Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның атказанган механизаторы: “ДТ-75” булганда, чит ил тракторы кирәкми”

“Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың”, ди татар халык мәкале. Авыл хезмәтчәннәре өчен кылны кырыкка ярыр чак, һәр көн кадерле. Икмәк язмышын хәл итү генә түгел, киләсе ел уңышын да бүгеннән кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә басу-кырларда комбайн гөрелтесенә трактор шавы да килеп кушыла. Җирне сукалап, кышка әзерлиләр.

news_top_970_100
Татарстанның атказанган механизаторы: “ДТ-75” булганда, чит ил тракторы кирәкми”

Буа районының “Авангард” берләшмәсендә эшләүче ирле-хатынлы комбайнчылар турында язган идек инде. Хуҗалыкта телгә алып сөйләрлек эшчеләр байтак икән. Әйтик, ярты гасыр “ДТ-75” тракторын иярләүче, “Татарстанның атказанган механизаторы” Әсхәт абый Закиров шундыйлардан.

Үзенә – 65, стажына – 50, тракторына – 30”


Әсхәт Закиров Буа районының Исәк авылыннан. Аны ерак басудан барып таптык. Иртә яздан алып, кара көзгә кадәр авылда очратып булмый икән үзен. Иртәнге 6да чыгып китә дә, кичке 9лар тулгач кына өенә кайтып керә икән. 15 сәгать берүзе, иркенләп, басу-кырларны иңли. Әллә саф һава тәэсир итә, әллә үзе генә эшләү галәмәте, егетләр кебек әле ул, сөбханалла! 65 яшьне берничек тә биреп булмый аңа.

–Гомерем шушы “чабаталы трактор”да үтте, – дип башлады ул сүзен. – Ике елымны Совет армиясенә, десант гаскәрләренә бирдем, калганы менә шушы тракторда.

“Авангард” хуҗалыгы генераль директорының беренче урынбасары Расыйх Яфизов басуга барганда ук: “Чит ил тракторында эшләүчеләрдән дә күбрәк җир сөрә, алтын баганабыз ул – Әсхәт абый” дигән иде.

“10 көндә шәһәрдәге айлык хезмәт хакын эшлим”

“ДТ-75” белән көненә 5 гектар җир сөрү нормасы куелган. Әмма Әсхәт абый аны ике тапкыр арттырып үти.

–Көнгә 10 гектар сөреп барам. Бу ниндидер премия артыннан да куу түгел, үз җаема эшлим шулай. Хәер, шартлар да яхшы бит безгә монда. Көнгә 2000 сум акча чыгып бара. Шуның өстенә әле, атказанган механизатор буларак та 20 % өстәлә, шулай итеп, бер көнгә 2500 сум акча төшә. Начар түгел бит. 10 көн эшләсәң дә, шәһәр кешесенең бер айлык хезмәт хакы. Ватыла-нитә калсак та, запасть частьне тиз арада китереп бирәләр. Тәмле итеп ашатуларын әйтмим дә. Кырдагы кеше өчен анысы да бик мөһим. Төшке ашка беренче, икенче ризык бирәләр. Кичкене дә ашаталар. Беләсезме, көне буена шушылай туйганчы ашау – 25-30 сумга төшә. Ярты кап сигарет бәясе дә түгел бит! Картаеп кына киттем менә, бер дә китәсе килми әле, – ди тракторчы.

Әсхәт абый хатыны белән ике кыз тәрбияләп үстергән. Йолдыз һәм Ландыш. Алар инде бүген үз тормышлары белән яши. Уңган “колхозчы” йомшак әти дә, үрнәк гаилә башлыгы да, үз дәүләтенә хуҗа булырга да өлгерә. Билгеле, ышанычлы тылы теләктәшлек күрсәтмәсә, көне-төне эштә була алмас иде.

“Тракторым “төчкереп” куйса да, кай җире авыртуын беләм”

Үзе әйтмешли, Әсхәт абый законлы тракторист. 7 сыйныфны тәмамлагач, әтисе белән “прицепщик” булып кына эшләсә, 8 сыйныфтан соң, Буада махсус тракторчылар курсында укып кайткан. Теория нигезләренә төшенгәч, калганын тормыш мәктәбендә укып бетергән.

–Бу тракторыма да 30 яшь тулды инде, – дип, тимер атына ымлый ул. – Өч дистә ел бергә без, бербөтен организмга әйләнеп беттек. “Төчкереп” куйса да, кай җире авыртуын беләм, тирәнрәк сулыш алса да, диагнозны хәзер куям. Ул да минем телне аңлый, мин дә.

Трактор чыдам, таза булса да, инде шактый гомер юлы узганы күренеп тора. Сер түгел, күп җирдә юк та инде хәзер “ДТ-75”. Аларны чит илдән кайтартылган, заманча, кондиционерлы, уңайлы тракторлар алыштырды. Әңгәмәдәшемә дә шул хакта сүз каттым. Чит илнекенә кызыкмыйсызмы, янәсе?

–Бирмәкчеләр иде аны миңа, – ди ул. – “Утыр әле, шуңа, Закиров”, дип, директор үзе дә килгән иде. Юк, мин утыра алмыйм аңа. Катлаулырак та ул, эшли дә алмыйм мин анда. Менә минеке, минем гомергә җитә әле ул. Карап, ремонтлап торсам, миннән соң да кала. Үзеңнеке – үзәктә диләр бит. Үзебездә җитештерелгән ышанычлырак тоела ни дисәгез дә.

“Мин – үземә һәм тракторыма гына хуҗа”


Әсхәт абый колхоз чагында да җир сөрү буенча алдынгылыкны бирмәгән. Хәзер дә күрсәткечләре югары. Моның серен үзе болай аңлата:

- Сан артыннан куу түгел, сыйфатлы итеп эшләргә кирәк. Шулай, үз җаеңа эшләсәң, күңелең дә тыныч, нәтиҗә дә сөендерә, – ди.

Авыл җирендә хезмәт баскычыннан чаптырып менә алмасаң да, заманында Әсхәт Закировка тракторчылар бригадиры вазыйфасын тәкъдим итәләр. Тик ул аннан да баш тарта.

- Җитәкче эше читтән карап торганда гына җиңел кебек. Юк, юк! Кешегә, кеше эшенә хуҗа була алмыйм мин. Мин менә тракторыма хуҗа, аның өчен генә җавап бирәм. Ирекле кош мин, – ди тракторчы.

Әсхәт абый узган ел көзен 900 гектар җир эшкәрткән. Язын исә 2000 гектар мәйданда эш башкарылган. Моңа культивация, туфракны йомшарту (боронование), ашлау керә. Бүген дә ул комбайннар артыннан ук җирне сукалап килә. Киләсе ел уңышына нигез салуда тракторчы Әсхәт Закировның өлеше бәһасез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100