Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Умарталыкка яз килде: “Хәзер кортларны ашата, дәвалый, ясалма кәрәз куя торган чор”

Чебен-черки һәм бал кортлары эшне күптән башлады инде. Көннәр әзрәк җылытып, кояш чыгуга эшкә керештеләр. Умарта корты кем өчендер дошман булса, кем өчендер ул – акча эшләү юлы. Шуңа күрә көннәрнең матур торуы – умартачының ярты бәхете. Әмма кортларны язмыш кочагына ташлап, мул уңыш алырмын димә. Шуңа күрә умартачыларның “урак өсте” яздан көзгәчә сузыла.

news_top_970_100
Умарталыкка яз килде: “Хәзер кортларны ашата, дәвалый, ясалма кәрәз куя торган чор”

“Өстәмә ашатмыйбыз, үзләре эшләп ашарга тиешләр”

Минзәлә районы Тау асты Байлар авылында яшәүче умартачы Рәмзия һәм Илгизәр Гатиннарның умарталары кышны исән-имин, югалтуларсыз чыккан.

– Көннәр матур тора, бал кортлары, җаныйларым, ажгырып эшли, - дип бәяләде Рәмзия ханым бүгенге көнне.

- Кышның озын, язның озак киләсен алдан чамалап, кортларга җитәрлек күләмдә азык куйган идек көздән. Бер ояга 25-30 килодан да кимрәк бал куймыйбыз без. Рапс балларын кырып-себереп алып бетердек. Чөнки ул тиз утыра, кортлар аны ашый алмый башлый, шунлыктан, бал бетте дип уйлап, икенче рамга да күчә алмыйча, ачтан үлә. Рапс балы – кортлар өчен үтергеч ул”, – ди умартачы.

Гатиннарның бүгенге көндә 60 баш кортлары бар.

- Заманында 120 ояга җиткән чаклар да булды. Әмма балны сату, урнаштыру бик мәшәкатьле. Табигый балның әһәмиятен аңлап бетермәүчеләр дә бар. Шулай да кортларны бетермибез, аларның ничек тырышып эшләүләрен карап тору, шулар белән кайнашу рәхәт. Менә әле ажгырып эшләп йөри торган мәлләре, – ди ул.

Бүген Гатиннар ояларга яңа рамнар, яңа балавызлар кую белән мәшгуль.

“Кортлар тузганакка, умырзаяга, тал бөресенә очтылар. Көннәр матур торгач, тырыша-тырыша эшли инде җаннарым. Менә алмагачлар чәчәк атарга җыена, кояшлы көннәр бал кортлары өчен бик уңай. Яңгырлар яуса, былтыргы кебек озакка китсә, табигатьтәге бар нектар юыла инде аннары. Былтыр бит әле июль аенда да кортларның үзләренә җитәрлек тә бал булмады”, – ди Рәмзия ханым.

Гатиннар язның бу чорында кортларга өстәмә азык, ягъни шикәр ашатмый.

– Бу аларны ялкаулыкка өйрәтә. Кортларда инстинкт булырга, алар үзләре дә ашарга, бал да җыярга тиеш, – ди умартачы.

Рәмзия ханым сүзләренчә, май уртасы ояларны берләштерү, көчле гаиләләрне икегә аеру өчен дә кулай вакыт. Әгәр умартачылар моны эшләп калырга өлгерә икән, кортлар “күч аермый”, димәк, көчле кортлар үз өендә кала. Әгәр бу эш эшләнмәсә, 25 май тирәләрендә кортларның күч аеруына әзер торырга кирәк.

– Хәзер ясалма балавыз (вощина) тартып, рамнар куябыз. Яңа рамдагы бал үтә күренмәле, тәмлерәк була. Иске рамдагысының төсе да караңгырак, тәме дә ачырак. Соңрак, май ахыры – июнь башында магазин рамнарын да алыштырабыз”, – ди Рәмзия Гатина.

Умартачы сүзләренчә, әгәр җәй матур, һава шартлары уңай килсә, быелгы бал уңышына өметләр зурдан.

– Узган ел августта көннәр матурланып киткәч, кортлар йөгерә-йөгерә эшләде. 2 тонналап бал алдык. 2010 елгы корылык елы – бал уңышы өчен иң югары ел булды. Болай 3 тоннадан да кимрәк бал суыртканыбыз юк, – ди умартачы.

Гатиннар беренче балны 7-10 июль тирәсендә татып карый. 15ләреннән соң суырта башлый. Ә хәзерге язгы тузганак балы кортларның үзләренә.

“Июньгә кадәр кортларны дәвалап бетерергә кирәк”

Апастагы шәхси умартачылык кибете хуҗасы, умартачылар белән эшләүче шәхси эшмәкәр Люция Нурмеева кортларны дәвалауга аерым басым ясады. Азык турында да онытырга ярамый, дип кисәтә ул.

- Хәзерге вакытта ояларны киңәйтү һәм үстерү юнәлешендә эшләргә (расширение пчелиного гнезда), кортлар өчен кәрәзләр куярга кирәк. Варроатоз, акарапидоздан дәвалау чараларын үтәү дә мәҗбүри. Өстәмә азык (подкормка) та кирәк”, – ди Люция ханым.

Ул кортларны дәвалауда кулланыла торган препаратлар турында да сөйләп үтте.

