Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дамир Фәттахов авыл яшьләренең тәнкыйтен кабул итте: "Әйе, җиренә җиткереп эшләмибез..."

Авыл яшьләренә ни кирәк? Торак, тәҗрибәле фермерлардан остазлык, авылда өч балалы, пособиегә өмет итә алучы әниләрнең яшен 29 дан 35 кә кадәр арттыру, эш башлаучы фермерларга ярдәм, модульле кош абзарлары... Бүген алар шушыларны сорый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры яшьләр белән эшләү үрнәген күрсәтте, Яшьләр эшләре министры кимчелекләрен танырга мәҗбүр булды.

news_top_970_100
Дамир Фәттахов авыл яшьләренең тәнкыйтен кабул итте: "Әйе, җиренә җиткереп эшләмибез..."

Яшьләрнең баш авыртуы булган мәсьәләләрне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гына түгел, Яшьләр эшләре министрлыгы да кайгыртырга тиеш кебек. 

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та битараф түгел кебек: яшьләрнең инициативаларын хуплыйбыз, дип тора. Грант бәйгеләренә тапшырылган проектлар буенча бер кайтаваз да булмады дигән тәнкыйтьне дә килешеп кабул итте, җиренә җиткереп эшләү җитмәгәнен таныды. 

Ул яшьләр белән эш итүдә Марат Әхмәтовны эталон итеп күрсәтте. Киләчәктә аның үрнәгенә ияреп, авыл яшьләренә күңел күзе белән карар дип ышанасы килә. Юкса, хәлвә дип ничә тапкыр кабатласаң да, авыз аңа карап балланмый, диләр бит.

“2019-2021 елларда Татарстан Республикасының авыл яшьләре” дәүләт ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында, форумны “Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы уздырды. Оешманың рәисе Диләрә Шувалова авыл яшьләре программасының 38 районда кабул ителгәнен, тик җирле муниципаль хакимият ягыннан финанслау өч районда гына оештырылганын әйтте.

"Авылда үзен табарга теләгән кешеләргә без рәхмәтле"

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылның үзенә бер тормыш рәвеше булуын искәртте.

– Бер яктан ул соры, кызыктырмый торган тормыш рәвеше кебек тоелса, шул ук вакытта анда үзенә үзе шөгыль таба белә торган, намус белән эшләүчеләр категориясе бар. Авылны онытмаган, авылда үзен табарга теләгән кешеләргә без рәхмәтле. Андыйларга без булышырга телибез, - ди министр.

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов министрлыкның бурычы яшь буынның мәнфәгатьләрен кайгырту, яшьләр белән тыгыз элемтәдә булу икәнлеген искәртте. Ул авыл җирлеге яшьләре өчен дә барып ял итәрлек урыннар, шартлар тудыру мөһимлеген әйтте.

– Яшүсмерләр клублары, җәмәгать киңлекләре тулы куәтендә эшләвенә ирешергә телибез. Элек фатир һәм эш кенә кирәк булса, соңгы вакытта мохитнең актуальлеге дә мөһим.

Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә сөйләнгәнне кабатлап...

Аграр яшьләр берләшмәсенең Азнакай районы бүлекчәсе рәисе, Азнакай районы Мәнәвез авылы мәдәният йорты мөдире Гөлназ Исламова яшь эшмәкәрләрне яклауда яңа программа идеясен хуплауны сорады.

– Халкы 50 меңнән артмаган авыл җирлекләрендә яшь эшмәкәрләрне яклауда яңа программа эшләү инициативасын яклап чыгуыгызны сорыйбыз. 

Икенчедән, торак мәсьәләсе. “Без “Авылда яшь белгеч" программасыннан файдаланып, иркен, барлык уңайлыклары булган йорт салып кердек. Мондый мөмкинлек өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәм. Беренчедән, яшь белгечләр авылга кайта, икенчедән, матур йортлар салынгач, авыллар төзекләнә, өченчедән, демографиягә үсеш бирә. Элек “Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту” республика программасы буенча ярдәм алу мөмкинлеге бар иде. Әмма 2008 елдан бу программаны финанслау туктатылды. Республиканың барлык яшь гаиләләре исеменнән бу программаны кабаттан яңартуны сорыйбыз, - диде Гөлназ.

