Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Хәзер сатучылар һәм каравылчылар заманы". Пенсиядәге җитәкче 34 кешене эшле иткән

Арча ремонт-механика җитәкчесе Даниял Фәсәхиевка тиздән 67 яшь тула. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул гел эштә, бер минут та тик тормый. Әллә табигате белән шундыймы, егетләр кебек йөгереп йөри. Аның көчле энергиясенә шаклар катарсың! Ул башкача булдыра да алмый кебек, чөнки холкы шундый.

news_top_970_100
"Хәзер сатучылар һәм каравылчылар заманы". Пенсиядәге җитәкче 34 кешене эшле иткән

"Пенсионер булса да, әлегә кадәр эшләп йөргән җитәкче" дип сөйләделәр миңа Даниял Фәсәхиев турында. Аның белән очрашасы урынны алдан билгеләдек, сөйләшкән сәгатькә бер минутка да соңга калмый, машина килеп җитте. "Текә", зур джиптан төшкән ир-атны ул дип уйламадым. Минәйтәм, үзе килә алмагач, безне каршы алырга берәр туганын җибәргәндер. Үзе булып чыкты. Пенсионер дигәч, күз алдына олы яшьтә булган, эшләп арыган кеше күз алдына килеп баса бит. Ә монда киресенчә... Танышым бик яшь күренә, аптырап карап тордым аңа. Ул үзе дә моны сизде булса кирәк: "Әйдәгез, эш урынына киттек", - дип елмайды.  

Арчада Даниял Фәсәхиев дигән эшмәкәрне белмәгән кеше сирәктер. Аны фидакарь хезмәте, эш урыннары булдырганы һәм кешелекле булганы өчен хөрмәт итәләр. “РМЗ” предприятиесен бөлгенлектән чыгарган һәм 34 кешене эш урыны белән тәэмин иткән ул.  

  • Арчада 1930 елда “МТМ” (машина–трактор остаханәсе) дигән оешма төзелә. Анда “МТС”ларда булган техниканы ремонтлау эше башкарыла. Хәзер “Арча ремонт-механика” оешмасы Урал, Идел буе округларына кергән 24 өлкәдә барлык дизель двигательләренә гарантия чорында хезмәт күрсәтә. Предприятие Россиянең мотор заводлары чыгара торган техниканы төзекләндерә торган үзәге. 



Даниял Фәсәхиев “Арча РМЗсы” предприятиесен 20 ел җитәкли. Хезмәт юлында кем генә булып эшләмәгән! “Киров” колхозында, “Сельхозтехника” оешмасында баш инженер, “Мичурин” колхозында хуҗалык рәисе булып эшләгән. Кайда гына булса да, аны уңган, тырыш хезмәткәр буларак бәяләгәннәр, исеме һәрчак мактаулылар рәтендә була. Күпсанлы дипломнар, төрле дәрәҗәдәге күкрәк билгеләре, грамоталар, рәхмәт хатлары - моның ачык мисалы. Тынгысыз җитәкче 7 ел лаеклы ялда, ләкин үз эшенә чын күңелдән бирелеп әле дә хезмәт итә. 

“Пенсиягә чыккач та эшләп йөрүчеләрне хуплыйм”

- Соңгы вакытта пенсия яшен арттыру-арттырмау турында бик күп сөйләшәләр, актуаль мәсьәлә. Халыкның күпчелеге пенсия яшен арттыру белән килешеп бетмәде кебек. “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, - диләр бит. Исәнлек һәм мөмкинлек барында эшләргә кирәк. Мин пенсиягә чыгып та эшләп йөрүчеләрне хуплыйм һәм хөрмәт итәм. “Җиңел эштә эшлисең, шуңа күрә китәргә ашыкмыйсың. Авыр хезмәттәге пенсионерларның эшлисе килмәс", - дип әйтүчеләр булыр. Килешмим, чөнки танышларым арасында терлекчелек өлкәсендә эшләүче пенсионерлар да бар. 

