Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пай җире түләве: кем нәрсә тели, шуны алырга хокуклы

Арендага бирелгән бай җире өчен печән дә, икмәк тә, акча да алырга мөмкин. Сорый белергә генә кирәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "Татар-информ"га шулай дип аңлаттылар.

news_top_970_100
Пай җире түләве: кем нәрсә тели, шуны алырга хокуклы

Авыл халкының ике авырткан җире бар. Аның беренчесе – сөт акчасы булса, икенчесе пай җирләре. Еш кына пай җирләрен арендага алган хуҗалыкның җир милекчесенә тиешле дәрәҗәдә түләмәүләре турында шикаятьләр ишетелгәли. Чынлыкта ничек соң? Пай җирләре өчен исәп-хисапны кайчан ясарга тиешләр? Арендага бирелгән җирнең бер гектары ничә сум белән бәяләнә? Иң бай пайчылар кайсы районнарда яши? ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин белән шул хакта сөйләштек.


Нинди җирләр хуҗасыз дип табыла?

– Александр Иванович, республикабыз бик бай дип сөйләргә яратабыз. Татарстан күпме гектар җир мәйданы белән мактана ала?

– Республиканың 6,7 млн гектар җире бар.Шуның 4,6 млн гектары авыл хуҗалыгы максатларына билгеләнгән, шул исәптән, 3,3 млн гектар сөрүлек җирләре бар. Пай һәм дәүләт җирләрен теркәү эшләре башлыча 2005 елдан соң башланды. Өч ел эчендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге – 90, милекчеләрнең 88,8 процент җире теркәлде.

– Теркәлмәгән, хуҗасы теркәргә өлгермәгән җирләрдән бүген кем файдалана?

– Чикләр үзгәрә, мәйданнар арта. 2005 елда хуҗасыз җирләр 60 мең гектар иде. Бу – авыл халкы рәсмиләштерү артыннан йөрмәгән яки кемнеңдер авылдан күченеп китүе, үлеме аркасында хуҗасыз калган җирләр. Шуңа күрә бу пай җирләренең бер өлеше, муниципаль берәмлекләр карары нигезендә, дәүләт һәм муниципаль берәмлекләр милкенә күчте. Димәк, алар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр булып кала бирә. Муниципалитетлар милке икән, ул кишәрлекләр крестьян-фермер хуҗалыклары, эре холдинг яки инвесторларга арендага бирелә. Бүгенге көндә 11,6 млн гектар мәйдан шәхси пайчылар милке булып санала. 2,1 млн гектар җир дәүләт карамагында.

– Шулай да алынмый калган, теркәлмәгән җир мәйданнары күпме бүген?

– 380 мең гектар бүгенге көндә алынмый калган җир кишәрлеге булып исәпләнә. Аның бер өлеше муниципаль милеккә күчкән. 220 мең гектар мәйданга суд карары бар. Калган җирләрне теркәп бетермәүнең сәбәбе - муниципаль берәмлекләрнең

акчасы җитмәүдә.

"Пай өчен аренда түләве арта бара"

– Алексей Иванович, пайчылар көтеп ала торган аренда түләве турында да сөйләшеп үтик әле.

– Аренда түләвенә килсәк, ул соңгы елларда арта барды. Соңгы биш елда ул гектарына уртача 710 сумны тәшкил итә. Дөрес, ел саен түләү суммасын арттырып баручы рекордчылар да бар. Аренда түләве акчалата яки натураль (ашлык, печән) һәм тәкъдим ителә торган хезмәтләр формасында түләнә (бакча сукалау, су кертү һ.б.). Килешү пай милекчесе һәм арендага алучы арасында бер елга төзелә һәм ел саен гомуми җыелышларда озайтыла. Анда хуҗалык күрсәтә торган һәр хезмәтнең бәясе языла.

– Татарстанда пай җире өчен аренда түләве уртача 710 сум дидегез. Ул мәҗбүри кысаларда куелган суммамы?

