Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таһир Һадиев: Авылга кем бурычлы, Казанның татарлыгы ник чамалы, татар теле кайда саклана?

Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында Президент Рөстәм Миңнеханов юлламасында искәртелеп үтелгән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнагәтенең бүгенге торышына үзенең фикерләрен белдерде. Авыл кешесенә авылда калу өчен нинди шартлар һәм мөмкинлекләр кирәклеген дә әйтеп үтте. Шулай ук бүгенге көн татар театры, әдәбияты, теленә кагылышлы актуаль мәсьәләләргә кагылышлы фикерләре белән дә уртаклашты.

news_top_970_100
Таһир Һадиев: Авылга кем бурычлы, Казанның татарлыгы ник чамалы, татар теле кайда саклана?

"Эшкәртү сәнәгате арта бара"

- Таһир Галимҗанович, Президент Дәүләт Советына юлламасында аграр сәнәгать өлкәсенә бурычларны билгеләгән иде. Президент билгеләгән нинди бурычларны сез аерып әйтер идегез?

- 21 сентябрьдә Президент Дәүләт Советына үзенең юлламасында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатенә билгеләп, басым ясап әйтте, республикада тулаем продукцияне алган очракта шуның 11% ын эшкәртү сәнәгате белән тәшкил итәләр. Бу, әлбәттә, зур саннар. 11 %ның тулаем күләме 2 триллионга якын җитештерелә торган продукция. Бу безнең республикабызда авыл хуҗалыгына булган мөгалләмәне һәм аның чынбарлыктагы үсешен күрсәтә. Без үзебезне- үзебез тәэмин итә торган күп төрле продукцияне кырларда үстерәбез, җитештерәбез. Соңгы елларда эшкәртү сәнәгате арта бара. Без үзебезне тулаем продукция белән тәэмин итүне генә түгел, читкә дә сатарга өйрәндек. Минем берничә мисал гына китерәсем килә. Без сөт продукциясен миллион сигез йөз, ике миллион тоннага якын җитештерәбез. Безгә ул аның кадәр кирәкми. Ит продукциясен дә хәзер ике биш йөз мең тоннадан артык җитештерәбез. Аны да хәзер күп кенә чит өлкәләргә чыгарабыз.


"Кешенең хыялы булырга тиеш”

Мин үзем күп еллар буе Зәй районында эшләдем. Шул еллардан бер мисал китерәсем килә. Колхозның гомуми җыелышлары гадәттә социалистик йөкләмәләр кабул итү белән тәмамлана иде. “Путь к коммунизму” хуҗалыгында баш агроном булып эшләгәндә, колхоз әгъзалары 2800 литр саву белән килештеләр. 3000 литрга чыгу ул вакытта зур билге иде инде. Гектардан 160 центнер шикәр чөгендере алу дигәнгә хатын-кызлар дәррәү кузгалып киттеләр: “Була торган хәл түгел!”- дип, җыелышны туктатыр дәрәҗәгә җиткерделәр. Шуннан соң колхоз рәисе Мутагиров Рифкать төрлечә аңлатып карагач, ничектер бер ысулын тапты: “Кешенең бит, кызлар, хыялы булырга тиеш”. 160 центнер ул вакытта хыял иде. Бүгенге көндә районнарыбыз белән тулаем алганда, шкиәр чөгендерен гектарыннан 500-550 центнер ала. Теге хыял өч мәртәбә артты. Авыл хуҗалыгының үсеше шундый саннар белән билгеләнә, әлбәттә. Болар республикабызга инновацион технологияләрнең керүен күрсәтә. Заман кешеләр алдында, җитәкчеләр алдында үзенең тәлапләрен куя. Шул тәлапләргә яраклашу – иң авыры шул. Бигрәк тә 2010 ел авыр булды. Коры ел иде, ул вакытта бер тамчы яңгыр да төшмәде. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов шунда зур бурыч куйды: “Әгәр дә безгә тагын мондый ел килсә, без моны күтәрә алмыйбыз”, - диде. Шуның өчен галимнәргә, авыл хуҗалыгы министрына, фән эшчәннәренә шул вакытта зур бурыч куелды: нинди генә һава шартлары булуына карамастан, республикабызны тулы күләмдә продукцияләр белән тәэмин итү мәсьәләсе. Бу, әлбәттә, зур этәргеч булды. Безнең галимнәребез, белгечләребез, авыл хуҗалыгы министрлыгы, үзебезнең аграр университет, хуҗалык җитәкчеләре дә  – бөтенесе дә бу эштә актив катнашты.


