Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшмәкәр кыярдан мул уңыш алырга өйрәтә: Авыруларны сарымсак белән дәвалыйбыз, поликарбонат кулланырга ярамый

Көннәр озыная, яктыра бара. Ни дисәк тә, урамда яз исе килә. Кояш җылырак карау белән бакчачылар өчен дә җаваплы чор башлана. Барысы да тәрәзә төпләрендә помидор, борыч, башка яшелчәләр, чәчәкләр утырта. Арча районы Айван авылында яшәүче Минхәировлар бүген инде уңыш җыю белән мәшгуль.

news_top_970_100
Эшмәкәр кыярдан мул уңыш алырга өйрәтә: Авыруларны сарымсак белән дәвалыйбыз, поликарбонат кулланырга ярамый
Абыйлы-энеле Исхак һәм Исмәгыйль Минхәировлар районда иң беренчеләрдән булып эшмәкәрлекне башлап җибәрүчеләр. Айван басуында буш урында үзе бер шәһәрчек - 3 гектар мәйданда теплица. Биредә эшләүче хезмәткәрләр өчен йорт, гараж төзегәннәр. Узган ел 1 гектардан 170 тонна кыяр үстереп саткан алар.

Бу елның беренче уңышын 23 февральдә җыеп сатуга чыгарганнар. Иң кызыгы шул: сәүдә үзәкләрендә чит ил кыярлары ел әйләнәсе сатуда булуга карамастан, бу фермерларның кыярларына ихтыяҗ һәрвакыт зур. Минхәировларның тәҗрибәсе белән “Татар-информ” хәбәрчесе кызыксынды. 


“Ел саен 1 гектардан 170 - 120 тонна уңыш алабыз”

- Кыярларны Арча халкы һәрчак көтеп ала, түтәлдән җыеп килүгә көнендә алып та бетерәләр. Кешеләр мактап ашагач, күңелләр күтәрелә, канатланып эшлибез. Безнең кыярлар тозларга да, салат ясап ашарга да тәмле. Барысы да сусыл, кабыгында әчесе юк. Уңышны февраль ахырында ук җыя башладык. Көн саен 8-10 килограмм кыяр җыеп алабыз. Көннеке көнгә урнашып бетә бара. Сораучылар шактый, - дип сөйли Исмәгыйль Минхәиров.



Бу хуҗалык ел саен 1 гектардан 170 - 120 тонна уңыш ала. Былтыр кыяр үстереп 18 млн акча эшләгәннәр. Кыярларны Казан базарына илтеп бирәләр, Арча кибетләрендә дә саталар. Урнаштыруда кыенлык күрми алар. Әле тагын эшләрен җәелдерергә исәпләре бар.


“Эшләмәгән эшебез калмады”

Исмәгыйль Минхәиров тумышы белән Чирмешәннән. 1971 елда Арчага күченгәч, йорт салалар, абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрый башлыйлар. Үсмер чагында ук тормышын авыл хуҗалыгы өлкәсе, җир эше белән бәйләргә хыяллана егет. Кыяр үстерү теләге анда 2011 елда уяна.



- Нәселебездә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр юк иде. Бертуган абыем Исхак белән озак кына уйлашканнан соң, үз эшебезне ачып җибәрергә уйладык. Башта кибет ачтык. Ләкин алып-сатып кына акча эшләп булмавын аңлагач, үзебездә нәрсә дә булса җитештерү теләге туды. Кыяр үстерергә алынганчы, үзебезне төрле тармакта сынап карадык. Милли аяк киемнәре саттык, яшелчәләр үстердек. Эшләмәгән эшебез калмады.

Эш сәфәре белән бик күп җирләрдә булырга туры килә иде. Бер елны Актаныш районына бардым. Анда теплицада кыяр үстерүче эшмәкәр белән таныштым. Кереп эш барышын күзәттем, кызыксынып киттем. Яңа эшне башларга бу зур этәргеч булды. Кайтып абый белән киңәшләшкәннән соң, андый теплицаларны үзебездә ясап, кыяр үстереп карарга ниятләдек. Барысын да уйлый, саный-исәпли торгач, озакка сузмыйча эшкә керештек. Теплицаның мәйданы ел саен арттырыла барды.

Бүген безнең 3 гектар җылытылган теплицабыз бар. Хәзер тәүлек буе шунда кайнашабыз. Җиденче сезон эшлибез. Быел да югары уңышка өметләнәбез. Кыяр үстерү өчен гади теләк кенә җитми, тәҗрибә дә кирәк. Җаен белсәң, кыяр үстерү табыш китерә. Эшләсәң була, эшләмәсәң юк.


Исмәгыйль Минхәиров күпләп помидор  һәм суган үстерү белән дә шөгыльләнеп караган.

- Нигә кыяр үстерүне сайладыгыз? – дип сорадым аннан.



- Суган үстерер өчен бик күп кул хезмәте, эшчеләр кирәк. Быел помидорны да 2000 төп кенә утырттык. Помидор соң өлгерә. Кыяр 55 көн эчендә өлгерсә, помидор 105 көндә. Быел кыяр уңышын 23 февральдә ала башладык. Помидорны әле 9нчы майлар узмыйча ала алмыйбыз. Иң элек без кыярны да сынап, үстереп карадык. Сорты уңышлы туры килеп, тишелеш әйбәт булса, тиешле температураны тотсаң,  табыш алырга мөмкин.


“Кыяр йомшак туфрак ярата”

Теплицадагы туфракны баетылган хәлгә җиткергәнче шактый хезмәт куярга туры килә. Беренче елда тирес кертәләр, көздән туфракны тукландыралар.

- Кыяр йомшак туфрак ярата. Ел саен “Камаз” машинасы белән 85 арба черемә, салам, торф кайтартабыз. Түтәлләргә башта салам, аннан торф һәм черемә катнашмасын салабыз. Кыярны яңа гына тирес кертелгән туфракка утыртсагыз, ул югары уңыш белән куандырачак. Туфракның төзелешен аңламыйча, аннан мул уңыш алып булмый. Тагын бер нәрсә зур әһәмияткә ия – туфракны ел саен яңартып торырга кирәк.


“Чыгымнарсыз керем алып булмый”

Икенче эш итеп, эшмәкәр теплица төзергә алына. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләнгән “Лизинг-гранд” республика программасы турында ишеткәч, тиз арада әлеге программада катнаша. Кирәкле кәгазьләрне җыя, бизнес план төзи. Ул елны грантны алырга теләүчеләр арасыннан ул районнан бердәнбер вәкил була. Проектын яклап чыга ала. 

Аннары инде җиң сызганып эшкә керешә. Казыксыз җиргә казык кагып, төзелеш эшләрен башкарып чыга. Соңыннан теплицага газ, электр энергиясе кертә. Теплица төзү рәхәт эш түгел, бик авыр, ди эшмәкәр. Әгәр дә бу эш белән шөгыльләнергә теләүчеләр булса, иң беренче чиратта, дәүләт программаларын өйрәнеп, эшне шуннан башларга киңәш итә.



- Эшне башлаганда дәүләт программалары ярдәмгә килде. “Лизинг-гранд” программасын 2 тапкыр оттык. Кыяр үстерүне 1 гектар теплица төзүдән башладык. Ихтыяҗ барлыкка килгәч, теплицалар санын арттырдык. Газ, электр энергиясенә акча бик күп китә. Ләкин чыгымнарсыз керем алып булмый, - ди эшмәкәр.


“Полиэтилен белән тышланган теплица яхшырак”

Минхәировларның теплицасы поликарбонат белән түгел, ә полиэтиленнан тышланган. Алар аны ел саен алыштыралар. Ни өчен поликарбонат  кулланып ясамыйсыз, дип кызыксынам хуҗадан.



- Үсентеләргә тиешле дәрәҗәдә яктылык төшмәсә, уңыш 15-20 процентка кими. Кыяр кояшны, яктылыкны, җылыны ярата. Карбонат полиэтиленга караганда яктылыкны 30 процентка кимрәк үткәрә. Полиэтиленны һәр ел саен яңартып торабыз. Чөнки ул пычрана, карала. Димәк, кыярларга кояш нурының үтеп кереше кими. Полиэтилен карбонаттан 5 тапкырга арзан. 1 гектар теплицаны тышлап чыгу өчен 250 меңлек пленка китә. Тагын бер өстен ягы бар - полиэтиленда кар җиңел китә, каркасларына зыян китерми. Поликарбонат белән тышласаң, карны түбәдән төшереп йөрергә кирәк. Бу күп вакытны ала. Шулай ук эссе көннәрдә поликарбонат теплицаларда температура югары була һәм үсемлекләрнең күбесе корый.



Эшмәкәр фикеренчә, кыяр үсентеләре һава температурасының үзгәрүен авыр кичерә. Шуңа күрә теплицадагы җылылыкның урамдагы яктылык белән тәңгәл килүе мөһим.



Теплицада бөтен уңайлыклар да бар. Газ, су, ут кертелгән. Суны ерактан ташып азапланасы юк. Ике метр саен су тутырып куелган зур мичкәләр тора. Кыярларга суны тамчылап сугару җайланмасы белән сибәләр. Су сибүнең дә үз үзенчәлекләре бар икән. Эшмәкәр бу хакта да киңәшләре белән уртаклашты. 



- Суны граммлап саныйбыз. 600 грамнан сибә башлыйбыз, сезон беткәндә күләмен арттырабыз. Көнгә 100-120 тонна су китә. Бер теплица 4 өлешкә бүленгән, рәт буенча дүрт тапкыр сугарып чыгабыз. Суның җылылыгы 23-24 градус булырга тиеш. Кыярга суны кич түгел, ә көннең беренче яртысында гына сибәргә кирәк. Туфракта дым бар икән, көн саен сугару кирәкми. Чөнки еш сугарганнан соң туфрак ката, бу исә тамырга кислород үтеп керә алмый дигән сүз, - ди Исмәгыйль Минхәиров.


Урамда – кыш, ә Минхәировларның теплицасында җәй диярсең. 27 градус җылы. Шау чәчәктә ямь-яшел кыярлар үсеп утыра, безелдәп төклетуралар оча.



Эшмәкәр бал кортлары урынына төклетураларны сайласаң яхшырак, дип саный. Чөнки  көн болытлы, сүрән торган вакытта бал кортлары кыярларны серкәләндерми. Шуңа күрә фермер Воронеж шәһәреннән бер оя төклетура кайтарткан. Бөҗәкләр ярдәмендә серкәләндерүнең сере шунда – кыярлар тәмлерәк, формалары да матуррак була.

“Мул уңыш алыйм дисәң”

Бу эшкә керешкәнче, эшмәкәр ике ел дәвамында бакчачылык турында китаплар укыган. Интернет челтәрендә үсемчелек белән шөгыльләнгән кешеләр белән аралаша. Тәҗрибәне исә хуҗалыгында эшләп туплый.



- Теплица төзеп куеп кына эш бетте, кыярлар үзе үсә дигән сүз түгел. Кыяр көйсез һәм нәзберек яшелчә. Үстерүнең мәшәкате санап бетергесез бит аның. Монда һәр көн тырышып эшләргә кирәк. Көн саен үсемлекләр янында булып, аларны тәрбияләп тормасаң, мул уңыш алып булмый. Баштарак үсентеләрнең “кәефен” аңлый алмый аптырадык. Чөнки температура режимы, су сибү, сугару, яктылык бирүне һәрдаим контрольдә тотарга кирәк. Агрономияне өйрәнәбез. Барысы да тәҗрибә белән килә, озаграк эшләгән саен серләрне дә күбрәк беләсең. Үзебез белмәгәнне таныш  агрономнан сорыйбыз. Ул бөтен нечкәлекләрен, авыруларын әйтеп бирә.

Кыярда була торган авыру билгеләре 

Нинди дә булса элементның җитмәве кыярларның тышкы кыяфәтендә, авыруларга бирешә башлавында сизелә, дип саный эшмәкәр.



- Вакытында ашланмаганлыктан, туфракта азот җитмәсә, кыяр сабакларының үсеше әкренәя, яфраклары саргая, корый, аксыл төскә керә. Мондый күренеш магний белән тимер җитмәгәнгә күрә азотның начар үзләштерелүенә бәйле булырга да мөмкин. Күпләп кыяр өлгергән чорда яшелчәгә фосфор белән калий таләп ителә. Бу очракта кыяр яфракларына һәм сабакларына файдалы ашламалар бөркергә киңәш итәм. Фосфор җитешмәгәндә үсемлек үсүдән туктый, чәчәкләре коела. Бор җитмәү билгесе – яфрак гөмбәз формасына керә һәм кырыйдан әкренләп көя башлый. Авырулар теплицада дөрес температура сакланмаганнан да килеп чыга. Җәй аенда кыярлар еш кына альтернариоз, трипс белән авырырга, ак һәм сары талпаннар һөҗүменә дучар булырга мөмкиннәр, - ди Исмәгыйль Минхәиров.


“Үсентеләрнең авыруларын сарымсак белән дәвалыйбыз”

Минхәировлар кыярларга  химик ашлама кертмәскә тырыша. Үсемлекләрне бары тик сарымсак төнәтмәсе белән генә ашлый алар. “Кыярларның сыйфатына, экологик яктан чиста булуына бик зур игътибар бирәбез. Кешеләр сәламәтлегенә зыян китерәсе килми. Үсентеләрнең авыртуларын сарымсак белән дәвалыйбыз. Моның өчен иттарткычтан чыккан сарымсакны су белән болгатам. Төнәтмәне 2 көн тотканнан соң кыярларга сибәм. Авырулардан, төрле корткыч бөҗәкләрдән котылу өчен бу бик яхшы чара”, - ди эшмәкәр.



Кыярның авыруга бирешүчән сортларын үстергәндә, уңышның 50-70 проценты юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә эшмәкәр орлык сайлаганда да игътибарлы булырга киңәш итә. Үзләре “Атлет” сортына өстенлек бирәләр.

Биредә кыярларның яфракларын ике көнгә бер тапкыр кисәләр. Авыру китереп чыгармасын өчен саргайган яфракларны алып барырга кирәк. Яфраклар артык куе булса, яктылык җитми һәм кыярның үсеше туктатыла, ди эшмәкәр. 

“Үзбәкләр бәдрин үстерә”

Теплицада барлыгы 33 кеше эшли. Биредә үзбәкләр эшли, барысы да Үзбәкстанның бер авылы кешеләре. Гаиләләре, балалары белән яшәүчеләр дә бар. Эшчеләр кыярларга су сибә, чүп утый, үсентеләрне күчерә, яшел кыякларны кисә. Җыелган уңыштан чыгып хезмәт хакы алалар. Кыярны күбрәк җыялар икән, кереме дә күбрәк була.



- Кыяр үстерү өчен тәүлекнең һәр сәгате исәптә. Вакыты җиттеме, сәгатен авыштырмый җыеп алырга кирәк. Кыяр үстерүдә 2-3 көн зур роль уйный, вакытында җыеп өлгермәсәң, уңыш белән саубуллашасың дигән сүз. Биредә эшләүче егетләр һәм кызлар барысы да тырышып, намус белән эшлиләр. Монда килеп эшли башлаганчы тәҗрибәләре юк иде, хәзер остардылар. Теплицалардагы җылылыкны сакларга, су тамуын, яктылыкны тикшерергә өйрәнделәр. Эшчеләрнең һәрберсенә кишәрлек бүлеп бирелгән. Тәҗрибәләреннән чыгып, 8-10 сутый мәйданда эшлиләр. Августта туган якларына китеп торып киләләр. Хәзер үзләре өйрәнеп беткәч, туган авылларында да бәдрин (Үзбәкстанда кыярны шулай дип атыйлар) үстерергә телиләр, - ди Исмәгыйль Минхәиров.



Минхәировлар кыярдан тыш, быел татлы борыч, помидор, яшел тәмләткечләр, чәчәк утыртканнар.



“Бергә-бергә гаилә белән эшләгәндә җиңелрәк. Соңгы елларда энем Ленар да кызыксынып шөгыльләнә башлады. Үзем юкта бөтен эшне ул контрольдә тота. Авыл кешесенә курыкмыйча эш башларга тәкъдим итәм. Кыяр сатып кына баеп булмаса да, тормыш алып барырга җитә”, - ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100