Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова: Тормышның кадерен белгән, көннең һәр минутын бәяләгән кешеләре булган авыллар ничек бетсен ди инде?!

Без инде өченче ел рәттән Арча районында гаиләләргә багышланган чаралар уздырабыз. Мондый бәйрәмнәр үткәрү идеясе юктан гына килеп чыкмады.

news_top_970_100
Арча мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова: Тормышның кадерен белгән, көннең һәр минутын бәяләгән кешеләре булган авыллар ничек бетсен ди инде?!

Без, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, районның авыл җирлекләре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Нигезләмәләр булдырып, “Урам концертлары”, “Авыл бәйрәме”, спектакль, фольклор кичәләргә анализлар ясап, яңа талантларны барлап йөрибез. Кичен үткәрелгән чараларга халык та залларны тутырып килә, кыскасы, авыл гөр килеп тора.

Халык арасында йөргәч, шундый сүзләр ишетергә туры килә: “Авыллар бетә, тормыш начар, яшьләр китә, эш юк”, - диючеләр бар. Ничек инде күкрәк тутырып җырлап биргән, яисә аяк астыннан ут чәчрәтеп биеп биргән кешенең тормыш хәле начар булыр икән? Сәхнәдә бит кешенең чын йөзе ачыла, ул үзе дә сизмәстән эчке халәте белән яши башлый. Димәк, аның тормышы җитеш, ул үзеннән канәгать. Кызыксынуым мине авылларда яшәүче гаиләләргә багышлап бәйге оештырып карарга этәрде һәм нәтиҗәләр көткәннән дә уңышлырак килеп чыкты.

Безнең районда үрнәк кешеләр, гаиләләр, Аллаһка шөкер, җитәрлек икән. Бәйгеләрнең 1 нчесе район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев иницативасы белән “Төп йорт килене” исеме астында 2015-16 еллар арасында барды. Бер йортта 30 ел, аннан күбрәк кайнана белән бер-берләрен хөрмәт итеп яшәүче киленнәргә соклануыбыз чиксез булды. Алардагы әхлакый тәрбия, сабырлык балаларына, оныкларына салынган. Катнашучы киленнәр арасында үзләре кайнана булучылары да җитәрлек һәм алар да бик күпләргә үрнәк булып төп йортта бергәләшеп киленнәре белән оныклар тәрбиялиләр.

2016-17 елны бәйгене “Авылым күрке яшь гаилә” исеме астында дәвам иттек, авылда яшәүче, үрнәк яшь гаиләләрне барладык. Нинди яктан гына ачылып бетмәде алар! Күпләп хайван тоталар, кош-корт асрыйлар, бал кортлары һәм алардан төрле сихәтләнү чаралары булдыралар, хатыннары тегә, чигә, бәйли, ире белән кара-каршы утын ярса, ирләре хатыныннан да остарак итеп бәлеш пешерә белә. Ә тормышлары гөлләр кебек! Йорт, җиһаз, каралты-кура зәвыклы, өйдә душ та, шәһәр квартираларыннан бер дә ким булмаган санузеллары да заманның соңгы таләпләренә туры китереп эшләнгән. Менә бит, япь-яшь гаиләләр авылның бизәге булып яши беләләр!



Инде тагын бер авырткан җиргә кагылып үтми булмый: “Авылда ирләр эшсезлектән эчеп йөриләр, шуңа өйләнми дә, кая ул гаилә кору?” Бу сүзләрнең дә шушы бәйге аркасында акланып бетмәгәнлеген расладык. Юк дип әйтмим, бардыр җиңел юлга басучылар да, тик алар бик сирәк. “Ир-ат солтаны” бәйгесен 2017-18 еллар арасында үткәрдек. Вәт алтын куллы ирләр яши икән бездә ичмасам! Нинди генә төр техника җыймыйлар алар, кулдан утын, такта яру станогы, бакча эшкәртү агрегатлары, электрический бала бишеге, ат арбалары, чаналар, агач эшләренең саны юк. Тимердән капка, бизәк, теплица... Фермасы белән эре мөгезле терлек, нәселле үгез, ат, сарык, каз, биби чыгару инкубаторлары, тавык фермасы, махсус суалчаннар кайтартып биогомус эшкәртүчеләр, орлыктан җимеш агачлары үстерүче, яңа төр сортлы бәрәңге уйлап чыгаручылар алар. Карап торсаң, авылда 3-4 кеше бал кортлары тота. Шуның кайберләре дарулар ясый башлаган, 2 сендә нерва авыруларыннан, йокысызлыктан интегүчеләр өчен корт ояларыннан бүлеп чыгарылган һавада ял итү бүлмәләре дә эшләнгән хәтта. 

Бәйгедә 44 ир катнашты. Аларның һәрберсе турында бик озаклап сөйләп була. Тормышның кадерен белеп, һәр туган көннең бер минутын да әрәмгә үткәрми торган зур хөрмәткә лаеклы кешеләр алар. Шушындый ир солтаннары яшәп яткан авыллар ничек бетсен ди инде?

Менә шундый бәйгеләргә таянып, аларга тиешле игътибарны бирсәк, хезмәтләрен бәяли белсәк, авыллар тагын да җанланып китәчәк бит. Һәр бәйгенең нәтиҗә-концертыннан соң без күпләп рәхмәтләр ишетәбез. Алар районга килеп, зур сәхнәдән район башлыгы кулыннан бүләкләрен алып китәләр. Кешегә бит бәләкәй генә дә игътибар, җылы сүз җитә, шуңа рухланып әле тагын бик күп эшләр дә башкарачак.

Киләсе елга да бәйгебезнең дәвамы бар, ул “Супер әби” исеме астында үтәчәк. Ә гаиләдә әбиләр темасы иң киң җәелгән тема инде ул. Уйлап карасаң, әби-бабай тәрбиясе алып үскән бала аерылып та тора. Аның теле дә иртәрәк ачыла, ул куркып, ятсынып яшәми, кеше белән тиз аралаша, бала чактан ук дөньялыкка яраклашып үсә. Әби-бабайлар тормышта иң зур ярдәмчеләр дә.

Нинди юл сайлысы кешенең үзеннән тора. Тырышның юлы катлаулы, авырлыклары да, сынаулары да җитәрлек. Әмма сабырлык зур хөрмәт иясе булырга, балаларыңа, авылдашларыңа үрнәк булып, җитеш тормыш белән яшәүгә алып бара. Башкаларның да аларга иярүләренә сәбәп булып тора. 

"Татар блогерлары" сәхифәсендә язылган фикерләр редакция фикерләре белән туры килмәскә мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100