Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәһәрне ташлап, авылга кайткан Нәридә: "Сыер саву - иң яраткан шөгылем"

Һәр авылда тырыш, кунакчыл, үзләренең энергиясе белән башкаларга да көч биргән кешеләр була. Кышлау авылындагы Рәдис һәм Нәридә Хәкимовлар да әнә шундыйлардан. Тумышы белән шәһәрдән булган сыер савучы ханым һәм балта остасы егетнең ханымның сыер-бозаулар асравы турында ишеткәч, Кышлауга кузгалдык.

news_top_970_100
Шәһәрне ташлап, авылга кайткан Нәридә: "Сыер саву - иң яраткан шөгылем"

Әтнә җирлегенә кергән Кышлау авылында 350 кеше гомер итә. Аларның 115 е өлкән яшьтәгеләр.

Кышлауда яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр - мәктәп тә, балалар бакчасы да, мәчет тә, мәдәният йорты да, кибетләр дә бар. "Таң" хуҗалыгы да бүгенге көндә уңай күрсәткечләр белән Әтнә районында алдынгы урыннарда.

Авыл безне төзек, матур йортлар каршы алды. Иң матур йортларның берсе Хәкимовларныкы. Ир белән хатын безне “эш урынында” – абзарда, маллар янында каршы алды. Йортлары да көлеп тора, абзарлары да ялт иткән.


"Сыерлы кеше- сыйлы кеше" 

Борынгылар әлеге гыйбарәне юкка гына әйтмәгән. Электән абзарында мал-туар асраган кеше сөт, май, каймактан өзелмәгән. Өсте бөтен, тамагы тук булган. Хәзер авылда яшәүчеләрнең дә күпчелеге терлек продукциясен кибеттән сатып алуны хуп күрә. Шул ук вакытта, терлекчелектән табыш алып яшәүчеләр дә юк түгел. “Балаларны үстерәсе бар, кешедән ким яшисе килми. Мал асрап та, акча эшләргә була”, - ди Хәкимовлар.



2014 елда, күптәнге хыялларын тормышка ашырып, мини-ферма булдырганнар. Бүген алар биш баш савым сыеры, дүрт тана, дүрт үгез асрый. Аларга яздан башлап кош-корт кушыла. Казын да, чебиен алалар.

- Тырыш булсаң, абзар тутырып мал асрап, авылда да рәхәтләнеп яшәргә була, -  Үгез бозауларны симертеп тә, тере килеш тә сатабыз. Сөт саву аппаратларыбыз бар. Савылган сөтне авылда сөт җыючыларга тапшырабыз, литрын 20 сумнан җыялар. Малларга печәнне җәй буе болыннан, елга буйларыннан чабып әзерләп куябыз, калган азык-төлекне сатып алабыз, - ди хуҗабикә. 

Сау- сәламәт булганда, бар эшне гаилә белән бергәләп башкарганда, бер авырлыгы да юк, ди гаилә.

- Мәшәкате булса да, файдасы да бар бит аның. Баштагы елларда авырлыгын тойдык. Мал азыгы кыйммәт. Хәзер эшебез көйле инде, Аллага Шөкер,- ди Нәридә.

Мал азыгы кыйбат булганга, арзанайту җаен да тапканнар – хуҗалыкта тегермәннәре бар. Саву аппараты да алганнар.

Алар хуҗалыкны алып бару өчен дәүләт ярдәмен файдаланмаган, үз көчләре белән генә алып баралар. Моның сәбәбен алар, беренчедән, күп терлек асрау әлегә көчләреннән килмәве, икенчедән, документлар белән йөрүнең кыен булуы белән аңлата.

- Авыл җирендә җитеш тормыш белән гомер итәргә теләсәң, күп итеп мал-туар асрарга кирәк. Авырмыйча, исән-сау булып торсак, маллардан аерылырга исәбебез юк. Киләчәктә маллар саның арттырып, Президент программасы ярдәмендә " Гаилә фермасы" булып теркәлергә телибез. Тырышлыгыбыз үзебез өчен бит.

Шәһәр кызы – авылда! 

Нәридә – Казан кызы. Әмма ул элек-электән маллар яраткан. Авылга кунакка кайтканда ук апасының сыерын сава торган була. Үзенең иң яраткан шөгыле дип сыер савуны атады. Язмышы да авыл белән бәйли Нәридә. Тапкыр сүзле, баскан җирдән ут чыгаручы Кышлау авылы егете Рәдис авылга апасына чираттагы тапкыр кунакка кайтуыннан шәһәргә кире җибәрми дә. Шулай килеп чыга – танышканның икенче көнендә үк яшьләргә зур тормыш сынавы аша да узарга туры килә.


