Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мал табиблары: “Кышлау чорында савым сыеры 25 чакрым йөрергә тиеш”

Авыл халкы мал-туар өчен үтә җаваплы чорга керде. Терлекләрнең ничек кышлавы, язга ничек чыгуы хуҗа һәм хуҗабикәнең тәрбиясеннән тора. “Татар-информ” хәбәрчесе Теләче районы баш ветеринары Ирек Нуруллин һәм районның баш эпизоотологы Азат Гаялиев белән малларны кышлату үзенчәлекләре; ашату кагыйдәләре; бозаулыйсы сыерга тәрбия; тәмле, йомшак ит алу өчен бозауларны ничек карарга кирәклеге хакында сөйләште. 

news_top_970_100
Мал табиблары: “Кышлау чорында савым сыеры 25 чакрым йөрергә тиеш”

“Мал-туарның иминлеге – аның улагында”, ди борынгылар. Малларны кышкы чорга әзерләгәндә, иң элек нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Азат Гаялиев: 

- Кышлау сезонына кергәндә шәхси хуҗалыкларда ашату режимын көйләү – төп шарт. Малларны җәйге ашату белән кышкы ашатуның аермасы зур. Шуңа күрә көтүдән кайткан малларны, норма белән генә ашатып, кышлау чорына әзерли башларга кирәк. Шулай ияләштермәсәң, маллар авырый. Чөнки аларның ашказаны көйләнмәгән була. Җәй көне маллар көтүдә йөреп, яшел, сусыл ризык ашый. Көзге-кышкы чорда салам-печән кебек коры азыклар, чөгендер, кабак ашауга күчә. Моңа терлекләрне әз-әзләп, көтүдә йөрүнең соңгы атналарында ияләндерә башларга кирәк.

Ирек Нуруллин: 

- Сыерның ашказаны дүрт камералы. Азыкны микрофлора эшкәртә. Яшеллек эшкәртергә күнеккән ашказанына коры печән эшкәртү өчен яңа төр микроблар кирәк. Моның өчен вакыт таләп ителә. Гадәттә, җәйге ашатудан кышкы ашатуга күчкәндә, сыерның сөте кимеп ала. Бу үзгәрешләргә кинәт керешергә ярамый.

- Печән, саламны маллар алдына күпме салалар?

А.Г.: - “Туйганчы ашасын” дип салу дөрес түгел. Азык рационын төрләндерергә кирәк. Фураж тарттырганда, әйтик, аның составында арпа - 80, арыш - 20, борчак 5 проценттан артырга тиеш түгел. Юкса, фураж маллар организмын агулый. Бодайны 30-40 процент кулланырга була. Әмма маллар өчен тарттырылган фуражның күп өлешен арпа алып торса, әйбәт.

- Печән саламны алыштыра аламы?

И.Н.: - Юк. Салам малларны, башлыча, сыерны клетчатка белән туендыра. Печән күп икән, билгеле, печән генә ашату яхшы.

- Саламның кайсы төре маллар өчен файдалырак?

А.Г.: - Иң яхшысы – солы саламы. Ул печәннән азга гына калыша. Арыш саламы – йомшак, бодайныкы катырак. Арпаныкы кылчыклы, ул малларның ашказанына утыра.

- Азык чөгендере, шикәр чөгендере һәм аның калдыкларын (жом) ашатуның нинди кагыйдәләр үтәлергә тиеш?

А.Г.: - Азык чөгендерен базда язга кадәр саклап була. Аны өшетергә ярамый. Сыер өшегән чөгендер ашаса, бозау ташлый. Азык чөгендере ул сөт кудыру үзлегенә ия, сенаж һәм силосны алыштыра. Буаз сыерга азык чөгендере бирмиләр. Гомумән, ташлаткан сыерга сусыл азык кирәкми. Шикәр чөгендерен күп бирергә ярамый, ул сыерны исертә. Аны әз-әзләп бирә башлыйлар, сыер бу төр азыкка ияләшергә тиеш. Сыерның канында биохимия җитми икән, шикәр чөгендерен өстәмә азык буларак ашаталар. Бер баш сыерга көненә 8 кило чөгендер бирергә ярый.

- Шикәр чөгендеренең вакланган калдыклары (жом) ашатуның нинди үзенчәлекләре бар?

А.Г: – Аның файдасы әллә ни күп түгел, файдалы матдәләре калмаган була инде аның. Әмма азык төрләндерү өчен рационга кертергә мөмкин. Жомны бер баш малга 10 кило тирәсе бирәләр.

- Жом күп вакытта кышка кадәр калып, өшеп, туңып бетә. Малларга андые куркыныч тудырмыймы?