Өченче баласын 35 яшькә кадәр тудырган аналарга пособие булырмы?

Йортын салырлар да, тик яше 29 дан узган булса, өч бала алып кайтырга теләрләрме? Бүген авыл җирлегендә яшәүче гаиләгә өченче бала өчен 100 мең сум акча бүлеп бирелә. Тик хатын-кыз яшь ягыннан чикләнгән – 29 яшькә кадәр дигән шарты бар. Ә 29 яшькә кадәр өчне табып өлгерә алмаса, нишли ди? Гөлназ Исламова да шуны әйтә.

– Мин бөтен яшь хатын-кызлар исеменнән сездән бу яшь санын 35 кә кадәр арттыру мөмкинлеген каравыгызны сорар идем, диде ул.

Хәер, бу хакта Гөлназ гына түгел, Кайбычта Авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыруга багышланган киңәшмәдә Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева да әйткән иде. Программа буенча авыл җирендә яше 25 яшькәчә булган әниләргә 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче баласын тапкан әниләргә 100 мең сум пособие кертелгәнен искәртте.

– Шуны 29 яшькә кадәр түгел, 33-35 яшькә кадәр озайтып булмасмы микән. Укып бетереп, авылга белгеч булып кайтканда, ул 23 яшьтә генә була бит әле. Әйтик, 29 яшенә ул әле ике бала гына тапкан була, ә өченче баласын 29 дан соң гына тапса, бу программага керми кала, - дип аңлатты Светлана Матвеева мөрәҗәгатен.

Гөлназ Исламова сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка өлкәләрдә дә кадрлар кытлыгы булганын искәртеп, “Земский доктор”га тиңдәш итеп, 2021 елдан “Земский учитель” программасын эшләтеп җибәрүне тәкъдим итте.

Гөлназ дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче яшь хезмәткәрләрнең хезмәт хакына да тукталды. Кайбер районнарда спорт, туризм, яшьләр белән эш өчен 17-20 мең сум хезмәт хакы алган бер хезмәткәр җаваплы булганын әйтте.

– Әгәр дә без нәтиҗәле эш көтәбез икән, безгә республика районнарындагы яшьләр бүлекләре хезмәткәрләре санын арттыру кирәк дип саныйм. Хезмәт хакы мәсьәләсен дә карау кирәк, - ди ул.

Боларның барысын да ул кыш көне Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә дә сөйләгән иде. Яңадан кабатлап сөйләрлек булгач, Крылов әйтмешли, “а воз и ныне там”, күрәсең.

Тәгәрмәчле тавык абзарына – министрдан хәер-фатиха

Яшь фермер Артем Мессеев Менделеевск районы Мунайка авылында шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруның өч еллык тәҗрибәсе турында сөйләде. Кошчылык җитештерү буенча кооперативка берләшкәннәрен һәм продукция сату проблемасына юлыкканнарын әйтте. Бу нисбәттән, Казанда Агросәнәгать паркында берәр сату мәйданчыгы бүлеп бирүләрен сорады. 

Министр Марат Әхмәтов, кош үстерү һәм сату белән авырлыкларга очраган кешеләр тагын бармы, дип кызыксынды. Уңай җавап ишеткәч:

– Микрокооперативка берләшегез дә, без субсидияле транспорт бирә алыр идек. Урын белән хәл итеп карарбыз. Шулай да, сезгә кооператив исеменнән автолавкаларда сату кулайрак булыр, - диде.

Фермер инкубаторда йомыркадан чебешләр чыгаруларын, тик сыйфатсызлары күп булуына зарланды.

– “Челны-бройлер”дан йомырка сатып алабыз. Үзебезнең инкубаторларда үрчетәбез, тик бүген сыйфат ягыннан проблема бар. Яхшы сыйфатлы йомыркалар бирсә, күбрәк җитештерә алыр идек. Миңа биргәндә үк, “синең яртысы чыгар” дип әйтәләр, - диде. 

Марат Әхмәтов монысын да куен дәфтәренә теркәп куйды.

Артем Мессеев 100 башка модульле кош абзарын эшләү нияте дә булганын сөйләде. Министр моны хуплап, “сынау рәвешендә эшләп карарга булыр”, эскизын яса, дип хәер-фатихасын бирде.

– Ел дәвамында без ничек итеп шәхси ярдәмче хуҗалыкларда акча эшләп булуы турында авторлык проектларын эшләдек. 100 бройлерны 50-60 көн эчендә үстереп була. Тик бөтен кешенең дә моның өчен уңайлы абзары булмагач, шушы карарга килдек. Әгәр кем дә кош асрарга тели, ләкин үз территориясендә абзар төзергә теләми икән, ул 100 башка модульләрне арендага алырга мөмкин. Алар тулысынча автоматлаштырылган, электр уты тоташтырылгач, температурасы да көйләнә. Гаилә шулай кош асрый ала. Гаилә шәһәргә китәсе булса, тәгәрмәчле тавык оясын күчереп, башка хуҗалыкка да бирергә мөмкин, - дип сөйләде Артем “Татар-информ”га.

Артем авыл яшьләренә үз территорияләрендә үзен күрсәтә, эшли алырлык мөмкинлекләрне күрсәтергә кирәк, ди. Тик еш кына мәгълүмат яшьләргә барып җитмәвен, авыл халкын дәүләт ярдәме чаралары турында хәбәрдар итү сүлпән булуын белдерде. Ул яшьләрнең өстәмә белем, кыска вакытлы курсларга, вебинарларга да ихтыяҗы булуын әйтеп, Аграр яшьләр берләшмәсенә белем бирү эшчәнлеген оештыру өчен лицензия алу кирәклеген әйтте. Шулай ук, тәҗрибәле фермерлардан, урыннардагы предприятеләрдән остазлык институты, хуҗалык белән нәтиҗәле идарә итәргә өйрәтү өчен курслар кирәк, дип саный.

Йортлар төзегәннәр – яшәргә кешесе юк

Алабуга районы Олы Шүрнәк авыл җирлеге советы башлыгы Николай Мельников авыл туризмын үстерү программасы турында сөйләде. Аның фикеренчә, бүген авыл туризмын үстерүгә комплекслы караш юк, моның өчен программа кирәк. Ул авыл халкын үз территориясен үстерү эшендә катнаштырырга кирәк дип саный. Монда территориаль иҗтимагый үзидарәнең ролен билгеләп үтте. Ул ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, авыл җирлекләре өчен проектларга субсидиягә халкы 2 меңнән артык булган авыл җирлекләре генә дәгъва кыла алуын әйтте.

– Ә без – халкы 500 дән артмаган авыл җирлеге катнаша алмыйбыз. Статистика буенча, халкы 2 меңгә кадәр булган авыл җирлекләре барлык торак пунктларның 95 процентын тәшкил итә, - диде. Николай халкы 500 тирәсе булган авыл җирекләрендә дә территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләренә субсидияләрне хезмәт хакы рәвешендә бирү ягын җайлауны үтенде.

Николай Мельников авыл туризмы белән шөгыльләнергә теләгән гаиләләргә кунак йортлары төзү, мини фермалар булдыру өчен ташламалы кредитлар бирү кирәк, дип саный. Министр каршы түгел: андый гаиләләрнең исемлеген әйтергә кушты.

Николай Мельников авыл җирлегендәге проблемаларны “Татар-информ” белән дә уртаклашты.

Үз җирлегебездән чыгып әйтә алам: яшәргә һәм акча эшләргә була. Хезмәт хакы да әйбәт, тик никтер җирле яшьләрнең бик аз өлеше генә авылда эшли. Күпләр шәһәргә ашкына. Балалар өчен әзерлек мөмкинлекләре юк дигән сәбәпне атыйлар. Чыннан да, спортның ата-аналар теләгән барлык юнәлешләре буенча да түгәрәкләр юк – анысы хак.

Юллар проблемасы бар. Ә менә торак проблемасы безгә кагылмый. “Вятские зори” агрофермасында эшләүчеләр өчен торак бар. Тик программа буенча йортлар салдылар да, ә яшәргә кеше юк. Бу дөрес түгел бит инде. Башта халыкны җыеп, “менә монда йортлар төзеләчәк, әйдәгез, эскиз-макетларын карыйк” дияргә кирәк иде. Йортлары искиткеч шәп, бөтен уңайлыклары бар, ремонты яхшы. Кайт та, яшә генә, ләкин йортлар арасы бик якын, мунча төзергә дә, яшелчә үстерерлек тә урын юк. Шуңа күрә башта халык белән сөйләшергә, аннары төзергә кирәк иде.

Николай сүзләреннән аңлашылганча, аю хезмәте кебегрәк килеп чыккан инде бу. Киңәшле эш таркалмас, ди шул безнең халык мәкале.

Яшь гаиләләргә, эш башлаучы фермерларга ярдәм мөмкин кадәр зуррак булырга тиеш, ди ул.

– Россия Федерациясенә башлап йөрүче фермерлар өчен процентсыз кредитлар бирү инициативасы белән чыгарга кирәк. Ким дигәндә, беренче биш елда барлык коммуналь хезмәтләр өчен ярты бәясен түләргә рөхсәт итсәләр, шул вакытта эффекты булачак. Ә болай ярлы фермерга авыр. Беренче елда бөтенләй салымнан азат итеп, тикшерүләр мөмкин кадәр азрак булсын! Ниндидер инспекцияләр килеп план үтәгәнче, булышып, киңәш биреп китсәләр, яхшырак булыр иде, - диде.

"Суганыгыз да телегез кебек әче"

Аграр яшьләр берләшмәсенең Чирмешән бүлеге вәкиле яшелчәләр эшкәртү буенча “Чипполино” кооперативы ачканнарын, грант бәйгесенә документлар тапшырганын әйтте. Яшелчәләрне юалар, киптерәләр, чистартып төргәкләргә тутыралар. Чимал Черный ключ авылыннан, шулай ук күпләп суган үстерү белән шөгыльләнергә җыенганнарын әйтте.

– Без Чирмешән суганы брендын кайтарырга телибез, - диде ул.

– Суганыгыз да мишәрләрнең теле кебек әче инде сезнең, - дип шаяртты министр.

– Сыйфаты яхшы аның, череми-нитми, - мишәр егете дә югалып калмады.

Ул ноябрьдә генә эшли башлаганнарын әйтте. Эш уңышлы барырмы-юкмы икәнен аңлар өчен, башта халыкның тел төбен тикшереп карарга уйлаганнар. Ихтыяҗ булачагын аңлагач, алга таба суганга тотынырга җыеналар. Үз базаларында башка районнарны да кушарга исәпләре бар икән. Тик тапшырган документлары тәртиптә булмаган булып чыкты. Министр, хаталарны төзәтеп, җәйге конкурста катнашырсыз, дип фатихасын бирде.

Министр вәгъдәсе үтәлерме?

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов район-шәһәрләрдә аерым яшьләр бүлекчәләре булдыру эше алып барылганын, тик бу мәсьәләдә район башлыгының позициясе мөһим булуын әйтте. Урыннарда яшьләр белән даими эшләүче кешеләр булырга тиеш, дип бу сорауны төтәсләп торырга оялмаска киңәш итте.

Яшьләр эшләре министры авыл яшьләре оешмаларын грант конкурсларында катнашырга өндәде. Янәсе, гел бер үк кешеләр җиңә, дип үзләренә "хут" булмавына зарланучылар бар икән.

– Без үзебез киләсе атнадан 20 млн сумлык грант конкурсына старт бирәбез. 100, 200, 300, 500 мең сумлык грантлар бар. “Катнашуның мәгънәсе юк. Гел шул ук зур иҗтимагый оешмалар җиңә” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мин сезгә вәгъдә бирәм: бу принципиаль башкача, ачык конкурс булачак”, - дип сүз бирде Дамир Фәттахов.

Шушы югары нотада каласы иде дә бит, тик соңрак Дамир Фәттаховка конкурска тапшырылган проектлар буенча кире элемтә булмавына зарландылар. “ТР аграр яшьләр берләшмәсе”нең Бөгелмә районы бүлеге рәисе проектларның ни өчен грантка үтә алмау сәбәбен аңлатмауларын әйтте.

Әминә Богданова сүзләренчә, Яшьләр эшләре, Мәдәният министрлыгы үткәрә торган грант бәйгеләренә тапшырылган проектлар буенча кире элемтә юк.

– Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсенең “Авылда социаль проектлар” грант бәйгесендә үз проектларыбызны яклыйбыз, безне ишетәләр, кире элемтә аша хаталарны белеп, ул кимчелекләрне төзәтәбез. Ә башка конкурсларда андый элемтә юк. Проектлар язабыз, бернәрсә җиңмибез дә, хаталарын да белми калабыз. Үзеңнең кимчелекләрне белеп төзәтү – зур өстенлек ул, - диде Әминә Богданова.

Дамир Фәттахов бу тәнкыйть белән килешеп: “Әйе, без бу мәсьәләдә җиренә җиткереп эшләмибез”, - диде. Яшьләр иҗтимагый оешмаларына киләчәктә барлык грант бәйгеләренең ачык үткәреләчәген, проектларга гадел бәя биреләчәгенә тагы бер кат ышандырды. “Барыбер зур оешмалар җиңә” дигән тезисны баштан чыгарып ташларга киңәш итте. 

Сүзләрнең рас булуын киләчәктә рәхмәт чыгышларыннан ишетербез, дип өметләник.

Яшьләр парламентына кем килер?

Дамир Фәттахов яшьләр парламентына сайлау булачагын әйтте.

– Республика җитәкчелеге белән яңа формат килешенгән. Республика парламентына сайлауга әзерлек белән параллель рәвештә, яшьләр парламентына да сайлау старт алачак. Билгеле бер программа белән махсус автобуста республиканың барлык районнарына барачакбыз. Һәр районда бер вәкил яшьләр тарафыннан сайлансын. Нәкъ менә сайлансын, ә кемгәдер якын булган даирәдән билгеләп куелмасын, - диде ул. 

Министр "район башлыгы барыбер үз кешесен билгеләп куя" дигән стереотипны онытырга кушты. Кушып була ул, ә ничек тормышка ашырырга? 

Сөенечле хәбәр

Марат Әхмәтов яшьләргә тагы да куанычлырак бер хәбәр җиткерде. Авыл халкы өчен торак төзелеше буенча яңа программа керүе ихтимал.

– Икенче яртыеллыкта без Дәүләт торак фондының авыл социаль ипотекасы өчен дә ресурслары табылыр дип уйлыйбыз. Рөстәм Миңнехановка шул сорау белән мөрәҗәгать иттем. Президент инициативаны хуплады. Бәлки, 2020 елдан торак проблемасын хәл итүнең оптималь юллары табылыр, - диде.

Түбән Кама районы балалары авыл һөнәрләре серләрен беләчәк

Утырыш тәмамлангач, “Авылда социаль проектлар” грант бәйгесенә тәкъдим ителгән проект авторлары белән әңгәмә корып алдык. 

Чулпан Миннебаева Түбән Кама районында 7-18 яшьтәге балалар өчен авыл хуҗалыгы һөнәрләрен өйрәтү проектын эшләгәннәрен әйтте. Һөнәри ориентация номинациясендә яклаган проектлары 150 мең сумлык грантка лаек булды. Чулпан үзе дә шәһәрдән авылга күченеп кайтып, фермерлык белән шөгыльләнә.

– Бу проект балачактан ук авылдагы һөнәрләр белән таныштыруга корылган. Балалар үзләре шуны сынап карап, нәрсәнеңдер күңеленә хуш килүен тоярга мөмкин. Мин үзем шәһәрдә үстем, каникулларны авылда үткәрә идем. Әгәр шул вакытта миңа фермерлык хуҗалыкларына ниндидер экскурсияләр оештырсалар, кул белән эшләп караган булсам, бүген хуҗалыгымның масштабы, бәлки, бөтенләй башка булыр иде. 38 яшемә җиткәч кенә мин фермер булырга теләгәнемне аңладым. Балаларга күңелләренә нәрсә якын булуын аңласыннар өчен, кечкенәдән күрсәтергә кирәк, - диде.

Проект кысаларында, майдан сентябрьгә кадәр 800 бала өчен экскурсия оештырырга ниятлиләр.

– Башта ятим, инвалид балалар, аннары лагерьда ял итүче балаларны җәлеп итәргә, басуларда комбайннар эшен күрсәтергә, сөт эшкәртү, сыр җитештерү буенча мастер-классларда катнаштырырга уйлыйбыз. Без инде фермер хуҗалыгына барып, сыр җитештерү цехында мастер-класс үткәрү турында килештек, - диде.

Югары Кибәхуҗа авылы укытучысы, аграр яшьләр берләшмәсенең Теләче районы бүлекчәсе мөдире Сәринә Йосыпова сөйләгән проект та бераз шуңа охшаш. Теләче районы балалар бакчаларында әзерлек төркеменә йөрүче балаларга каралган проект авыл хуҗалыгы һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрүгә йөз тота. Ул Теләченең 1 нче балалар бакчасы белән берлектә эшләнгән.

– Кайбер балалар бу һөнәрләрне ишетеп тә белми. Шуңа күрә тәрбиячеләр өчен экскурсияләр каралган, киләчәктә балаларны да таныштыру ниятләнә. Бу проект өчен махсус роликлар, дидактик материаллар әзерләнә, - диде.

Тагын бер проектлары 18-35 яшьтәге яшь гаиләләр өчен конкурс белән бәйле. Гаилә кыйммәтләрен алга сөрү өчен, алар “Минем гаиләм – байлыгым” проектын тәкъдим итә. Яшь гаиләләр гореф-гадәтләрне белү, кулинария осталыклары һәм башкаларда көч сынашачак. Теләчелеләр шушы проектларын гамәлгә ашыру өчен 50 мең сумлык грант отты.

Бөгелмәдән Әминә Богданова яшьләр мохитендә экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән проект турында сөйләде. “Туризм һәм эзләү-коткару эшләре” дип аталган проект өчен алар 100 мең сумлык грантка лаек булды.

– Алты ел дәвамында без ТР аграр яшьләре берләшмәсенең Бөгелмә бүлегендә “Авылдаш” туристик слетын оештырабыз. Өч көн дәвамында чатырлар формасында төрле чаралар уза. Хәзер туризм һәм коткару эшләре юнәлеше буенча грант җиңдек. Моңа кадәр лагерь булдырып, өч ел эчендә яшьләрне спорт туризмы нигезләренә өйрәткән булсак, хәзер күбрәк поход формасында хәрәкәт итәргә уйлыйбыз. Өч көн эчендә бер урында гына яшәмәячәкбез, ә майдан октябрьгә кадәр Бөгелмә районының тарихи фактлар белән бәйле тирәләрен йөреп чыгачакбыз. 

Поход августта узачак. 12 авыл җирлегеннән яшьләр эзләү-коткару эше нигезләренә төшенәчәк. МЧС хезмәткәрләре белән суга батучыны коткару нигезләрен өйрәтәчәкбез. Барлыгы 400 гә якын авыл яшен колачларга җыенабыз, - диде.

Дәүләт авылга йөз белән борылырга тиеш

Марат Әхмәтов утырышны төгәлләп, авыл һәм аның проблемалары тагын да тирәнрәк өйрәнелергә тиешлеген билгеләп узды.

– Әйе, проблемалар бар. Моның өчен авыл проблемаларын комплекслы хәл итү кирәк. АПК белгечләре өчен генә түгел, гомумән, яшь белгечләргә ярдәм йөзеннән бер тапкыр 500 мең сум, 11 200 сум өстәмә акча, торакка субсидия белән ярдәм буенча тәкъдимнәр килгәнен әйтте. Мондый ярдәм төре белән дә яшьләрне авылда төпләнеп калдыруга әллә ни мактана алмыйбыз әле. Кызганыч, узган елларда дәүләттән авылга тиешле мөнәсәбәт җитмәгәнгә, проблемалар җыелып килеп, хәттин ашты. Проблемаларны өлеш-өлеш кенә хәл итеп булмый. Дәүләт авылга йөз белән борылырга тиеш, - диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100