"Без Россия Федерациясендә беренче булып барабыз"

Бүгенге көндә фәнни-гамәли теориясе дә практикага җайлашкан, бу технологияләр үзләрен аклый. Безнең аңлау гына түгел, ярдәм дә кирәк. Соңгы елларда федераль хөкүмәт, Россия Федерациясенең хөкүмәт даирәләре, авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Президенты Владмирир Путин да бу мәсьәләләрне игътибарсыз калдырмый. Соңгы елларда бюджет тарафыннан нефть, юл төзелешләрен тәэмин итү кимесә дә, авыл хуҗалыгын шулай ук калдырдылар. Минтимер Шәрипович авыл хуҗалыгын, нефтьнең барреле 8 доллар булган очракта да, бик авыр вакытларда да, авыл хуҗалыгын язмыш кулына гына калдырмады. Һәрвакыт ярдәм кулы сузылды. Соңгы елларда Идел буе федераль округындагы 14 субъект арасында безнең авыл хуҗалыгы күләме һәм тәэмин итү буенча да беренчеләрдән булып бара. Эшләгәненә күрә нәтиҗәсе дә бар. Без үзебез күп мәсьәләләр буенча Россия Федерациясендә беренче булып барабыз, сөт буенча, бәрәңге буенча, ит буенча 3-4 урыннарны алабыз. Бу акчаларны дөрес итеп куллану нәтиҗәсе. Әлбәттә, аны тагын да арттыру, тагын да ныграк файдалы итеп куллану мөмкинлекләре бар һәм бу мәсьәләләр буенча Дәүләт Советы сессияләрендә дә, профильле комитетта да бу мәсьәләләргә еш игътибар бирәбез.

Начар уңыш алган вакытта яшәргә өйрәндек

Соңгы утырышта экспорт мәсьәләсе каралды. Без начар уңыш алган вакытта яшәргә өйрәндек. Уртача уңыш – 3-4 миллион алганда да безнең бернинди проблема булмады. Эшләгән кешегә, кем әйтмешли, әҗере була. Бүгенге көндә Россиядә 130 миллон тоннага якын икмәк алынды. Без үзебез 5 миллионнан артык икмәк алдык. Калган өлкәләр дә икмәк алырга өйрәнде. Базар мөгаләмәсе һәм дәүләт тарафыннан көйләнгән механизмнарның булмавы шушы хәлгә китереп чыгарды. Җитештерелә торган икмәкнең  үзкыйммәте 4 сум 50 тиен, яки 1 тоннасы 4500 – 5000 сумнан да ким төшми һәм сату бәясе дә шуннан артмады. Әгәр дә мал, эшкәртү производствосы бар икән, сатыла торган товарны чыгарганда, бу цикллар бөтенесе дә бер-берсе белән бәйләнеп барса, моннан да яхшысы юк. Икмәгеңне дә, сөтеңне дә, итеңне дә, йомыркаңны да, калган продукцияләрне дә җитештерү мөмкинлеге бермә-бер арта.


Краснодар сыман икмәк кенә үстереп, байый алмыйбыз

Әгәр дә бер икмәк белән генә шөгыльләнәсең икән, аны гына үстереп, әлбәттә, (базар мөнәсәбәтендәге вәзгыятьтән күренгәнчә) бервакытта да Краснодар сыман икмәк кенә үстереп, байый алмыйбыз. Алар диңгез янында утыра, күп дигәндә 500 км барырга кирәк, ә безгә анда кадәр ике мең ярым километр барырга кирәк. Алардагы продукциянең үзкыйммәте дә, портларның якын булуы да бездән аермалы булып тора. Шуның өчен безгә терлекчелек кирәк , шуның өчен безгә бөртекле культураларны тирәнрәк эшкәртеп, аннан өстәмә табыш ала торган продукцияләрне җитештерергә кирәк. Безнең республикадан агросәнәгать оешмаларына инвестицияләр кертә торган мәсьәләләр безнең берникадәр уйланылып бетмәгән. Бөртекле культураларның күпмедер өлешен спекулянтлар үз бәясенә караганда 2-3 сумга очсызрак итеп сатып алды. Әлбәттә, боларның бәясе чыгачак. Декабрьдә, гыйнварда үз бәясенә кайтачак. Ул кайткан очракта, сата торган кешенең запасы бетә һәм әйтергә кирәк кереме бермә-бер кимичәк.

Кече хуҗалыклар яхшырак эш нәтиҗәсе күрсәтә

- Президент үзенең юлламасында фермер хуҗалыклары турында, аларның үсеше югарырак темплар белән бара дип, аерым әйтеп китте. Сез ничек уйлыйсыз: ни сәбәпле ул шулай, ни өчен кече хуҗалыклар яхшырак эш нәтиҗәсен күрсәтә ала?