И.Н.: - Өшегән килеш бирү тыела, аны җебетергә кирәк. Шул ук өшегән жом бозау ташлатырга мөмкин. Кагыйдә буларак, жомны бозаулаган сыерга гына бирәләр.

- Бозаулыйсы сыерны ничек тәрбиялиләр?

И.Н.: - Ташлаткан, бозаулыйсы сыерга печән, су, пешкән солы гына файдалы. Пешкән солы таналарның җиленен тигез, дөрес тутыра. Буаз сыер рационында фуражны киметергә һәм соңгы айда бөтенләй туктатырга кирәк. Чөнки аның зыяны зур. Ул “родильный парез” дигән авыру китереп чыгарырга мөмкин. Бу – бозаулаганнан соң сыер тора алмый, параличлана дигән сүз.

А.Г.: - Бозаулыйсы сыерга силос та бирмиләр. Чөнки аның әчелеге җитәрлек. Буаз чакта силос ашаган сыерның бозавы тугач та диареядән интегергә мөмкин. Бозаулаганчы сыер чистарынып, организмын әзерләп бетерергә тиеш.

- Хәзер күпләр малларга кабак ашата. Аның азык кыйммәте ни дәрәҗәдә?

А.Г.: - Кабакта микроэлементлар күп, ул организмны витаминнар белән баета. Аны күбрәк симертә торган малларга бирәләр. Мин аны малларга үзем дә ашатам. Бер үгезгә көненә бер чиләк кабак турап бирәм. Кабак аппетитны яхшырта, симертә, ул бер көнгә бер кило тирәсе артым бирә.

- Кабакны кайчанга кадәр ашаталар?

А.Г.: - Аны кышын саклап булмый, шунысы бар. Өшетергә дә ярамый. Ул тиз бозыла, чери.

- Терлекләрне симертү максатыннан бәрәңгене ничек ашатырга?

И.Н.: - Бәрәңгене сатудан файда юк, аны малларга пешереп ашатырга кирәк. Пешкән бәрәңге бер көнгә 1,5 килога кадәр артым бирә. Бәрәңге белән бергә ашлык һәм фураж да ашатсаң, аеруча нәтиҗәле. Үзем малларга шулай ашатам.

- Гадәттә, кышын сыерларның сөте кими. Аны гадәти шартларда ничек арттырып була?

А.Г.: - Бозаулатасы сыерны ике ай алдан сөтен ташлатырга кирәк. Ял иттермәсәң, сыер сөт бирми. Сыерның лактация чоры 305 көн, калган вакытны ул ял итәргә тиеш.

- Бозауны әнисеннән кайчан аерырга? Бозаулаган көнендәме яки бер-ике айданмы?

А.Г.: - Әнисе янында ике ай сөт имеп торган бозау әйбәт була. Сөт сатуны төп максат итеп куймыйча, бозауны әнисеннән аермасаң, киләчәктә тана, сыер итәсе бозау әнисе янында торып, күбрәк имсә, аннан яхшырак сыер чыга.

И.Н.: - Тана бозау да, үгез бозау да өч айга кадәр сөт эчсә, аның бөтен үсеш процесслары тиешенчә бара. Андый үгездән 1 кило 100 грамм артым алырга мөмкин. Ә тана бозаудан 800-900 грамм артым алып, 14-16 айда каплатырга була. Ана сөте әйбәт. Аны бозауга өч айга кадәр бирергә кирәк.

- Бозауның итен аеру ысуллары бармы? Нинди шартта үскән бозау ите йомшак яки каты була?

И.Н.: - Бәйдә, хәрәкәтсез торган бозауның ите йомшак була. Менә мин бозау сатып алам да, аны бәйләп куям. Ул йөрми, хәрәкәтләнми. Шул рәвешчә, 1 кило 300 грамм артым алам. Бу вакытта аның мускуллары катмый, йомшак ите генә үсә. Әгәр көтүгә чыгарып җибәрсәң яки арканда торса, хәрәкәтләнә, чаба, уйный – мондый бозау тренировкага йөрүчеләр белән бер – мускуллар үстерә, димәк, ите каты була дигән сүз. Җәен кояш астында торып, арканга куелган бозауның ите каты була. Мәрмәр ит алу өчен хәтта малларны асып тоталар бит. Идәнгә баскан вакытта да йөкләнеш алмасын, хәрәкәтләнмәсен дип.

- Җәй буе арканда тоткан бозауны суяр алдыннан бәйләп тотсаң, ите йомшарамы?

И.Н.: - Әлбәттә, 2-3 ай бәйдә тотсаң, әйбәтрәк була, билгеле.

- Ә атларны?

