Авыру баласы белән ялгыз калган Лилиянең ипилек акча эшләү өчен башлаган эше бүген 2 миллион сум табыш китерә

16 Марта 2018

Укылган: 3897 тапкыр

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Казанның Константиновка бистәсендә яшәүче Хәлиловлар 8 ел дәвамында орлык, үсен­те, чәчәкләр үстерү, туфрак әзерләү эшләре бе­лән мәшгуль. Озак еллар фермада лаборант булып эшләп алдынгылыкны бирмәгән Лилия ханымның тормышы көтмәгәндә үсемлекләр дөньясы белән бәйләнеп китә. 

“Ирем тормышымны бозарга, йортымны яндырырга теләде”

Әлки районы Үргәагар авылында туып үскән Лилия Хәлилова кечкенә теплица төзеп, петуния үстереп сата башлаган. Бүген һәвәскәр бакчачының эшен улы Фикрәт алып бара. Ул хәзер 15 сутый мәйданда күпъеллык һәм беръеллык чәчәкләрдән тыш кыяр, помидор, карбыз, кавын, татлы борыч, баклажан үстерә. Хәлиловлар гаиләсе белән эш урынында сөйләштек. Алар, мәш килеп, иркен савытларга чәчәк үсентеләре күчереп утырталар иде.




- Хәзер генә эшебез көйле һәм җиңел бара. Эшне башлаганда ничек авыр булганын хәзер искә төшерәсе дә килми. Безнең күрмәгәннәр калмады инде. Тормышымдагы вакыйгаларны саный китсәң, өч калын китап язарлык. Барысын да сөйләп бетерергә бер генә көн җитмәс, - ди Лилия Хәлилова.



Лилия ханым гади эшче гаиләсендә туа. Әти-әнисе авыл хезмәтчәннәре. Икесе дә озак еллар колхозда терлекче булып хезмәт куйган. 10нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, кызлары аларның һөнәрен дәвам итеп, фермага лаборант булып эшкә урнаша. Ләкин хезмәт хакы гаиләсен туйдырып, очын-очка ялгарга да җитми. 


- 17 яшемдә кияүгә чыктым. Без ирем белән бер-беребезне бик яратышып яшәп киттек. Тормышыбыз начар булмады, бар да җитте. Тик тора-бара арабыздан кара мәче узды. Ирем соң кайта, тавыш куптара, мине кыерсыта башлады. Соңыннан башка хатын янына чыгып китте. Иң кызганычы – моны олы улым Фикрәт күреп, аңлап үсте. Аерылышкач та тыныч кына яшәргә ирек бирмәде ул безгә. Минем тормышымны бозарга, йортыма ут төртергә теләде. Улларыма шалтыратып теләсә нәрсә әйтә иде. 

- Бервакыт, Фикрәткә шалтыратып: “Әниегез үлде”, - дигән. Алабугада эшләп йөргән улым ярты сәгать эчендә Казанга кайтып җитте. Мине күргәч куркуыннан катып калды, шок кичерде. Менә шул хәлләрдән соң балам авырый башлады. Психикасына зыян килде. Бу вакыйгаларга 10 елдан артык вакыт узды, тик искә алган саен калтырата, - дип, кичергәннәрен сөйли Лилия ханым.

Фикрәтнең өянәкләре еш кабатлана башлый. Көненә 6-7 тапкыр аңын җуеп егыла ул. Табиблар төгәл диагноз куя алмый. Сихерче, өшкерүче, дәвалаучыларга йөрү, кыйммәтле дарулар куллану да файда китерми. 

- Фикрәтне өйдә утырып тәрбияли башладым. Эшләмәгәч, акча юк. Очны-очка ялгап яшәдем, берүзем улларымны тәрбияләдем. Алар янында сер бирмәскә, еламаска тырыштым. Тормышны яратып, елмаеп яшәргә өйрәндем. Тешемне кысып барысына да түздем. Бу сынауларның артта калачагын белдем, - ди Лилия ханым.

“Ипилек булса да акча эшләр өчен чәчәкләр үстерә башладым”

“Чәчәкләргә күп игътибар, тәрбия кирәк. Ни өчен чәчәк бизнесын сайладыгыз?” – дип сорадым Лилия ханымнан.

- Озак уйлап торырга туры килмәде. Яшәргә кирәк бит. Кулыма чәчәк орлыклары килеп кергәч, ипилек булса да акча керер дип тотындым. Улларым бу тәкъдимемне хуплады. Бу эштә иң зур ярдәмчеләрем, терәкләрем булды алар, - дип җавап бирде ул.



- Әле дә хәтерлим, бу эшне кечкенә теплицадан һәм чәчәк орлыкларыннан башлап җибәрдек. Барысы да юктан гына башланып китте. Үсемчелек белән шөгыльләнә башлаганда клиентларыбыз юк иде. Беренче елны чәчәк рассадаларын таныш-белешләргә тараттык, кеше безне белсен дидек. Шул ук кешеләр икенче елны да мөрәҗәгать иттеләр. Юлга чыгып та рассада саттык. Менә шулай Аллаһы Тәгалә ярдәме белән эшебез җайланып китте. Хәзер барысы да бер тәртиптә бара, - дип сүзгә кушылды Фикрәт.

“Бөтен авыртуларымны, борчуларымны туфракка күмдем”

Белгечлеге буенча Фикрәт мал табибы. Авырый башлаганчы 4 ел дуңгыз фермасында эшләгән. ”Авыруым аркасында бу эшемне ташларга туры килде. Чәчәкләр мине дәвалады, аякка бастырды. Бөтен авыртуларымны, борчуларымны туфракка күмгән кебек булдым. Хәзер өянәкләрем еш түгел. Бу эш мине тынычландыра, күңелемә рәхәтлек бирә. Әнигә рәхмәт, бу эшне ул башлап җибәрде. Дөресен әйтәм, мин башта чәчәкләрне аера да алмый идем. Тора-бара гына өйрәндем. Газета, китап, интернет челтәреннән мәгълүмәтләр тупладым. Хәзер белгәннәремне клиентлар белән дә уртаклашам. Чәчәк үстерүнең мәшәкатен тоймыйм, 8 ел дәвамында агроном тәҗрибәсен тупладым дисәм дә була”, - дип елмая ул.




“Чәчәкләр төтендә яхшы үсә”

Һәвәскәр бакчачы белән якыннанрак танышканнан соң, ул безне соңгы елларда яшәү рәвешенә әйләнгән теплицасына чакырды. Теплица ясау өчен Хәлиловлар 300 меңнән артык акча тоткан. Поликарбонаттан эшләнгән теплица җылылыкны яхшы саклый. Монда ишектән керү белән йөзгә кайнар һава бөркелә. Теплица газга көйләнмәгән. Бакчачы утын ягып җылытуны кулай күрә. Аның фикеренчә, газ утынга караганда кыйммәтрәк.



- Иртән һәм көндез җылы температураны сакларга тырышам, төнгә ягуны азрак киметәм. Температураны төшереп тору шытымның кинәт буйга үсеп китүен тоткарлый. Газ белән җылытуны кирәк дип тапмыйм. Бер теплицаны газ белән җылытып эшләгән идек, үсентеләр аны яратмады. Акрын һәм авыр үстеләр. Төтендә чәчәкләр яхшы үсә. Кайвакыт төтен исе чыксын өчен ишекне ачык тотам. Безгә әле аның көле дә файда китерә. Аны күпләп җыябыз һәм үсентеләргә сибәбез, туфракка катыштырабыз”, - ди Фикрәт.