Мин эшсез тора алмый, табигатем шундый. Пенсиягә чыккач, якын кешеләрем белән күбрәк вакыт үткәрермен, дип уйласам да, “РМЗ”ны ташлап китә алмадым. Үземнең тәҗрибә һәм профессиональ осталыгымны башкаларга да өйрәтәсем килә. 

Кеше эштән туктагач, шунда ук олыгаеп китә бит ул. Олыгаясы килми, күңел һаман унсигездә кебек. Әле ярый яраткан эшем бар. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә эшкә әллә ничә тапкыр барып киләм, йөрәк түзми. Бөтен кешегә пенсия яшенә җитәргә, аның рәхәтен күрергә язсын, - ди Даниял Фәсәхиев.

“Үзебездән дә зур чиләкләр күтәрдек, авыр капчыклар да сөйрәдек”

Эшмәкәр 1951 елның 26 ноябрендә Арча районы Түбән Мәтәскә авылында дөньяга килә. Балачагы бик авыр елларга туры килгән. 

- Без үскәндә авылыбызда һәр гаилә күп балалы иде. Без дә гаиләдә җиде ир-бала үстек, әмма бертуган абыебыз исән түгел инде. Җиде яшендә авырып үлеп китте. Мин – гаиләдә икенче бала, шуңа күрә өлкәннәр белән тормышны бертигез тартып барырга туры килде. Хәзер генә ул андый гаиләләргә дәүләттән азмы-күпме ярдәм бар, ә элек юкны бар итеп яшәгән чаклар күп булды. Күп балалы гаиләдә бала эш тәмен белеп үсә, диләр. Бик дөрес сүзләр. Әти-әни дөрес тәрбия бирде, эштән куркып үсмәдек. 

Әниебез Хава колхозда төрле эшләрдә эшләде, шуңа күрә аны көннәр буе күрми идек. Ул вакытта эш вакыты чикләнмәгән, өйгә ипилек булса да акча алып кайту өчен тырышты әни. Рәхмәтләребез иксез-чиксез аңа, безне аякка бастыру һәм кеше итү өчен барысын да эшләде. Ач-ялангач булып үсмәдек. Әни өй эшләрен кушып калдыра, без узыша-узыша эшли идек. Әни кайткач мактанышу-үртәшү китә, янәсе, бүген кем күбрәк эшләгән. Нинди көчләр булгандыр ул вакытта бездә, белмим. Үзебездән дә зур чиләкләр күтәрдек, авыр капчыклар да сөйрәдек. 

Шуңа да карамастан, балачак еллары бик күңелле узды. Кечкенәдән бер-беребезгә карата туганлык хисләребез нык булды. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, бердәм һәм тату булып үстек. Бәхет эзләп чит җирләргә чыгып китмәдек, чөнки иң якыны – туган яклар. Туганнарым авыл тормышы белән кайный, чын җир кешеләре. Башкача булырга да мөмкин түгел, авыл ялкауларны яратмый. Түбән Мәтәскәдә туган нигезебез бар, тиздән төпчек энебез шунда кайтып урнашачак.  

Әтием – Шакир Фәсәхиев Бөек Ватан сугышы инвалиды иде. Сугыштан исән, әмма ике аяксыз кайтты. Сугыштан соңгы елларда авылда хезмәт итеп, бик күп хөкүмәт бүләкләре алды. Авылда зур хөрмәткә лаек шәхес булды, чөнки бик укымышлы һәм белемле иде. Тынгысыз җан, өйдә бервакыттада тик ятмады, булдыра алганча хезмәт итте. Безнең әти, сугыштан кайткач, тегермәнче булып эшләде. Ул вакытта тегермәнче абруйлы эш, авылда хәллеләр рәтендә саналды. Гаиләнең бер канаты әни булса, икенче канаты – әти иде. Кызганыч, ләкин әти яшьли вафат булды, аңа нибары 54 яшь кенә иде. Аның вафатына быел 45 ел булды, әни 69 яшендә үлде.

“Инженер булу теләге көчле иде”

Даниял Фәсәхиев техника, тимер-томыр белән ничә яшьтән мавыга башлавын төгәл генә хәтерләми. Үсеп җиткәнче машина двигательләренең эчен-тышын яттан белеп бетерә ул. Инженер булу теләге аны Казанның авыл хуҗалыгы институтына китерә.

- Мәктәптән кайтуга ук авылның машина-трактор паркына чаба идем. Әти техника сүтеп җыйганда да гел шунда буталдым, өйгә майга батып кайтып керәм. Кечкенәдән бу эшнең бөтен нечкәлекләрен өйрәндем, әллә ничә тапкыр машиналарның двигателен сүтеп һәм җыеп карадым. Күңел биргән эшкә генә кул ята, диләр. Бөтен күңелемне биреп эшли идем. Әти дә техникага хирыс булуымны күреп алды, “киләчәктә автомеханик булырсың” дия иде. Үземнең дә инженер булу теләге көчле иде. 

Аннан соң бер вакыйга истә калган әле. Истә генә дә түгел, ә күз алдында. Миңа ул вакытта ничә яшь булгандыр, ләкин бик зур түгел идем әле. Әти үз аякларында йөри алмагач, аңа өчен махсус коляска бирделәр. Тора-бара ул йөрми башлады, шактый нык тузды. Мин колясканы төзәтергә алындым һәм ике көн эчендә бу зур эшне башкарып чыктым. Башыннан ахырына кадәр үзем генә сүтеп җыйдым. Аннан соң тирә-як күршеләр ватылган техникаларын миңа алып керә башлады, булдыра алганча ярдәм иттем.



Авыл мәктәбендә, аннан соң Күпербаш авылының сигезьеллык мәктәбендә белем алдым. Ике ел Казанбаш авылындагы мәктәптә дә укырга туры килде. Кызыксынучан булып үстем, бик күп китаплар укый идем. Барлык фәннәр җиңел бирелде, төгәл фәннәрне яратып укыдым. Миңа рус теле фәне бик авыр бирелә иде, шулкадәр азапландым аның белән. Без бит татар телендә аралашып үскән буын. Физика, химия, геометрия, сызым дәресләрен түземсезлек белән көтеп ала идем.

Ул вакытта Казан авыл хуҗалыгы институты “Колос” дип исемләнгән газета чыгара, аның бер битендә олимпиада биремнәре язылган иде. Сораулары шактый катлаулы, ләкин катнашып карарга булдым. Бәлки бәхет елмаер, дидем. Барлык сорауларга да җавапларны юлладым, мине сайлап алу этабына чакырдылар. Аны да үттем, математика фәненнән – биш, физикадан – дүрт алдым. Аннан соң ике дә уйлап тормыйча, бөтен документларымны авыл хуҗалыгы институтына тапшырдым.

“Авыл тормышы үзенә тартты”

Яшьлек дәрте ташып торган егетне җитәкчеләр тиз күреп ала. Яшь белгечне “Киров” колхозына эшкә алалар. 



- Укуны тәмамлагач, авылга эшкә кайттым. Ул вакытта “Киров” исемендәге колхозның гөрләп эшләгән вакыты. Тик дүрт ай гына эшләргә туры килде, чөнки армиягә киттем. Бер ел Германиядә хезмәт иттем, анда хәрби техниканы ремонтлау белән шөгыльләндем. Икенче гвардия танк армиясенең махсус батальоны иде ул. Зур тәҗрибә тупладым. Хәрби техниканың төзеклеген һәм эшкә яраклылыгын тикшереп торырга кирәк булды. Быел Чехословакиягә барырга туры килде, мөмкинлектән файдаланып, үзем хезмәт иткән частькә бардым. Анда барысы да үзгәргән, бик күп әйберне сүткәннәр. Бары тик тау өстендә штаб кына калган.



Армия хезмәте тәмамланганнан соң, туп-туры авылга кайтып киттем. Германиядә калырга тәкъдимнәр булды, ләкин туган туфрак кадерле бит. Авыл тормышы үзенә тартты. Авылда мине колхозның баш инженеры вазифасына билгеләделәр, ун елдан артык эшләдем. Озак еллар тупланган тәҗрибәне кулланырга мөмкинлек туды. Мактанып әйтүем түгел, ләкин тапшырылган эшкә җаваплы карыйм һәм нәтиҗәле итеп башкарам. Тормыш девизым шундый: эшкә алынгансың икән, җиң сызганып эшләргә кирәк. Ул вакытта хуҗалыкта цехлар, ремонт остаханәләре, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау пунктларын сафка бастырдым, анда тәртип урнаштырдым. 