- Атларны бәйгә куярга ярамый. Ябык атны бер ай эчендә симертеп була. Чөнки аның ашказаны икенчерәк, ул өзлексез ашап тора. Авыр йөкле (тяжеловес) атларның ите тәмлерәк була. Атның ите нәрсә ашавына бәйле. Ат ризыгы ул – солы. Коры печән һәм силос белән генә ат асрап булмый. Дөрес, алай да үсә ул. Әмма бер ел эчендә асрыйсы тайны бу ризыклар белән өч-дүрт ел кышлатырга туры килә. Билгеле, моның чыгымы күбрәк.

- Кышын малларда, аеруча да сыерларда нинди авырулар белән очрашырга мөмкин?

А.Г.: - Кышын сыерларда “родильный парез” авыруы еш күзәтелә. Нигездә, сыерлар кышын бозаулый бит. Аны булдырмас өчен сыерны алдан әзерләргә, ташлатыр алдыннан фураж бирүне киметергә, ике ай кала ташлатырга кирәк.

- Тана белән үгез асрау, ашатуның аермасы бармы?

И.Н.: - Танага печән, салам, үгезгә туплый торган, концентрацияле азыклар, фураж кирәк. Үгез өчен печән шул азыкларны эшкәртү өчен генә тотыла. Үгезнең гомере – күп дигәндә ел ярым. Ә тананы кечкенәдән печән белән тәрбияләргә кирәк. Аның ашказаны зуррак булган саен, сөте дә күбрәк була. Сөт составының күп өлеше судан тора. Әгәр сыер 50 л су эчә димәк, аз сөтле санала. Ә ашказаны 80-100 л су сыйдырса, андый сыерның сөте күбрәк.

- Сыерга суны күпме эчерергә кирәк?

А.Г.: - Күпме эчә ала, шуның кадәр эчсен. Артыгын эчми ул барыбер. Ә үгезләрне ничек ияләндерәсең, шулай. Әмма иртән һәм кичен берәр чиләк судан мәхрүм итәргә ярамый. Малларга суны көнгә бер генә бирү җитми, ике тапкыр кирәк. Бер генә тапкыр сугару терлекнең ашказанын катыра, эшкәртү процессларын акрынайта.

- Малларга салкын тиюнең беренче билгеләре нинди?

И.Н.: - Малларга, аеруча да сыерга иң начар әйбер ул – үтәли җил (сквозняк). Кышын гына түгел, җәй көне дә үтәли җил йөрсә, 5 центнерлы үгез томау төшеп, температура белән чирли башлый. Кышын сыер тиешенчә су эчә, тук икән, аңа салкын тими.

- Сыерларны җилен шешүдән (мастит) ничек сакларга?

А.Г.: - Дөрес итеп, вакытында саварга. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Сыерны көн саен бер вакытта савуны көйләргә кирәк. Аларда да рефлекс бар, бер режимга күнеккән сыер нәкъ шул вакытта сөт бирә.

- Сыерны ничә тапкыр савалар? Күпчелек хуҗабикәләр иртә-кич сава, кайберләре төшке аш вакытында да савып ала. Өч савылыш сөт күләменә тәэсир итәме?

А.Г.: - Сыерны сөтенә карап савалар. Сөт күләме өч тапкыр савуга карамый. Сыер сөтсез икән, дүрт тапкыр саусаң да файда юк.

- Бозаулаганнан соң сыерны ничек тәрбиялиләр?

И.Н.: - Төп шарт – үтәли җилдән саклау. Сыерга да, бозауга да салкын тидерергә ярамый. Яшь чагында бозауга суык тисә, аннан яхшы сыер да, яхшы үгез дә чыкмый. Сыер – сөтсез була, үгез “егет”леген югалта.

- Сыерның томавы төшеп, маңкасы ага башласа, бу нинди авыру билгесе?

А.Г.: - Беренче чиратта, бу – суык тию. Аның төп сәбәбе – үтәли җил.

- Кышын сыерларга хәрәкәт кирәкме?

И.Г.: - Әлбәттә. Савым сыерына ким дигәндә көн саен 25 чакрым йөрү кирәк. Аны ишек алдына булса да чыгарып йөртү җаен табыгыз. Бәйләп тоткан сыер белән, йөреп кергән сыерның сөт күләме дә аерыла. Хәрәкәтләнгән сыерның сөте күбрәк була. Аннан соң, кыш буе бәйдә торган сыерның аягы бетә, тоягы үсә, бавыры начарлана, ацидоз авыруы башлана. Шуңа күрә хәрәкәт кирәк, хәрәкәт вакытында бавырдагы ацетон үпкә аша чыга.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100