- Беренчедән, бездә хуҗалыкларның дүрт төрле формасы бар: шәхси хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары, урта хуҗалыклар (3500 – 5000 гектарда булганнар) һәм зур холдинглар бар. Аларга бөтенесенә дә хөкүмәт тарафыннан теге яки бу күләмдә бюджеттан ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, субсидияләр, кредитлар алганда һәм калган мәсьәләләрдә. Крестьян-феремер хуҗалыкларының мәйданнары артык зур түгел. Күп булса 500, 1500-2000 гектардан артмый. Шуның өчен бу кешеләр һәрвакытта да технологияләрнең үтәлешенә игътибарлы. Алар бит үз җирләрендә эшлиләр. Бу әйберләр белән кайдандыр Казаннан торып җитәклисе юк. Соңгы елларда бик күп укыту, аңлату эшләре алып барыла. Үз җирләрендә эшләгән очракта фәнни-гамәли ачышларны, инновацияләрне үзләренең кырларына кертәләр. Һәм әйтергә кирәк үзләренең гаиләләре белән экономик яктан рентабельностьне күтәрер өчен болар бик күп эшлиләр. Без күрәбез, аларның шушы теләкләре, хөкүмәтнең ярдәме булу нәтиҗә бирә.

- Алар мобильрәк булып чыгамы инде?


Шәхси хуҗалыклар базар мөнәсәбәтләрендә үзләрен начар хис итми

- Мобильрәк булып чыгалар, һәрвакытта да яраклаша алалар. Бер-берсе белән соңгы елларда теге яки бу техникасы җитмәгән очракта кооперациягә керәләр. Алар базар мөнәсәбәтләрендә үзләрен начар хис итми. Алар яхшы машиналарда йөри, яхшы тракторлары бар. Хөкүмәт тарафыннан бирелә торган  лизинглар, субсидияләрне, төрле программаларга кертеп, үзләренең эшләрен намус белән башкарып, нәтиҗәле эшлиләр.

- Шуннан чыгып, нинди төрдәге юнәлеш булырга тиеш? Кайсы төрдәге хуҗалыкларга безгә ярдәм итәргә, үстерергә кирәк? Яки  мондый сорау бирү урынсызмы?

- Юк, бу сорауны бирү бик дөрес. Хөкүмәт тарафыннан милләтеңә акча һавадан да төшми, судан да агып килми, ул салымнардан керә. Сезнең, минем, калган кешеләрнең салымнарыннан җыелып, бюджетның фонды барлыкка килә. Шушы бюджет акчаларын, әлбәттә, билгели торган урыны бар. Салынган акча ничек итеп сиңа табыш китерә, ул кайтамы, дөрес кулланыламы - бу әйберләр безнең ачык күренергә тиеш. Нинди генә хуҗалык булуына карамастан, бу акчаны салым түләүче һәр кеше ул үзенең акчасын кайда киткәнен белергә һәм күрерә тиеш. Әлбәттә, бу кечкенә хуҗалыклар белән генә дөньяны алып барып булмый. Урманда да, болында да бер генә төрле агач, бер генә төрле үлән үсми. Алар бер-берсен тулыландырырга тиеш, бигрәк тә бу эш зуррак хуҗалыклар белән кооперациягә кереп башкарылырга тиеш. Бу киләчәктә шулай булачак.


Кооперация өлкәсендә эшләргә кирәк

Кошчылык буенча бигрәк тә Мөслим районы алдынгы. Аларның крестьян-фермер хуҗалыклары тавык, каз, калган төрле кош-кортлар белән шөгыльләнә һәм яхшы гына табыш ала. Шул ук вакытта безнең “Агросила”, “Ак Барс” бар. Болар да үзләренең тавык фабрикаларында игътибарны бу мәсьәләгә бирә. Монда инде кредитларны банклар боларга ышанып күбрәк бирә, чөнки аларның үзенә күрә тарихы да бар. Аларның зурлап акча алган очракта, миллиардлап алган очракта, әлбәттә, боларның мөмкинлекләре зуррак була. Күп сарыф ителә торган җитештерү производстволарында боларның мөмкинлеге зуррак. Безнең 4500 крестьян-фермер хуҗалыклары бар, шуларның 1200 гаилә фермалары. Шул ук вакытта ничә еллардан бирле эшләп килә торган зур гына оешмаларыбыз бар. Бигрәк тә Мамадыш районын аерым әйтер идем. Рифат Мотыйгуллинны беләсез бит. Аның үзенең предприятиесе бар. Сөт, ит, җитештерүен карагыз. Бу кеше бит инде көненә һәр сыердан 30 литр сөт сава һәм аның сыерлар саны артып кына бара. Бу хәзер промышленность предприятиегә кереп китте. Әгәр дә игътибар бирсәгез, Президентның чыгышында бер фикер салынды: без югары җитештерә торган производстволарны эшләргә тиешбез, чөнки, әгәр дә, без югары җитештерә торган производствога кермәсәк, без конкуренция ясый алмыйбыз.