“Агач савытлар биш ел хезмәт итә, аларда җылылык яхшы саклана”

Рәт буенча тезелеп киткән буразна-түтәлләрдә чәчәк үсентеләре инде беренче яфракларын чыгарырга өлгергән, махсус тартмаларда помидор, болгар борычы, кыяр үсентеләренең дә сабаклары күренә. Теплицада рассадалар агач савытка утыртылган. Һәвәскәр бакчачы пластикка түгел, ә агач савытларга өстенлек бирә. Савытларны энесе Камил белән бергә ясаган. Фикрәт агач савытларны 5 ел хезмәт итә, аларда җылылык яхшы саклана дип саный.

   “Үсентеләр табигатьтәге кебек үсә”

Белгечлеге буенча пешекче булса да, Лилия ханымның икенче улы Камил дә буш вакытларында якыннарына ярдәм итә. Рассадалар өчен туфракны ул әзерли.



- Орлыкны чәчәр алдыннан туфракны әзерләү мөһим. Чәчәкләрне уңдырышлы, йомшак туфракта үстерергә кирәк. Рассадалар өчен туфракны җәй көне әзерләргә керешәбез. Иң яхшы органик ашламаларның берсе - тирес. Тиресне теплицага черемә хәлендә кертәбез. Туфракка черемә һәм утын көле кушып, барын бергә бутыйм һәм иләк, сетка аша чыгарам. Көл сипкәч, үсентеләргә корткыч бөҗәкләр зыян сала алмый. Кибеттә сатылган химик препаратлар, ашламалар кулланмыйбыз. Үсентеләр табигатьтәге кебек үсә. Продукциянең экологик яктан чиста булуына һәм сыйфатына зур игътибар бирәбез. Теплица эчендә төрле авырулар барлыкка килү куркынычы зур. Шуңа күрә туфракны гына түгел, теплицаны да көл белән эшкәртеп чыгарга кирәк, - ди Камил.

Пыяла белән түгел, пленка белән каплагыз

Хәлиловлар бакча сезонын 10 февральдә башлап җибәргән. Ай календаренә карап түгел, үз тәҗрибәләреннән чыгып эш итә алар.

- Ел саен рассадаларны утырту вакытын аерым дәфтәргә язып барабыз. Сатып алучыларның теләкләрен дә исәпкә алырга тырышабыз. Бу эш белән күбрәк әни шөгыльләнә. Орлыкларны чәчү вакыты яшелчәнең теплицада, парникта, ачык грунтта үстерелүеннән тора. Теплицалар җылытылган булса, үсентеләрне февраль башында ук (помидор, баклажан, татлы борыч, чәчәкләр) чәчәргә, ә парникларга булганда – февраль ахыры­-март башында чәчү кулай. Февральнең беренче атнасында сальвия, ци­нирария орлыкларын, март башыннан лобелия, петуния, флокс, апрель башларында бәрхет чә­чәк, цинния орлыкларын чәчәбез. Соңгылары бик тиз тишелә, - ди Фикрәт.

Һәвәскәр бакчачы чәчәр алдыннан орлыкларны 20-30 минут алсу марганцовка эремәсендә тота һәм бу катнашманы туфракка да сибә. Аның фикеренчә, болай эшләгәндә үсентеләр гөмбә авыруларына бирешми. ”Орлыкны сипкәннән соң пыяла белән түгел, ә пленка белән каплыйбыз. Пленка дымны яхшы саклый. Шуңа күрә орлыклар тиз шытым бирә”, - ди ул.



Хәлиловлар петуния, астра, бәрхет чәчәк, цинерария, джоконда, сурфиния, хойя, флокс, лилия, обриета, лобелия, сальвия, диасция, вербена, гацания, люпин һ.б 60-70 төрле сортлы чәчәкләр үстерә. “Аэлита” һәм “Добрыш” орлыкларына өстенлек бирә алар. Берьеллык чә­чәкләр арасында иң матурларын, ке­ше яратып өл­гер­гән сортларны гы­на үстерер­гә тырышалар.

