Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Идел" журналы баш мөхәррире Радик Сабиров: Әдәби телнең ни гаебе бар?

"Интертат" газетасында Рәмис Латыйпов язучылар, журналистлар тарафыннан уйлап чыгарылган, махсус рәвештә матурлап, бизәкләп язылган ясалма телне "әдәби тел" дип атауга каршы чыкты. Аның фикеренчә, ясалма телдән котылган очракта, китапларны, матбугатны күбрәк кеше укый башлаячак. "Әдәби тел" дип күпчелек халык сөйләшкән гади татар телен атарга кирәк дигән фикер белдерде Рәмис Латыйпов. Радик Сабиров бу тәкъдимгә үз фикерен белдерде.

news_top_970_100
"Идел" журналы баш мөхәррире Радик Сабиров: Әдәби телнең ни гаебе бар?

“Рәмис татар милли сүз сәнгатен аяк астына салып таптаган. Юк, гади телдә языйм әле: татар әдәбиятын нәҗескә буяган... Нәҗес дигәне дә әдәби булды бит әле...” – Рәмис Латыйповның әдәби телнең тормоз икәнен ачкан язмасын укыгач та, фейсбукта әнә шулай язарга маташкан идем дә, язган сүзләремне кире сызып ташладым. Татар фейсбугы шундый инде ул: монда пычрак, монда яла ягу, кешене батыру, изү, мәсхәрәләү... “Татар башын татар ашар” дигәне бу очракта чат туры килеп тора. Шунлыктан гадәти тормышта шәп кенә күренгән, ләкин биредә үзен генә “белгеч”кә санаган бәгъзе “дуслар”ны исемлектән алып та аттым. Авыр сүз әйтеп ташлап, кемнедер рәнҗетүдән дә куркам, Аллам сакласын (бу язмадагы иң беренче җөмлә дә шундый ният белән сызып ташланган иде). Нахакка рәнҗетелүнең дә, рәнҗетүнең дә ни икәнен беләм, шуңа сүзгә килүдән бөтенләй баш тартырга булдым. Рәхәт, малай, җан тыныч, нервалар бетми, нәҗеснең хәтта исе дә килми...

Узган ел “Татар-информ” сайтында язучы һәм журналист Зиннур Хөснияр белән Рәмис Латыйпов оештырган әңгәмәне укыгач, чәчләр үрә торды: ничек бу язманы рәсми мәгълүмат агентлыгына шундый кыяфәттә биреп була да, нигә әңгәмәне редакцияләмәделәр икән? Әңгәмәдәшне пычратудан бигрәк, әңгәмә алучының да, агентлыкның да дәрәҗәсен төшерә торган материал бит бу! Ярый, бераздан ниндидер вакыйга уңаеннан (конгресс булмадымы икән?) халык шагыйре Разил Вәлиевтан шәрехләмә алынды, анда да шулай ук: аяк та юк, кул да күренми (корреспондентның телефоннан хәбәр итүе, хәбәрне алучы һәм язучының шулай “элүе” идеме икән әллә дип уйлаганым истә. Интертатта озак еллар буе эшләгән кеше буларак, мондый хәлләрнең очравына аптырамыйм. Газета-журналларда эшләүче бакалавр-магистрларның, ягъни студентларның да “чыктым аша күпер” язуы табигый хәл – яза белү осталыгы я бар, я юк, я тәҗрибә вә остазлык аша гына килә). Баксаң, хикмәт әнә шул гади стиль белән язуда, әдәби телдән качуда икән ич!