Липецк, Воронеж, Пенза өлкәләре белән чагыштырганда, бездә кооперативлар артта калып бара

Бүген  Россиянең көньяк өлешендә - Белгородта да, Липецкида да, Курскида да бермә-бер җайлы әйберләре үстерергә. Аларның табигать шартлары да яхшы. Боларның күбесе промышленность нигезенә корылган.  Шушы юнәлеш безгә рентабельностьне, конкуренциягә сәләтне билгеләячәк, экспортның да сулышын ачачак. Миңа калса, аларны берсенә-берсен каршы куярга кирәкми, алар бер-берсен тулыландырырга тиеш. Кооперативлар буенча без берникадәр артта калып барабыз, бигрәк тә Липецк, Воронеж, Пенза өлкәләре белән чагыштырганда. Бүген синең продукцияң бар икән, нишләп син кибеткә керә алмыйсың? Бигрәк тә федераль сәүдә челтәрләренә кереп булмый. Анда ике әйбер булырга тиеш. Беренчедән, продукция стандартларга тәңгәл булуы шарт, икенчедән, син тотрыклы рәвештә унике ай эчендә продукция белән тәэмин итәргә тиеш. Әгәр дә син көн саен биш кенә килограм ит бирсәң, зур кибетне тәэмин итеп булмый. Аларга бишәр, бишәр йөз, мең биш йөз тонна бирергә кирәк һәм ул көн саен кирәк. Бу мәсьәләгә бары тик кооперация белән генә керә аласың. Син шул ук вакытта 100-150 миллионга төзедең саклаугыч. Әгәр син 150 кг, мин 500 кг, 2 тонна әйбер китерәсең, син җиләк үстерәсең, син алма үстерәсең, болар бөтенесе дә бер флаг астында эшлиләр. Болар кооператив. Шушы кооператив моны сатып ала, шул саклаугычларга куя һәм болар базарга керә алалар. Аны аягында нык басып тора торган уенчы дип әйтеп була, чөнки аның 50 кг гына түгел, аның 5-6 мең тонна әйберсе бар, аның базарда үзенең тота торган урыны булачак һәм ул нинди генә сәүдә челтәрләре булмасын, алар белән сөйләшеп, үзенең тәкъдимен әйтә алачак, аларга гына баш иеп тормаячак. Президентыбыз моның турында бик дөрес итеп әйтте, бу өлкәдә безгә бик ныгытып эшләргә кирәк.


Кәгазь, батареялар, пыялалар, полиэтиленнар һәм дистәләгән төрле әйберләрне җыю да кооперация

- Бу кооперацияләрне арттыру өчен хәзер хөкүмәттән ниндидер өстәмә финанслар биреләчәкме яки бу кешенең активлыгыннан торамы?

- Кооперация бездән генә була торган, бездән генә чыга торган түгел, ул бөтен дөньядагы зур практика. Искә төшерегез, ул бит Столыпин заманында да булган, аннан НЭП вакытында, Ленин, 1920 елларда. Ул вакытта 3-4 ел эчендә дөньяны үзгәртәләр. Кооперация ул вакытта да эшләгән. Без беләбез: кооперациянең совет заманында берникадәр кысырыкланган булса да, чүпрәк җыя иде, сөякне дә җыя иде, шушы ук кооперация бәрәңгене дә җыя иде, суганны да җыя иде һәм дистәләгән әйберләрне үзе аша уздыра иде. Ул бездә булган хәл. Быел экология елы дип әйтәбез. Экология елында да бу кооперацияләр кирәк. Кәгазь, батареялар, пыялалар, полиэтиленнар һәм дистәләгән төрле әйберләрне җыю экономика белән экологияне берләштерә торган әйбер генә түгел, ул да кооперация. Берләшеп, оешып, боларны зур күләмдә оештырган очракта, әлбәттә, без күп проблемалардан китә алабыз.

Алдынгы технологияләрнең ахырын уйлап бетермибез

Президентыбызның “яшел” экономика дип әйтүен мин шушы экология кысаларында дип күзаллыйм. Без бу мәсьәләгә бик игътибарлы булырга тиеш. Бүгенге көндә бара торган инновацияләр, алдынгы технологияләрнең без ахырын уйлап бетермибез. Шул ук батареяны алыйк - утны да яндыра, пультларны да эшләтә, бөтен җиргә кирәк, без шушы батареяны көче беткәннән соң каядыр ташлыйбыз икән, ул табигатькә зур зыян сала торган әйбер. Ясала икән өстәл, ясала икән урындык, ясала икән телевизор, фотоаппарат – аны ясаганчы ул ничек итеп әйләнә-тирәне бозмыйча яңадан эшкәртеләчәген уйларга тиеш. Әйләнә-тирәне саклау өчен, без һәрвакытта да ике адым алдан барырга тиеш. Һәрбер программаның, һәрбер әйбернең башы һәм ахыры бар. Ахыры кая барып тоташканын белергә тиешбез.

Авылда эшләүчеләр саны кими

- Сездән белгечләр турында да сорыйсы килгән иде. Еш кына хуҗалык җитәкчеләреннән дә ишеткән бар: озакламый трактор ватарга да кеше булмас дип. Сез ничек уйлыйсыз, белгечләр әзерләү ни дәрәҗәдә бара? Аграр уку йортларында укучылар авылга кайтырга әзерме? Нинди тенденция күзәтелә?