“Арча авыл хуҗалыгы техникасы" җәмгыятендә баш инженер булырга тәкъдим иттеләр. Ризалаштым, районның авыл хуҗалыгы оешмаларында механизация өлкәсенә кагылышлы вәзгыятьне контрольдә тоту белән шөгыльләндем. Иске Кырлай авылының “Мичурин” колхозында рәис булып эшләргә дә туры килде. Эш урыннарым һәм вазифаларның исемнәре алышынып торса да, эшемнең асылы шул ук калды.

“Куркыту-янаулар булды, район җитәкчеләре бу җирләрне үзләштерергә теләде”

Эш башлау җиңелләрдән бирелми, чөнки завод җирләрен үзләштерергә теләүчеләр күп була. Даниял Фәсәхиев әйтүенчә, әлеге җирләрдән район хакимияте зур сәүдә ноктасы булдырырга теләгән. Ләкин "разборкалар" заманында да куркып калмый җитәкче, ә бит янаулар һәм куркытулар шактый була... 




- Кырыс базар шарт­ларында сакланып калган ремонт-механика заводларының берсе – безнеке. 1998 елның августында эшли башладым. Предприятиене хосусыйлаштырып, үземнеке иткәнче шактый көч түгәргә туры килде. Әлеге эшне бик авыр һәм катлаулы чорда башладым. Колхозлар банкротлыкта, җитештерү оешмалары ябыла, авыллар тарала. Без - авырлыкларны күп кичергән буын, шуңа күрә тиз генә бирешмәдем. Мин килгәндә заводның әҗәтләре 3 млн.г якын иде, шуңа күрә табыш алу хакында бөтенләй уйламадым. 

Бөтен эшне нольдән башладым. Биналар җимерек хәлдә, бөтен җирдән су үтә. Аяк чалырга теләүчеләр хакында әйткән дә юк инде... Куркыту-янаулар, бертуктаусыз телефоннан шалтыратып: “Бу эшне яхшы чакта ташла, әлеге урынны безгә бир”, - диючеләр булды. Заводның урыны район үзәгендә, шуңа күрә “зур куллы” җитәкчеләр бу җирләрне үзләштерергә теләде. Район җитәкчеләренең мондагы биналардан базар ясыйсы килде. 130 тапкыр судка бирделәр, 700-800 мәртәбә суд утырышында катнашырга туры килде. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Мәскәүгә кадәр барып җиттем, һәрвакыт җиңеп чыга идем. 

Тора-бара җитәкчелек минем белән сүз көрәштерүдән мәгънә булмавын аңлады. Бөтен акцияләрне сатып алдым һәм ныклап торып эшли башладым. Ярты юлда тукталып калмадым. Заводны бөлгенлектән чыгару өчен 5-6 ел вакыт кирәк булды. 75 кешедән торган коллектив таралмады, килеп туган катлаулы мәсьәләне һәркем аңлады. Башта хезмәт хакын акчалата бирә алмадым, азык-төлек белән генә түләдем. Колхозчыга нәрсә кирәк, шуны бирдем. Күп очракта ул терлек һәм ит, икмәк була иде. Хәзер андый әйбер юк, эшчеләр хезмәт хакын акча белән ала. 

“Без әзерләгән кадрлар Мәскәүдә дә эшли”

Даниял Фәсәхиев әйтүенчә, заводта уртача хезмәт хакы – 24-26 мең. Цехта эшләүче осталарныкы 30 мең сумнан да ким түгел. Җитәкче акча эшләүдән бигрәк, 34 кешене эшле иткән өчен шатлана.



- Эшчеләргә барлык шартлар да тудырырга тырышабыз, атна ахырында егетләр ял итә. Казанга барып эшләгәнче, үзебезнең заводта эшләү күпкә отышлы бит. Эшкә бер ир-ат килде, дүртенче яртыда шәһәргә эшкә чыгып китә торган булган. “Йокларга да вакыт юк, өйгә кичке унда гына кайтып керәм”, - дип сөйләде безгә. Монда вакытында киләләр, эш сәгате тәмамлануга кайтып китәләр. 

Шунысы сөендерә, безнең оешмада яшьләр бар. Күптән түгел генә, Үрнәк агросәнәгать көллиятен тәмамлап, эшкә яшь инженер егет килде. “РМЗ”да тәҗрибә эшчеләр эшли, ул гомер-гомергә шулай булган. Күп кенә токарьлар, фрезерчылар, инженерлар беренче эш күнекмәләрен безнең заводта алган. Без әзерләгән кадрлар Мәскәүдә дә эшли, бу зур дәрәҗә бит. 

Шуны әйтәсем килә: бу заводны юкка чыгарырга телиләр икән, аны яңадан сафка бастырырга мөмкин булмаячак. Җиһаз алу, эшче куллар табу җиңел генә бирелми. 

Аннан соң заводның бай тарихы бар. Тиздән ремонт-механика заводына 90 ел була, аны зурлап билгеләп үтәргә планлаштырабыз.

“Тырышып эшләсәң, кайда да үсәргә мөмкин”

Кайбер хуҗалык тармакларын яшь кадрлар белән тәэмин итү актуаль проблемалар булып тора. “РМЗ”да яшьләрнең хезмәт итүе куанычлы күренеш, киләчәктә өлкәннәргә лаеклы алмаш булыр, дип ышанасы килә.



- 2017 елның 1 июненнән шушы заводта эшлим. Үзем өчен бик зур тәҗрибә тупладым, кыска вакыт эчендә күп әйбергә өйрәндем. Яшьләр хәзер җайлы эшкә кызыга, авылда калырга теләми. Тырышып эшләсәң, кайда да күтәрелергә һәм үсәргә мөмкин. Арчада калганыма үкенмим, рәхәтләнеп эшлим. Коллектив яхшы, хезмәттәшләрем һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торалар, - дип сөйләде яшь инженер Илшат Садриев.



Даниял Фәсәхиев “дилбегәне” нык тотарга тырыша. Хезмәт коллективы өчен таләпчән, төгәл, кирәк вакытта кырыс та була белә, дип сөйләде эшчеләре.  

Хөрмәтулла Гәлиәхмәтов хезмәт юлын әлеге заводта башлаган, биредә 36 ел эшли. Тиздән лаеклы ялга чыга, ләкин “РМЗ”да эшләвен дәвам итәргә тели.



- 1982 елда килгән идем. Декабрьдә лаеклы ялга чыгам, ләкин алга таба да эшләргә исәп бар әле. Өйдә ятып булмый, акча кирәк. Эшкә Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан килеп йөрим. Техниканың бөтен нечкәлекләрен беләбез, хәзер яшьләрне дә өйрәтәбез. Зарланырлык әйбер юк, хезмәт хакын вакытында түлиләр. Җитәкчелеккә рәхмәттән башка сүз юк. Нинди авыр шартларда “РМЗ”ны саклап кала алды, - диде ул.

“Хәзер сатучылар һәм охранниклар заманы”

- Заводка кадрлар җитәме? – дип сорадым Даниял Фәсәхиевтан.

- Җитә, ләкин күбесе өлкән хезмәткәрләр. Хезмәт хакы аз, шуңа күрә яшьләр авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләми. Яшьләргә күңелсез, алар кая барырга һәм нәрсә эшләргә белми. Шәһәр статусын йөрткән Арчада кибеттән башка бернәрсә дә юк. Тагын бер әйбер - яшьләр эшче һөнәрләрне сайларга ашыкмый, алар кул белән эшләргә яратмый. Гади эшче түгел, җитәкче булып утырырга тели алар. 

Республика җитәкчелеге эшче һөнәрләрне популярлаштыру, аларның абруен күтәрү турында күп сөйли. Нәтиҗәсе булыр микән, билгесез. Яшь буын инженер, төзүче, электрик кебек һөнәрләрдән бөтенләй читләште. Бер өлкән генә токарь белән аралашырга туры килде, “Элек бик күп яшь белгечләр өйрәтә идем, хәзер берәү дә юк. Кая бара бу дөнья?” – ди. Дөрес әйтә, хәзер “торгашлар” (сатучылар) һәм “охранниклар” заманы. Халыкның күбесе базарда сату итә, я оешмада сакчы булып эшли. 

Бер 20 елдан эшче һөнәрләрне бөтенләй онытырлар, дип куркам. Хөкүмәт тә сөйли генә белә, яшьләр өчен эшче урыннар булдырырга кирәк. Күпме машина-трактор заводлары бар, аларга ярдәм итәргә тырышсыннар иде. Буш сүзләр сөйләп кенә алга барып булмый бит... Технологияләрне, оешмаларны яңартырга кирәк.



Күптән түгел генә “Ярослав” мотор заводында булып кайттым, аларга дәүләт ярдәм итә. 30 млрд сум акча бүлеп биргәннәр, рәхәтләнеп эшлиләр. Бездә дә, техника җитештерүче оешмаларга йөз белән борылсалар, ничек яхшы булыр иде. Район җирлегеннән игътибар бар, ярдәм итәргә тырышалар, - диде ул.

“Техника сатыла, урнаштыра алмый йөргән юк”

Арча ремонт-механика заводы элек елга дүрт мең двигатель эшләгән, хәзер аларның саны бер меңгә генә җитә. Җитәкче сүзләренчә, беренче чиратта сыйфат ягын кайгыртып эшли алар. Тәҗрибә тупларга, һәрвакыт үсештә булырга тырышалар. Даниял Фәсәхиев Германия, Чехословакия, Барнаул заводларында еш була һәм фәнни институтлар белән хезмәттәшлек итә.



- Безнең илдә кайчандыр бер көнгә бер мең трактор эшләп чыгаралар иде, хәзер бер елга сигез меңне ясыйлар. Аерма шактый зур, ләкин зарланырга кирәкми. Төзек техника гына эшне тиз һәм нәтиҗәле башкара ала. Үз товарыңны кай­да да булса урнаштыру - иң төп бурычларның берсе. Мари Иле, Киров, Удмуртия, Пермь, Оренбург, Башкортстан, Чувашстан, Ульяновск, Самара өлкәләре белән эшлибез. 

Россиядә безне яхшы беләләр, даими сатып алучыларыбыз бар. Шулай ук “Алтай”, “Ярослав”, “Владимир” кебек танылган мотор заводлары белән килешү төзелгән. 24 өлкәдә барлык дизель двигательләренә гарантия чорында хезмәт күрсәтәбез. Бездә бөтен төр дизель двигательләре ремонтлана. Якын киләчәктә базарда үз урыныбызны тагын да киңәйтергә уйлыйбыз. Техника сатыла, урнаштыра алмый йөргән юк. Әле бу айларда “тынлык сезоны” бара, чөнки басу-кырларда эшләр тәмамланды. Хәзер карлы-буранлы кыш аен көтәбез, хуҗалыкларга бульдозерлар кирәк була башлый.

“Чит илнеке – уңайлы, ләкин безнеке – ышанычлы”

Татарстанда чит илдә җитештерелгәнне үзебезнеке белән алыштыру турында күп фикерләр ишетергә туры килә. Даниял Фәсәхиев белән чит ил техникасы хакында да сөйләштек.



- Чит илнеке – уңайлы, ләкин безнеке – ышанычлы. Техника теләсә-кайсы вакытта сафтан чыгарга һәм "киреләнә" башларга мөмкин. Чит ил техникасы тузса, махсус запас частьлар кирәк. Ә алар бик кыйммәт йөри, төзекләндерү алтын бәясенә төшә. Безнең бәяләр белән чагыштырып карасак, чит илнеке 2-3 тапкырга кыйммәтрәк. 

