Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Лилия Локманова "Евровидение" турында: Кончиталар кими, Ландыш Нигъмәтҗановалар арта

Ел саен май аенда музыка сөючеләр көтеп ала торган "Евровидение-2019" артта калды. Россияне анда Сергей Лазарев тәкъдим итте. Израильнең Тель-Авив каласында үткән җыр бәйгесе быел да шаккатыргычларсыз булмады...

news_top_970_100
Журналист Лилия Локманова "Евровидение" турында: Кончиталар кими, Ландыш Нигъмәтҗановалар арта
Хәтерләсәгез, узган ел "Евровидение" Португалиянең Лиссабон шәһәрендә узды. Анда Израиль җырчысы Нета Барзилай җиңгән иде (аңа бераз соңрак тукталырмын). Ә 2017 ел бәйгене Украина башкаласында үткәрделәр. Әмма анда Россия җырчысы Юлия Самойлованы кертмәделәр. Шуңа да җырчы Португалиядә дә көчен сынап карады, әмма финалга барып җитә алмады.

Быел Россия исеменнән чыгыш ясаган Сергей Лазаревның "Евровидение" сәхнәсендә тәҗрибәсе бар инде. Ул 2016 елдагы бәйгедә 491 балл җыеп, өченче урын яулаган иде.

Тавыш бирү дигәннән, "Евровидение"дә жюри гына түгел, ә тамашачы да җиңүчене билгели. Моның өчен кәрәзле телефоннардан катнашучы чыгыш ясый торган сан белән смс-хәбәр юллау гына кирәк. Бер кеше 20 смс җибәрергә хокуклы. Әмма үз илеңнең данын яклаучы өчен тавыш биреп булмый. Әгәр дә син чит илдә булмасаң, билгеле. Россиядән читтә яшисең икән, тавыш бирү мөмкин.

Тарихка күз салсак, быел эстрада җыры бәйгесе 64 нче тапкыр үткәрелде. Россия җырчылары исә анарда 1994 елдан алып катнаша. Милләттәшебез Алсуның икенче урын яулавын әле күпләр хәтерлидер. 2008 елда исә Дима Билан конкурсны Мәскәүдә уздырырлык итеп чыгыш ясады - беренче урын алды.

Европа татарлардан кабатлый?

Быелгы конкурс нәрсәсе белән истә калды соң? Дөресен әйтим, телевизор аша гына карагангамы, миңа финал никтер "Татар җыры"н хәтерләтте. "Татар җыры"ннан аермалы буларак, сары чәчле чибәр кызлар гына күп иде. Бәлки шул сары чәчле кызлар татар эстрадасында әлеге бәйрәм белән чагыштырырга этәргәндер дә. Ерактан карасаң, алар барысы да сәхнәгә әле яңа гына чыккан кыска шортылы Ландыш Нигмәтҗанова кебек күренде миңа.

Сәхнә костюмнары дигәннән, безнең артистлар бу мәсьәләгә күпкә җитдирәк карый сыман. Ә бәлки, Европада башка модадыр. Ник дигәндә, алдагы еллардагы "Евровидение"ләрдәге кебе эпатаж костюмлы артистлар бармак белән генә санарлык булды.

Мисалга, конкурста икенче булып чыгыш ясаган Албания җырчысы чегән хатыннары күлмәген кигән Клеопатрага охшаган иде.


Кипр исеменнән чыгыш ясаган Грузия җырчысы Tamta гына ир-атлар күңелен бераз җилкеткәндер. Эластик оекка охшаган ботфорт сапогилары бот төбенә кадәр, билгә кадәр күн кара куртка, ә оек белән куртка арасында люстра чукларын хәтерләткән эчке киемгә охшаган костюм... Ахырдан куртка да очты. 38 яшьлек җырчы апай чуклары салынып торган үтә күренмәле су коену костюмына охшаш костюмнан гына калды...


