Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Күпне сорамагыз, каешыгызны кысыгыз, диләр безгә, билләр кайчанга кадәр чыдар икән?"

Республикада сарык үрчетү белән шөгыльләнүче фермерлар бармак белән генә санарлык. Элек көтүдә сарыклар авыл урамнарын тутырып кайтса, хәзер күпләр сарык асрауны табышлы кәсепкә кертми. Әмма Арча районы Өчиле авылында гомер итүче Рәшит Фазлыев моның киресен раслый. Бу максатны тормышка ашыру бик зур хезмәт сорый. 

news_top_970_100
"Күпне сорамагыз, каешыгызны кысыгыз, диләр безгә, билләр кайчанга кадәр чыдар икән?"

Авылда гомер итүчеләрнең күбесе хәзер “шәһәрчә” яшәргә омтыла. “Мал-туар асрарга бик авыр”, дип уфтана авыл халкы, шуңа күрә бүген авыл җирлегендә терлек асраучылар аз. Тик үз эшләрен башлап җибәрүче тәвәккәл фермерлар да юк түгел, Рәшит Фазлыев әнә шундыйлардан. 2010 елда фермерлык белән шөгыльләнә башлый ул. Бүген эшмәкәрнең сарык фермасы Арчада иң зурлардан. Заманында эшне 20 баш сарык асраудан башлый. Берничә ел тырышып эшләү һәм бай тәҗрибә нәтиҗәсендә, сарыкларын 400 башка җиткерә алган. 

“Авылда яшәп мал асрамыйча булмыйдыр инде ул. Заманында сыер һәм казлар асрап карадым, ләкин иң табышлысы – сарык. Сарык малыннан табыш ала башлаганчы озак вакыт кирәкми, беренче елда ук чыгымнарны икеләтә аклый. Әлеге терлек ашауга талымсыз, азыкны әрәм-шәрәм итми һәм сайланып ашамый. Сарык – нәзберек мал түгел. Гомумән, терлек асрау җиңел эш түгел, ләкин тырышып эшләсәң, файдасы бар. Әмма авылда җиңел тормышта яшәргә тырышучылар арта, менә шуңа кәеф төшә”, - ди фермер.

“Авылда җитеш тормышта яшәү өчен ат кебек җигелеп эшләргә кирәк”

– Тумышым белән шушы авылдан мин, шуңа күрә чит җирләргә чыгып китү теләге булмады – дип сүз башлады танышым. – 1968 елның 24 апрелендә Өчиле авылында дөньяга килдем. Мәннәф әти белән Нәкыя әни, инде монысы кыз булмасмы икән дип көткән мине. Әти гомер буе колхозда тракторчы, комбайнчы булып эшләде. Районның әйдәп баручы, иң алдынгы хезмәткәре булды. Кулыннан килмәгән һәм ул эшли алмаслык эш юк иде. 

Без гаиләдә биш малай үстек. Мин дүртенче сыйныфтан соң ук колхозда эшли башладым. Ел да комбайнчы ярдәмчеләре булып эшләргә туры килде безгә. Өйрәнчек вакытта әтигә ияреп йөрдек, өйгә тузанга һәм майга батып кайтып керә идек. Әти туган туфракны яратырга, акчаны үзебезгә эшләп табарга, ялкау булмаска өйрәтте. Ул вакытта компьютер һәм кәрәзле телефоннар булмады, көне-төне басуда эшлибез. Хәзерге балалар басу түгел, урамга уйнарга да чыкмый бит. Элек авылда комбайнчы иң дәрәҗәле кеше булып саналды, шуңа күрә әти белән комбайнда эшләү зур горурлык иде. Җәйге каникулларны басуга эшкә чыгу өчен түземсезлек белән көтеп алдык. Йорттагы хуҗалык эшләрен алып бару да безнең өстә булды, мал-туар карап үстек. Бервакыттада эшне ир-атныкына яки хатын-кызныкына аерып тормадык. Сыерын да саудык, идәннәрне дә юдык.



Кечкенәдән авылда каласы килү теләге белән яшәдем. Авылда мул һәм җитеш тормышта яшәү өчен ат кебек җигелеп эшләргә кирәк. Ләкин үзеңнеке булуга җитми инде.

“Мин килгәндә тораклар җимерек, җир мәйданнарын чүп баскан иде”

Рәшит Фазлыевны авылда гына түгел, районда да яхшы беләләр. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, озак еллар җаваплы урыннарда эшләгән. Колхозларның таралу чоры башлангач, шәхси эшен башлап җибәрә. Колхозның ташландык фермаларын төзекләндереп, 2010 елда фермерлык белән шөгыльләнә башлый.



