"Бозау чакта салкын тигән сыер алу – сөтсез калу дигән сүз"

24 Декабря 2017

Укылган: 1268 тапкыр

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: "Татар-информ", архивтан
Авыл халкы мал-туар, кош-корт асрамый яшәүне күз алдына да китерә алмый. Бу эш белән гомер-гомергә шөгыльләнсәләр дә, бер булмаса, бер вакыт сораулары туып тора. 

Бүген укучыларыбыздан килгән сорауларга ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин җавап бирә.


Котыру чиренә прививка ясатсаң, мал үлә диләр. Нишләргә икән, ясатыргамы-юкмы?

– Авыл хуҗалыгы продукциясе бирә торган малны да, шулай ук, эт-песигә дә, котыру чиренә каршы прививка ясарга кирәк. Бу – республика буенча куелган таләп. Әйтергә кирәк, өч еллап элек Татарстанда маллар арасында котыру чире киң таралган иде. Бу авыруны бетерү һәм булдырмау юнәлешендә зур эшләр алып барылды. Быел Мәскәүдән махсус вакцина кайтартып, урман-болыннарга куеп чыктык. Кыргый җәнлекләр шуны ашый да, иммунитетын күтәрә, ягъни котыру чиренә каршы прививка ала. Бу тәҗрибә башка илләрдә дә кулланыла.

Тышкы билгеләре булмаса, хайванның чирләгәнен белеп буламы?

– Ачык билгеләре булмаса, малның авыру икәнен лаборатория генә белә ала. Беренче юлы, канын тикшерү ысулы аша. Кагыйдә буларак, андый чирләр бик аз. Малның ашамый башлавы – иң еш очрый торган, шул ук вакытта киң таралган авыру билгесе. Мал ризыктан баш тартса, аның организмында ниндидер үзгәреш бара дигән сүз. Шуңа, вакытны озакка сузмыйча, мал табибын чакыртырга кирәк.

Кышкы чорга күчкәндә гади авыл сараенда яшәгән сыерның сөт күләмен саклап калып буламы?

– Сыерның көндәлек рационына фураж кертелергә тиеш. Каты (грубый) азык та кирәк. Сыер бозаулап, 100-150 көн үтмәгән икән, аңа чаралар комплексы таләп ителә. Сарайда яктылык 16 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш, төп азыкка өстәмә итеп, сусыл азык – 5-7 кило азык чөгендере, 1 литр шикәр патокасы бирегез. Шулай ук катнаш азык күләмен дә арттырырга кирәк. Ул сыерга көнегә 2-3 кило тиешле. Бу сыерга, әгәр сарай салкын икән, тәнен җылытуга тоткан энергияне арттырырга мөмкинлек бирә.


Сарыкларны сыер белән яшәтергә ярамый диләр. Сарай кечкенә булса, аларны ничек тәрбияләргә?

– Безнең республика йогышлы чирләр буенча уңай территория санала. Шуңа күрә, шәхси хуҗалыкларда малларны аерым асрарга кирәк дигән күрсәтмәләр юк. Әмма сыер белән сарыкны икесен бер бүлмәгә ябу дөрес түгел. Чөнки сарыкларда “катаральная горячка овец (блютанг)» дигән авыру бар. Ул сыерлар өчен бик куркыныч. Авыру керсә, малны бизгәк тота, күзнең мөгез катлавы тоныклана, бәрән ташлый. Ветеринар закончалык буенча, бу авыруга дучар булган малны чалырга ярамый.

Сыерны ел саен бозаулату начар диләр. Һәр ел саен бозаулатмасаң, имеш, бозау зуррак туа..

– Юк, бу сүзләрдә дөреслек юк. Беренчедән, сыерның продуктивлыгы югала, ягъни уртача көнлек сөте кими. Ел саен бозаулау туачак бозауның авырлыгына йогынты ясамый. Сыер карынында бозау 6 айдан соң үсә башлый, шуңа күрә барысы да ашатудан тора. Әмма шул ук вакытта зур бозау сыерга кыенлыклар тудыра. Бозаулаганда сыерның эчке органнарына зыян килергә мөмкин. Шуның нәтиҗәсендә, сыер кысыр калырга мөмкин. Сыерның һәр периодының аерым таләпләре бар. Билгеле, авылларда аның һәркайсын үтәп бетермиләр. Эре сөтчелек комплексларында аңа сак карыйлар. Ташлату, лактация периодларын вакытында башкарсаң яхшы. Сыерны һәр ел саен бозаулату түгел, ул кысыр калса начар әле.

– Сыер кыш көне күбенә аламы? Нәрсәдән?

– Гадәттә, сыер сусыл үләнне күп ашаса күбенә. Ә кышын ул кипкән печән, салам ашый. Шулай да хуҗаларның саксызлыгы аркасында, келәткә кереп, туйганчы фураж ашап күбенергә мөмкин. Бу вакытта аның карталары шыплап тула, мал үлеп китәргә дә мөмкин. Ашказанын эшләтеп җибәрү өчен тозлы кыяр суы да, аракы да эчертәләр. Шулай ук махсус препаратлар да бар. Әйтик, «Тимпанол», «Молочная кислота», «Настойка Чемерицы».

Малга эчергән су салкын булса ярыймы?

– Ярый. Аның бер зыяны да юк.


Сыер сатып алганда кайдан алырга, кулданмы фермаданмы, шәхси хуҗалыктанмы?

– Сыерны шәхси хуҗалыктан сатып алсаң, бигрәк тә яхшы. Беренчедән, аның генетикасына гарантия бар. Ә фермаларда үскән бозау кечкенә вакытта салкын тиеп калган булырга мөмкин. Ул бик куркыныч. Сыер гомер буе шул авыру белән яши, гомер буе үпкәсе чирле була. Андый сыерның гомере дә кыскара. Сәламәт булмаган хайван инде продукцияне күләмен дә арттыра алмый. Шулай ук нәселле хуҗалыклардан әзер тана сатып алырга мөмкин. Әмма аның бәясе авырлыгына карап, 100-200 меңгә кадәр җитәргә мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк, аңа аерым шартлар тудырырга, аерым рацион белән ашатырга кирәк булачак. Бу таләпләрне, билгеле, шәхси хуҗалыкларда үтәү җиңелләрдән түгел.

Малга витаминнар бирергә кирәкме? Кирәксә нинди?

– Витаминнар төрле була. Әйтик, бозаулаганнан соң, организмны ныгыту өчен тулы витаминнар комплексы бар. Болар: «Тетравит», «Тривит», «Элеовит!) Алар витаминнар ветеринария участокларында да сатыла.

Тавыклар йомырка салсын өчен нәрсә ашатырга кирәк?

– “Премикс” препараты файдалы. Ул калий, кальций, марганец һәм макро-, микроэлементларга бай. Шулай ук елга комы, әкәм-төкәм кабыгы да комачауламый, алар йомырканың кабыгын ныгыта. Кыш айларында сарайда җылы булырга тиеш. Яктылык та мөһим. Шуңа күрә утның төнлә дә янып торуы шарт. Чыннан да, шуларны үтәгәндә, тавык йомырканы коя гына.


Ветеринария хезмәте авылдагы нинди эшләрне бушлай башкарырга тиеш? Кеше аннан нәрсә таләп итә ала?

– Федераль үзәктән бирелгән вакциналарны бушлай ясый. Әйтик, себер язвасына, ЭМКАР, котыру чиренә каршы прививкалар.

Фикерләр








Авыл

Минзәлә районында кондызлар теракты: Куян авылында җәнлекләр күпме әйберне харап иткән?

Ак сусарлар хәбәр бирә судагы кондызларга, дип җырлыйлар. Бу юлы кондызларга “зыян капчыгы” буласылары турында кем хәбәр салды икән?! Минзәлә районы Куян авылында яшәүчеләр өчен “ташу” быел күпкә иртәрәк килде – кыш уртасында. Моның сәбәпчесе – кондызлар. 

Авыл

Авылда сыер асрау ничә сумга төшә, яки министрлык сөт сатып алу бәясен 8 сумга арттыру юлын тәкъдим итә

 Сыерларга азык юнәтү өчен бирелгән субсидия, сөт акчасы үзвакытында түләнү, көтүләр оештырылу – авылларда сыерларның баш санын саклап калырга ярдәм иткән факторлар. Авылда сыер асрау ничә сумга төшә, яки Министрлык сөт сатып алу бәясен 8 сумга арттыру юлын тәкъдим итте.

Авыл

Актаныш белән Балтачның иң оста комбайнчылары - рейтинг

Комбайнчылар арасында үткәрелгән республикакүләм бәйге Актаныш һәм Балтач районнарының оста игенчеләргә бик бай булуын күрсәтте. Әлеге ике районнан 20 шәр комбайнчы бөртекле культураларны урып-җыюда югары күрсәткечләргә иреште. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла