Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ак калфак” оешмасы Галидә: яшәсен татар авылы!

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы бу көннәрдә Самара өлкәсендә, данлыклы Гали авылында булды. 

news_top_970_100
“Ак калфак” оешмасы Галидә: яшәсен татар авылы!

“Ак калфак” оешмасы нәрсә белән шөгыльләнә?

Бөтендөнья татар конгрессы сайтында “Ак калфак” оешмасының максатлары шулай күрсәтелгән:

“.... хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны, бигрәк тә алар арасындагы эшсезлек проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү; ана һәм бала хокукларын яклау; күп балалы гаиләләргә ярдәм итү; татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү; гореф–гадәтләрне, телне саклап калу; дөнья күләмендә барган икътисади һәм сәяси процессларда хатын-кызның ролен үстерү максатыннан оештырыла.

“Ак калфак” оешмасы үсеп килүче буында милли үзаң формалаштыру; милли мәдәниятне һәм күпьеллык кыйммәтләрне торгызу, саклау һәм үстерү; туган телгә ихтирамны арттыру, татар мәктәпләренә һәм гимназияләренә ярдәм итү; милләтебезнең кием атрибутикаларын тегү–чигү һәм милли ризыклар әзерләү буенча мастер–класслар оештыру; шулай ук ана, бала һәм ата хокукларын яклау буенча закон актларын әзерләүдә катнашу һ.б. шундый эшләр башкара”.

Сайтта менә шулай. Әмма мин танышкан ул апаларың хокук яклап законнар яза башласа... Бу хәл бер дә яхшылыкка илтмәс, мөгаен.

Ярый, гореф-гадәтләрне, татар гаиләсен саклау, милләтне үстерү мактауга лаек. 

Фото: https://admalkino.ru/

Нишләп яшьләр белән сәяхәт итмисез?

Самарада узган күчмә утырыш “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” дип аталды. “Ак калфак” оешмасы үсеп килүче буында милли үзаң формалаштыру эшен башкара, диелгән. Самара өлкәсенә барган автобуста яртысыннан артыгы олы яшьтәге ханымнар иде. Яшьрәкләр дә бар иде, әмма алар да инде яшь түгел. Кияүдә булмаган дүрт кенә яшь кыз бар иде, алар, минемчә, Самараны күрү максаты белән килгән иде. 

Үсеп килүче буында милли узан формалаштыру өчен, шушы үсеп килүче буын белән эшләргә кирәк түгел микән? Йолаларны яшьләр аңласын өчен ничек эшләргә кирәк? Мин, Самара өлкәсенә барып кайткач, менә шундый була икән ул йолалар, дия алмадым.

"...хатын-кыларның ... тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү..." диелгән аның максатлары. Бу пунктның нәрсә аңлатуы хакында оешма рәисе Кадрия Идрисовадан сорадым. 

- Сез җитәкләгән оешма сәясәт белән шөгыльләнәме?

- Юк, без сәясәт белән шөгыльләнмибез. Бары тик Дәүләт советына фикерләребезне җиткерәбез. Сәясәт бит аның белән генә чикләнми. Тормыш шартларын яңарту, аларны үзгәртү, милли киемнәрне кайтару турындагы тәкъдимнәребезне хатлар ярдәмендә тапшырабыз. Дәүләт советы утырышларында катнашабыз. Ләкин, урамга чыгып, сәясәт белән шөгыльләнмибез. Хатын-кызга ул килешми дә. Без татарлыгыбызны сакларга, йолаларны, гореф-гадәтләрне кайтарырга, киләчәктә татар балаларын үстерергә тырышабыз. Самарада исә без шәҗәрәләрне өйрәндек.

- Нишләп шул нәсел шәрәҗәрәсен төзү йоласы белән яшьләрне таныштырмыйсыз? Безнең белән Самарага олы яшьтәге апалар барды.

- “Татар кызы” бәйгесендә яшь кызлар белән икешәр атна эшлим. Киләчәкне камилләштерү өчен өлкәннәрне дә үзгәртергә кирәк. Аларның камил булуы өзелгән, күреп торасың. Яшьләрне яшьләр өйрәтә алмый – шуны аңла. Самарага барганда яшьләр булды. Кызларның дүртесе кияүгә чыкмаган. Олырак яшьтәгеләр: “Алла, яшь кызлар күбәйгән”, - диде. Яшьләр өчен икешәр көнгә эштән сорап китү авыр. Журналист буларак ярый сине җибәрәләр, ә аларны эштән азат итмиләр.

- Аңлавымча, Самарада җыеп кайткан белемнәре белән барганнар “өйдәгеләре” белән бүлешә?

- Безнең тәртип мондый: кызлар, өйләренә кайткач, халык җыеп, аларга бар күргәннәрен сөйли. Аларга барысын аңлата. Ике атнадан соң: “Бездә менә бу эш, теге эш башкарылды”, - дип фотосурәтләр белән хисап тапшыралар. 

Алар, өйләренә кайтып, шәҗәрә төзиме?

- Шәҗәрәне без инде җиде ел төзибез. Иң көчле шәҗәрәне беренче тапкыр Балтач районында төзегәннәр иде. Ел саен берәр районга яисә төбәккә барабыз. Шәҗәрә - бик мөһим әйбер. Самара өлкәсендәге Гали авылында нинди зур шәҗәрә ясаганнар! Бала керә дә үзенең бабалары белән таныша. Шул ук авылның мәктәбендә дә шәҗәрә төзегәннәр. Кем кайсы елда укыганын язып чыкканнар. Гаҗәп бит бу!

Мәктәп диварларында Каюм Насыйриның, Шиһабетдин Мәрҗәнинең, Мөхлисә Бубыйның фотосурәтләре куелган иде. Менә әлеге фоторсурәтләр бөтен мәктәпләрдә дә булырга тиеш. 

Гали авылында эшмәкәрлек бар. Бу хакта да сөйлиләр. Өстәвенә безнең кая кунуыбызны беләсең. (“Ак калфак”ларның кая кунганын язармын). Кунак кабул итү йоласын күрсәттеләр. Хәзер бит кеше бер-берсеннән кача. Берсүзсез 87 кешене кабул ит әле син! Сиңа авырдыр бу бөтен мәгълүматне кабул итү. Син безнең белән беренче тапкыр бардың. 

“Ак калфак”лылар белән аралашмаган кеше безнең нәрсә эшләвебезне аңлый алмый, әлбәттә. Алар безне кунакка йөри дип уйлый. Нинди кунакка йөрү! Бер минут та утырыр вакытыбыз булмый.

Беренче көн

Без Самара өлкәсендә ике көн булдык - башта Гали авылына бардык, икенче көнне Самараны карадык. Көннәргә бүлеп, нишләвебезне языйк.

Самарага барганда, апаларның берничәсе: “Суык, өшибез”, - дигәч, Кадрия Рәисовна махсус зарядка ясатты. Кадрия Рәисовна: “1,2,3,4...”, - дип саный, автобустагылар аның артыннан кабатлый. Баштан алып аякка кадәр бармаклары белән капшап чыктылар. Бала-чагалар белән лагерьга барган кебек хис иттем үземне. 

Галигә җиткәч, безне ашаттылар. Төрмә түгел бит инде, ашаганда сөйләшәләр. Кадрия Рәисовна: “Кызлаар!”, - дип, тавышын бераз көчәйтеп, эндәшә дә, апалар авызларын йома. Соңыннан тагын шул ук бер картина кабатлана. Сөйләшәләр инде, Кадрия апа! Әби булган апалар бит алар. Шыпырт кына ашарга солдатлар түгел бит.

Казаннан туры Гали авылына киттек. Чын татар авылы! Татарстан авылларының күбесенә үрнәк булырлык. 

Авылларда күрше-күләмнең үзара аралашуы, кунакка йөрешүе бетеп килә. Ә Гали авылында алай түгел. Күршеләрнең үзара аралашуларын махсус күзәттем: елмаешып-көлешеп аралашалар. 

Биредә 2100 кеше яши. Барлыгы 720 йорт бар. Тарихына килгәндә, авылга 2010 елда 400 ел тулган. Авылда мәктәп, мәдрәсә, дүрт мәчет, “Хәләл” цехы бар.

Биредә колхоз инде күптән юк. “Тормыш шартлары үзгәрү аркасында күп еллар буена алгы сафта барган миллионер колхоз тарала. Әмма колхоз бетсә дә, авыл халкы чәчүлек җирләрен буш калдырмый. Бу җирләрдә иген, көнбагыш үстерәләр.

