Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сыер савып, телевизорлы да, планшетлы да булдым"

Игенченең уңганлыгы кырларыннан беленә. Ә савымчыныкы? Чиста сыердан, сауган сөтеннән генәме? Юк, эш күрсәткечләреннән генә дә түгел, нәтиҗәләреннән беленә. Мамадыш районы Түбән Ушма авылында яшәүче Сания Насыйбуллина Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә узган XXVI Бөтенроссия машина белән сыер савучы операторлар бәйгесеннән җиңү белән кайтты.

news_top_970_100
"Сыер савып, телевизорлы да, планшетлы да булдым"

Сания Насыйбуллина “45 яшьтән өлкәнрәк ветеран-савымчылар” номинациясендә икенче урынны яулаган. Әйтергә кирәк, Сания ханым – Россия күләмендә узган савымчылар ярышында 6 тапкыр призлы урынга ия булган.

“Татар-информ” хәбәрчесе җиңүче белән элемтәгә керде.


Сания Насыйбуллина август аенда 6нчы тапкыр Татарстанның абсолют чемпионы дип табылды. Фото:mamadysh-rt.ru

Сыер саву – җаным теләгән эшем”

–1987 елда Түбән Ушма мәктәбен тәмамлау белән фермага төштем, – дип башлады ул сүзен. – Мине берәү дә мәҗбүр итмәде, эш кушмады, фермага үз теләгем белән килдем. Быел менә 30 ел булды. Хезмәт кенәгәмдә бер генә профессия – сыер савучы. Бу – минем җаным теләгән, яраткан эшем. Һәр эшнең үз яме, үз тәме бар. Кемдер балалар укытырга ярата, кемгәдер чәч кисү ошый. Ә менә сыер савучы – минеке. Инде шул сыерлар арасында өч дистә ел узып киткән.


<~>

Фото: mamadysh-rt.ru 

Сания ханым ире Фәрит әфәнде белән өч бала тәрбияләп үстергән. Олы уллары Илдус еракка китмәгән, төп нигезнең күршесенә генә йорт салып, башка чыккан. Үзе Мамадышка йөреп эшләсә, хатыны Миләүшә каенанасы юлын дәвам итә, сыер сава. Кызлары Ләйсән Чаллыда яши. Төпчек уллары Фаяз армия сафларында хезмәттә.

“6 сәгатьтә 1000 баш сыер савабыз”

Сания Насыйбуллина хезмәт юлын “Кызыл флаг” колхозыннан башласа, бүген ООО “АПК “Продпрограмма” җәмгыятендә эшли. Биредәге сыерларга йокы да тәтеми диярлек, төнлә дә савалар. Савымчылар өч сменага бүленеп эшли.

–Эш көне 8 сәгать итеп бүленгән. Ике көн иртәнге 6дан көндезге 2гә, тагын ике көн көндезге 2дән кичке 10га, аннары ике көн кичке 10нан-иртәнге 6га кадәр эшлибез. Бер сменада өч савымчы. Сменага 900-1000 баш сыер туры килә. Сөтлебикәләрне 6 сәгать эчендә савып алсак, калган ике сәгате җыештырып, сменаны тапшыру мәшәкате белән үтә. Хәзер инде элеккеге фермалар түгел. Аяктан резин итек, кулдан сәнәк төште. Сыерларны махсус саву залына кертеп савабыз, – ди Сания Насыйбуллина.

Үзе әйтмешли, бу режимга савымчылар да, сыерлар да ияләшкән. Бәлки, осталык бәйгеләрендә җиңеп чыгу өчен, төнлә дә сыер саву күнекмәләренә ия булырга кирәктер. Сания ханым бит Мордовиягә барып җиткәнче районда да, быел Әтнәдә узган республика семинарында да алдынгылыкны бирмәгән.


<~>

“Көн саен сыер саусаң да, ярышта каушата”

Бөтенроссия бәйгесендә 60 төбәктән 66 савымчы катнашкан. Катнашучыларның һөнәри осталыгы дүрт этапта ачыкланган. Теория, савым аппаратын сүтеп-җыю, санитар әзерлек һәм сыер саву.

<~>

–Теория өлешендә 20 сорау бар иде. Һәр сорауга 3 җавап варианты бирелгән. Әйтик, “Корпуста ничә градус температура булырга тиеш?”, “Маститлы сыердан савылган сөтне нишләтәсе?” кебек сораулар.

Савым аппаратын көн саен сүтеп-җыйсаң да, барыбер каушата. Практика өлешендә өч сыер тәкъдим ителә. Бар осталыгыңны эшкә җигеп, шуларны савып күрсәтергә тиешсең.

Алда әйтеп үткәнемчә, Сания Насыйбуллинаның бәйгедә беренче генә катнашуы түгел. Ул 2004-2007 елларда өч ел рәттән Татарстан чемпионы була, бу бәхет аңа кабат былтыр һәм быел елмая. Россия шәһәрләрендә дә булганы бар. Танышып, аралашып кайткан дуслары белән әле дә булса элемтәдә торалар, тәҗрибә уртаклашалар икән.