“Ике атнага бер тапкыр марганцовка эремәсе сибегез” 

- Тәҗрибәсе зур булмаган һәвәскәр бакчачылар петуния һәм астра утырта ала. Алар бернинди мәшәкатьсез үсә. Тик шуны истә тотарга киңәш итәм: петуния кара черек авыруына тиз бирешә, шуңа күрә суны артык күп сибәргә ярамый. Орлыкларны чәчеп 2 тәүлек узганнан соң петуниянең өстен ачарга, һава кертергә кирәк. Чәчәге сулган бөреләрне өзеп ташлагыз. Шулай иткәндә үсенте бар көчен яңа чәчәкләргә бирә. Астралар иркенлекне ярата, шуңа күрә  орлыкларны сирәгрәк сибәргә тырышыгыз. Чәчәкне еш сугарырга кирәк. Авыруларга бирешмәсен өчен ике атнага бер тапкыр марганцовка эремәсе сибегез”, - ди Фикрәт.




“Кабергә чәчәк утыртырга теләүчеләргә рассадаларны бушка бирәм”

Хәлиловларга якыннарының каберенә нинди чәчәк утыртырга дип, киңәш сорап килүчеләр дә бар. “Зиратка күпъеллык седум һәм пион чәчәкләре утыртырга була. Алар корылыкка чыдам, күп су сибәргә кирәкми. Кар яуганчы матур булып үсеп утыралар. Әгәр дә зиратка еш барсалар, бәрхет гөле һәм цинерария утыртырга мөмкин. Кабергә чәчәк утыртырга теләүчеләргә рассадаларны бушка бирәм. Бу эшем савап булып язылыр, иншАллаһ”, - ди Лилия Хәлилова.



Фикрәт әйтүенчә, тәҗрибәсез бакчачыларның бәласе шунда: алар рассадага күп итеп су сибәләр, бу исә туфракны әчетә. Хәтта туфракта вак чебеннәр дә барлыкка килергә мөмкин. Су сибүне дөрес итеп көйләү мөһим. Беренче атнаны артык күп сипсәң, туфрак йомшара һәм кибеп катып калырга мөмкин. Суны, гомумән, туфрак кипкәч сибәргә кирәк.



Үсеш алган чорда чәчәк үсентеләренә яктылык мөһим: юкса, үсеш тоткарланачак. Бу исә, үз чиратында, чәчәк ату вакытын сизелерлек чигерә. Хәлиловлар теплицаларны көньяктан төньякка таба урнаштырган.

“Кыярларга - тирес, помидорга – сөт кирәк”

Фикрәт Хәлилов кыярларны тирес кертелгән туфракка утыртырга киңәш итә. Аларга суны көннең беренче яртысында сибәргә кирәк дип саный.



Һәвәскәр бакчачы фикеренчә, помидор җылы ярата. Ләкин теплицада температура 30 градустан югары күтәрелергә тиеш түгел. Чөнки ул үсүдән һәм серкәләнүдән туктарга мөмкин. ”Эссе көндә помидорларга салкын су сибәргә ярамый. Помидорларның фитофторага каршы торучанлыгын арттыру өчен, ун литр суга бер литр әчегән сөт яки суга кушылган сөт һәм ун-унбиш тамчы йод салып, бу катнашманы һәр куакка берәр литр сибәргә кирәк”, - ди ул.

“Карбыз белән кавын теплицада яхшы үсә”

Карбыз үстерү белән Хәлиловлар узган елдан шөгыльләнә. Лилия ханымнан әлеге көньяк җимешен үстерү тәртибе белән кызыксындык.

- Былтыр карбызны кая куярга белми аптырадык, бик күп булды. Безнең якларда җәй артык эссе килмәгәнгә, карбызны теплицада утыртсаң яхшы. Әзер үсентедән сатып алып утыр­тылган карбыз тизрәк ныгый. Үсентене күчереп утыртканда, төбенә көл сибәм. “Астраханская” сорты әйбәт үсә. Кавынны да рәхәтләнеп теплицада үстерергә була. Бер авырлыгы да юк. Тиресләп туфракка уҗымын утыртам да, су гына сибәм. Бакчачыларга “Колхозница”, “Лада”, “Карамельный” сортларын утыртырга киңәш итәм. Алар эре, баллы булып үсәләр, - ди ул.

“Чәчәк үстереп, сезонына 2 млн сумнан артык акча эшлибез” 

Бүген Хәлиловларга рассада сатып алырга Казан, Саба, Балтач, Арча, Яшел Үзән, Лаеш, Чистай, Әлкидән киләләр.

“Сатулар яхшы бара, кайвакыт өлгереп бетеп булмый. Татарстанда үсемчелек белән шөгыльләнүчеләр аз. Шуңа күрә чәчәкләргә ихтыяҗ елдан-ел арта бара. Сәүдә үзәкләре, питомниклар, оешмалар белән эшлибез. Киләчәктә тагын да камилләшеп, теплицалар санын арттырып, эшче көчләр алырга исәп бар. Бездә чагыштырмача арзан бәяләр. 5 сумнан башлап 200 сумга кадәр. Базарларда 600 сумга саталар. Без андый бәяләр куярга оялабыз. Чәчәк үстереп сезонына 2 млннан артык акча эшлибез. Булганы җитә, Аллага Шөкер. Эшебезне сыйфатлы башкарырга тырышабыз. Кешегә начар чәчәк сатмыйбыз.”, - ди Фикрәт.



Үсемчелек белән шөгыльләнүдән тыш, Хәлиловлар дуңгыз һәм кәҗәләр үрчетү белән дә шөгыльләнәләр.




“Ничек барысына да өлгерәсез?” - дип сорадым Фикрәттән.

“Теләк булса, яратып эшләсәң, барысына да өлгерергә була. Гаиләбез белән бергә кайнашабыз, шулай ял итеп, рәхәтләнеп эшлибез. Күңелле бит”, - дип җавап бирде һәвәскәр бакчачы.

Фикерләр








Авыл

"Люпин - безнең киләчәгебез". Республика язгы кыр эшләренә әзерләнә

Язның бер көне ел туйдыра, ди халык. Әле уңышны кичә генә җыеп алган кебек. Инде яңа чәчү кампаниясе ишек шакый. Татарстан яңа чәчү сезонына әзерме? Авыл хуҗалыгы министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә шул хакта сөйләде.

Авыл

Авыл театры ни өчен популяр? Сыер-кәҗәләрен, тавык-чебешләрен калдырып сәхнәгә чыккан актерларны халык ни өчен ярата?

Үз авылдашларың куелышында спектакль карау бик күңелле. Андый чакта башкаланың мәшһүр актерлары бер якта торсын. Монда бит синең әниең, туганың, күршең яки хезмәттәшең уйный. Уйный дип әйтү генә бәлки аздыр да әле. Актерлар образга шулкадәр кереп бетә, актер белән әсәр героен аермыйсың да хәтта. Спектакль куелышының төп уңышы да әнә шундадыр ул, мөгаен.

Авыл

Тракторчы ханым: Биш балам да трактор кабинасында үсте

Хатын-кыз – нәзакәтле зат, иренең эштән кайтышын өйдә генә көтеп утырырга тиеш дигән фикер күптән актуальлеген югалтты. Хатын-кыз үзе акча эшли, үзе бала үстерә, иренә назлы хатын булырга да өлгерә. Актаныш районы Татар Суыксу авылында яшәүче “тракторчы Илгизә” - Илгизә ханым Габдерәшитова – шуның ачык мисалы. Ул бер генә көн дә "хатын-кыз эшендә" эшләмәгән, хезмәт кенәгәсендә бары бер вазифа – механизатор. Шул ук вакытта үзенең төп бурычын үтәп, биш балага гомер бүләк иткән герой ана ул. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла