Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ярты гасыр стажлы колхоз рәисе Фәйзи Галиев: Без миллионер колхоз исемен кул көче белән, сыер җигеп алдык

Әтнә районының Түбән Шашы авылында яшәүче Фәйзи ага Галиев – аяклы энциклопедия. 93 яшендә булса да, хәтере ачык, сөйләме аңлаешлы һәм тормышындагы һәр мизгелне бүгенгедәй хәтерли ул. Тагын бер сыйфаты – сөйләшергә ярата! Тәмләп, озаклап, сәгатьләр буе сөйли. Хәер, сөйләр сүзе, тормыш багажы да күп шул.

news_top_970_100
Ярты гасыр стажлы колхоз рәисе Фәйзи Галиев: Без миллионер колхоз исемен кул көче белән, сыер җигеп алдык

Фәйзи Галиев исеме совет чоры кешеләре, шул заманның колхоз рәисләре-агрономнар өчен яхшы таныш. Ул - туган авылы колхозын рәисен 19 яшеннән башлап, 49 ел җитәкләгән колхоз рәисе. Фәйзи Галиев җитәкчелек иткән “Искра” колхозы республика, ил күләмендә дан алган миллионер колхоз. Ул – ТАССР, СССР Югары Советы депутаты булган кеше, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, “ТР алдындагы казанышлар өчен” ордены кавалеры, “Татарстанның атказанган колхозчысы”.

Фәйзи агага киләсебезне бер көн алдан хәбәр итеп куйган идек. Сөйләшенгән вакыттан бер минут соңга калмасак та, “Ниһаять, килеп җиттегез!” дип каршы алды ул безне.

Безнең белән күрешүгә әзерләнеп тә куйган. Өстәлдә Фәйзи Галиевның 6 китабы, рәис булып эшләгәндәге көндәлек һәм елъязмалары өелгән.

Фәйзи Галиев улы Тәлгать, килене Суфия тәрбиясендә яши. Йортның тоткасы булган Суфия апа безне: “Ике сәгатьтән дә азрак сөйләми ул” дип кисәтеп куйды. Чыннан да, Фәйзи абый белән әңгәмәбез ике сәгатьтән дә артып китте.


“Дүрт яшемнән кул арасына кереп үстем”

"Әти белән әнинең тормышы һәркем көнләшерлек итеп башланмаган. Никах укытканнан соң алар ярты елга якын әниләр йортында, җомга-шимбә көннәрендә генә әтиләрдә яшәгәннәр. Әтинең ике өлеш җире булган. Мин тугач, арткан, тагын бер өлеш биргәннәр. Мин дүрт яшьтән әти-әнинең кул астына кердем дип хәтерлим. Язгы сабан, көзге урак – 4 яшемнән бирле минсез узмый иде”,- ди Фәйзи ага. - "7 классны тәмамлаганнан соң укуымны бик тә дәвам итәсем килде. Комсомол оешмасы секретаре идем. Укуны дәвам итәр өчен Әтнәгә барып, урта белем алырга булдым. Әмма 150 сум акча сорадылар. Бездә ул кадәр акча юк иде. Әти авырый, әни әтине карый. Елап кайттым. Елап кайтуымны колхоз рәисе Сәлим абый күреп алды да, мине идарәгә секретарь итеп чакырды. Шулай итеп мине камытлап куйдылар. Минем хезмәт баскычлары әнә шулай башланып китте".

Хәрби училищега дип – ут эченә

Иртә өлгергән Фәйзине 16 яшендә райкомга чакырып алалар. “Хәрби училищега курсантлар җыялар, сине шунда җибәрергә телибез” диләр егеткә. “18 яшеңдә аны лейтенант булып тәмамлыйсың” дип тә кызыктырып куялар. Әмма бу сөйләшү азагына кадәр барып җитми, ярты юлда кала, онытыла.

– Бервакыт хәрби комиссариат чакырып алды: “Тәбриклибез, син үз теләгең белән хәрби училищега барырга булгансың икән”, - диләр. Шулай итеп, мин 1942 елда, 17 яшемдә Смоленск шәһәреннән Удмуртиянең Сарапул шәһәренә эвакуацияләнгән хәрби училищега укырга киттем. Бу - сугышның икенче елы иде. Озак та үтмәде, Ярославль, Мәскәү, Воткинск һәм безнең училище курсантларыннан бер дивизия ясап, Мәскәү астындагы сугышка керттеләр. Безнең дивизия Мәскәүне саклауга зур көч куйды, Смоленскига хәтле барып җиттек. Смоленкск янында мине яраладылар, - ди ветеран.
 
Фәйзи абый сул як җилкәсендә әле дә ядрә кыйпылчыгы йөртә. Сугышчан юлын да адымлап сөйли ветеран. Аның әңгәмәсен бер китап итеп язып булыр иде. Үлгән солдатлар арасыннан Валя дигән санитарканың җитәкләп алып чыгып коткаруын да белә ул. Авыл мәктәбендә үзенә операция ясауларын, наркоз биргәч, 32гә кадәр санавын, шулай ук яралардан сызланып ятканда Балтач районының Чепья авылыннан бер удмурт белән күрешүен, якташы табылу шатлыгыннан авыртуларын онытуын сөйли.

"Идел буендагы бер шәһәрдә биш катлы йортка авыруларны тутырганнар. Андагы ис, үлек исе дару исен дә баса. Яралыларны пароход белән җибәрделәр. Горькийга җиткәч, Казанга якынаябыз дип сөенеп кайттым. Әмма Казанда урын булмады, мин Уфа госпиталендә дүрт ай ятып, инвалидлык алып кайттым", – ди сугыш ветераны.



Кинәт өелеп төшкән җаваплылык

    Сугыштан кайтканда аңа 19 яшь була. Хатын-кызлар кулына калган авыл, көчкә җан асраучы авылдашлары каршы ала аны.

    - 5 метрлы йортыбызга ягарга утын күп кирәк дип, әниләр мунчага күчкән. Кара мунчага. Утыр да ела гына. Ничек тә тормыш башларга кирәк иде.

    Фәйзи аганы авылның бетәшкән халкы биш куллап каршы ала. Авылга кайту белән аны ферма мөдире итеп куялар. Соңрак, армиягә киткәнче секретарь булып эшләгән кеше буларак, колхоз идарәсенә кассир һәм секратерь итеп билгелиләр. 19 яшьлек сыек буынлы егет җилкәсенә җаваплылык кинәт төшә.

    – Бер көнне колхозчылар җыелышы җыйдылар да, алдан кисәтми-нитми, 19 яшендәге малайны – мине колхоз рәисе итеп сайладылар. Шулай итеп, “Чулпан” колхозын җитәкли башладым. Татарстанда миннән дә күбрәк колхоз рәисе булып, туган авылында эшләгән колхоз рәисе юк. Мин туган авылымда 49 ел эшләдем”, – ди Фәйзи Галиев.

    “Утын урынына – басудагы әремне бүлеп бирдем”

    19 яшьлек егет сугыш чорында колхозны ничек җанландыра ала? Кул кушырып утырып булмый, әгәр сиңа ничәмә-ничә күз өмет баглап тора икән, селкенергә, эшләргә кирәк.

    - Иң беренче эшем шул - сөрелмәгән җирләрдәге әремнәрне авылдашларга бүлеп бирдем. Утын урынына ягар өчен. Шул җирләрне, сыер җигеп, әз-әзләп сукалый башладык. Чабаталы малайлар белән сыер җигеп башланды минем рәислек. 1-2 елдан агачларны төпләп, чәчүлек җирләрне арттырдык. Колхоз алга бара башлады, миндә ничектер өмет, көч уянды, – ди элеккеге колхоз рәисе.

    Аякка баса башлаган колхозны сөйләгәндә, ветеран үзенең ышанычлы тылын – гаиләсен телгә алып үтте.

    – Көчне мин гаиләдән алдым. Хатыным Сара да бик әйбәт булды. Әгәр минем хатыным нәкъ менә ул булмаса, өч балабызны ул тәрбияләп үстермәсә, мин эшләгән эшләремнең яртысына да ирешә алмаган булыр идем. Шундый хатының, гаиләң булмаса, сугыш вакытында колхоз рәисе булып эшләп булмый. Минем тылым ышанычлы иде. Бик бәхетле булдым. Хатыным вафатыннан соң өйдәге төп хатын-кыз булып киленем Суфия калды. Бүген мин улым Тәлгать белән Суфия тәрбиясендә яшим. Бик бәхетле картлык кичерәм”, – ди бабай.



    Сугыш чоры дигәннән, әйтүе генә җиңел, ач халыкны тыңлатырга да, эшләтергә дә кирәк бит.

    – Дәүләттән бер тиен дә ярдәм алмыйча, үз тормышыбызны үзебез алып барган колхоз без, – дип горурлана бүген председатель Фәйзи.

    Ә бит кыен чаклар булмаган түгел. Ничек кенә әле!

      “Сугыш чорында бер баланы да ачтан үтермәдек”

      – Рәис булып сайлануымның икенче көнендә үк ишеткән: “80 кеше ачтан шешенгән” дигән сүзләр әле дә колагымда яңгырап тора. Аларны саклап калырга кирәк иде. Мин алар өчен җаваплы. Ике капчык он бүлеп, ат кузгалагы белән аш пешереп, көнгә ике тапкыр ашаттык аларны. Ул елны 100дән артык кешене аякка бастырдык. Ачлык, ялангачлык. Балаларга бигрәк тә авыр. Бервакыт кырдан кайтып киләм, арыш басуы эчендә балалар чабыша. Алар арыш уып ашый икән. Куып чыгарып та булмый, икмәкне дә таптатырга ярамый. Миннән качып арыш таптамасыннар дип, балаларны вакыт-вакыт арыш ашатып ала идем.

      Сугыш чорында авылдагы бер генә баланы да үлем тырнагына бирмәдем. Шул ук малайлар тора-бара мине күтәрде. Сыерлар җигеп булса да, чәчүне оештырдык. Ул вакытта бит 15 процент икмәк орлыкка салына, шуның кадәресе үк колхоз малларына һәм хуҗалыкка бүленә, калганы фронтка озатыла иде. Уйлап куям да, шаккатам! - ди Фәйзи Галиев.


      “Безне бәрәңге һәм “Холмогор” таналары баетты”

        Экс-рәис колхозның ничек итеп аякка басканын сөйләргә аеруча ярата.

        – Бервакыт “Вольтман” сортлы бәрәңге кайтардылар. Аны колхозларга бүлеп бирделәр. Бу бәрәңгенең крахмаллыгы 24 процент. Күпләр аны ашап бетерде. Без сакладык. Әнә шул 12 гектардан башланган бәрәңге басуын 400 гектарга җиткердек. Колхозны шул бәрәңге күтәрде. Аннан соң нәселле таналар алдык. “Холмогор” токымлы 12 тана безнең колхозны икенче тапкыр күтәрде. Ул вакытта Арча колхозларында 2 млн сум акча бар иде. Шуның 1 млн 200 меңе - безнеке. Горурланып әйтәм, без миллионер колхоз булдык”, - ди Фәйзи Галиев. - Миннән еш кына: “Фәйзи абый, син акчаны каян аласың?” дип сорыйлар иде. Аның сере бик гади бит. “Җирдән” дип җавап бирәм.

        Нульдән башланган колхозны миллионер иткән җитәкчене бик тиз күреп алалар, билгеле. Тиешле дәрәҗәләре дә килә башлый. Шул ук вакытта Фәйзи Галиев өстендәге җаваплылык та арта бара.