<~>

Телевизор, акча, планшет

Генерал булырга теләмәгән солдат – солдат түгел, диләрме әле? Сания апа да Мордовиягә барганда юл буе догасын укып, “Берәр призлы урын эләксә иде” дигән теләктә бара. Россия күләмендәге бәйге булгач, монда иң-иңнәр җыелган дигән сүз бит.

Өметсез шайтан гына, өметләнү дә, тырышлык та, 30 еллык тәҗрибә дә үз эшен эшләгәндер. Әлеге номинациядә икенче урынга лаек була ул. Планшет белән бүләкләнә. Сүз уңаеннан, республика бәйгесендә абсолют чемпион калган өчен аңа телевизор һәм 20 мең сум акчалата премия бирәләр.


<~>

“Хезмәт хакыбыз әйбәт”

Сүз очы акчага барып төртелгәч, хезмәт хаклары турында да сорамый булдыра алмадым.

–Аларын ук әйтмик инде. Хезмәт хакларыбыз бик әйбәт. Бер көн соңга калмыйча, айга ике тапкыр бирәләр. Сменалап эшләүнең дә бер авырлыгы юк. Тормыш итәргә акчабыз да, вакытыбыз да бар. Ирем сменада чакта, өйдәге маллар, оныклар минем өстә, Миләүшә эштә булганда, вазыйфалар иремә күчә, ялымда инде мин алыштырам. Шулай көйләнгән.

Сания Насыйбуллина – туган авылында, гади хезмәттә, яраткан эшеңдә, уч тутырып акча эшләү мисалы.

Мордовиядән отып кайткан бүләк – планшет язмышы белән дә кызыксындык. Әмма ул аны балаларына да, оныкларына да бирмәгән. Үзе куллана.

–Заманнан артта калып булмый. Аралашырга да, дөнья хәбәрләрен, яңалыкларны карап барырга үземә дә бик әйбәт әле. Берсенә дә бирмим, – дип елмайды ул.


<~>

Анатолий Иванов: “Үзебезнең Сания апа ул”

Кайвакытта үз районында ниләр булып ятуын белмәгән “глава”лар да була. “Татар-информ” хәбәрчесе уңган савымчы турында Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Петровичтан да сорашты.

–Үзебезнең булган Сания апа бит ул, – диде башлык. – Хезмәте күпләргә үрнәк, бик җаваплы кеше. Аның инде берничә тапкыр республика ярышларында да җиңгәне булды, беләсездер. Районнан әзерләп җибәрдек,  ул анда милли киемнән чыгыш ясады. Нәтиҗәләре белән дә кызыксынып тордым. Савым аппаратын ул 5 минут та 20 секундта сүтеп-җыйды. Әмма тормышта ул аны күпкә тизрәк башкара. Чөнки аппарат яңа булганлыктан, резинасы тыгыз иде.

Сания апаның икенче урыны – безнең өчен зур горурлык. Ул эшли торган оешма үзе дә горурлык бит. Ул – республика буенча иң күп сөт савучы булып тора. Туры килүен әйт, ООО “АПК Продпрограмма”ның җитәкчесе Рифат Мотыйгуллин да Түбән Ушма авылыннан. Бәлки, бу авылның һавасы, чишмә сулары шулай булдыклылар үстерәдер? Шунысын да әйтергә кирәк “Продпрограмма”да көненә – 64, елына 14 мең кило сөт бирүче сыерлар да бар. Хуҗалык сөтчелек буенча гына түгел, ит җитештерү буенча да үсә. 27 октябрьдә 6 минут саен бер терлек эшкәртә торган комплекс ачалачак. Көненә –100, елына 30 мең баш дигән сүз.

- Терлекчеләр акчаны начар алмый. Сания ханым, күз тидерүдән куркып әйтмәгәндер, – дип тә өстәде Анатолий Иванов.

Сыер сау һәм “Лада Гранта”лы бул

Бөтенроссия машина белән сыер савучы операторлар бәйгесе быел 16нчы тапкыр уздырылды. Ул быел Мордовиянең башкаласы Саранск шәһәрендә 4-7 сентябрь көннәрендә булды. Конкурс ике елга бер тапкыр оештырыла. Анда төбәкләрдәге сайлап алу бәйгеләрендә беренче урын яулаган операторлар катнаша. Быелгы конкурста җиңүчеләр биш номинациядә ачыкланган. “30 яшькә кадәрге хатын-кыз савымчылар”, “30 яшькәчә ир-ат савым операторлары”, “30-45 яшьлек хатын-кыз савымчылар”, “30-45 яшьлек ир-ат савымчылар”, “45 яшьтән өлкәнрәк ветеран-савымчылар”.Һәр номинациядә өч урын билгеләнгән.

Абсолют җиңүче булып, Мордовиянең “Новотроицкая” агрофирмасыннан Людмила Семенкина танылган. Аңа диплом һәм медальдән тыш, “Лада Гранта” машинасы бирелгән. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100