Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәлә районында кондызлар теракты: Куян авылында җәнлекләр күпме әйберне харап иткән?

Ак сусарлар хәбәр бирә судагы кондызларга, дип җырлыйлар. Бу юлы кондызларга “зыян капчыгы” буласылары турында кем хәбәр салды икән?! Минзәлә районы Куян авылында яшәүчеләр өчен “ташу” быел күпкә иртәрәк килде – кыш уртасында. Моның сәбәпчесе – кондызлар.

news_top_970_100
Минзәлә районында кондызлар теракты: Куян авылында җәнлекләр күпме әйберне харап иткән?

Брустанка елгасында авылның берничә хуҗалыгына су керерлек итеп буа кора алар. Нәтиҗәдә, авыл урамнары, ишегаллары, сарайлар һәм базларны су баса. Авыл башындагы хуҗалыклар өчен аеруча күп мәшәкать туа.

"Кондызларның оясын туздырмадык"

Су җәнлекләренең кемгә күпме зыян китергәнен белү өчен Куян авылында яшәүчеләр белән элемтәгә кердек. Бикбау авыл җирлеге башлыгы рәисе Люзия Мәрдәмшина әйтүенчә, бүгенге көндә авылда кешеләрнең хуҗалыкларына су килү туктаган, базларында су кими.

– Ул елганың киңлеге бер генә метр, бәләкәй генә инеш ул. Шул инешне кондызлар буып куйганнар да, су кая барырга белмичә, авыл ягына чыккан. Елга авылга караганда югарырак урнашкан, шуңа күрә шундый хәл килеп чыга. Анда кешеләрнең болай да грунт сулары якын, бер метрдан аларның грунт сулары күтәрелә, яз көне болай да су баса инде аларны. Елның елында ташу вакытында урамның бер башыннан икенче башына су ага, гомер бакый шулай булган инде ул. Алар аңа ияләнгән дә инде, куркыныч әйбер кебек тә түгел, шул кыш көне булганына гына мәзәк кебек тоелды аларга. Хәзер инде су авылга кермәсен өчен, елга буйлап траншея казыйбыз, су шунда агып китәчәк. Шуны башкарып чыксак, бүтән су басмас дигән өмет бар, - дип Люзия апа кичә “Чистый город” предприятиесе хезмәткәрләренең ике экскаваторда чокыр казый башлаганнарын әйтте. Дөрес, бу җирдә элегрәк канау казылган булган, әмма аннары үсемлекләр, агачлар каплап киткән, балчыгы ишелгән. Караучысы булмаганга, җире эшкәртелмәгәнгә шушы хллгә тарыган куянлылар.  

Куян – кечкенә авыл. Люзия Мәрдәмшина кышын нибары 12 хуҗалыкта кешеләр яшәвен, шуның 4се зыян күргәнен әйтте.

– Гомуми зыянның күләме турында әйтеп булмый, бер хуҗалык фундаменты какшавына да зарлана, кайсының 4-5, кайсының 10 капчык бәрәңгесе су астында калды. Хәзер хуҗалыкларның һәркайсы белән иминиятләштерү оешмалары эшли. Су бит инде ул килде дә, боз булып катты. Абзарның ишеге ачылмый да, ябылмый да. Хәзер инде кешеләр ишегалдындагы бозны ваталар. Кондызларның оясын туздырмадык, бер плотиналарын гына ерып җибәрдек, 1 метр җирен чистарттык, башкаларына тимәдек. Тияргә дә ярамый. Кондызларга без тия дә алмыйбыз, безнең кулдан килә торган әйбер түгел ул. Кыш көне аларны күреп тә булмый икән, кышка йокларга да ятмый ди алар, су астыннан да чыкмыйлар ди, шунда ашарга эзләп йөриләр, ди, - дип сөйләде Люзия Мәрдәмшина.

Ничек кенә булса да, авыл халкы кондызларга үпкәләми. Ни дисәң дә, алар да җан иясе. “Бик күп мәшәкать тудырдылар, әмма алар да яшәү турында кайгыра инде. Без үзебезчә, алар үзләренчә яшәргә тырыша”, - ди Илдус абый Әхмәтҗанов. Аның йортын гына түгел, абзарын, мунчасын да су баскан.

– Кыш уртасында су баскач аптырадык. Бүген бер 3-4 см га кимеде су, әле резин итек белән дә йөрерлек түгел иде, күмеп китә иде. Абзарлар, мунчаларга су тулды бит. Өйнең идәне биегрәк булгач, идәненә су кермәде. Базда сакланган бер 6 капчык бәрәңгене түктек, калганнарын өскә алып куйдык, бераз ашардайлары бар әле, кышка җитә, дибез. Быел җәй буе авылда су бетмәде, бакчаларга тулды. Бик интектерде, башка вакытта язын гына нык ага иде, быел көздән үк су баса башлады. Хәзер абзар ишеген ни ачып, ни ябып булмый, аны астан бер 30 см өлешен пычак белән кисеп бетердем инде, көн саен боз да ватасы килми бит, - ди Илдус абый.

Абзарга керү юлы боз белән кату бер хәл, су катканчы, мал-туар, кош-кортка суда йөзәргә туры килгән.

– Абзарларда мал астында 10-20 сантиметр тирәнлектә су иде, хәзер асларына печән тутырып, такталар куеп көйләдем инде. Кая куясың аларны? Чыгарып җибәреп булмый бит кыш көне. 15 сарыгыбыз, бозавыбыз бар. Сарыклар 2 көн су эчендә ятты. 15 ләп тавык калды, 20 ләп иде алар, суга батып үлделәр. Мунчада су, хәзер мунча кермичә торабыз, бүтән кешеләргә барып мунча керергә исәп инде. Боз эресә, үзе шул канау буенча елгага ипләп кенә китеп бетәр ул. Анысыннан курыккан юк. Яз көне генә бүтән кермәсен дибез инде, - ди Илдус Әхмәтҗанов.

Авылларында олырак буын кешеләре кондызларның нәрсә икәнен белмәсә дә, үзе алар белән яхшы таныш ул.

– Без аларны күрәбез инде көн саен, монда авылга да килеп китә алар, - диде әллә чынлап, әллә юри.


"Кондызларга да тиеп булмый инде, аларны да аңларга була, алар да җан иясе бит"

Вакытсыз ташу Вазира һәм Рафил Гыйльмуллиннарның да күңелен кырган.

– Язгы ташуга ничектер халык ияләшкән кебек иде инде, ел да әзерләнә идек, бәрәңгеләрне, кайнатмаларны да баздан алдан чыгарып куя идек. Үткән ел көзлектә су керде базга, әмма алай ук түгел. Без инде базларны күтәртеп ясап куйган идек. Быел да шулай әзерләп калдырдык. Ә бу, уйлап карасагыз, кыш уртасы һәм агым су. Шаккаттык. Без үзебез дә, “ни хикмәт бу, каян керә” дип аптырадык, кондызлар шулай эшли алыр дип уйламадык та. Өченче көнне баздан суны насос белән сәгать ярым суырттык. Базда бәрәңге, кабак, чөгендер, кишер, банкада тозлы әйберләр бар иде. Бәрәңге күренә башлагач, аларны чыгардык, 10 капчыкны  мунчага ташыдык, өч көн киптереп, өйгә кертеп куйдык. Алар хәзер үреп тора, язга кадәр ашарга ничек сакланыр ул бәрәңге – белмим. Бүген су 40 см чамасы, иң беренче көнне 70-80 см бар иде. Нигезне какшаткан хәтта. Өйнең яртысы агач, яртысы таш, хәзер шул таш ягы аерылып тора. Урамнан керә торган ишек авырдан каерылып ачыла, су белән җир күтәрелгәч, веранда аска иелеп тора хәзер. Хикмәтле әйбер ул, аны күрергә кирәк. Хәзер кичәдән чокыр казыйлар, юлны ачып баралар, су юлы әзерлиләр. Кондызларга да тиеп булмый инде, аларны да аңларга була, алар да җан иясе бит. Я балалары бардыр, я нәрсә... Элек болай ук булмый иде, кондызлар буа ясый дигәнне ишеткәнебез дә юк иде. Күрә дә белмибез аларны, кичә яңалыклардан гына күрдек кыяфәтләрен. Шәхсән үземнең күргәнем юк, – диде Вазира апа.

Вазира апа әйтүенчә, авылда көтү чыкмый, үзәнлекләрдә мал-туар йөрми. Элек көтү чыккан заманда күп түгел иде кебек алар, ул вакытта әллә малдан курыктылармы икән, белмим ни дияргә дә, - ди ул.

Татарстан Республикасының Биологик ресурсларны саклау буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсенең бүлек башлыгы Ринат Чиспияков республикада кондызларның саны 20 меңгә якын булуын әйтте.

 – Кондыз ул элек кызыл китапта булса, хәзер инде андый сирәк ресурс булудан туктады. Ул инде хәзер аучылык ресурсы булып санала. Аучыларда кондызларга карата куян, төлкеләр кебек ихтыяҗ юк, шуңа күрә аларның саны да арта башлаган. Моның сәбәбе – аларның аз кулланылуы, яшәү өчен шартлары яхшыруы, - ди Ринат Чиспияков.

Иш-саны артса да, аның әйтүенчә, буаларын рөхсәтсез җимерергә ярамый.

 - Үрчүләренә каршы торып булмый инде, су бездә күп, шартлар яхшы, шуңа күрә кондыз үзен яхшы хис итә. Хәзер соңгы вакытта кешеләр аны сәнәгатькә кертә башлады, шул рәвешле аларның санын көйләү өчен шартлар булыр дип уйлыйм. Су күп булган урыннарда яши инде алар, кечерәк инешләрдә, азык булган урыннарда яхшы үрчи. Бездә инде бөтен республика буенча бар дияргә була. Табигать тирәлегендә яшәгәч, аларның табигатькә файдасы бар. Сулыкларны бер дәрәҗәдә тотып тора алар, артык үскән үсемлекләрдән арындыра, хайваннар чылбыры элементы да булып тора. Әмма халыктан шикаятьләр килә, шуңа күрә санын киметергә мәҗбүрбез, тозак куеп тотмыйча булмый. Аны тоту бик җиңел түгел, ул яшерен җәнлек, атып түгел, тозак куеп кына тотып була, - диде белгеч.

Әңгәмәдәш күпме кондыз тотылганын әлегә төгәл әйтмәде. Ау сезоны 28 нче февральгә кадәр бара, аннары ниндидер нәтиҗәләр ясап булачак, ди ул. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Минзәлә районында кондызларны тоту өчен фәрман әзерләнә.

"Гаеп кондызларда гына түгел"

Татарстанның Биологик ресурсларны саклау буенча дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Ренат Шайхетдинов "Минзәлә" редакциясенә кондызлар гына гаепле түгеллеген әйткән. 

"Соңгы елларда авылны су басудан саклау өчен канал ясалган иде. Вакыт узгач, ул ләм белән капланды, агачлар үсте. Шундый канал ясамыйча, проблеманы хәл итеп булмый. Шуңа күрә мин кондызлар гына гаепле дип уйламыйм. Мин моны Минзәлә хакимиятенә аңлаттым. Кондызларны ауларга рөхсәт бар. Минем белүемчә, анда 78 кондыз бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100