Аннан соң чит ил техникасын һәрдаим карап тормасаң, ул бер ел да эшли алмый. Алар безнең шартларда озакка чыдамый. Ә безнең илнеке 8-10 ел берөзлексез эшләргә сәләтле. 25-30 ел эшләгән тракторлар да бар. Шуңа күрә чит ил товарлары урынына үзебезнекенә өстенлек бирү күпкә отышлы булачак. 

Татарстанда чит ил агрегатлары һәм техникасы бар, ләкин алар күп түгел. Удмуртия һәм Пермьдә бары тик безнең техниканы гына кулланалар. Үзебезнең илдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы, чәчкечләр, культиваторлар, тырмалау агрегатлары белән эшли алар. Гомумән, мин үзебезнең техниканы гына якын күрәм. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы безгә чит ил техникасын ремонтларга әйтеп карады, ләкин каршы килдек. Чөнки ярдәм күрсәтелми, матди яктан булышучы юк. Кредит бирәбез дип әйткәннәр иде, анысын да башкарып чыга алмадылар. Чит ил техникасын төзекләндерү өчен 30-45 млн акча кирәк, шуңа күрә якын да килмәдек.

“Ни өчен җитештерү өлкәсендә эшләгән оешма һәм заводларны “кысалар” икән?”

Җитәкчене борчыган төп темаларның берсе - дәүләт ярдәме булмау. Даниял Фәсәхиев фикеренчә, җитештерү өлкәсендә чишелмәгән проблемалар артканнан-арта бара.



- Кайбер эшмәкәр һәм җитештерүчеләр “барысы да яхшы, безгә бернәрсә дә кирәкми” – дип утыралар. Кирәк, әйтергә генә курка алар. Ни дисәк тә, төгәллек, үз сүзеңдә нык тору эшкуар өчен мөһим. Борчыган мәсьәләләр бик күп. Иң беренче чиратта “РМЗ”га яңа җиһазлар кирәк, гел эшләп торганлыктан алар бик тиз туза. Заводны җиһазландыру үземнең көчемнән генә килми, шактый чыгымлы эш. Авыл хуҗалыгы министрлыгы матди яктан ярдәм итсә, яхшы булыр иде. 

Аннан соң электр энергиясе һәм газга бәяләр артканнан-арта. Җитештерү өчен билгеләнгән салымның да бәясе югары. Завод территориясендә юллар бик начар. Район җитәкчелеге буш вәгъдәләр генә бирә, юлны эшләгәннәре күренми. Ни өчен җитештерү өлкәсендә эшләгән оешма һәм заводларны “кысалар” икән? Шуны аңлый алмыйм. Киресенчә, безгә булышырга һәм рәхмәт әйтергә кирәк.

“Үзеңне кешеләргә кирәклеген тоеп яшәү – зур бәхет”

Даниял Фәсәхиев изге эшләр өчен дә вакыт таба, ике чишмәгә нигез салган ул. Туган авылы Түбән Мәтәскәдә урнашкан чишмә әнисе исемен йөртә.



- Балачакта гел әнигә ияреп чишмәгә бара идек. Ул кер чайкарга, без су сибешеп уйнарга төшәбез. Ул вакытта хәзерге кебек сулар өйгә кертелмәгән, авыл апайлары көянтә һәм чиләкләр тотып чишмәгә төшә. Безнең өчен эссе көндә чишмә суыннан да тәмле әйбер булмады. Үзе салкын, үзе тәмле.



Әни чисталыкны яратты, шуңа күрә безгә чишмә буеннан чүп һәм корыган агач ботакларын җыярга куша иде. Әни вафат булгач, аның хөрмәтенә “Хава” чишмәсен эшләттем. Хәзер шуңа сөенеп туя алмыйм, чөнки чишмә суын үз итүчеләр күп. Тагын бер чишмәгә нигез салдым, анысына әтиемнең исемен бирдем. Ул чишмә Күпербаш авылы янәшәсендә урнашкан, - дип сөйләде җитәкче.



Татар халкы, булганнан бар да була, дип юкка гына әйтмидер. Кулы эш белә, нәрсәгә тотынса да, шуны булдыра ала Даниял Фәсәхиев. “Үзеңне кешеләргә кирәклеген тоеп яшәү – зур бәхет”, - ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100