Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Әхмәтов: Быелгы урак нәтиҗәләре, авылның киләчәге һәм татар телен саклап калу турында

Татарстанда урак өсте, басуларда комбайннар гөжләгән чак. Бөртеклекләрне ындыр табагына озату тәмамланып килгәндә, техник культураларны җыеп алу әле октябрьдә генә көтелә. Быелгы уңыш күрсәткечләре, авыл хуҗалыгында кайбер проблемалар хакында Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән әңгәмә кордык.

news_top_970_100
Марат Әхмәтов: Быелгы урак нәтиҗәләре, авылның киләчәге һәм татар телен саклап калу турында


Беренче Президентыбыз, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә “хәзер беркемнең дә түбәсеннән су акмый, өстәлдә һәркемнең икмәге бар, рухи яктан күтәрелер вакыт” дип әйтергә ярата. Әйе, икмәккә тук булганда гына, башка нәрсәләр турында уйларга, хыялланырга теләк бар.Бүгенгедәй һава шартлары гына булсын!  Марат Әхмәтов белән уракка беренче нәтиҗәләр турында сөйләштек.

– Марат Готович, соңгы көннәрдә һава торышы иркәли. Уңыш җыю хәзер нинди этапта? Ниндидер нәтиҗәләр ясарга буламы инде?

– Һава торышы иркәли, кинәндерә дип әйтеп булмый, кулай дип әйтик. Гомумән, һәр ел нәрсәсе беләндер үзенчәлекле, быел ул – икмәкле ел. Гәрчә җәй салкын булып, чәчү соң башланса да, дым җитәрлек булды, төрле технологик, финанс чаралары күрелде. Урып-җыюга өч атнага соңлап керештек һәм һава торышы бик кулай булды. Ходайның рәхмәте, августның 10 сыннан 29 ына кадәр шундый матур һава шартлары туры килде. Без икмәкнең күп өлешен шул 15 көн эчендә җыеп ала алдык. Тәүлек саен 180-185 мең тонна суктырып бардык. Бүген 4,8 млн тонна ашлык җыеп алынды. Тагын 100 мең тонна тирәсе ашлык җыеп алу көтелә. Әлбәттә, тагын 500 комбайн булса, күптән 5 млн тонна җыйган булыр идек. Сентябрь аенда, бигрәк тә яңгырлардан соң, 10 нарыннан соң җыеп алынган икмәкнең уңышы август аендагы кебек түгел, гектарына 7-8 шәр центнерга кимрәк.

Аерым районнар бөртеклекләр суктыруны төгәлләп килә. Әтнә, Апас, Зәй районнары бөртеклекләрне җыеп алуны тәмамлау буенча рапорт биргән. Бу әле бөртеккә игелгән кукуруздан кала. 79 мең гектар шул культура бар әле. Җәй дә салкын булды, кукуруз болай да соң өлгерә. Кукуруз уңышы октябрь башында-урталарында булыр, мөгаен. 40-45 мең гектар кукурузны бөртеккә җыеп алырбыз дип уйлыйм, чөнки кукуруз бик кирәк, юкса 6 мең тонналык сөт савымын тәэмин итеп булмаячак. Дуңгызчылык, кошчылык комплекслары да симертү өчен кукуруз куллана.

Көзге чәчүне төгәлләдек. 500 мең гектар җир мәйданда булды ул. Уңышны соң җыю, кырларның соң өлгереше 600 мең гектарга җиткерергә мөмкинлек бирмәде, әмма шул да җитәр дип уйлыйм. Хәзер туфракны көзге эшкәртү башкарыла, әмма эш күп, туфрак эшкәртү буенча “экватор”га да җитмәдек әле. Бүген тәүлегенә 40 мең гектарда шушы эшне башкара алырлык һава торышы саклана. Тулаем алганда, 1 млн 800 мең гектар җирдә шушы эшне башкару кирәк.

– Туфрак турында сүз кереп киткән икән, ашлама кертү турында да сөйләсәгез иде.

– Быел без гектарына 65 кг матдә ашлама кертү бурычын куйган идек. Бюджеттан да саллы ярдәм булды. Дәүләт ярдәмен без минераль ашламалар сатып алуга юнәлттек. Быел 72 кг минераль ашлама керттек, былтыр 45 кг гына иде. Киләсе ел уңышы өчен 80 кг нан да ким кертмәү бурычын куябыз. Хәер, Татарстанга гектарына 100 кг да комачауламас иде. Республиканың шул күләмдә ашлама керткән еллары бар иде, әмма инде ул вакытта бәясе дә башка иде. Ашламага бәя артып торганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләре ашлама алуны һаман аз-азлап киметергә мәҗбүр булды. 

Шулай да без дәүләт ярдәме хисабына авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм күрсәтеп килдек. Моңа карамастан, киләсе елга 80 кг ашлама кертү бурычын куябыз. Ашлама белән чынлап торып эшләми торып, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Көзге чәчүне дә “катлаулы” ашламалар белән башкардык. Татарстан Президенты  көзге чәчүгә 1 млрд сум акча бүлеп бирде.

– Быелгы мул уңыш алдагы еллардагы корылыкка компенсация ясаячак дип әйтә алабызмы соң?

– Әлбәттә, быелгы кебек икмәкле ел кирәк иде. Дөрес, без инде корылык елларына да гадәтләнеп килә идек. Ул шартларда да зыянга эшләмәскә, ныклыгыбызны сакларга ияләндек, корырак, җылырак шартларда үсә торган культураларны гамәлгә керттек. Сүз көнбагыш, бөртеккә кукуруз игү турында бара. Ни гаҗәп, шикәр чөгендере дә корылыкка чыдам культура булып чыкты. Без үткән коры елда да 2 млн 300 мең тонна шикәр чөгендере үстергән идек һәм хәйран табышлы булган иде. Аның өстенә, үсемлекләрне тәрбияләү чараларын да кулландык, корылыкка каршы бик күп яңа технологияләр гамәлгә кертелде. Яфрактан тукландыру дигән төшенчә бар, элекке дымлы елларда моның белән шөгыльләнгән юк иде, соңгы ике елда моны 1,5 млн шар гектарда башкардык. Ә ул, үз чиратында, тамыр коры булып, тамырдан туклану һәм дым килә алмаганда, яфракның фотосинтезга сәләтен югалтмас өчен, өстәмә тукландыру корылыкны җиңеләйтергә мөмкинлек бирә иде. Аннары хәлне җиңеләйтү өчен бик күп биологик препаратлар ярдәмгә килде.

– Табыш мәсьәләсенә тукталсак....Ашлык сату ни дәрәҗәдә отышлы? Бәяләргә анализ нәрсәне күрсәтә?

– Икмәк бәяләре буенча бәхәс бар анысы. Мин үзем зур фаҗига ясамыйм аннан. Республикада без яз көне авыл хуҗалыгы предприятиеләрен товар кредиты механизмы белән шактый финанслаган идек. Кемгәдер ягулык, кемгәдер запас частька. Кемгәдер орлык, ашлама, кемгәдер үсемлекләрне саклау чаралары белән булышып... Аны бит көз көне түләргә кирәк. “Рацин” дигән учреждение алдында гына да авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртеклеләрнең быелгы уңышы белән үзләренең бурычын капларга тиеш. Ашлыкны урнаштыруның үзенә күрә варианты бу. Хуҗалыкларның лизинг компанияләре алдында да 650 млн сум күләмендә бурычы бар. Аның өстенә, акча ягыннан бик килеп терәлгәннәргә сатып алучы шәхси икмәк кабул итү предприятиеләрендә андый мөмкинлек бар. Дөрес, бәя үзкыйммәттән бик аерылмый, шулай булуга карамастан, урак чорында өзеклек китермәс өчен, кайбер хуҗалыклар ул гамәлгә дә барырга мәҗбүр булдылар.

Аннары терлекчелек республикасы булгач, сөт сатудан керем күп керә. Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәүлек саен 3,5 мең тонна сөт савып, һәр көн 70 млн нан артык акча кереме тәэмин ителә. Чагыштыру өчен, Самарада тәүлегенә 350 тоннага якын сөт савыла. Хәзерге чыгымлы вакытта – урак, көзге чәчү, җир эшкәртү, терлек азыгы хәзерләнә – безгә сөтчелек тармагыннан керә торган керемнәр зур терәк. Бу безгә чыгымлы чорны эшкә өзеклек китермичә тотрыклы үтәргә мөмкинлек бирде.

Ләкин сөт кереме һәрвакыт бик нык югары дигән сүз түгел. Сөт бит ул кеше факторына бәйле, бик сәләтлеләр генә сөттән югары табыш кертә ала. Моның өчен фермада яшәргә кирәк. Аеруча талантлы җитәкчеләр моңа ирешә, аларда сөт рентабельлеге 40 процентка да җитә. Сөт ул – күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм. Илдә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең сөт комплексы төзелешенә чыгымнарына турыдан-туры компенсация программасы эшли. Чыгымнаоның 30 проценты федераль казна хисабына компенсацияләнә. Бу - җитди ярдәм, берничә дистә авыл хуҗалыгы предприятиеләре шушы программадан файдалана. Хәзер бездә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә торган шундый дистәләгән комплексларның төзелеше һәм модернизациясе бара.  Шуңа күрә сөт буенча перспектива әле бар.

– Ашлыкка эчке ихтыяҗ 3,8 млн тонна тирәсе, ә калганы? Дәүләт бәяләрне күтәрергә әзерме?

– Хәзер көзен ашлыкка базар бәяләре үзкыйммәт дәрәҗәсендә тибрәлә. Миллион тонна ашлыкны кая куярга? Әйе, федераль сатып алулар булмады, анда 3,5 млн тоннадан артык иске запаслар бар ди, аннары һәр тонна өчен аена 80 сум түләргә туры киләчәк. Без быел ук көзен 1 млн тонна ашлык сату бурычын куймыйбыз. Бездә шундый кызык еллар булды бит. 2008 ел – икмәккә бай булды, 2009 ел – уртача гына, аннары 2010 елда 5 млн тонна урынына 650 мең тоннан икмәк алдык. Күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре шул запас хисабына яшәде. 1997 ел да икмәкле булды, 1998 елда корылык булды. Бездә хуҗалыкларда саклау урыннары бар, ашлык коры, киптерәсе юк, чистартасың да, 1-2 ел саклыйсың, я сату бәяләре отышлырак булганын көтәсең, я үзең өчен тотасың. Эре инвесторлар икмәк кабул итү предприятиеләрендә саклый. Шуңа күрә мин фаҗига күрмим.

– Былтыр рапс, көнбагыш кебек культураларга өстенлек бирелде. Быел ничегрәк?

– Быел рапс та, көнбагыш та үзен былтыргыга караганда яхшырак күрсәтә. Рапс буенча да уңыш югарырак булып, гектарыннан 15 центнер тәшкил итәчәк. Узган елда ул 11,2 иде. Сату бәяләре, табышлылыгы югары. Бу культуралар белән зур мәйданнарда шөгыльләнүчеләрнең финанс проблемалары юк та диярлек. Рапс бүген сатыла башлады. Көнбагыш мәйданнары быел берникадәр арттырылып, 115 мең гектарга җиткерелде. Көнбагышның торышы да бик матур, ул быел мул уңыш вәгъдә итә. Күп хуҗалыклар орлыкны да чит илдән алганнар иде, сыйфатлы орлык ул. Кәрҗиннәре дә бик матур көнбагышның. Кайбер җирләрдә аны махсус препаратлар ярдәмендә киптерү белән шөгыльләнәләр. Кемнәрдер сентябрь азагында көнбагышны ала да башларлар, әмма ләкин көнбагышны уруның төп өлеше октябрьдә булачак. Яхшы һава торышы кирәк булачак. Тулай җыемы гектарыннан 20-25 центнер да булырга мөмкин.

– Икенче икмәк бәрәңге белән хәлләр ничегрәк соң?

– Бәрәңге буенча былтыргы рекордлы уңыш юк. Мәйданнар да, без бүген җыя торган уңыш та республика ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Бәрәңге шәп тишелгән иде, әмма шул ук салкын җәй, салкын туфрак файдага булмады. Кемдер гектарыннан 40 тоннага кадәр уңышка өмет иткән иде, 25-30 тоннадан артмады. Шуңа карамастан, уңыш җитәрлек. Арчаның “Сервис-агро” җәмгыятендә генә дә 1100 гектар, бу 25 мең тонна бәрәңге дигән сүз, читкә сатарга да мөмкинлек булачак. Халык та бит әле бездә бәрәңге үстерүгә мөкиббән. Гәрчә озак еллар без халыкны бакчаларына терлеге өчен печән чәчәргә күндермәкче булабыз, моңа карамастан, дистәләгән сутыйда бәрәңге үстерәләр, үзләренә кирәгеннән артыгын да. Мин республика буенча бәрәңге һәм башка яшелчәләр белән тәэминатта проблемалар күрмим. Куркырлык бер сәбәп тә юк!

– Башка табышлы культуралар, көнбагыш, шикәр чөгендере уңышы ничегрәк?

– Көнбагышның торышы да бик матур, ул быел мул уңыш вәгъдә итә. Күп хуҗалыклар орлыкны да чит илдән алган иде, сыйфатлы орлык ул. Кәрҗиннәре дә бик матур көнбагышның. Кайбер җирләрдә аны махсус препаратлар ярдәмендә киптерү белән шөгыльләнәләр. Кемнәрдер сентябрь азагында көнбагышны ала да башлар, әмма ләкин көнбагыш уңышы җыюның төп өлеше октябрьдә булачак. Бөртеккә игелгән кукуруз да октябрьдә алыначак. Аның өлгереше әле чәкәндә сөтчел хәлдә. Бөртеккә суктырып алырлык булып ныгысын өчен, кукурузга әле тагын бер 15-20 көн вакыт кирәк.

Климат шикәр чөгендере өчен бик яхшы булды. Әмма кызганыч, шикәр заводлары, чөгендер чәчүче хуҗалыклар әллә ни сөенә алмый, ни өчен дигәндә, быел базарда шикәр чөгендеренә һәм шикәргә бәяләр нык төште, күпләп сату бәясе кг өчен 38 сумнан 27 сумга кадәр кимеде. Шул сәбәпле, шикәр чөгендере игүче хуҗалыклар да, шикәр заводлары да, бүгенге бәяләр кыш дәвамында озак сакланса, әллә ни зур керем ала алмаячаклар. Бәлки, зыянга ук чыгармы – анысын әйтә алмыйм. Гәрчә без быел шикәр чөгендере мәйданнарын да арттырган идек, уңыш та әйбәт. 1 млн тоннага якын шикәр чөгендерен җыйнап та алган идек, тулай җыемы 3 млн тоннага якын булмасмы икән дигән өметтә торабыз. Барлык 3 шикәр заводы да эшли. Шикәр бәясе базарда 12 сумга төште, ул әле кибеттә төште дигән сүз түгел. Бәяне көйләү күпләп әзерләүчеләр, логистика үзәкләре, биржада утыручылардан торачак. Республика шикәр белән тәэминатта беркайчан проблема тоймады, 3 млн тонна шикәрне эшкәртсәк, бу якынча 350-360 мең тонна шикәр чыга дигән сүз. Бу безнең ихтыяҗдан ике тапкыр артык.

– Карабодай уңышы җитәрлек булырмы?  

– Быел үзебезнең 60 мең тонна карабодай чималы булырга тиеш дип максат куйган идек һәм моңа ирешәбез. Быел карабодай 54 мең гектар мәйданда игелде. Хәзер карабодайны җыю эше тәмамланып килә. Аның 44 мең гектары җыеп алынды, гектардан уңыш 14-15 центнер тирәсе чыга. Безнең 70 мең тонна тирәсе карабодай чималы булачак. Ул Бөгелмәдәге эшкәртү предприятиесен чимал белән тулысынча тәэмин итәчәк. Бу культура, аннан эшләнә торган ярма белән республика халкын тәэмин итүдә өзеклек булмаячак.

– Терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләренә тукталыйк...

– Без былтырга караганда 20 процентка күбрәк терлек азыгы хәзерләдек. Кайбер хуҗалыклар силоска игелгән кукуруз игүгә кереште. Анда чәкәне ныгыганын көттек. Кукуруз торышы җәйнең икенче яртысында бик яхшырды. Без 3 млн тонна кукуруздан силос әзерләячәкбез. Терлек азыгы республикадагы еллык ихтыяҗдан 1,3 тапкыр күбрәк булачак. Энергетикасы, куәте – анысы икенче мәсьәлә, кояш барыбер саранрак булды, вегетация чорында энергияне никадәр туплый алганнардыр...