– Кыштан язга чыгуга иң элек ояга пластинкалар куярга кирәк. Аны рамнарга махсус скрепкалар белән беркетәләр. Хәзер инде “Мурвьинка”, “Полисан”, Бипин”, Бисанар” препаратларын кулланырга мөмкин. Һәр препаратны ничек кулланасы инструкциясендә күрсәтелгән. Июньгә кадәр кортларны дәвалап бетерергә кирәк. Бал җыя башларга бер ай кала кортлар антибиотиклардан арынырга тиеш”, – ди ул.

Люция Нурмеева кортларны ашатырга кирәклеген искәртә. “Өстәмә азык буларак, умартачылар канди дигән азыкны куллана. Һәм кич белән көн саен 300 грамм баллы сироп бирергә дә ярый. Бу азык кортларга үсеш өчен кирәк. Чөнки әле алар табигатьтән бал түгел, чәчәк серкәсе генә ташый. Әмма аның белән генә булмый, серкә дә, бал да ашатырга кирәк. Хәзерге вакытта ояда азыкка ихтыяҗ зур. Чөнки яшь корт та чыга, иске кортлар да бар, гаилә ишәя. Шуңа күрә яңгырлы көннәрдә гаилә ач утырмасын, ә үрчи торган кортларга ашарга күбрәк калсын өчен сироп яки канди дигән препаратлар ашатырга кирәк. Ашаткан чакта дәвалау да алып барабыз”, – ди ул.

Ул кортларның серкәне хәзер күпләп ташуын әйтте.

“Бал кортлары хәзер серкәне тузганактан ала. Моңа кадәр талдан, үги ана яфрагы кебек үләннәрдән, чикләвек агачларыннан җыйдылар. Серкә әле бик кайтмады, чөнки көннәр җилле торды”, – диде ул.

“Ясалма кәрәзне өрәңге чәчәк аткач куялар”

Арча районы Ашытбаш авылы умартачысы Рәис Шәкүров та кортлар быел кышны яхшы чыккан, ди.

– 9 апрельдә кортларны һавага чыгардык. Көздән 20-25әр кило юкә балы куйган идек. Шуны ашап бетергәннәр. Урамга чыгаргач, 1 кило песокка 1 литр кайнар су коеп, ширбәт ясап ашаттым. Аны бер тапкыр кулланылышлы пакетка 1,5 кило куям да, кортлар үзләре тишеп ашыйлар. Бу кортларның кыш буена җыйган тизәкләрен дә чистарта, азык булып та тора. Шуннан соң ана корт күкәй сала башлый.

Рәис Шәкүров кортларны инде ике тапкыр карарга өлгергән. Беренчесе – үлгән кортларны себереп түгү, рамнарны кысудан гыйбарәт.

“Ояда 34 градус җылылык булырга тиеш. Шуның өчен рамнарны кысалар. Икенче карауны кичә тәмамладым. Кызык, узган ел бу эшне 13 июньдә генә төгәлләгән булганмын. Быел бер ай иртәрәк. Бу инде хатын-кызларның өй юу процессына тиң. Ояны кырып, чистарту”, – ди Рәис абый.

Күпләр ясалма кәрәзне ояларга кайчан куярга дип аптырый. Рәис Шәкүровка да еш бирәләр икән бу сорауны. Умартачы моның иң кулай вакытын әйтте.

– Ояларга ясалма кәрәзне өянке чәчәк аткач куялар. Менә кичә кортлар өянкегә төште, - ди ул.

    Арча умартачысы кортларны авыруларга каршы язын эшкәртми.

    – Көздән дәвалап калдыргач, язын моның әһәмиятен күрмим. Тик умартачылар онытмасын иде. Әгәр җирдә канатсыз кортлар йөри икән, бу – 75 процент кортның варраотоз авыруы белән чирләвен сөйли. Варраотоз кортның канатын ашый. Әгәр кортлар үрчемәсә, монысы – акарапидоз билгесе. Ул кортларның бүксәсендә йөри һәм кортны буып үтерә. Шуңа күрә, эшкә киткән корт ояга кире кайтмый, күч үрчеми”, – ди ул.

      Рәис Шәкүров сүзләренчә, кортлар өянкедән балны 6 көн җыя. Әгәр көннәр шушылай коры һәм аяз торса, кортлар бал нормасын үтәргә дә мөмкин икән.

      – Алмагач, карлыган, чия кебек җиләк-җимеш куаклары чәчәк атып бетергәч, беренче партия балны суыртып, 1-2 фляга алабыз. Иң яхшы һәм сыйфатлы бал – язгы бал. Бал 70 төрле авыруга дәва диләр, ә язгы бал 140 төрле чиргә сихәт бирә. Икенче тапкыр балны, гадәттә, кортлар кыр чәчәкләреннән җыйгач, август башларында алабыз. Җәй җылы килсә, бал уңышына да өмет зурдан, – диде Рәис Шәкүров.

      Умартачы көчле корт гаиләләрен майның 20ләрендә үзе бүлә. Болай иткәндә ул очып чыгып китә алмый. Бер ояда 17 рам, шуларда 4000 баш корт булса гына, ояны бүләргә ярый ди ул.

        Комментарийлар (0)
        Калган символлар:
        news_right_column_1_240_400
        news_right_column_2_240_400
        news_right_column_3_240_400
        news_bot_970_100