- Өчиле мәктәбен тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Авыл баласы кайда гына яшәсә дә, туган туфрагыннан башка тора алмый. Экономист белгечлеге алгач, ике дә уйламыйча, авылга кайтып киттем. Хуҗалыкта сигез ел экономист булып эшләдем. Өч ел авыл хуҗалыгы идарәсендә икътисад бүлеге башлыгы вазифасын башкардым. Түбән Аты авылының "8 март" колхозына рәис буларак чакырдылар, ләкин анда озак вакыт эшләргә туры килмәде. Җитәкчелек ике колхозны берләштерде һәм мин эшсез калдым. "Тукта, фермерлык эше белән шөгыльләнүне башлап карыйм әле”, - дидем. Үз эшемне ачу турында күптәннән хыялланып йөргән идем. Тәвәккәлләп, үз хуҗалыгымны булдырырга карар кылдым. Фермерлык эшенә 2010 елда керештем.



Билгеле, хыял белән генә ерак китеп булмый. Тәҗрибә дә эшли-эшли туплана, эштә тора-бара гына җайга салына. Һәр эшнең үз җае бар бит. Хәзер фермерлык өлкәсе буенча киңәш, ярдәм сорап килүчеләр бар. Иң мөһиме артка чигенмәскә, ә үз көчеңә ышанырга һәм тырышып эшләргә кирәк. Кайберәүләр бер ай эчендә ансат кына миллионнар эшләргә тырыша, ләкин бу мөмкин түгел. Эш башлау җиңел генә бирелми, аның өчен шактый акча һәм көч түгәргә кирәк. Фермерлык эше берничә елдан соң гына үз-үзен акларга мөмкин, анысы да, әлләни зур проблемалар очрамаса.

Билгеле, эш күп. Гаилә фермасын теркәү, җирне һәм биналарны рәсмиләштерү, төзелеш эшләре дисеңме. Төзелешне башыннан азагына кадәр үзем башкардым, әле тагын тәртипкә китерәсе биналар бар. Элек монда дуңгыз фермасы иде, ул таркалды. Буш ферма биналарын сатып алдым. Мин килгәндә тораклар җимерек, җир мәйданнарын чүп баскан иде. Икеләнеп һәм куркып калдым, күпме акча кертергә кирәк бит. "Тәвәккәл - таш ярыр" дигәндәй, башлап карадым. Ферманың өч торагы тулысынча төзекләндерелгән, дезинфекцияләнгән. Бүгенге көндә дә башкарасы эшләр бик күп, хәзер ашханә, механизаторлар йорты, тимерчелекне үзгәртеп корасы бар. 

Мин шуны аңладым: авыл хуҗалыгы – чокыр, күпме генә акча салсаң да ул чокырны күмеп булмый. Тик тукталырга исәп юк, акрынлап булса да эшне киңәйтергә иде.


“Дәүләт авыл халкын сыер асрарага өнди, файдасы бармы соң?”

Рәшит Фазлыев фермерлык эшен каз бәбкәләре чыгарып сатудан башлый, аннан соң сыерлар асрауга керешә.



- Фермерлык эшен казлар асраудан башладым, ләкин ул табыш алып килмәде. Ел буе яшәрлек табыш алып булмый. Каз асрау мәшәкатьле эш, ә итен сату һәм урнаштыру тагын да катлаулы. Аны бит күбрәк бәйрәмнәрдә генә сатып алалар, шуңа күрә бу эш белән озак шөгыльләнә алмадым. Аннан соң каз бәбкәләре еш кына авыручан була, ашату өчен киткән чыгымнар да шактый. 600 дән артык ана каз һәм инкубатор алдым. Дүрт ел йомырка салдыртып, бәбкә чыгарттым.

Аннан соң сыер асрап карадык, ләкин аларны да бетердек. Табыш юк дәрәҗәсендә, сөтнең сату бәясе түбән. Авылда күп кеше сыер асрамый хәзер, берәүнеңдә хөкүмәткә сөтне тиеннәргә тапшырасы килми. Сыер асрап көн күрүчеләр бармак белән генә санарлык, фермерлар да бу өлкәдән тәмам бизде. Болай дәвам итсә, киләчәктә нәрсә булыр? Авыл халкы гел якты киләчәк көтә, өметләнеп яши инде. Дәүләт авыл халкын сыер асрарга өнди, файдасы бармы соң? Базарларда һәм кибетләрдә сөт бәясе көннән-көн артып тора. Фермерларның тырышлыгын күрсеннәр иде, төп керем чыганагы мал-туар асраудан керә бит. Проблемаларны хәл итү юллары ничек булса да табылыр, көтәбез инде.

“Сарыкның йонын сатып алучы юк, ташларга туры килә”

– Күп хуҗалыклар сарык асрауның файдасын күрми. Эре малдан табыш күбрәк түгелме? – дип сорадым фермердан.



- Каз белән сыердан файда булмагач, сарык асрарга керештем. Чагыштырып карадым: сарыклар тоту күбрәк файда китерә. Сарык алып үрчетүнең бөтен нечкәлекләрен өйрәндем, тәҗрибәле фермерлар белән аралаштым. Бүген күп хуҗалыклар сарыкларны бетерү ягында, аның файдасын күрмиләр. Сарык күп булган саен табышлырак, шуңа күрә 400 дән артык сарык асрыйм. Күбесен саттым. Тереләй җибәрергә тырышабыз, кирәк кешегә суеп та бирәбез. Эре мал түгел, ләкин тере авырлыктан исәпләгәндә, һәр сарыктан 40-50 процент ит чыга. Тереләй сатканда да, яхшы гына керем алып була. Аннары хәзер барыбыз да сыйфатлы, табигый продукциягә өстенлек бирә, шуңа күрә сарык итенә ихтыяҗ зур. Корбанга дип күрше-тирә районнардан һәм шәһәрләрдән алып китәләр. Корбанлык сарык бәрәнен быел 6-8 меңгә саттым. Сарыкның йонын гына нишләтергә дә белмибез. Сатып алучы юк, ташларга туры килә.

“Роман токымлы сарыкларның итендә ят ис юк”

 Рәшит Фазлыев асрый торган сарыклар – роман токымлы. Фермер әйтүенчә, алар тиз үсә һәм бик эре булалар. 


- “Романовский” дигән чиста токымлы, нәселле сарыклар үрчетәбез. Өстенлекле яклары бик күп, безнең табигать шартларына яраклашкан алар. Чиста геннар хайваннарга көчле эссегә дә, салкыннарга да тиз җайлашырга мөмкинлек бирә. Әлеге сарыклар Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә популяр. Бу токым сарыклары бик тиз үрчи, берьюлы 4-5 сарык бәтие туа. Алар зур гәүдәле, тиз үсәләр. Уртача сугым күрсәткече 50 процентны тәшкил итә. Аннан соң күпләр сарык итеннән сасы ис килә дип уйлый, ләкин әлеге токымның итендә ят ис юк. Роман токымлы сарыкларның ите тәмле һәм сыйфатлы. Минемчә, итнең тәме малны ашатуга карый.



Фермер сарыкларны берничә утарга бүлеп урнаштырган, моны нәсел бутамас өчен эшләнә дип аңлата ул. Колакларына номерлар да эленгән, һәрберсен язып бара.

“Билләр кайчанга кадәр чыдар”

Хәзерге вакытта Рәшит Фазлыев районда иң зур һәм уңышлы фермерларның берсе булып санала. Файдалануда 134 гектар җире бар. Шуның 127 гектарында печән һәм бөртекле культуралар үстерә. МТЗ-82,Т-150 тркторлары, комбайны һәм аларга тагылма кораллар бар. 2017 ел нәтиҗәләре буенча ул, иң нәтиҗәле эшләгән фермерларның берсе буларак, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

- Сарык - акыллы мал, аңа тәрбия кирәк. Сарыклар талымсыз булса да, аларны карамыйча булмый. Иң мөһиме – аслары юеш булмасын. Вакытында печәнен бирәбез, алдына тоз куябыз. Без малларга үзебез әзерләгән печән, ашлык ашатабыз. Романов токымлы сарыкларның туклану рационы сезонга бәйле рәвештә үзгәрә. Җылы чор башлану белән малларны көтүлеккә тотарга киңәш ителә. 134 гектар җиребез бар, анда бөртеклеләр, күпьеллык үләннәр үстерәбез. Үзебездән артык калган печәнне сатабыз. Барлык кирәкле техниканы да үзебез дә булдырырдык. Китереп биргәнне көтеп ятсаң, эш бармый. 

Ә борчыган мәсьәләләр күп. Тик зарланудан ни файда? Безне барыбер ишетмиләр, хәзер фермерларның күбесе кул гына селти. Район җитәкчелегеннән күптән ярдәм сораганым юк, иң мөһиме безгә аяк чалмасыннар гына. “Күпне сорамагыз, каешыгызны кысыгыз” – диләр безгә, билләр кайчанга кадәр чыдар икән? Белмим...