– Тармактагы программаларга да тукталасы килә. Яңа программалар көтелмиме?

– Быел республикада, Президент тарафыннан, техник коралланыш буенча көчебезне ныгыту өчен “тракторлар” программасы игълан ителгән иде. Хуҗалыкларга куәте 300 ат көченнән югарырак булган бер 200 трактор сатып алырга 600 млн сум өстәмә акча бирелде. Аның ярты бәясен бюджеттан каплау хисабына. Ул программа ел ахырына кадәр гамәлдә булачак. Дөрес, Санкт-Петербург заводындагы янгын белән ул программаны гамәлгә кую тоткарланды, гәрчә без Питердагы завод кына булсын дип көчләп такмыйбыз. Кемдер башка марка алырга гадәтләнгән икән, алсын, тик ул Россиядә җыелган һәм сервисы бездә булырга тиеш – без шундый таләп куябыз. Куәте дә ат көче белән 300 дән артык булырга тиеш.

Гамәлдәге техник коралланыш буенча бюджеттан 2 млрд сумлык ярдәм программасы эшләп килә. Быел Президент саллы гына күләмдә ашлама туплауга булышты, киләсе елга әйткәнемчә гектарына 80 кг кертү бурычын куябыз. Ашламасыз уңыш алырга тырышу – бушка вакыт уздыру. Чыгымнар барыбер бара, син ашлама кертәсеңме-кертмисеңме, барыбер җир эшкәртәсең, орлыкны шул ук күләмдә тотасың, чәчүлекләрне тәрбиялисең, шул ук мәйданны урып җыясың, ләкин гектарыннан 25 меңме, әллә 35-40 центнер уңыш җыясыңмы? Синең ашлама куллану-кулланмавың гектарга 20 шәр центнерга якын уңышны хәл итә. Безнең игенчелек тармагының табышлыгы ни дәрәҗәдә ашлама куллануга һәм үсемлекләрне саклау чаралары белән ни дәрәҗәдә пөхтә шөгыльләнүгә бәйле.

– Авыл хезмәтчәннәренә нинди киңәшләр бирер идегез? Кайсы юнәлешләргә игътибар итәргә аларга?

– Үзебезнең хуҗалык җитәкчеләре, район башлыклары белән киңәшкәндә нинди проблемалар калкуырак күренә, аларны хәл итү чараларын эзлибез үзе. Россиядә сөтчелек тармагын үстерү буенча матур программа барлыкка килде. Сөтчелек комплекслары төзегән һәм шуның белән шөгыльләнгән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә федераль бюджеттан чыгымнарының өчтән бере кайтарыла. Бу бик зур ярдәм.

Россиянең авыл хуҗалыгы техникасы җитештерә торган завод- предприятиеләре, федераль Хөкүмәт карары нигезендә, техниканы 15 процентка арзанрак сату программалары бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен шул программаларда активрак катнашырга өндибез. Үсемлекләрне тәрбияләү чаралары буенча яңа технология, препаратлар гамәлгә кереп килә.

Терлекчелек белән нык шөгыльләнергә кирәк. Сөтчелек белән профессиональ шөгыльләнүчеләргә ярдәм шактый зур. Әгәр бер сыерга елына 5 тонна сөтең бар икән, катлаулы финанс шартларында да бу хуҗалыклар үзен тотрыклы сизә.

Киңәшәбез, йөрибез, тәҗрибә уртаклашабыз. Быел җәй көне республикада “Бөтенроссия иген кыры” оештырылды, анда бик күп яңалыклар булды, бик күп технологик алымнар сыналды. Үз эчеңдә бикләнеп ятмаска, һәрдаим эзләнү зарур.

– Күптән түгел, Татарстанның сөт эшкәртү базарында үзгәрешләр булды. Үзегез ничек бәялисез – бу яхшымы, начармы? Һәм читтән килгән оешма бу өлкә өчен нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин?