Тагын бер истә калган җырчы - Австралиядән Кейт Миллер-Хайдке. Ул опера җырчысы. Әмма бәйгедә ярым попса, ярым опера башкарды. Костюмына килгәндә, ул беренче карашка Кар патшабикәсен хәтерләтә иде. Әмма номерны бик үзенчәлекле һәм матур итеп бизәгәннәр. Җырчы да, биючеләр дә колгага беркетелгән иде һәм шунда тирбәлеп тордылару. Ә сәхнәдә компьютер ярдәмендә Җир шары тирәли Галәмдә очу тәэсире тудырылды. "Нульле гравитация" дип аталган җыр тамашачыларга әкият бүләк итте, дияргә дә була.


Костюмнар буенча иң эпатажы Исландия вәкилләре булгандыр, мөгаен. Чөнки башкалар ак яисә кара төстәге, бик аерылып тормый торган костюмнардан чыгыш ясады. Шул исәптән, Лазарев та. Ә Исландиянең Hatari төркеме секс-шоптан киенеп чыкканга охшаган иде. Чыгышлары да, элеккеге "Евровидение" стилендә - көчле, каты, дөбер-шатыр...


Израиль җырчысы хакында да әйтми булдыра алмыйм. Сүзем быел чыгыш ясаган актер һәм җырчы Коби Марими хакында түгел. Ә узган ел җиңү яулаган Нета Барзилай хакында.

Иҗат кешеләре бик сәер инде алар, үземнән беләм. Безне һәркем аңламаска мөмкин, әмма... Сәхнә - минем өчен ул, беренче чиратта, культуралылык. Аннан соң үрнәк алу, фикер йөртергә, уйланырга азык бирә торган иҗат урыны. Әмма бу җырчыны күргән саен көләсе генә килеп тора. Күз алдыгызга китерегез (әгәр дә Евровидениене карамагансыз икән): 120-130 килолы түтәй, кыска, шул ук вакытта катлам-катлам бала итәкле сап-сары күлмәктән өстәл өстендә бии... 50-60 килолы җырчыга бу килешә, сүз дә юк. Тик Нета Барзилай андый очрак түгел. Мәктәптә укыганда хезмәт дәресеннән чәй пешерә торган чәйнеккә кигезә торган түгәрәк җайланма теккән идек. Аның аскы өлешен, матур булсын дип, бала итәкле иттек. Бу җырчы да миңа шул чәйнеккә кигезә торган чүпрәкне хәтерләтте.

Кончиталар бетмәгән икән

Сакаллы "кызлар" булмады быел, Европа әллә "төзәлә" башлаганмы дип борчылган идем. Әле ярый Франция вәкиле Билал Ассани чыкты. Чир китә, гадәт китми, ди бит халык. Европаның кайбер илләрендә егетләрнең кызлар күлмәкләре киеп, чәч, тырнак, керфек үстереп йөрүләре чир генә түгел, ә гадәти күренеш, начар гадәткә әйләнде бугай инде. Юкса, беренче карашка, гап-гади яшь егет инде Билал. Билдән түбән сап-сары чәчен, буялган керфекләрен, ялтыравыклы ташлар белән бизәлгән, кендеген капламый торган күлмәген санамаганда...


Юраган юш килә

Бәйгедә Голландиядән Дунакан Лоуренс җиңде. Аңа профессиональ жюри һәм тамашачылар 492 балл бирде. Дөресен әйтим, сәхнәдә тыныч кына утырып җырлаган Дунаканны җиңәр дип һич уйламаган идем. Чөнки дәртле җырлар да, Европа ярата торган эпатаж номерлар да булмады түгел. Нидерланд җырчысы җиңүен букмеркерлар да, "Гугл" кампаниясе дә фаразлаган иде. Сергей Лазарев та өченче, яисә дүртенче урын яулый дигәннәр иде. Нәтиҗәдә, 369 балл туплап, Россия вәкиле өченче урында калды. Икенче урын исә Италиядән Мәхмүтнеке.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100