Хәзер фермерның төп максаты – сарыклардан сыйфатлы, яхшы нәсел булдыру. Тәкәләрне үзгәртергә һәм читтән алып кайтырга тели ул. Рәшит Фазлыевның киләчәккә ишәер­гә, эшчәнлеген җәелде­рергә дә исәбе юк түгел. Фермадагы тагын берничә торакны төзекләндерергә һәм шунда үгезләр асрарга тели ул.

“Көн саен 4-5 кг гөмбә җыйдым”

Буш вакытларында эшмәкәр гөмбә үстерү белән дә кызыксына. Өй шартларында “вешенка” гөмбәсе үстергән. Икеләнеп кенә тотынган бу эше уңай нәтиҗә бирә.

- Мин – хыялый, кызыксынучан. Интернеттан карап нәрсәләр генә эшләп карамадым инде. Гөмбә үстердем, вешенка белән шампиньон утыртып карадым. Вешенка бик яхшы һәм күп, ә шампиньон начар үсте. Гөмбәләрне иске мунчада, капчыкларда үстердем. Бинада тиешле температура, дымлылык, яктылык сакланырга тиеш. Үзебез дә ашадык, сатарга да бик күп калды. Ярминкәләрдә сату иттем. Мицелийны (ак җепселләрдән торган гөмбәлек) махсус Ульян өлкәсеннән алып кайттым. Мицелийларны суда 3 сәгать буе кайнатылган салам белән белән аралаштырып, капчыкларга тутырырга кирәк. Кыш көне үстердем, көн саен 4-5 кг гөмбә җыйдым. 

Алар якынча бер айда үсә. Тагын башка төрле гөмбә сортларын үстереп карыйсым килә, аның үз технологиясе бар. Мин әле бу методны сынап кына карыйм. Татарстанда бу юнәлештә эшләүче фермерлар юк, шуңа күрә киләчәктә үзем шөгыльләнергә телим. 

“Тиресне суалчаннар ярдәмендә эшкәртәм”

Хыялый эшмәкәр кызыл калифорния суалчаннары да үрчетә. Ул сарык тиресен шушы суалчаннар ярдәмендә “эшкәртә” һәм сыйфатлы органик ашлама - биогумус (вермикомпост) хәзерли.



- Сарыкның тизәге дә атныкыннан соң икенче урында тора, аның белән экологик чиста продукция җитештереп була. Сарык тиресе күп, аны буш яткырасы килми. Чаллыда бер танышым мондый төр суалчаннар тота, аларны шуннан өч тартма алып кайттым. Суалчаннар пыяла, пластмасса һәм ташны гына эшкәртә алмый. Бу эшнең үз нечкәлекләре бар, тиресне шушы суалчаннар ярдәмендә эшкәртергә интернет аша өйрәндем.



Көннәр салкын. Мондый көнне суалчаннар үлеп бетәргә мөмкин, шуңа күрә хәзер аларны ферма биналарына кертеп урнаштырам. Быел беренче тапкыр гына сынап карыйм әле, нәрсә булып чыгар. Суалчан көне буе ашаганын эшкәртә һәм эчендәге бактерияләр ярдәмендә файдалы ашлама бүлеп чыгара. Бу катнашмадан бер дигән ашлама була, чөнки анда җир өчен файдалы азот, калий, фосфор бар. Биогумус тирескә караганда, бик күпкә файдалырак. Җитештергән биогумус белән кызыксынучылар шактый, ләкин иң элек үзем файдаланып карарга телим. Бу ашламаны лабораториягә тикшерүгә бирергә телим.

“Авылда калганыма үкенмим”

Эшмәкәрнең тормыш иптәше Алсу да гаилә фермасында бухгалтер булып эшли. Фазлыевлар ике бала тәрбияли. Кызлары Айсылу Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Уллары Азат белеме буенча юрист, хәзер ТРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшли.



Фермер мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йортында узучы бәйрәмнәрдә даими иганәче ярдәме күрсәтә. Елда уза торган Сабан туйлары аның ярдәменнән башка узмый. Зиратларны төзекләндерү, өмәләр ясау, чишмәләр чистарту, авыл урамнарын кардан арындыру аның катнашыннан башка үтми. Авыл өчен эшләгән эшләрнең иң зуры итеп авылдашлары эшмәкәрнең фермаларны таратмыйча саклап калуын саныйлардыр, мөгәен. Үз өстенә күпме җаваплылык алып, терлексез калган ташландык фермаларны торгызып, кешеләргә өстәмә эш урыннары булдырган ул.



- Эшемнән тәм табам. Авыл җирендә калганыма һич кенә дә үкенмичә яшим. “Чит җирдә солтан булганчы, үз туган җиреңдә олтан бул” – диләр, бу канатлы сүзләр минем тормыш девизым, - дип озатып калды ул безне.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100