. Минемчә, тәвәккәлләп карарга кирәк иде.



Ни өчен икәнелеген аңлатам. Беренчедән, кинофестиваль унөченче ел рәттән үткәрелде. Ул әкренләп популярлаша бара. Аның мөселман илләрендә дәрәҗәсе дә бар дип беләм. Әмма, ни кызганыч, кинофестиваль билет ала торган үз тамашачысын әзерли алмады. Кинофестиваль Казанның милли һәм дини пенсионерлары өчен “халява” киносына әверелеп калды. Хәләл халява!



Хәзер бу вәзгыятьне үзгәртү авыр булачак. Кинофестиваль фильмнарын карарга килгән тамашачыга кассага төртеп күрсәтеп, 50-100 сум түгел, 10 сум соравы да кыен булачак. Алар кинофестивальнең бу адымына протест белдерәчәк, хәл кадәренчә бунт ясаячак.



Бәлки оештыручылар билет сату тәртибе кертелсә, залда тамашачы булмас дип курыкканнардыр. Әйе, бик теләсә дә эш кешесе көн уртасында кинога килеп утыра алмый. Буш зал булса, катнашучылар күзенә ничек карарбыз дип борчылганнардыр дирекция вәкилләре.



Соң андый очрак өчен студентлар бар ләбаса. Халык аз йөргән спектакльләргә дә студентларны студент билеты белән бушка кертүләре сер түгел. Күргән бар. Ә инде зал яки мәйдан тутырырга кирәк булган очракта студентларны “оптом” да китерәләр. Казан Дәүләт мәдәният институты студентларын резервка куеп, сатып карарга кирәк иде билет, йә булмаса, көнлек абонемент. Традицион тамашачы билет алырга теләми икән – студентлар карар киноны. Аларга файдалы да әле ул.

Икенчедән, без тамашачыны халявный фильм карарга күнектереп, татар кинематографиясенең үсеше өчен зур зыян ясыйбыз. Әнә, Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе дә Илдар Ягъфәровтан башлап, быел кино төшергән “Мунча ташы” театры җитәкчесе Гамил Әсхәдуллага кадәр “Халык билет алып кино карарга өйрәнсен иде”, дип ачыргаланалар. Карады ди бар, без бит киноны бушка карарга өйрәнгән халык. Аеруча, Казанда!

Киләчәктә бу вазгыятькә тәртип кертү буенча бөтен өмет - “Татаркино”ның яңа җитәкчесе, Казан халыкара мөселман киносы фестивале директоры Миләүшә Айтугановада. Ул шәп татар продюсеры. Киноны акчага каратуның ысулларын да белә. “Ак чәчәкләр” белән прокат тәҗрибәсе дә узды. Дөрес, ни дәрәҗәдә уңышлы узуы турында мәгълүматым юк. Акча керә торган җирдә гадәттә коммерция сере барлыкка килә. Монда да шул хикмәттер. Әмма ул татар киносын һәм кинофестивальне дә тамашачы акча түли торган уңышлы проектларга әверелдерә ала дигән өметем бар.





Әйдәгез, сүз уңаеннан, кино темасыннан бераз читкәрәк китеп, сәнгатьнең тагын бер бик мөһим төре – театрларга күз салыйк. Аларның да бөтен спектакльләренә халык ургылып йөрми. “Нәүрүз” төрки халыкларның театр фестивалендә дә тамаша залында нигездә катнашучылар үзләре утыра. Тамашачы юк димим, ул бар, әмма күбрәк килсә дә, комачауламый. Шулай да фестиваль дирекциясе зал ишекләрен ачып куеп, бөтен теләүчеләрне бушка кертми. Ул пиар юлыннан бара һәм билет алып килә торган тамашачыга йөз тота.

Бәлки кинофестивальне затлы тамашачы белән тәэмин итү максатыннан Г.Камал театры һәм “Нәүрүз” театр фестивале директоры Илфир Якуповтан киңәш сорап караргадыр...






























Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100