– Мин үзем яхшыга гына өметләнәм. Безнең җитештерүчеләр өчен яхшы булыр дим. Сөт эшкәртүчеләр арасында конкуренция барлыкка килә. Бу, үз чиратында, үсеш өчен локомотив булып тора. Элек, төп эшкәртүче “Вамин”  һәм аның тирәсендәге зур булмаган  җитештерүче оешмалар иде, аларга үз мәнфәгатьләрен кайгыртып тиз арада берләшергә мөмкинлек булды. Ә хәзер безнең берничә бәйсез сөт эшкәртүчеләр барлыкка килде, әмма алар үзара җиңел генә килешә алмас кебек. Җитештерү көчләрен үстерү буенча, һәркайсының планнары зурдан.

Шул ук “Казан сөт комбинаты”, ул ГК “Комус” тарафыннан сатылып алынган, алар инде киләсе ел башыннан ук, 500 тонна җитештерүгә чыгачаклар. Ә соңгы вакытта – банкротлыкка чыгу вакытында алар нибары 170 тонна  эшләп чыгардылар. Алга таба, 2020 елга аларның бер тәүлеккә 1000 тонна продукт эшләп чыграу максаты тора.

"Саба сөт комбинаты” шулай ук, үз алдына, 500 тонна продукт җитештерү бурычы куя. “Агросила” сатып алган “Яр Чаллы сөт комбинаты” җитештерүне 500 тоннага җиткерү максатын куйды. “Яшел Үзән сөт комбтинаты” - соңгы елларда бик нык үсә. “Чистай комбинатында” “Ак Барс Холдинг” зур инвестицион үзгәрешләр кертте һәм җитештерүне 300 тоннага арттыра. “Красный Восток” сатып алган “Алексеевский сөт комбинаты”, шулай ук, җитештерүне 300 тоннага җиткерү бурычы куя.

Үзебезнең җитештерүчеләр арасында, чималга конкуренция ихтыяҗы барлыккка килә. Бу безгә объектив сатып алу бәясе куярга, ә җитештерүчеләргә профессональ рәвештә маркетинг белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Мин яхшыга өметләнәм. 

- Марат Готович, уракка катнашы булмаса да, соңгы араларда телдән төшмәгән проблема - татар телен укытуга карата фикерләрегезне дә беләсе килгән иде. Сезнеңчә, татар телен ничек саклап калырга мөмкин? 

- Бу һәрберебездән тора. Мин үзем районнарга, авылларга, хуҗалыкларга чыккач, татар авылларында русча сөйләшкәнем юк, татарча аңлашабыз. Хәтта сөйләшә торган аудиториядә татарлар күпчелек булса, анда да аралашуны татар телендә үткәрергә тырышам. Менә мин шулай эшләсәм, башкалар шулай эшләсә, йортта, гаиләдә балалар, оныклар белән татарча сөйләшергә тырышсак... менә шулай сакларгадыр дим.

Минемчә, ниндидер закон белән генә көчләп тагып булмыйдыр, шул ук вакытта, әлбәттә, татар телен, ана телен укытырга кирәк дигән фикердә мин. Аның программасын бик нык камилләштерергә кирәкмиме икән? Бардыр ул искиткеч, үзенә тартып тора торган, көчле зәвыклы программалар, шуларны да табарга кирәктер дип тә уйлыйм әле мин. Татар телен кызыксынып өйрәнсеннәр өчен. Безнең татар теле искиткеч матур тел бит ул. Ана телеңне белү белән горурланырга кирәк! Нәрсәгә кирәк дип санау – ул ахмак кеше фикере. Үзеңнең ана телеңне матди ихтыяҗың белән генә бәйләп була мени?! Ә рухи ихтыяҗың синең бер тиенлек кенәме?! Шуңа күрә мин бу очракта ана телеңне камил белүгә омтылырга кирәк дип саныйм, аның белән бергә бит әле үзебезнең мәдәниятебезне дә тирәнрәк өйрәнәбез, шулай бит?! Үз телебезне никадәр камил белсәк, ул шуның кадәр безне дәрәҗәле, өстенлекле итәчәк.

– Марат Готович, әңгәмә өчен сезгә зур рәхмәт!  


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100