        – 6 ел колхоз рәисе булып эшләгәч, “Марс” хуҗалыгын китереп куштылар. Икенче елында Күңгәр авылын. Икене тактылар бит инде. 1959 елда инде тагын бер колхоз китереп куштылар. Шулай итеп, минем кул астына 7 авыл берләште. “Искра” колхозы республика масштабына чыкты.

        “Колхозчының хезмәтен күрә белергә кирәк”

        Фәйзи Галиевның уңышлы колхоз рәисе булуының сере – колхозчыга хөрмәтендә, минемчә.

        – Шул җирдә хезмәт куючы сыер савучыга да, җир сукалаучыга да өлеш чыгарырга, лаеклы хакын түләргә кирәк. Мин колхозчыларга нәрсә җитештерелде, шуны бүлә идем - хәтта кашыклап балны да, икмәк кибәген дә. Авыл халкы җирдә сөенеп эшләргә тиеш. Мин эшләгәндә җиде авылны берләштергән колхозда бер генә кеше дә, бер генә йорт та кимемәде. Җир кешеләренә төрле ярдәм күрсәтү дә кирәк. Без колхозның уставы нигезендә, тормыш башлаган кешегә сыер бирдек, өй төзергә ярдәм иттек. Ике авылны тоташтырып, яңа йортлардан Яшьләр урамы барлыкка килде. Яшь гаиләләр әти-әниләреннән аерылып, башка чыкканга күрә, бу урам халык телендә "Котылдым" дип атала. Лаеклы колхозчыларна санаторийларга юллама өләштек. Колхозчы хезмәте бәяләнергә тиеш”, – ди ул.


        “Без миллионны кул көче белән алдык, хәзерге кебек шартлар булсамы?..”

          Фәйзи Галиев рәислек иткән чорында колхоз тормышын көндәлек итеп язып барган. Бүген аның архивында һәрберсе томлап беркетелгән 20 папка саклана. Анда: “Язгы чәчүгә чыктык. Хәерле сәгатьтә”, “Бүген 30 декабрь. Артым – 610 баш терлек”, “Яңа ГАЗ-53” машинасы алып кайттык” кебек язулар бар. Сүз уңаеннан, “Искра” колхозының 24 машинасы була. Шуңы 11е – җиңел машина. “УАЗ” колхоз рәисен басу-кырда йөртсә, районга ул “Волга”да бара. Калганнарында башка белгечләр җилдерә.

          Фәйзи Галиевның тагын бер уңышы итеп районда беренче булып авылдашларын газлы иткән кеше булуын да искә алырга кирәк. Районга зәңгәр ягулык Түбән Шашыдан соң 6 елдан соң гына килә.

          Ярты гасырлык стажы булган колхоз рәисеннән әле бүген дә киңәш сорыйлар.

          - Тормышыгызны яңадан башлап булса, кабат колхозны җитәкләр идегезме? - дип сорыйм аннан.

          - Ике дә уйламас идем. Их, булсын иде ул хәзерге кебек заманнар! Без бит миллионны сыер җигеп, кул хезмәте белән алдык. Хәзерге кебек замана техникалары булса, әллә ниләргә ирешер идек. Кызганыч, инде гомер поезды китеп бара, – диде сугыш ветераны, туган авылының патриоты Фәйзи Галиев.

          Фәйзи Галиев – 93 яшендә дә актив тормыш алып бара. Ресубликаның барлык матбугаты белән танышуны үзенең бурычы итеп саный. Бүген ул – 6 китап авторы. Язучылар берлеге әгъзасы.

          «Икмәк язмышы» (1984), «Авылым гадәтләре» (1989), «Әтнә ­– күңелем бишеге» (1998) документаль повесть жанрындагы әсәрләр авторы. 




          Комментарийлар (0)
          Калган символлар:
          news_right_column_1_240_400
          news_right_column_2_240_400
          news_right_column_3_240_400
          news_bot_970_100