Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары: “Фермерларның төп хатасы – җире яки сарае булмыйча, грант артыннан чабу”

Һәр башлаган эшкә теләктәшлек белдерүче, ярдәм кулы сузучы булганда, эшләве дә, яшәве дә рәхәт. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тир түгүчеләр бу яктан беркадәр бәхетле. Министрлык төрле башлангычларда ярдәм төрләре билгели, грантлар уйната, субсидияләр бүлә.

news_top_970_100
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары: “Фермерларның төп хатасы – җире яки сарае булмыйча, грант артыннан чабу”

2017 елга фермерларга дәүләтнең нинди ярдәмнәре бар? Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов белән сөйләштек.

Республикада 5 мең тирәсе фермер бар. Аларның саны көннән-көн артып бара. Ә кайбер программаларда дәүләт ярдәмен алырга теләүчеләр саны грантларга караганда 5-6 тапкырга күбрәк. Бүген дәүләт ярдәме белән төзелгән 1500дән  артык  гаилә фермасы бар. Грант алырга теләүчеләр тагын да күбрәк.


–Ришат Рәшитович, быел авыл хуҗалыгы өлкәсендә нинди ярдәмнәр каралган?

– Федераль дәрәҗәдә – 16, республика күләмендә 27 төрле ярдәм программасы эшли. Бу төрле грантлар һәм субсидияләр дигән сүз. Шуларның 9ы хуҗалыкның вак тармакларына – шәхси хуҗалык, фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына юнәлдерелгән. Әйтик, авыл хуҗалыгы кооперативларының материаль-техник базасын үстерү өчен республикадан – 30, федераль бюджеттан 120 млн сум акча бүленде. Үз эшен башлаучы фермерларга Татарстан хөкүмәтеннән 40, федераль бюджеттан 100 млн сум бүленде. Шулай ук гаилә фермерлары, сөтчелек тармагында мини-фермалар төзү, нәселле савым сыеры яки таналар, республика чигеннән тыш мөгезле эре терлек сатып алу, кош-корт (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебие) үрчетү өчен субсидияләр каралган. Авыл хуҗалыгының кече тармакларына кредитлар да бар. Шулай ук өч яшьлек атларга, сыерларга  азык юнәтү, сыерларга профилактик ветеринария чаралары өчен дә субсидияләр каралган.

"Башлангыч фермер"

- Иң элек “Башлангыч фермер” программасы турында сөйләшик әле.

– Әлеге программа  2012 елдан эшли башлады.  Беренче башлаган елда 30 % акчаны Россия хөкүмәте  бирә иде, 70 %ын Татарстан. Хәзер киресенчә, 90 % ын Россия бирә, 10 %ын Татарстан. Быелга каралган сумма 140 млн.

– Әлеге программага дәгъва кылган кеше эшне нидән башларга тиеш, аңа нинди таләпләр куела?

– Иң элек ачыклык кертик, башлангыч фермер кем ул?  Арендада яки үз җире булган, өч елдан да артыграк милке, күпмедер техникасы, белеме булган, салым инспекциясендә теркәлгән зат ул.

Фермер булып китәр өчен аңа башлангыч капитал кирәк. Җирне эшкәртә торган техника, мәсәлән. Әгәр ул юк икән, аның эшне күзаллавы, уе булу мөһим. Шул уйны тормышка ашыру өчен ул грантка бизнес-план ясый. Сөтчелек һәм итчелек тармагында грантның күләме 1 – 3 млн сум. Үсемчелектә ул 1,5 млн сумны тәшкил итә. Фермер булып теркәлгәннән соң 24 ай (ике ел) эчендә бу грантка дәгъва кылып була.   Әгәр ике елдан артыграк вакыт үткән икән, ул башлангыч ("начинающий") фермер түгел, "развивающий" фермер була. Элек бу вакыт чикләве бер генә ел иде.


Бизнес-план нәрсә ул? Үзенең башлангыч кертеме һәм грант акчасы бизнес-план дип атала. Грант акчасы бизнес-планның 60 %ын тәшкил итә.

Грант алырга теләгән фермерга мондый таләпләр куела: салым органына әҗәте булмавы шарт, фермер булып теркәлгәнче шәхси эшмәкәр булган икән, аны япканнан соң өч ел вакыт узарга,  ирегеннән мәхрүм ителмәгән булырга, авыл җирендә яшәргә, авыл җирендә эшли торган тәҗрибәсе булырга тиеш. Бу таләпләрне үтәмичә, теләсә кемгә грант биреп булмый. Казанда яки башка шәһәрләрдә яшәүчеләргә ул бирелми. Бизнес-план алдагы биш елга карап төзелә. Биш ел эчендә әлеге хуҗалык аның бердәнбер эш урыны булып тора. Шулай ук ул биш ел эчендә алынган һәр миллион сумга бер эшче тотарга, аңа минималь хезмәт хакыннан ким булмаган (7,5 мең)  хезмәт хакы түләргә тиеш.

–Төзеләсе фермер хуҗалыгы нинди шартларга җавап бирергә тиеш?

– 24 башка исәпләнгән сөтчелек фермасы (елына 110 тонна сөт җитештерү), 50 баш мөгезле эре терлек (елына 12 тонна ит), 150 баш сарык, 50 баштан ким булмаган ана сарык (тере килеш 4 тонна ит), 4 мең баш күркә (30 тонна ит), 5 мең баш бройлер (5 тонна ит), 1,5 мең баш каз (5 тонна ит), 3 мең баш үрдәк ( 6 тонна ит) фермасы.

Йомырка салуга корылган кошчылык фермалары да грантта катнаша. Моның өчен 5 мең баш “несушка” (елына 1,3 млн йомырка), 10 мең баш бытбылдык (2,5 млн данә йомырка), 1 мең баш каз (75 мең данә йомырка), 1 мең баш үрдәк (120 мең данә йомырка).  Яшь кош-корттан түбәндәге артым булуы таләп ителә: 5 мең баш күркә (5 тонна артым), 5 мең баш бройлер (1,5 тонна артым), 6 мең баш йомырка сала торган тавык (5 тонна), 2,5 мең баш каз (0,6 тонна), 5 мең баш үрдәк (1,5 тонна).

Грант оту өчен шулай ук 40 баш ат, шул исәптән 16 бия асрарга бизнес-план төзергә дә мөмкин.

– Үсемлекчелек буенча бизнес-план нинди шартларга карап төзелә?

– 10 гектар мәйданга исәпләнгән бәрәңге басуы, 5 гектар ачык грунтта теләсә нинди яшелчә, 1000 м2ка исәпләнгән ябык грунтлы мәйданда яшелчә үстерү, 100 гектар басуда ашлык, азык культуралары, 1,3 гектарда җиләк-җимеш культуралары үстерү.


Фермер бер үк вакытта бу юнәлешләрнең берничәсе белән эшли ала, тик грант бер генә юнәлешкә бирелә.

– Грантсыз калучылар күпме?

– Узган ел башлангыч фермер программасында 81 фермер грант отты. Туй үпкәсез булмый дигән кебек, үпкәләүчеләр дә бар. “Минем бизнес проект әйбәтрәк иде, миңа бирмәделәр, аңа бирделәр", - дип сөйләп йөрүчеләр дә бар. Кемдер документларын алданрак бирә, кемнеңдер проекты уңышлырак, аны дөрес итеп яклый, юнәлеше үзенчәлекле була. Сыер яки үгез асрау өчен баллар күбрәк.

Грантка дәгъва кылган зат конверт эченә барлык документларын салып тапшыра, конкурс беткәнче  бездә ята ул. Без аны ачарга тиеш түгелбез. Комиссия һәрбер конвертны ача. Тиешле таләпләргә җавап бирсә, конкурска үтә.

- Булачак фермерлар ясый торган төп хаталар нинди?
   
- Беренчедән, үзләренең кертем акчалары булмау. Счетта акчасы юк яки салым инспекциясенә бурычы бар. Эшмәкәр булып эшләгән, оешмасын япкан, ә срогы узмаган. Грантны булдыксыз кешеләргә бирмибез. Үз эшен ача-яба, тегендә- монда барып, эш башлап караган кешеләргә бирелми. Кайберәүләрнең бөтен документы тәртиптә, проекты да кызыклы, әмма җире юк. “Документларны тапшырдым, әле теркәмиләр һаман, шуның белән сузылды”, - дип җаваплый ул. Шулай ук терлек алырга грантка дәгъва кыла, ә фермасы юк. “Өй территориясендә, бакча артына сарай салам” диләр. Бу хәзер рөхсәт ителми.

“Гаилә фермасы”

- “Гаилә ферма”сына грантын алуның нинди үзенчәлекләре бар?

- Гаилә фермасының суммасы күбрәк. Бер фермерның  7 млн сумга кадәр грант оту мөмкинлеге бар. Узган ел 48 фермер әлеге грантны оту бәхетенә иреште. Таләпләре “Башлангыч фермер”ныкы кебек үк. Тик кайбер аермалыклары бар. Әйтик, проект 8 елга төзелә, фермер яки аның гаилә әгъзалары “Башлангыч фермер” гранты алмаган булырга тиеш. Гаилә фермасы грантын үсемлекчелек өлкәсендә алып булмый.


Мал-туарның баш санына килсәк, 50 дән күбрәк сыер, 100 баш мөгезле эре терлек, 300 сарык, 100 баш савым кәҗәсе, 200 баш ат булырга тиеш. Кош-кортның да баш саны шактый. Мисал өчен, грант акчасына ул 10 мең баш йомырка сала торган тавык, 8 мең каз, 10 мең баш үрдәк асрарга тиеш.

- Бизнесын үстерергә, дәвам итәргә теләгән гаиләнең ничә ел тәҗрибәсе булырга тиеш?

– Фермерның ике ел эшчәнлеге булырга, ул ферма тотып, күпмедер мал үстерү тәҗрибәсе булырга тиеш. Ул моңа кадәр продукция җитештереп саткан, шуны дәүләт ярдәме белән тагын да арттырырга тели. Андыйларга таләпләр тагын да зуррак. Әгәр грантны ферма төзергә ала икән, ферманың проекты булырга тиеш. Ул экспертизадан үткән, төзелеш буенча рөхсәт кәгазе алынган булуы шарт.

- Хаталанучылар бармы?

- Кемдер конкурста катнашу өчен берәүдән бурычка акча алып тора да, банкка сала. Выписка китерер өчен. Икенче көнне ул акчаны ала да, вәссәлам. Бизнес-проект өзелә. Шуңа күрә быелдан яңа тәртип кертелде. Башта фермер үз акчасын хуҗалыкка кертүе турында дәлилләп документларын бирә. Аннан соң гына грант акчасын тотарга рөхсәт итәбез. Әгәр фермерлар шуңа риза булып, безнең белән килешү төзиләр икән, грантта катнаша ала.


Гаилә фермасы төзегән кеше үзе, үзенең гаилә әгъзасыннан тыш,  тагын өч кешегә эш урыны бирергә тиеш. Биш кешене эш белән тәэмин итәргә, ел буена  (аена кимендә 7,5 мең сум) хезмәт хакы түләргә тиеш. Бу бик авыр. Моңа әзер булмаган, җире, милке булмаган кеше катнаша икән, тиз генә күтәрелеп китә алмый. Ел саен 10 %ка үсеш тә булырга тиеш бит әле.

Район башлыклары безгә хат яза. “Фәлән Фәләнов булдыклы фермер, үсәргә тели, сез дә, без дә ярдәм итик”, - диләр. Әмма кайбер намуссызлары акча алу өчен генә тырыша. Андыйлар эшләрен башкармаса, акчаларын кире картайтабыз. Әгәр башка эшкә тоткан яки акчасы кассадан юкка чыккан икән, судка бирәбез. Шундый    ике очрак булды, хәтта шартлыча иректән мәхрүм итүгә кадәр барып җиттек. 

– Крестьян-фермер хуҗалыкларына дәүләт тарафыннан нинди ярдәмнәр бар?

- Алар шулай ук грант отуда катнаша ала. Бер фермерга билгеләнгән сумма – 7 млн. сум.  Аңа фермер хуҗалыгы булып теркәлгәннән соң ике елдан да артыграк вакыт узмаган фермерлар дәгъва кыла. Аның терлекчелек фермасы төзергә, продукция күләмен арттырырга, төзелеш алып барырга, 8 ел шушы эштә эшләргә дигән ныклы планы булырга тиеш. Ул шулай ук авылда яши, грант отканнан соң  5 ел буе башка бер җирдә дә көч куймый, моңа кадәр грантлар алмаган яки “Башлангыч фермер” акчасын отканнан соң өч ел вакыт узган, эшчәнлеге буенча бер терлекчелек фермасы төзегән, бурычлары булмаган, банкротлыкка чыкмаган фермерлар катнаша. Ул шулай ук биш ел буе үзенең гаилә әгъзаларыннан тыш, тагын өч кешене эш белән тәэмин итәргә тиеш. Мал-туар санына килсәк, 50 баш сыер, 100 баш мөгезле эре терлек, 200 баш ат, 10 мең баш тавык һ.б. асрау шарт.

“Авыл хуҗалыгы кооперативы”

- Авыл хуҗалыгы кооперативлары шактый кәттә суммага өмет итә ала дип беләм?

- Әйе, 1 кооперативка билгеләнгән грант күләме – 70 млн. сум. Аңа булган таләпләр: эшен теркәгәнгә 12 ай, кимендә 10 авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче оешманы берләштерә, нигезле бизнес-планы бар, 5 ел эчендә ул ныгып аякка басарга тиеш,  авыл хуҗалыгы кооперативларының ревизия союзы әгъзасы булып тора, ел саен үзенең эш нәтиҗәләрен комиссиягә тәкъдим итә, салымнар буенча әҗәте юк, һәр отылган өч миллион сумга бер эшче тотарга, табышны бер ел эчендә 10 %ка арттырырга тиеш. Грант акчасын ул төзелешкә, реконструкция ясарга, продукция җитештерү, саклау, эшкәртү объектлары булдыруга тота ала. Шулай ук махсус транспорт сатып алырга да мөмкин.

- Ришат Рәшитович, алда санап үтелгән хуҗалыклар грант отуда катнашу өчен эшне нидән башларга тиеш?

- Әлеге конкурсларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра. Документларны туры безгә китерергә дә мөмкин. Күпләр район башлыклары, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белән эшли. Бу дөрес тә. Нигездә, фермерлардан конкурста катнашу өчен заявка, анкета, бизнес-план, чыгымнар планы, резюме, катнашучының бурычлары кебек документлар кирәк. Теге яки бу грантка дәгъва кылган фермер эшне нидән башларга, нинди документлар тупларга кирәген авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләреннән сорап җыйса, кулайрак.

Дәвамы бар. Киләсе язмада сүз авыл җирендә яшәп, шәхси хуҗалыгында мал-туар, кош-корт асраучыларга кагылышлы субсидияләр турында булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100