Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа себерке яңача себерә, яки Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров командасына күзәтү

Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров үзенең яңа урынбасарларын халыкка тәкъдим итте. Кемдер яхшыга өметләнеп, урынбасарларның эш кылганын көтеп утыра, кемдер министрлыкны бөтенләй ябып куяр иде. «Татар-информ» хәбәрчесе министрлыкның «яңа йөзләре»н барлады, аларның һәм башка белгечләрнең фикерләрен белеште.

news_top_970_100
 Яңа себерке яңача себерә, яки Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров командасына күзәтү
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үзгәрешләр кичерә. 1999 елдан бирле бу кәнәфидә утырган Марат Готыф улын депутатлыкка сайлагач, яңа министр итеп элеккеге Буа районы башлыгы Марат Җәббаров билгеләнде. Хәзер яңа министр үз командасын җыя. 

Министрлыкның беренче урыннарында чагыштырмача олы яшьтәге һәм белгечлеге буенча авыл хуҗалыгы уку йортларын тәмамлаган абзыйлар утыра иде. Хәзер яшь министр яшь көчләрне тупларга уйлаган. «Яңа себерке яңача себерә» дигән әйтем юктан чыкмаган ла ул. Кыскасы, яңа гына Авыл хуҗалыгы министры хезмәттәшләрен үзенең яңа урынбасарлары белән таныштырды.

Марат Әхмәтов командасы

Марат Әхмәтовка 65 яшь, белгечлеге буенча - ветеринар.

Командасында 5 урынбасар иде. Үзенә һәм урынбасарларына уртача 60 яшь.

Марат Әхмәтов командасында һәр урынбасар үз белгечлеге буенча иде. Беренче урынбасар Николай Титов - авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган (57 яшь), терлекчелек буенча урынбасар Нәҗип Хаҗипов - ветеринар (62 яшь), үсемлекчелек буенча урынбасар Илдус Габдрахманов - агроном (59 яшь), техника өчен җаваплы Тәлгат Таһирҗанов - авыл хуҗалыгы институтында инженер булырга укыган (63 яшь), кооперация, авыл хуҗалыгы үсеше өчен җаваплы Ришат Хәбипов кына авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча белгеч түгел, ул Казан финанс институтын тәмамлаган, финансист. Һәм 56 яшьлек Ришат Хәбипов бу командадагы иң яшь кеше иде. 

Марат Җаббаров командасы

Марат Җаббаровка 36 яшь. Марат Җаббаровның үзенең 3 (!) югары белеме бар. Ул 2005 елда финанс институтын тәмамлый (бухгалтер), 2008 дә - аграр университетны (агроном-эколог). 2013 елда - КФУны (юрист). 

Командасында 6 урынбасар. Үзенә һәм урынбасарларына уртача 47 яшь. Шуны исәпкә алырга кирәк: әлегә аның командасында Марат Әхмәтов белән эшләгән Ришат Хәбипов, Илдус Габдрахманов һәм Тәлгат Таһирҗанов эшләвен дәвам итә. 

39 яшьлек беренче урынбасар Наил Залаков - юрист, 33 яшьлек Марсель Мәхмүтов - менеджмент белгечлеге алган. Яңа командадан 42 яшьлек Ленар Гарипов кына авыл хуҗалыгы белгечлеге алган, ул - ветеринар.

Наил Залаков – Җәббаровның уң кулы

Марат Җәббаровның беренче урынбасары итеп моңа кадәр Лениногорск районының башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән 39 яшьлек Наил Залаков билгеләнде.


Наил Залаков – 2018 елда вафат булган «Татмелиорация» оешмасы генераль директоры Әнвәр Залаковның энекәше, туганының улы. Белгәнебезчә, Әнвәр Мәхмүт улы озак еллар республикада җитәкче урыннарда эшләде, республикада "соңгы кеше" түгел иде. 

  • Наил Залаков Минзәләдә туган. 2002 елда, юрист профессиясе алып, КГУны тәмамлый. Күпмедер вакыт экология һәм табигать ресурслары министрлыгында, аннары «Татсельхозтехника» оешмасында эшли. 2003-2005 елларда Залаков Питрәч якларына, «Пестрецы Трактор» оешмасына урнаша. Ә 2005 елда Яшел Үзәнгә"Квинта-Холдинг" җәмгыятендә сату идарәсенең экспорт буенча өлкән менеджеры булып эшли. 2006 елда Наил Залаковка җитәкче роле тәкъдим ителә. Ул Казанның «ЯНА» ябык акционерлык җәмгыятен, аннары Лениногорсктагы ике агрофирманы җитәкли. 2014 елда Лениногорск районының башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләнә.

- Эшне нәрсәдән башларга икәнен әйтергә, нәрсәне дә булса планлаштырырга әле иртәрәк, – диде Наил Залаков. «Татарстанның авыл хуҗалыгын дөньяда иң беренчеләрдән итеп буламы?», – дигән соравыма, «Әлбәттә! Булмаслык нәрсә юк. Шуның өчен тырышабыз бит инде», – дип җавап бирде.

Моңа кадәр министрның беренче урынбасары булып эшләгән Николай Титов ТИПКА, ягъни Татарстанның Агробизнес Кадрларын Яңадан Әзерләү Институты белән җитәкләячәк дигән сүзләр йөри. Николай Титов Марат Әхмәтовның уң кулы булыр алдыннан төрле җирләрдә эшләгән. Карьерасын инженер-механик булып башлый. Аннары «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте директорының үсеш буенча урынбасары, Россия Федерациясе Амур өлкәсе хөкүмәте авыл хуҗалыгы министры, «Ак Барс» холдинг компаниясенең генераль директор урынбасары да була.


«Бәрәкәтле» хуҗасыннан - терлекчелек патшасына


Авыл хуҗалагы министрының урынбасары, терлекчелек тармагы җитәкчесе 62 яшьлек Нәҗип Хаҗиповны Теләче районы башлыгы итеп куйганнар иде. Алар Марат Готыф улы белән бергәләшеп киттеләр дияргә була. Хәзер менә аның урынына да 42 яшьлек Ленар Гариповны куйдылар.

Ленар Гарипов «Касыймов сөт заводы»ның директоры. Кибет киштәләрендә «Бәрәкәтле» дип язылган сөт продуктлары җитештерүче кеше ул. Предприятиедә республиканың иң күп сөт җитештерә торган ширкәтләре исемлегендә. 2013 елны ул туганы Илнар Гарипов белән Актанышның элеккеге сөт заводын арендага алган. 2016 елны алар Биектауның Калинино авылында сөт заводы ача. 

Үз оешмасын төзер алдыннан Ленар Гарипов Казан кошчылык фабрикасында ветеринар, ә аннары җитәкче булып, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының баш белгече булып та эшләгән.

Яңа министр яңа урында терлекчелек, кошчылык, җәнлекчелек һәм балыкчылык тармакларын үстерү, селекция-нәсел эшенең яңа технологияләрен кертү белән шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.


Элекке урынбасар, хәзерге Теләче җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәр министр үз командасы белән эшләргә тиеш дигән фикердә.

- Бу үзгәрешләргә тулысынча уңай карыйм. Яңа министр үзенең яңа командасы белән эшләргә тиеш. Без килгәндә дә шулай булды. Бернинди сәер әйбер юк монда. Бу - нормаль күренеш, ул шулай булырга тиеш.

- Яшьләргә урын бирергә кирәкме? Әллә инде зур тәҗрибәсе булган аксакалларга кагылмасыннар идеме?

- Яшьләргә урын бирергә кирәк. Сез минем турында әйтәсездер инде. Без бит алар белән элемтәне өзмәдек. Һәрчак сөйләшеп торабыз, киңәшләшәбез. Тәҗрибә кирәк булса, өйрәтә дә алабыз. Гаҗәп нәрсә юк монда. Хәзер яшләр безгә караганда күбрәк тә, әйбәтрәк тә белә әле.

Чекмарев кияве – тагын бер урынбасар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының тагын бер урынбасары вазыйфасын сентябрь башында 33 яшьлек Марсель Мәхмүтовка тапшырганнар иде.

Марсель Мәхмүтов Лениногорск шәһәрендә туа. 2007 елда Казан Дәүләт икътисад һәм финанслар институтын тәмамлый. Карьерасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бәйле. Башта информацион технологияләр буенча белгеч, аннары финанс өлкәсе буенча белгеч булып эшли. 2013 елдан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының финанс бүлеге җитәкчесе.

Марсель Мәхмүтов өйләнгән, ике улы бар. Әле шуңа да игътибар итәргә кирәктер: ул Россия хуҗалык эшлеклесе, игенчелек һәм үсемлекчелек өлкәсендә галим, Чуваш Республикасының Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкиле, элек Тәтеш районы башлыгы, 2018 елга кадәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты җитәкчесе Петр Чекмаревның кияве.

Авыл хуҗалыгында фән һәм мәгариф Вәлиуллина кулында


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе вазифасын Рузалина Вәлиуллинага тапшырдылар. Министр аны җаваплы хезмәткәр буларак тәкъдим иткән һәм кадрлар бүлегендә эшләү чорында югары профессиональлек дәрәҗәсен билгеләп үткән. Аңа кадәр бүлек җитәкчесе булып Наил Хәмидуллин эшли иде.

Рузалина Вәлиуллина моңа кадәр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кадрлар бүлеге белән җитәкләгән.

«Рацин»га башлык – Самодуров


Министрлыкта тагын бер үзгәреш бар. «Рацин» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Әсхәт Шәрәпов үз вазифасыннан киткән. Авыл хуҗалыгы акчалары белән хәзер Денис Самодуров идарә итәчәк.

Денис Самодуров моңа кадәр «КаМП» оешмасының директоры булып эшләгән. «Авыл хуҗалыгында югары технологияләр кертү һәм Европа дәрәҗәсендәге интенсив игенчелек буенча тәҗрибә Денис Викторовичка яңа вазифада файдалы булачак», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров дип хәбәр итә ведомстованың матбугат хезмәте.

«Рацин» АҖ — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының төп финанс инструменты. Аның аша авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кредитлар бирелә, субсидияләр бүленә, республиканың азык-төлек фонды формалаша. Узган ел предприятие әйләнеше 6,6 млрд сум тәшкил иткән. «Рацин» белән Әсхәт Шәрәпов идарә иткәндә төрле ыгы-зыгылар ел саен диярлек чыгып торды. Фермерларга бүленеп бирелгән бюджет акчаларына «өстән әйтелгән» кушылмаларны гына алырга кушканнар дигән яла белән, компанияне Тикшерү комитеты тикшергән иде.

«Яшьләргә юл бирергә кирәк!» 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында барган үзгәрешләр, әлбәттә, фермерларга да йогынты ясамый калмас. Без фермерларның үзләре белән дә аралаштык.


ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров:

- Урынбасарлар алышу – табигый хәл. Бер буынга икенче алмаш буын килә. Яшьләрнең үз фикерләре, яңа идеяләре бар. Эволюция бит. Шулай булгач, яшьләргә дә урын бирергә кирәк. Менә 25 октябрь көнне Президиум Советының киңәйтелгән утырышы булачак. Шунда махсус рәвештә фермерларны министрның һәм аның урынбасарларының фикерен ишеттерү өчен җыям. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, кооперативларга ничек карауларын һәм фермерлыкны үстерү юллары ачылырмы, ябылырмы икәнен беләсе килә. Бу фикер белән без яңа министрга чыктык, ул хуплап: «Әйдәгез, җыелып сөйләшик», – диде.

Хәзер фермерларның проблемалары әкренләп чишелеп килә. Тик шәхси авыл хуҗалыкларының проблемалары бар. Бер яктан, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үстерергә кирәк диләр, икенче яктан, хәзер алар районнарда җирләр ала алмый. Ә ничек авылда җирсез? Ничек шәхси авыл хуҗалыкларын югары дәрәҗәгә күтәрергә? Кешеләрне фермерлык юлына ничек бастырырга? Утырышта менә шушы проблеманы күтәрергә иде исәп. Бәлки үзгәрешләр булыр. Көтәбез.

Арчадан фермер Мөдәрис Миңнуллин авылга авылны белгән кешеләр ярдәм итсен дигән фикердә.

- Авыл хуҗалыгында риск күп. Бөтен нәрсә өчен дә рискка барырга туры килә. Хакимияттән бары тик ярдәм генә кирәк. Тик ул ярдәм «Бу елны терлекчелеккә ярдәм итик, өченче елга игенчелеккә, өченче елны кошчылыкка» дигән сүз түгел, әлбәттә. Авыл хуҗалыгында стабильлек дигән әйбер булырга тиеш. Бүген ярдәм итәбез, иртәгә юк дигән нәрсә бөтенләй дөрес түгел. Авыл хуҗалыгында бер ел эчендә генә зур уңышка ирешеп булмый, сроклар зур..

Илдус Хатыйпов: «Калган урынбасарлар арасыннан да пенсионерлар китсә, әйбәт булыр иде»


Мал табибы, блогер Илдус Хатыйпов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына яңа кешеләр килгәч, нинди үзгәрешләр булырга мөмкин икәнен фаразлады.

- Министрлыкның югары урыннарына яңа юристлар, икътисадчылар килү Авыл хуҗалыгында бәлки тәртип урнаштырырга ярдәм итәр. 2017 елның февраль аенда Фәрит Хәйрулла улы авыл хуҗалыгы мөлкәтен авылда эшләүче кешеләргә тапшырырга кирәк дигән фикер әйткән иде. Бу сорауны тагын берничә җирдә күтәреп чыктылар. Һәм ниһаять министрлыкка яңа кешеләр килгәч, ул мәсьәлә чишелер дип уйлыйм.

Аннары Татарстан буенча цифрлаштыру (беренчел челтәрләр, коммутация чаралары дәрәҗәсендә цифрлы тапшыру системаларын кертү процессы - ИТ) бара. Шуңа күрә һәрбер басу, һәрбер сыер, һәрбер корылма, һәрбер тракторны цифрлы базага кертерләр дигән фикердә мин.

Аннары Татарстан Россиядә сөтне иң күп җитештерә торган төбәкләр санына керә. Тик, кызганыч, безнең сөтнең сыйфаты юк. Шуңа күрә яңа кешеләр сөтнең күләменә генә түгел, сыйфатына да игътибар бирерләр дип өметләнеп калам.


Бер Татарстанга бер ярым ит җитештерә торган комбинат эшли. Бездә ит комбинатлары үлеп бетте. Әгәр сыерда туберкулез таякчыгы табалар икән, аны берәр җиргә алып барып, суярга кирәк. Әле безнең министрлык «Авыл хуҗалыгы министрлыгы» дип кенә түгел, «Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы» дип атала бит. «Азык-төлек» дигән сүзенә дә игътибар артсын иде. Ит комбинатлары кирәк бит. Кешеләргә эш урыны да булыр иде.

- Нинди үзгәрешләр чын-чынлап булачак дип фаразлыйсыз?

- Үзгәрешләр әле күп булыр. Артта калган районнарны тарткалап барачаклар инде, күтәрмәкче булып. Тик анысын да әйбәтләп карарга кирәк. Бар икелегә укыган балалар, бар – бишлегә. Аларны барысын да бергә тигезләп булмый. Мисал өчен, Кама Тамагы, яки Югары Ослан районнары сөт саумый икән, аларга бүтән яклап кереп китәргә кирәк.

- Ә министрлык составында үзгәрешләр тагын булыр микән?

- Кадрлар үзгәреше якын тирәдә булмас дип уйлыйм. Яңа елга кадәр булмас, аннары чәчү сезонында тагын тарткаламаслар. Киләсе җәйгә дә булса сирәк-сирәк кенә булыр. Калган урынбасарлар арасыннан пенсионерлар китсә, әйбәт булыр иде. Алар үзләре дә яшьләр белән эшли алмас. Шуңа, ямьсез итеп куып чыгарганчы, үзләре китсә генә.

- Авыл хуҗалыгы министрлыгына юрист белән икътисадчы килде. Бу начармы, әйбәтме?

- Беренчедән, әйбәт. Министр булып, бары, мисал өчен, мал табибы утырырга тиеш түгелдер дип уйлыйм мин. Чөнки министр беренче чиратта яхшы оештыручы булырга тиеш. Белгечләр үз урыннарында булырга тиеш. Монда бары тик алга китеш булыр дип уйлыйм.

Безнең Марат Готыф улы болай да универсаль министр иде, аяклы энциклопедия. Бөтен төрле теманы да күтәреп ала, чишә ала иде. 


Хәзер заманасы да икенче. Бер генә кеше күләм ягыннан да барысын да чишеп чыга алмый. Аннары министр булып, терлекче генә килә икән, ул терлекчелеккә игътибарны күбрәк бирәчәк бит. Шуңа күрә монда кырыйдан карап торучы кеше булса, кулайрак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100