Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда ярминкәләр: авыл халкыннан шәһәргә бүләк (ярминкә бәяләре)

Татарстан шәһәрләрендә көзге ярминкәләр башланып китте. Алар 23 декабрьгә кадәр, һәр шимбә эшләячәк. Биредә республиканың төрле районнарда җитештерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, сөт һәм ит продуктларын сатып алырга мөмкин.

news_top_970_100
Казанда ярминкәләр: авыл халкыннан шәһәргә бүләк (ярминкә бәяләре)

Казанда ярминкә ун мәйданда эшли. Аерым алганда, алар “Казан” агропромпаркында, “Бәхетле” гипермаркетлары янында (Ямашев ур., 71а һәм Ленинград ур., 27), Липатов урамы, 7нче йорт янында, “Җиләк бистәсе” сәүдә үзәге янында, Чехов базары артында, Мәскәү базарында, "Чулпан” мәдәни үзәге янында, Тимерьюлчылар мәдәният йорты янында, шулай ук “Яңа Тура” технополисында оештырыла.

Чаллыда  авыл хуҗалыгы ярминкәләре өч мәйданда эшли. Биредә Комсомол районында яңа мәйдан булдырылган – быел ярминкә Габдулла Тукай урамы, 16нчы йорт янында уза. Тагын бер мәйданда - Г. Камал исемендәге бульварда үтә. Биредә  шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясен Азнакай, Мөслим районнары тәкъдим итә.

“Безнең илдә закон юк”

Шәһәр халкы өчен ярминкәләр арзан бәядән продукция алу урыны булса, фермерларның моңа үз карашы. Авыл халкы шәһәргә үз продукциясен алып килеп, аны арзан бәядән тәкъдим итә. Шәһәрнекеләр дә авыл халкына җавап итеп, ниндидер продукция алып килергә тиеш дигән фикер әйтүчеләр бар.

“Земляки” крестьян хуҗалыгы җитәкчесе Владимир Аппаков да ярминкәләргә карата фикерен җиткерде.

-Шәһәр халкы нәрсә бирсен инде фермерларга, аларның бернәрсәсе дә юк бит! Иң мөһиме, Аллага шөкер, сатып алучылар бар! Мин үзем ярминкәләргә бик йөрмим. Унбиш ел тирәсе инде сатып алучылар үзләре безгә килә.  Кайбер шимбәләрдә ярминкәләргә дә чыккалыйм инде. Ярминкәдә сатучылар халыкны алдарга да мөмкин. Башка җирдән сатып алып, безнең исемнән дә саткалыйлар. Шуңа да репутацияне бозмас өчен, үзебездә сатарга тырышабыз, - ди фермер.

Аның фикеренчә, Россиядә бу өлкә закон тарафыннан тулысынча җайга салынмаган.

-Россиядә “Сәүдә турында”гы закон юк. Без  җәй буе кәбестәне 4 сумнан сатабыз. Ә кәбестәнең бәясе кибетләрдә 10-12 сумнан кимегәне юк. Икмәк белән дә шундый ук хәл. Мисалга фермерлардан продукцияне 5 сумнан алалар икән, аны 10 сумнан да арттырып сатмаска дигән закон кирәк. Әгәр дә кыйммәткәрәк сатарга теләсәләр, бездән дә югарырак бәядән алсыннар. Базар барыбер үз бәясен куя. Ярминкәләрдә фермерлар продукциясе бик күпләп сатылмый, барыбер. Күпчелек очракта без күпләп сатабыз. Вакыт та әрәм. Безнең бит алай көннәр буе басып сатарга мөмкинлекләр юк, эшләргә кирәк. Кемнедер яллап, сатуга чыгарасың икән, анарга түлисе. Бу тагын өстәмә чыгым. 

Ярминкәнең яхшы ягы да, начар ягы да бар. Шәһәр халкына ярдәме күбрәк инде, - дигән фикердә азык-төлек җитештерүче.

Таһир Һадиев: “Ярминкәләр кибеттәге бәяләрне дә төшерә”

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев фикеренчә, көзге ярминкәләрдән шәһәр  халкы да, авыл халкы да бары “отышта” кала.

-Товарны сатып алучы булган очракта гына, ул товар була ала. Фермерларга зур сәүдә нокталарына үтеп керү өчен бик күп киртәләр узарга кирәк. Монда исә бу киртәләр юк. Аренда өчен дә түләргә кирәкми. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күпмедер дәрәҗәдә юл чыгымнарын да каплый.

Шәһәр халкы өчен дә файдалы. Алар авылда җитештерелгән, экологик яктан чиста  азык-төлек икәнен күреп тора. Өстәвенә, сайлап, карап алу  мөмкинлеге дә бар. Шул ук вакытта, сатучы һәм сатып-сатып алучы үзара аралаша да ала. Бу да мөһим фактор.

Ярминкәләр кибеттәге бәяләргә дә йогынты ясый. Чөнки бер җирдә 270 сумнан сатканда, син 470 сумнан сата алмыйсың. Шуңа кибетләр дә бәяләрен арзанайта.

Ярминкәләрдәге продукция сыйфаты ягыннан югары һәм санитар нормаларга туры килергә тиеш. Иң мөһиме шул.

   Марат Бикмуллин: “Ярминкә ул — аралашу мәйданы"

Шәһәр думасы депутаты Марат Бикмуллин фикеренчә, ярминкәләр азык-төлек сатып алу урыны гына түгел, ә аралашу мәйданчыгы да.

- Фермерлар үзләре җитештергән азык-төлекне турыдан-туры сатып алучыга җиткерә ала. Клиентлар белән аралашу аларга үз продукцияләре хакында фикерләр алырга ярдәм итә. Без үзебез дә бәрәңге, суган, кишер кебек яшелчәләрне ярминкәләр вакытында алып куябыз. Сыйфат ягыннан да зарланырлык түгел. Кемнән сатып алуың да мөһим. Син җитештерүченең үзе белән аралаша аласың. Яхшы кешенең үстергән әйберләре дә сыйфатлы була.

Анда без нәрсә дә булса сатып алыр өчен генә бармыйбыз. Ярминкәләр алар гомер-гомергә бәйрәм булган. Авылдан сатарга килүчеләр үзләре биредә нидер сатып ала. Безнең авылда яшәүче туганнарыбыз да  Казан ярминкәләрендә еш була: нидер сата, нидер сатып ала, - диде Марат Бикмуллин.

Камияр Байтимеров: “Сатып алучылар үзгәрде хәзер”

Шәһәр халкы авыл хезмәтчәннәренә бары  акча һәм яхшы мөнәсәбәт кенә бирә ала, дип саный Татарстан фермерлары Ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров.

-Мин ярминкәләрне атна саен күзәтеп барам, быел да шулай булачак. Анда билгеләп куелган хаклар базардагы бәяләрдән кимрәк, шуңа да шәһәр халкы рәхмәт әйтеп, “свежий” азык-төлек сатып ала. Быел тәкъдим ителә торган продукция төрлелеге белән аерыла. Чит илдән кертелә торган азык-төлекне үзебездә үстерелгән белән алыштыру программасы кысаларында, яшелчәләрнең төрлелеге арта. Узган ел, мисал өчен, бер төрле генә кәбестә сатылса, быел 6-7 сортлы кәбестә сатуга чыгарыла. Сатып алучылар редиска кебек яшелчәләр сорый. Сорау булгач, тәкъдим дә булырга тиеш.

Шунысы да бар, сатып алучылар да үзгәрде хәзер. Аларның культура дәрәҗәсе үсте. Элек капчык-капчык бәрәңге сатып алалар иде. Хәзер исә юылган кишер, юылган бәрәңге сорыйлар һәм аз-азлап кына алалар.

Фермерларның үз кулланучылары барлыкка килде. Алар үзара аралашып-танышып, кайсы көнне нинди продукция алып килергә сөйләшәләр. Ярминкәләр тәмамлангач та элемтәләр югалмый. 


Сүз уңаеннан, республикада быел уңыш, алдагы еллар белән чагыштырганда, шактый югары. Бәрәңге, мисал өчен,  гектарыннан уртача 212 центнер чыга. Бодай 31,8 центнер, борчак 24,5 центнер, карабодай 14,1 центнер. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100