- Кызганычка каршы, авылда эшләүчеләр саны кими бара. Авылдагы кеше дә кимеп бара - кайчандыр ул бер миллионнан артык иде, хәзер ул тугыз йөз меңнән артыграк. 20 гасыр, 1900 еллардан алып, шушы 2015 елларга хәтле алган очракта, Россия Федерациясендә барлыгы 150 мең авыл юкка чыкты. Бу бик зур сан. Бездә аларга караганда тенденция бер 5 мәртәбә кимрәк. Бүгенге көнне бу тенденцияләрне тирәнтен өйрәндек дип уйламыйм. Без ипи үстерү турында сөйлибез, чөгендер үстерү турында сөйлибез, юл салу турында сөйлибез - бу мәсьәләләрне комплекслы карарга кирәк. Кеше авылда калсын өчен, югары җитештерү, заман тәлапләренә җайлашкан предприятиеләр, кооперацияләр кирәк. Без бит мәктәпләрне егерме ел элек авылларда 300 урынлык мәктәпләр салдык. Бүгенгесе көндә кайбер мкәтәпләрдә - 50 кеше. Авылда укучыны саклау өчен нәрсә кирәк соң? Мин сезгә күп уңыш булганда без нишләргә тиеш, кая китәчәк моның бер миллион тоннасы, ничек сатабыз икәнен әйтеп киттем бит. Без шушы сорауларга җавап куярга өйрәнергә тиеш. Бүгенге көндә авылда дистәләгән программалар бар, без юл салабыз, авылда газ, ут бар, иң мөһиме – эш кирәк. Авылда мәктәпләребез бар, мәдәният биналары да бар, 35-40 мең сум ала торган нормаль эш булган очракта нишләп кеше авылдан китсен хәзер.

Казанга килеп татар булып булмый

Кешеләр балаларын тәрбияләү өчен авылның мөмкинлеген, аның иҗади яктан да, тәрбияви яктан да асылын аңлый. Милли мәсьәләләргә килгәндә, Казанда татар булып булмый. Бик авыр татар булуы, чуваш булуы да бик авыр, удмурт булуы да бик авыр монда. Казанда без телибезме, юкмы икенче дәүләт телендә - рус телендә сөйләшәбез. Бу безнең бик катлаулы мәсьәлә.

Европада кече авыллар исән

Шул ук вакытта Европада кече авыллар, кечкенә шәһәрчекләр барысы да исән. Аларның юллары да, эш урыннары да бар. Әйтергә кирәк, аларга 20, 40, 80 километр барып эшләү бер нәрсә дә түгел. Шуның өчен бу мәсьәләне бер газ кертеп кенә, парк ясап кына хәл итеп булмый. Ул мәсьәлә бары тик коллектив фикере булганда, комплекслы иткән очракта гына хәл ителәчәк.

Авылда калу кешене экономик яктан кызыктырырга тиеш

Без чит төбәкләргә барып, бу мәсьәләне тотрыклы итеп өйрәнеп кенә авылны саклап калабыз. Ә болай без әкеренләп, сиздермичә генә чигенеп барабыз. Авылда картлар, әбиләр, ветераннарыбыз калып бара. Кешегә йөкләмә биреп, авылны сакларга кирәк син авылда кал инде дип кенә саклап калып булмый. Авылда калу кешене экономик яктан кызыктырырга тиеш. Шул этәргеч булырга тиеш.

- Гаилә фермерлары дип, бер ел эчендә бер мең гаилә фермеры оештыру максаты белән программа да кабул ителгән. Кызганычка каршы, кешеләрнең бик шөгыльләнәсе килмәде. Бу авылдагы халыкның авктивлыгы түбән булудамы, нәрсә белән сез аңлатыр идегез? Мең ярым гаилә фермеры бездә әле генә барлыкка килде.

Авылга без түләп бетерми торган дәрәҗәдә бурычлы

- Нинди генә сугышлар булмасын, һәрвакыт авылдан киткән солдат, авылдан киткән матрос, армиянең төп нигезе булып торды. Братский ГЭС булсынмы, БАМ булсынмы, шахталармы, Магинтогорск булсынмы, КАМАЗ булсынмы, алар бөтенесе дә бит авылдан киткән безнең егет-кызларыбыз хисабына күтәрелде. Шуның өчен авыл бик күп еллар дәверендә Россия Федерациясендә дә, Татарстан республикасында да кеше капиталы бирә торган зур доноры булып торды. Ничек кенә булмасын, син өстәп тормасаң әкеренләп сүнә, шуның өчен авылга без түләп бетерми торган дәрәҗәдә бурычлы. Шушы ничә еллар буе калган, безнең милли аңыбызны да, гореф-гадәтләребезне дә, риваятьләрне дә, күңелле һәм милләтне милләт итә торган мөмкинлек бары тик авылда гына чагыла. Авылда анда бүтән төрле сөйләшәләр, күршесе белән күршесе анда гел икенче төрле, күрше хакы – Алла хакы дип яшиләр. Һәр агачның, һәр елгачыкның, һәр кешенең тарихын беләләр. Анда икенче дөнья, икенче мохиттә яшиләр. Әлбәттә, моны саклау бөтенебез өчен дә зур бурыч.

