Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альбина Бәширова: Татар телен үтереп күмеп куярга җыенучыларга кем саллы итеп җавап бирде?

Җырчы, тамада Альбина Бәширова татар рэперы Альберт Нурминский чыгышын күреп, нинди хисләр кичергән? Intertat өчен язган мәкаләсендә ул шуны тасвирлый.

news_top_970_100
Альбина Бәширова: Татар телен үтереп күмеп куярга җыенучыларга кем саллы итеп җавап бирде?
Бу егет турында "Кем соң ул?" дигән сораудан башлап, "Мин аны яратам, ул минем дөньям" кебегрәк баш әйләндергеч җөмләләргә кадәр, барысын да ишетергә була. Аны җырчы дисәң, Илһам абыйлар, Салават Зәкиевичлар да җырчы - бөтенләй башка планета җан ияләре турында сөйләгән кебек ничектер. Юк, җырчы түгел бугай ул... Тик җырлый бит! Шагыйрь дисәң, тагын "не формат" - Тукай, Такташ, Фәнис Яруллиннар белән һич кенә дә бер яссылыкка куярлык түгел. Ләкин татар яшьләренең 80%ы яттан җырлаган җырларының текстларын ул үзе яза! Композитормы? Кит инде... Тик текстын үзе көйгә сала, аранжировкаларындагы төп музыкаль темаларны үзе уйлап чыгара. Кем син дип үзеннән сорасаң, "гади авыл малае" дип җавап бирәчәк инде ул. Нормадан... Балтач районының, Казаннан нәкъ 105 км ераклыкта урнашкан Норма авылын хәзер 10 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган барлык татар яшьләре белә, чөнки Нурминский - Нормадан.

Альберт Нурминский - Норма авылы егете, 23 яшь, татарча рэп җырлый.

Бу егетне үзебезнең күрше авыл клубына, дискотекага чакырырга уйладык. Авыл балаларына үзебезчә бүләк ясарга иде исәп. Бик куркытты. Килмәс инде безгә кадәр дип тә (бер якка гына 200 км тирәсе чыга), килсә, кечкенә генә клубка халыкны ничек сыйдырырбыз дип тә курыктык. Кыскасы, сөйләшә, аңлаша торгач, 25нче ноябрьдә безгә Альберт Нурминский килергә булды. Бу хәбәр таралгач, ышаныр-ышанмас кына шалтыратулар башланды: "Чынлап, Альберт үзе киләме? Шул авыл клубына киләме?" имеш. Олыраклар Альберт Нурминский турында ишетеп тә белмиләр. Алай да, минем кызым әбисенә, "менә шушы инде ул - Нурминский!" дип, бер-ике җырын тыңлатып караган. Минем иң яраткан "Сакла үзеңне" белән "Амин, асин, абез" дигән җырлары булды бугай. Әбисе: "Моның нормальный җырлары бармы соң? Я гел шулай такмаклап кына торамы бу?" дигән... Олылар аңламасалар да яшьләр мөкиббән Альберт Нурминскийга. Алай булмаса, ерып чыккысыз пычракта, дөм томанлы караңгы, шыксыз кичтә, карлы яңгыр астында, шалтыратып юлны сорый-сорый, гел күз күрмәгән, бер кечкенә авыл клубына килмәсләр иде.

Альбертның үзен күргәч реакцияләр төрле булды. Шатлыгына чыдый алмыйча, чиный-чиный егетнең муенына килеп асылынучылар да, аңа якын килергә түгел, тутырып карарга оялып торучы кызлар да, әдәпле генә килеп, тирән хөрмәт белән кул бирүче егетләр дә булды. Бик чая кызлар да бар иде араларында, автограф алганда: "Лилиягә дип яз! Бик яратам дип тә яз!" диде бер яшел күзле матур кыз. Язды Альберт, "Лилия, мин сине яратам!" дип язды. 23 яшь кенә бит әле аңа, язмаска...

Ә сәхнәдә ул аңлатты. Урам турында, борчыган проблемалары турында, егетләр, төркемнәр, разборкалар... Мәхәббәт турында язмыйм дигән булса да, ул темага да җырлары бар икән. Ничек бар - шундый, нәрсә күрә - әйтә, ничек тоя - шулай җырлый. Барысы да искиткеч гади, табигый, ихлас. Залдагы яшьләр аның җырларына биемәделәр дә, сүзләрен тыңлап, аңа кушылып җырлап кына тордылар. Аның хисләре тыңлаучыларыныкы белән тәңгәл, шуңа күрә аны аңлыйлар, аңа тартылалар. Һәм иң мөһиме - монда барысы да татарча иде! Альберт татарча җырлый, аны татарча тыңлыйлар, татарча уйлыйлар.

Хәзерге вәзгыять "югарылар" тарафыннан бик уйлап эшләнгән. Татар теле укытучылары дәрес сәгатьләре кыскару сәбәпле башка юнәлештә эшләүгә күчәргә мәҗбүр. Моның нәтиҗәсе буларак, бик тиздән, татар теле укытучылары әзерләүче факультетлар бушап калачак, алар ябылачак. Мәктәпләрдә татар теле укытуның сыйфаты елдан-ел кайтышрак булачак. Татар теле кома алды хәлендә... Бу хәлдә теләсә нинди ярдәм урынлы. Альберт шикелле талантлы татар егетләре телебезнең кинәт төшеп киткән "кан басымын" нормага китерүче бик кирәкле, файдалы дару кебек.

Яшьләрне татарча җырлап яулады ул, милләтебезнең киләчәк буыны аның аркасында татарча тыңлый.

Минем карашка, Альберт Нурминский - яшьләр арасында шул дәрәҗәдә популярлык казанган иң беренче татар рэперы. Соңгысы булмас, әлбәттә. Тик бу инде, татар телен үтереп күмеп куярга җыенучылар өчен бик саллы җавап булды дип саныйм мин. Татарча рэп та җырлап була, милләттәшләр, рок та! Татарча бестселлерлар да язып була, сыйфатлы фильмнар да төшереп була! Татар телен күмәргә ашыкмагыз әле...




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100