Әлбәттә, Рәмис, оста, тәҗрибәле журналист буларак, ошбу язманы ниндидер бәхәс уяту өчен иҗат иткән, дип уйларга нигез бар. “Баланың баласы балдан татлы, диләр. Авылыбызның күркәм, мөрәүвәтле ирләреннән саналган Габдулла ага, яше олыгаеп барса да, типсә тимер өзәрлек егетләрчә егәрлек белән дөнья көтә. Мәхәббәт җимешләренең җимешләре дөньяга татлы аваз салгач, Габдулла ага өр-яңа йорт тергезергә алынды” стиле белән 18-20 яшьлек практикантлар гына мавыкмый (сүз уңаеннан, мисал бик уңышлы, матур, хәтта ки үрнәк итеп китерелгән). Матбугатка килсәк, Рәмис “ялгыша”: мондый матур, әдәби сөйләм нигезендәге җөмләләр гасыр башы әдәбиятында күп кенә түгел, һәр җөмлә диярлек шундый. Чөнки гасыр башы матбугатында татар әдәбиятының “алтын чоры” дип бәяләнгән заманның Тукайлары, Рәмиләре, Ибраһимов вә Әмирханнары эшләгән. Авыл крестьяны яки завод эшчесе аңласын өчен генә “оныгы тугач, Габдулла абый яңа йорт сала башлаган” дип язмаган ич алар. Киресенчә, сүзгә, телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгәндер әле...

Әдәбият дигәннән, әйе, “әдәби тел”дә язган Тукай, бигрәк тә Исхакый арттырып та җибәрә кебек. Исхакыйның җөмләләре кайчак ярты биткә сузыла. Үз чоры тәнкыйтьчеләреннән шактый эләккәнен дә беләбез. Тәнкыйтьләп алса да, гадирәк язарга тырышкан Галимҗан Ибраһимовның кайсы әсәрен “әдәби тел”дә язылмаган дип әйтә алабыз? Советларга мәдхия укып, ләкин әдәби нисбәттән бик түбәндә торган “Яңа кешеләр” кебек әсәрләрен генә кертергә буладыр (ачуланмагыз, тик нигәдер З.Кадыйрова искә төшеп китте. Хм...). “Алмачуар”дагы Зәңгәр күл вакыйгалары, “Тирән тамырлар”дагы тамырлары тирәндә булган, нык имәннең аударылу вакыйлары югарыда китерелгән студент өзеге мисалында язылган ич! Ә Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов... (исемлегем бик озын) әсәрләре “кеше аңлый торган гади татар телендә” язылмыйча, Рәмис язмасында искә алынган “феномен” дәрәҗәсендәге әсәрләрмени? Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов, Солтан Шәмси, Флүс Латыйфи, Фоат Садриев, Ркаил Зәйдулла... һәм башкаларның “аңлаешлы, гадәти безнең татар телебез” түгелмени? Нигә шул ук Фәүзия апаның Балтыйктан алып, Ерак Көнчыгышка кадәр таралып урнашкан халкыбыз алып, табып укырга хыяллана? Урам телендә, яки “феномен” телендә язмый бит ул һич тә. Эхем-эхем диярсең... Марат Кәбировның телен югарыда искш алынган әдипләр теле белән дә, “феномен” стиле белән янәшә куеп булмый, әмма, аңа карап кына, Кәбиров әсәрләре укылмый дип әйтеп булмый.

Тагын бер фикер. Зәвык мәсьәләсе. Менә монысы турында инде бөтенләй онытып барабыз. Театрга баргач, тамашачының үз-үзен тотышына аптырый башлыйм. Эстрада “йолдыз”ларының концертларына барсаң, артистларның кыланмышларына да, аларның шашып яраткан тыңлаучыларга да гаҗәпләнәм. Кинога барсам, анда поп-корн кыштырдый, монда сыра шешәсе ачыла... Радио-телевидение турында күп әйтелде... Сайтларны ачам: тегесендә - Асаева күкрәге, монысында – Асаева мәхәббәте, берсендә ярты елдан артык Хәния Фәрхигә бәйле видео, икенчесендә - Хәния Фәрхигә бәйле хатирә, тегендә - үтереш, монда – авариядә җиде кеше үлгән... Нигә шулай? Чөнки зәвыгыбыз шундый. Ә ул зәвыкны шул ук “феномен”, шул ук артистлар вә спектакльләр, шул ук кино һәм сайтлар тәрбияли. Инде килеп, әдәбият һәм матбугат та “гади тел”гә күчсә, үзебез үк телебезнең дәрәҗәсен төшерәбез дигән сүз түгелме соң?

...Рәмис Латыйпов, акыллы журналист буларак, бу язманы сарказм, “яшь аша көлү” белән язгандыр дигән өметтә калам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100