- Активлыгы түбән булдымы?

- Активлыгы түбән булуны мин сезгә аңлаттым. Кемнәр китә заводларга? Иң яхшы эшли торганнар китә. Кемнәр чит җирләргә китә? Үзенә ышанганнар һәм кыюлар. Шулай әкерен-әкерен чүпләнеп, башта безнең кызларыбыз киттеләр чөгендердән куркып. Ул кызларыбыз шәһәрдә кияүгә чыкмыйча олыгайдылар. Авылдагы егетләргә кызлар калмыйча, картайдылар. Мин колхоз рәисе булып эшләгәч әйтә алам, болар барысының да бит урыны бар, тарихы бар. Бер көндә генә болай килеп чыкмый ул.

- Авылга бурычлы булу турында сүз чыккач, шуны әйтергә була, авыл халкы ул әле дә шәһәргә килеп, мәсәлән, ярминкәләр оештыра, ә шәһәр авылга җавап итеп нәрсәдер эшли аламы икән, сез ничек уйлыйсыз?

- Шәһәрдәге кешеләргә бик зур рәхмәт, алар яратып сатып алалар. Ул продукцияне җитештергән хуҗалары бар. Аннан соң авыл хуҗалыгы министрлыгы, Рөстәм Нургалиевич тарафыннан, ярминкәдә саткан кешеләргә транспорт ягын, юл чыгымнарын каплана. Бу бик әйбәт. Бу мәсьәләләрдә, әйткәнемчә, кооперацияләр кирәк. Бер кеше үстерә белә, бер кеше сата белә. Бер кеше үзе генә йорт та төзи алмый, бакчаны да казый алмый. Тормыш кооперациянең яңадан кирәклеген исбатлый. Ул вакытта бер трактор өч кешегә дә җитә, бер комбайн биш кешегә дә җитә. Бу кооперациянең төбендә бик зур мөмкинлек ята һәм авылдагы кешене эш белән тәэмин итә ала.


Авылның киләчәге бар

Авылның киләчәге бар, аны Россия Федерациясе җитәкчеләре дә аңлый. Бу мәсьәләгә бер депутат та каршы килми. Элек бит алар белән көрәшә идек. Күп мәсьәләләрдә авыл үзенә күрә милли бер валютага әйләнде.

- Агросәнәгать паркларын үстерү кирәклеге турында да әйттек. Авыл җирләрендә, районнарда болар ни дәрәҗәдә кирәк ул халык өчен?

- Безнең хәзер халык шәһәрләрдә, кечкенә шәһәрләр үзәкләрендә яши. Бу очракта уртада арадашчы китә. Син кибеткә сатмыйсың, кибеттән тагын сатыла, сиңа турыдан-туры сату мөкинлеге туа. Бу ике яктан да яхшы. Беренчедән, сатып алучы кем җитештерә шуны күрә, икенчедән, уртада арадашчы юк һәм сатып алучыга бу очсызракка туры килә, ә сатучыга шул ук көнне акчасын кесәсенә салып алып кайтып китәргә мөмкинлек бар. Президентыбыз кушуы буенча агросәнәгать парклары Сабада, Буада, Кукмарада, Әлмәттә, Зәйдә төзелә, аны тормыш тәлап итә, ул кирәк әйбер.

- Шулай ук безнең продукцияне чит илләргә чыгару турында сүз барганда, махсус оешмалар да бар. Татарстан продукциясен читкә чыгару өчен, нәрсә безгә комачау итә?

