Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыйфатлы орлык сайлыйбыз: Яраклылык вакыты типография ысулы белән язылган икән, бу ялган орлык

Бакчасы булган кешеләрнең "язгы кыр эшләре" башланырга санаулы көннәре калып бара. Инде күбегез орлык ала торгандыр. “Язның бер көне ел туйдыра”, ә көзге уңышның сыйфаты орлыктан тора. Орлык сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә? Орлыкны кайдан, кемнән алырга? Бу сорауларга Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм орлык контроле-бөртек сыйфаты күзәтчелеге бүлеге башлыгы Альберт Кадыйров җавап бирә.

news_top_970_100
Сыйфатлы орлык сайлыйбыз: Яраклылык вакыты типография ысулы белән язылган икән, бу ялган орлык
Альберт Фәритович, орлыкны кайда гына сатмыйлар хәзер. Урам чатларында да, җир асты юлларында да, азык-төлек кибете почмакларында да. Сыйфатлы орлыкны кайдан алырга кирәк?

– Орлыкны да, барлык утырту материалларын да бары тик махсуслашкан кибетләрдән генә алырга кирәк. Кибеткә барыр алдыннан тикшерелгән сортлар исемлеге төзегез. Бу сортлар берничә ел кулланылган һәм тотрыклы уңыш бирә торган булырга тиеш. Тәҗрибә максатыннан яңа сортлар кулланырга да мөмкин. Шуннан соң теркәлгән сортларны Дәүләт реестрыннан карап тикшерергә кирәк. Биредә орлык турындагы бар мәгълүматны, казанышларны табып була. Орлык турындагы мәгълүматлар «ФДБУ "Госсорткомиссия» (www.gossort.com) сайтында күрсәтелгән.

– Безнең төбәктә, аерым алганда Татарстан өчен сортлар сайлаганда, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

– Сортларны сайлаганда якын зоналарда үсәргә яраклы, ягъни Көнчыгыш Себер төбәгендә кулланырга рөхсәт ителгәннәрне алырга тырышыгыз. Андый сортлар безнең төбәктәге начар һава шартларына түземрәк.

– Орлык төргәге нинди булырга тиеш?

– Тыгыз ябыштырылган булсын. Аның ертылган яки ябышып бетмәгән урыннары булырга тиеш түгел. Төргәк тышындагы язулар тигез, хәрефләр укылырлык булсын. Әгәр язулар юылган, бозылган икән, димәк, орлык та дымланган дигән сүз.



– Орлык кабында нинди мәгълүматлар күрсәтелә?

– Орлык җитештерүченең атамасы, адресы һәм оешманың телефоны. Культураның исеме, яраклылык срогы, ничә данә орлык булуы яки граммы. Шулай ук стандартлар һәм орлык сыйфаты да күрсәтелергә тиеш (ГОСТ, ОСТ). Мисал өчен, яшелчә культуралары - ГОСТ Р 52171-2003, ГОСТ 32592-2013, чәчәкләр өчен - ГОСТ 12260-81 һәм ГОСТ 12420-81 таләпләре стандарт санала.

– Орлык төргәгендә партия номеры да күрсәтелә. Ул мөһим билгеме?

    – Һәр партия орлыкка мәҗбүри тәртиптә чәчү сыйфатын аңлата торган сертификат, йә таныклык ала. Бу мөһим күрсәткеч. Орлыкларның партия номерын белү нигә кирәк соң? Әгәр алынган орлыкның сыйфаты начар булса, чек белән орлык төргәген күрсәтеп, компаниягә дәгъва белдерә аласыз. Партия номеры чекның икенче ягында языла. Билгеле, сатып алганлык турында чекны махсуслашкан кибетләр генә бирә ала.

    – Орлыкның яраклылык вакытын ничек белергә?

    – Орлыкның яраклылык вакыты берничә факторга бәйле: төргәк, саклану шартлары һәм культурадан. Мәсәлән, сельдерей гаиләсенә керүче үсемлекләр (кишер, укроп, петрушка, кориандр, әнис, тмин) тишелү сәләтен 2-12 ел саклый. Кабаксыманнар (кабак, кыяр, карбыз, кавын) орлыгы – 10, кәбестәнеке 5 елга кадәр саклана. Начар тишелешле орлыкка дучар булмас өчен, сатучыдан орлыкның тишелеше һәм анализ вакыты күрсәтелгән документны таләп итегез. Тагын шунысы да бар, кәгазь төргәкләрдәге орлыклар бер елга яраклы. Ягъни, ел азагына кадәр. Әгәр орлык бер катлы төргәккә 2017 елның гыйнварында салынган булса, аның яраклылык вакыты 2017 елның декабренә кадәр.

      Ә инде икеләтелгән кәгазьгә төрелгән орлыкның (икенче кат итеп, гадәттә, фольга яки полиэтилен кулланалар) яраклылык вакыты ике ел. Шунысына игътибар итегез: орлык тутырылган вакытны күрсәткән төргәктә яраклылык вакыты срогы күрсәтелми. Әйтик, орлык бер яки ике ел саклангач, ул сәүдә әйләнешеннән алына.

      Намуслы җитештерүчеләр орлыкның яраклылык вакытын төргәк тышына, гадәттә, аның аскы өлешенә, махсус штамп белән суга. 

      Әгәр саннар типография ысулы белән язылган икән, димәк, алдыгызда – ялган орлык. Чөнки орлык салынасы кап алдан ук әзерләнә һәм анда орлык кайчан салынасын беркем алдан белми.


      – Сатучыда орлыкның таныклыгы булырга тиешме?

      – Әлбәттә. Бу документны сораудан курыкмагыз. Анда орлыкның сыйфаты, орлыкның һәм партиянең капка тутырылу вакыты күрсәтелә. Шулай ук суган орлыгы һәм бәрәңге сатып алганда да сатучыдан оригиналь документлар таләп итәргә хакыгыз бар.

        Кайбер очракларда хәтта вак тартмаларда карантин чүп үләннәре үсә. Моңа юл куймас өчен, сатучыдан карантин фитосанитар контроль акты яки карантин сертификатын сорагыз.

        – Кайбер орлыклар төсле, фотолы капларга тутырыла, кайберләре гади кәгазьдән ясалган ак төргәккә төрелә. Бу ике кап бер-берсеннән сыйфаты ягыннан аерыламы?

        – Сурәтсез ак каплардагы орлык та начар дип әйтеп булмый. Аерма шунда гына – дизайн булмау сәбәпле, алар арзанрак тора. Әмма мондый орлык кабында да үсемлек һәм сорт турындагы мәгълүматлар булырга тиеш.

        – Альберт Фәритович, халык хәзер ел саен төрле сорт сынап карый – бәрәңгене дә еш алыштыра. Бу вакытта нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

        – Үзебездә җитештерелгән һәм чит ил селекциясенең сортлары гаять бай. Теге яки бу сортны сайлаганда, ул орлык безнең зонада үсә аламы – шунысын белергә кирәк. Күп очракта без тышкы кыяфәтенә кызыгып, импорт бәрәңге сатып алабыз. Ә безнең шартларга яраклашмаган чит ил бәрәңгесе уңыш бирмәүдән тыш, туфракка авыру таратырга, зарарлы микроорганизмнар үрчетергә мөмкин. Белүегезчә, болардан арынуы шактый катлаулы һәм күп вакытта мөмкин дә түгел. Әгәр шулай да чит ил бәрәңгесен үстереп карарга телисез икән, сатып алучыдан әлеге сортның сертификатын сорагыз. Карантин һәм фитосанитар сертификатларның яраклашуын белешегез. Әгәр сатучыда мондый документлар юк икән, бәрәңгене сатып алган очракта, могҗизалы уңыш көтмәгез һәм төрле туфрак авыруларына әзер булыгыз.



        – Җиләк-җимеш куаклары сайлаганда беренче чиратта нәрсәләргә игътибар итәсе?

        – Үсентеләргә беркетелгән этикеткаларда күрсәтелергә сортның исеме, сорты күрсәтелергә тиеш. Күрсәтелү бер хәл, шуларны раслаучы документ та булу шарт. Үсентеләрне алганда кышка түземле һәм җирле шартларга ияләшү билгеләренә игътибар итегез.

        Сатып алынасы куаклар яфраксыз, әмма кипмәгән, кабыгы һәм агачы механик бозылышка дучар булмасын. Тамыр системасын карагыз. Ул яхшы үсеш алган, әмма артык озын һәм кипкән булырга тиеш түгел. Аның тамыры дымландыручы материал белән каплансын.

        Сыйфатлы орлык һәм утырту материалы өстәмә энергия һәм чыгымнарсыз (ашламалар, пестицидлар) үстерү мөмкинлеге бирә. Мондый сортлар чирләргә һәм корткычларга бирешми. Шулай ук мул уңыш гарантияли һәм туфракның экологик торышын яхшырта. Укучыларның сораулары туса яки сортлар буенча консультация алырга теләсәләр, безнең идарәгә шалтырата алалар. Телефоныбыз: (843) 277-68-29

        Комментарийлар (0)
        Калган символлар:
        news_right_column_1_240_400
        news_right_column_2_240_400
        news_right_column_3_240_400
        news_bot_970_100