Егерме бер яшьлек егет дусты белән тракторга утырып эшкә чыгып киткән җиреннән, юл фаҗигасенә эләгә. Трассада җиңел автомобиль белән бәрелешәләр. Рәдис, тирән тән җәрәхәтләре алып, шәһәр хастәханәсенә озатыла. Башына зыян килү сәбәпле, ике сәгать оперция өстәлендә ятарга туры килә аңа. Бәхеткә, Ходай, бу бәладән саклап калып, егеткә икенче гомер бүләк итә.

Авыр минутларда сөйгәне Нәридәнең янәшәдә булуы да тизрәк аякка басарга көч өсти. Ике арада кабынган сөю уты ике гашыйкны 1997 елның май аенда гомерлеккә бергә кавыштыра.

Хәкимовлар бүген өч малай тәрбияли. Олы уллары Рәнис Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә, уртанчылары Дәниф Күңгәр мәктәбендә унынчы сыйныфта, төпчекләре Риназ беренче сыйныфта белем ала. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәнне исәпкә алып, гаилә башлыгы улларын да эшкә өйрәтеп тәрбияли. 



- Бөтен авыл кешеләренеке кебек, безнең дә эш көне дә иртә таңнан башлана. Гаилә фермасын карап бетергәч, эшкә ашыгабыз. Без Нәридә белән эштә булганда, малларны карау әтиебез Рәдип белән балалар өстендә. Әниебез Фоадия өйдәге тәртипне саклый. Кайсына өлгерәләр, шунысын эшлиләр. Алар - бу эштә иң зур ярдәмчелләребез, зур рәхмәт. Күршеләребез дә бик әйбәт. Нинди генә эшебез булса да, ярдәм итәргә әзер торалар. Малларны суйганда да булышырга керәләр,- ди Рәдис. 

Хәкимовлардан сыер сөтен тәмле итү рецепты – “Алмагачлары” җыры!

- Сыер үрчетүне бер-ике сыер асраудан башларга кирәк. Эшләгән кешегә, барыбер, табышы кермичә калмый. Авырлыклардан курыкмаска кирәк,- ди гаилә башлыгы. 



“Ашату, саву һәм карау технологиясен гел контрольдә тотсаң, сыерлар мул савым белән җавап бирә. Бары тик, яхшы тәрбия һәм тәмле ашату бәрабәренә генә сөт күләме артачак”, - Рәдис.

Аның үз технологиясе бар – сыерның сөте тәмле булсын өчен, җырларга кирәк дип саный ул. Әмма безнең видеооператор каршында җырларга уңайсызланды. Без бик кыстагач, хатыны: "Әйдә, җырла инде", - дигәч, “Эх, алмагачлары!” җырын сузып җибәрде. Үзе печән бирә бирә, ә үзе җырлый. Репертуарында сыерларның сөтен тәмле итә торган икенче җыр – “Карауҗа авылы көе”. “Күгәрчен гөрлидер, баласын уятырга” дип җырлаганда, хатыны аппарат белән сыер саварга кереште. Саву аппараты тавышын да уздырып җырлый Рәдис. Сыерлар савылып беткәнче Рәдиснең моңлы җырларын тыңлады.

Тату яшәүнең сере нәрсәдә?

Хәкимовлар – хуҗалыктагы маллар белән генә чикләнми. Өйләрендә эш күп булуга да карамастан, Нәридә ханым "Таң" хуҗалыгында сыер савучы булып эшли. Буш вакытында бәйли, якыннарын камыр ризыклары белән сыйларга ярата, гөлләр, җәен чәчәкләр үстерү белән мәш килә. Рәдис хуҗалыкта машина йөртә. Аның да кулыннан килмәгән эше юк – авылда танылган балта остасы ул. Йорт эчләре көлеп тора – хатыны үстергән гөл чүлмәкләренә аслыкларга кадәр үзе ясаган. Авылда өй салганда да аны дәшми калганнары юк икән.



Яшьләр башка чыгып, үзләре генә яшәргә теләгән заманда шәһәр кызы Нәридә авылдагы төп йортка килен булып төшеп, кайнана белән да уртак тел таба алган. “Әнием”, “кызым” дип кенә торалар алар бер-берсенә. Гаиләнең шулай бердәм, тату булып яшәвенең сере дә нәкъ менә шундадыр, мөгаен. Яллары да бергә һәм уртак – кичләрен Рәдип абыйның гармун уйнавын тыңлыйлар. Аның әллә ничә гармуны бар, шуларның барысында да өздереп уйный ул.



Рәдис белән Нәридә авылда калуларына үкенми. “Күпләр шәһәргә омтылалар, ә без туган авылыбызның гөрләп яшәвен телибез, – диләр. 



Тырыш, һәрнәрсәдә тәртип, төгәллек яратучы Хәкимовларның алдагы көннәргә теләк- максатлары зурдан. Хыялларының тормышка ашасына шик юк. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, – диләр менә шундый эшсөяр гаиләләр турында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100