- Беренчедән, продукциянең продукция булуы кирәк, аның күләме кирәк, аның сыйфаты кирәк, ул сыйфатлы булырга тиеш, тотрыклы булырга тиеш. Мин телим, теләмим түгел. Әгәр дә без контрактка керәбез икән, биш елга расчет ясарга кирәк, һичьюгында өч елга. Әгәр дә синең продукцияңдә гөмбәчек авырулары бар икән, әгәр аксымың җитми икән, әгәр клейковина юк икән, бу әйберләрне бит базарга чыгрып булмый - шуның өчен безгә стандартлар кирәк. Шушы стандартларда җитештерелгән продукцияне генә тәкъдим итеп була. Һәм әлбәттә, без продукцияне җитештерергә өйрәндек, хәзер инде аларны, диверсификация дип әйтәбез бит, аларның юнәлешләрен үзгәртергә кирәк. Аның үзенә күрә тәлабе бар. Шушы тәлапләргә туры килергә тиеш. Илләр белән илләр арасында да аерыла бу тәлапләр. Шуның өчен партнерларыбызны эзләп, шушы партнерларыбыз белән бергәләп эшләргә кирәк. Шулай ук, монда укытырга кирәк, без бер генә еллык программа белән моны эшли алмыйбыз. Әйткәнемчә, 3-5 ел бу кешеләр белән тотрыклы рәвештә, без шул вакытта гына бу әйберләрне алып бара алабыз. Шушы технологияләргә тәңгәл килә торган үзенең эчке сыйфатлары сертификациясе булырга тиеш. Без кибеткә керәбез икән, балалар караваты алсаң да, сертификаты бармы дисең, урындык аласың икән, серитификаты бармы дисең, әгәрдә телевизор аласың икән, берәр уенчык аласың икән сертификаты бармы дисең. Президентыбыз моңа басым ясап әйтте. Ул сертификация ике төрле була, ул катгый рәвештә куелган, аны эшләмичә булмый, һәм кеше үзе игълан итә һәм үзенең сүзләренә үзе җавап бирә. Болар икесе дә базар мөнәсәбәтендә тигез. Сертификациядә ничек җитештерелүе турында, нинди кырда, нинди ашлама, нинди агу кертелгән - бу әйберләрнең барысы да дөрес итеп аңлатылырга тиеш.

Җир ул һәрвакытта да бик кадерле булган

- Шулай ук җир мәсьәләсе буенча сорыйсы килгән иде. Фермерлар җирләрне арендага алу проблемасы бар дип әйтәләр. Шулай ук рәсмиләштерү буенча да проблемалар бар. Шул ук вакытта без күрәбез: аеруча шәһәр янындагы җирләр эшкәртелми ята, хуҗалары эшкәртми яки башка сәбәпләр арксында. Ул өлкәдә закон ягыннан нинди дә булса чишү юлы бармы?

- Закон - Җир кодексы бар. Шуның нигезендә әгәр дә җир алу мөмкинлекләре булмаса, 4500 фермер булмас иде. Җир ул һәрвакытта да элек-электән бик кадерле булган, бәхәсле булган. Аны бер кешенең дә бирәсе килми. Җирнең хәзер муниципаль берәмлекләрдә була торган күләмнәре аз калып бара. Җир янындагы шәһәрләр алар берничә категориягә бүленә. Авыл хуҗалыгы категориясеннән чыгарып, күп җирләрдә мине борчыган әйбер шул, якын тирәдәге Лаеш, Биектау, Балык Бистәсе, Югары Ослан, Яшел Үзәндә күп кенә авыл хуҗалыгы җирләре төзелешкә китеп бара. Мин авыл хуҗалыгы белән гомеремне бәйләгән кеше буларак, болар өчен борчылам. Кайчандыр монда күкрәп үскән икмәкләр урынында йортлар барлыкка килә. Йортлар да салырга кирәк. Әле бит йортлар гына түгел, без бит көненә 3-4 мәртәбә өстәл янына киләбез. Әгәр дә безнең эрозия процесслары да кимемәсә, әгәр дә безнең җиребез дә кимесә, безнең потенциалыбыз кими. Яшәү чыганагын бәяли торган иң зур күрсәткечләрнең берсе -  ул җир. Җирнең исән булуы, эрозион процесслардан арыну. Шундый тенденция безнең 60 елларда 1 кешегә 130 сутый туры килгән булса, сөрүлек җирләре, ә бүгенгесе көнне алар нык кимеде - 1 кешегә туры килгән сөрүлек җирләре кими, бу мәсьәлә мине борчый.

- Быел авыл хуҗалыгы, игенчеләр, икътисади хәлләрне яхшырталар дип әйтә алабызмы без?

- Бу сатып ала торган продукциянең үз бәясеннән тора. Мин аңлатып киттем инде. Сатучылар үзләренең табышларын югалтты. Керем һәр сатылган бер тоннадан 1500-2000 гә кимрәк керә. Хәзер 1000 тонна әйбер сатасың икән, монда 2 миллион ярым, 3 миллионга якын акча керми. Аннан соң эшкәртү, саклау бар бит, аларның да бик күп акчалары сарыф ителә. Без телибезме, юкмы ниндидер квота булырга тиеш. 80% ын булган икән, мин сездән сатып алам. Хөкүмәт даирәләренә бу мәсьәләдә уйларга кирәк. Син җитештердең икән, син борчылырга тиеш түгел. Әгәр артыграк чәчәсең икән, син җавап бирәсең. Эшләгән кеше белергә тиеш, шуның кадәр продукциясе аның сатыла, 70% ы сатыла, 30% на син  үзең җавап бирәсең, телибезме, юкмы шуңа кайтачакбыз.

Телсез халык – денсез халык

- Таһир Галимҗанович, сездән башкарак тема турында да сорыйсы килгән иде, сез бит үзегез дә авылда торган кеше, тел мәсьәләсе сезне ни дәрәҗәдә борчый һәм сез ничек уйлыйсыз, без туган телебезне ничек саклый алабыз?

- Телсез халык – денсез халык. Аннан кем генә булабыз? Без тарихлы халык, без көрәшле халык. Ничә еллар буе үзебезне югалтмыйча килгәнбез. Кызганычка каршы, соңгы вакытта бара торган шушы руслашу, телебезне югалту, әлбәттә, мине бик борчый.

Чишмәнең башы - авыл

Безнең әдәби яктан да, тарихи яктан да, дөньяда тоткан урыныбыз бар. Әлбәттә, чишмәнең башы - авыл. Авыл мәктәпләрендә бара торган реформаларның барысы да уңышлы булды дип әйтмәс идем. Әйбәт укыту гына түгел бит әле, туган телдә укыту мәсьәләсе дә югалды. Шуның өчен бу хәзерге көндә бөтенебезне дә уйландыра һәм безне берләштерергә тиеш. Без үзебез күбрәк татарча сөйләшергә тиеш, балаларыбыз белән дә, оныкларыбыз белән дә. Әлбәттә, бу болгавыр еллар берникадәр вакытка тынычлангач, әле без бөтенесен дә ачыклап бетерербез. Һәрбер татар үзалдына инде бу сорауны куя. Үзенең тарихын белгән, үзенең бәясен белгән. Шуның өчен иң беренчесе безнең Конституцион мөмкинлегебез бар. Без аны тулысынча дөрес итеп кулланырга тиеш. Бездә ике дәүләт теле бар - татар һәм рус теле. Без аны дөрес итеп кулланырга тиеш. Икенчесе, өйләребездә сөйләшергә кирәк, балалар белән. Үз дәүләтең булып, үз телеңдә генә сөйләшкән очракта ул инде икенче төрле булыр иде. Без Россия Федерациясе составындагы субъект һәм икенче халык булып күп еллардан бирле торабыз, безгә моны бервакытта да югалтырга ярамый.

Телебезнең биеклеге театрларда саклана

- Шулай ук сезне әдәбиятны яраткан кеше дип тә беләбез. Әдәбият өлкәсендә үзегезнең күзәтүләрегез белән дә уртаклашсагыз иде.Әдәбият элегрәк ничек иде?

- Мин бигрәк тә Г.Камал театрына әйтер идем сүземне. Мин сирәк барам. Театр, бигрәк тә Марсель абый Сәлимҗанов заманындагы якты, күңелгә кереп кала торган спектакльләрнең булуы белән, аерылып тора иде. Анда бик күп тәрҗемә әсәрләр. Мин аны русчасын рус театрына барып карый алам. Кайвакыт ачы-ачы итеп кычкырып та уйныйлар. Марсель абый Сәлимҗановны кайтарып булмый. Миңа калса, шуның алымнары белән эшләргә кирәк. Аның спектакльләренә башка миләт кешеләре дә киләләр иде. Хәзер подвалларда андый театрлар барлыкка килде. Анда бит шартлар да тудырылмаган, ә кеше бит ишелеп килә. Әдәбиятның, телебезнең бөеклеге театрларда саклана.

Тәрҗемә әсәрләр дә кирәктер инде, ләкин берничә генә. Мин бит аның русчасын Качалов театрына да барып карыйм. Мин бит русча аңлыйм. Татарстанда русча аңламый торган кеше юк. Үз телебездә, Марсель Сәлимҗановның шул вакыттагы артистларның мөмкинлекләрен югалтмаска кирәк. Бүгенгесе көндә дә матур спектакльләр бар. Күптән түгел генә Кәрим Тинчуринның үзенә багышланган автобиографик спектакль карадык. Бик матур, бик гаҗәп, кешенең күңеленә керә торган.

Комик артистлар кендектән түбән уйный

Бигрәк тә комик артислар кендектән түбән уйный. Аларга күбрәк укырга кирәк. Шул ук вакытта синең башың җитми икән, азрак кына рус артистларын кара, еврей артистлары бик матур уйный, ул бик нечкә урын бит, аны гади генә итеп, кешенең кендектән түбән өлеше белән генә түгел, ә югары, эстетик яктан да, фәлсәфи яктан чагылдырырга кирәк. Әлбәттә, миңа үзебезнең язучыбыз, шагыйребез Разил Исмәгыйлевич Вәлиев бик ошый. Үземнең яраткан язучыларымнан әйтер иде Аяз Гыйләҗевне, аның әсәрләре бик бай. Кызганычка каршы, бу соңгы елларда, укырга вакытым бик җитми. Матбугатта "Шәһри Казан" бик аерылып тора. Бүген аны калыпларга бүлеп, системага салганнан соң уку җайлы. Кешеләрнең фикерләрен дә аңлыйбыз, шуның өчен без кешегә яраклашырга гына түгел, үзебезнең данлы тарихыбызны җиткеререргә дә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100