– 2016 елда авыл хуҗалыгы министрлыгы пай җире өчен аренда түләвен язгы бодай уңышы бәясенең 5 проценты күләмендә итеп билгеләде. Ул икътисад ягыннан да, һава торышын да искә алып төзелде. Соңгы 7 ел коры булды, без 2017 елны гына корылык булмады дип әйтә алабыз. Шуңа күрә хуҗалыкларга шундый тәкъдим белән чыктык. Әйтик, ул 20 центнер язгы бодай уңышы алды икән, 5 процентын аренда бәясе итеп бирергә тиеш.

Җир пае өчен иң аз түләгән инвестор - "Кызыл Шәрык"

– Кайсы районда пай җире өчен иң аз һәм, киресенчә, иң күп түлиләр?

– Мәсәлән, 2017 елда Кукмара районында бер гектар пай җире өчен милекчегә уртача 1061 сумнан түләнгән. Баулы (880 сум), Чистай (865 сум), Яңа Чишмә (791 сум), Тукай (779 сум), Мөслим (778 сум) районнары да алдынгылар рәтендә. Ә менә Югары Осланда исә аренда түләве бер гектарга уртача 464 сумны тәшкил итә. Зәй (500 сум), Питрәч (502 сум), Кама Тамагы (504 сум), Әгерҗе (520 сум), Чирмешән (524 сум) районнарында да күрсәткечләр республика буенча куелган уртача суммадан түбән.

– Районнар эчендә эшләп килүче хуҗалыклар да бар бит әле...

– Хуҗалыклар буенча карасак, Ютазы районының “Стәрле” ҖЧҖ бер гектар җирдән файдаланган өчен пай милекчесенә 1500 сум түли. Лаеш районының “Хәерби” хуҗалыгында – 1374 сум. Әлеге хуҗалык соңгы 9 елда аренда түләвен 1000 сумнан киметкәне юк.

Крестьян-фермер хуҗалыкларына килсәк, Әгерҗе районында Шәрәфиев КФХ – 1571, Мамадыш районында Нәбиуллин КФХ – 1560, Әгерҗедә Муллахмәтов КФХ – пай җиреннән файдаланган өчен 1544 сум түли. Шул ук вакытта бер гектар җирдән файдалану өчен 411 сум түләүче Батталова КФХ (Ютазы), Серендеев (Чирмешән), Гыймадиев (Лаеш) крестьян-фермер хуҗалыкларын да әйтеп үтәргә була.

Инвесторлар арасында Чистай районында “ТрансАгро” җәмгыяте пай арендалаганы өчен гектарына 1000 сум түләгән. Шул ук вакытта Югары Осланда “Татплодовощпром”га караган “Заря” җәмгыяте гектарына 195 сум белән исәп-хисап ясый.

Инвесторлар арасында пай җире өчен иң арзан түләгәне - “Кызыл Шәрык” җәмгыяте.

– Димәк, пай җирләрен фермерларга бирү отышлырак?

Хаклык юк түгел. Фермер инде үз авылы кешесенең җирен арендага ала. Бергә яшәгән авылдашын кыерсытмый, билгеле. Шул ук вакытта эре инвесторлар арасында да намуслы эшләүчеләр бар.

"Җир пае өчен түләнми калган очрак юк"

– Пай хуҗаларына аренда акчасын түләүнең билгеле бер срогы бармы?

– Исәп-хисап, гадәттә, урып-җыю беткәч ясала. Бу октябрь башыннан – декабрьгә кадәр булган ара. Инвесторларның соңрак та була, чөнки алар ел йомгакларын февраль-март айларында ясый, бирәсе калган бурычлары булса, апрель аенда өстәп түли. Түләмәүчеләр турында тиз арада беләбез.

–Хуҗалыкның керем алмавы аренда түләвен түләмәс өчен сәбәп була аламы?

–2010 елгы корылыкны хәтерлисездер. Ул елны без 3 млн тоннадан да азрак уңыш җыйдык. Билгеле, күп хуҗалыклар милекчеләр белән исәп-хисап ясый алмады. Әмма пайчылар белән килешүдә язылганны 2011-12 елларда түләп бетерде. Хуҗалыклар банкрот дип табылса да, пай җирләре буенча бурычлары калмый, гадәттә. Минем эш тәҗрибәсендә, авыл халкы җирен арендага алып, шуның өчен түләнми калган очраклар булмады.

–Әйтик, кайчандыр авылда туып, пай җире алып калган кеше хәзер шәһәрдә яши. Авылда аның әти-әнисе дә, туганнары да юк, ди. Ул җирен арендага биргән өчен фәкать акча сорый аламы?

– Гадәттә, арендага алучы белән килешү төзегәндә үк бу хакта искәртергә кирәк. Мәсәлән, авылда яшәп, тавык-чебеш кенә асраучы әбиләр дә аренда түләве итеп ашлык һәм акча гына сорый ала. Аңа печән кирәкми бит. Аның схемасы болайрак. Килешү төзегәндә, арендага алынган җир пае өчен түләү суммасы күрсәтелә. Икътисадчы, хисапчылар болай да якынча ничә пайчыга печән, ашлык биреләсен яки акчалата түләнәсен белә. Түләү системасы сыгылмалы. Бер очракны әйтеп үтәргә кирәк. Апас районыннан берәү Дәүләт советы рәисенә язган иде. Җир пае өчен әнисенә ашлык һәм акчалата түләү сораган. Хуҗалыкка чыгып, хәл итә башлагач, бу әбинең арендатордан ашлык һәм акча сорамавы гына ачыкланды.

"Җир пае өчен түләү булмаганда нишләргә?"

– Шулай да арендатор пай җире хуҗасына түләүне сузып килсә яки бөтенләй түләмәсә нишләргә?

– Җир пае хуҗасы үз кишәрлеген кыска яки озак вакытлы срокка, авыл хуҗалыгы максатларында куллану өчен, крестьян (фермер) хуҗалыгы, инвесторлар яки хуҗалыкларга бирә ала. Арендага алучы һәм арендага бирүче арасында килешү төзелә. Анда уртак хокуклар, бурычлар, җир пае өчен түләү суммасы, аренда срогы һәм түләү шартлары күрсәтелә.

Әгәр таләпләр үтәлмәсә, пай милекчесе төзелгән килешүне вакытыннан алда өзү хокукына ия. Ике тапкыр килешенгән срокка арендатор түләүдән баш тартса, килешү өзелә. Шулай ук милекче үз хокукларын яклап, судка да мөрәҗәгать итә ала.

– Аренда түләвен арттырып буламы?

– Бу очракта милекчеләр, җирләрен арендага биргән оешма җитәкчесе катнашында җыелыш ясарга тиеш. Әгәр дә аренда бәясен арттыру килешенсә, бу фактны өстәмә килешү белән беркетергә кирәк. Әлеге килешү – милекченең хокукларын раслый торган документ булып тора. Гадәттә, авыл хуҗалыгы оешмаларының еллык хисап җыелышында, җир арендасы, түләү формасы, суммасы һәм исәп-хисап ясауның сроклары турында сөйләшелә. Җир мәсьәләсенә кагылышлы җыелышлар турындагы хәбәрләр хәзер (2017 елның 29 декабрендә җир турындагы законга өстәлмәләр керү сәбәпле), муниципаль берәмлекләрнең сайтына да языла. Моңа кадәр мондый белдерүләр район газетасында гына басыла иде. Элек җыелышта барлык милекчеләрнең 20 проценты катнашса, ул тулы хокуклы узган санала иде. Хәзер исә мондый төр җыелышта пайчыларның 50 проценты катнашса гына, ул тулы хокуклы була. Өлешчеләр катнашында узган гомуми җыелышларның беркетмәләре дә муниципаль берәмлек һәм җирле үзидарәләрнең сайтында басылырга тиеш.

P.S. Авылда яшәүче әби кайчандыр үз җирен арендага биргән дә тыныч кына көн итә. Ул үзенең “яшел кәгазьгә” хокуклы булуын белә һәм вәссәлам! “Пай җире” өчен ни китереп бирәләр, шуңа риза. Сорап йөри дә алмый, кемгә барып сорыйсын да белми. Нәтиҗәдә, дистә ел элек мал-туарын бетерсә дә, пай җире өчен биргән печәнен черетеп ятарга мәҗбүр. Ә бит пай җире өчен нәрсә алып буласын әби-карчыкларга авыл җирлеге рәисләре һәм хуҗалык җитәкчеләре аңлатырга тиеш. Мондый очраклар килеп чыга икән, бу – җитәкчеләрнең аңлатып, эшләп бетермәве дигән сүз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100