80-90 елларда авыл халкы теплицада помидор, кыяр үстерә башлый. Шулай итеп Гали авылы кыяр-помидор башкаласына әйләнә. Безнең авыл халкы берөзлексез хезмәттә. Бәрәңге үстерәбез, мал асрыйбыз... Көнбагышны эшкәртеп, май чыгаручы, тегермән, кибет, автосервис тотучылар да бар”, - дип сөйләде авыл халкы.

“Татар теле атнасына ике тапкыр керә”

Гали мәктәбенә алып килгәч, мин мәктәп директоры Фидаил Маннанов белән аралаштым.

- Ничек мәктәп тормышы, Фидаил Мәҗитович?

- Мәктәбебез гөрләп тора, Аллаһка шөкер. Беренче урынга балаларга белем бирүне генә куймыйбыз. Тәрбияне дә онытмаска кирәк.

- Татар теле сездә атнасына ничә тапкыр укытыла?

- Атнасына ике дәрес керә. Бер татар теле, бер әдәбияты укытыла. Бу бик аз! Әмма әлеге дәресләрне күбәйтергә мөмкинлегебез юк.

- Балалар татарча сөйләшәме?

- Татарча сөйләштерергә тырышабыз, шулай да барыбер замана үзенекен итә. Карыйсың - әти-әниләр дә балаларга рус телендә эндәшә. “Нигә балагыз белән русча сөйләшәсез?” – дигәнем бар. Балага рус телендә эндәшкәч, ул сиңа татарча җавап бирми бит инде.

- Татар теле бетмәсен иде, әйеме?

- Әйе, без дә шуны телибез. Рус теле кирәк, диләр. Мин үзем бер рус сүзен белмичә армия сафларына хезмәт итәргә киткән идем. Нәрсә кирәк икәнен аңлата белдек бит.

- Үзегез Гали авылыннанмы?

- Әйе, тумышым белән Гали авылыннан. Укытучы булуыма әле уналты ел гына. Башта башка районда сигез ел баш агроном булып эшләдем. Соңыннан мәктәптә технология, биология, ОБЖ фәннәрен укыта башладым.

- Мәктәптә ничә бала укый?

- 200дән артык укучыбыз бар. Әле азайдык. Башка елларны 260-270 укучы бар иде. Укучыларыбыз олимпиадаларда катнаша. Егерме дүрт укытучыбыз бар. Алар барысы да югары категорияле. Әле аның белән генә тукталмыйлар, укырга, яңа белемнәр тупларга тырышалар. Димәк, бездә укытучылар да, укучылар да укый!

- Бүген без сездә кунакта. Балалар барыбер укый. Нишләп кунаклар килә дип ял бирмәдегез?

- Бүлдермәскә булдык. Алты дәрес укыйлар. Сезнең килүегез аларга бер дә комаучаламый.

“Китапларны укыйлар”

Мәктәптә шулай ук китапханә дә эшли. Китапханәче Фаимә апа Әхмәтшәрифовна бер кызык хәл сөйләп үтте.

 - Балаларның русча сөйләшүләрен ишеткәч, бергә эшләүчемә: “Карале, безгә күрше авыл балалары килгән. Татарча бер дә сөйләшмиләр”, - дидем. Теге балаларның берсе шуны ишетеп: “Нет, апа, я по-татарски родился”, - дигән иде миңа, балакаем, - дип сөйләде ул.

Китапханәче авыл халкының күп укуын әйтте. “Яңа китаплар да килә. Үзебезнең халык булыша. Күп китаплар бүләк итәләр. Әгәр ярдәм итмәсәләр, яхшы китаплар аз килер инде, әлбәттә. Мин 1982 елдан бирде китапханәдә эшлим”, - ди Фаимә апа.

“Йөрәк кушканча эшләсәк иде”

Безнең белән бергә Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова да булды. Аңа берничә тапкыр сүз бирделәр. “Тиздән халык санын алачаклар. Җан исәпләгәндә, татар булып каласы иде. Әгәр без татар булып кала алмасак, саныбызны югалтсак, безне бетерәчәкләр. “Татарлар аз”, - дип, җөмһүриятебезне таркатачаклар. Телебезне югалтмаска иде! 

Гореф-гадәтләребез турында уйламаячаклар да. Халык язучысы буларак бер үтенечем бар: җан исәпләгәндә, йөрәгегез кушканча эшләсәгез иде”, – диде язучы.

Нәбирә апа Самара өлкәсендә күргәннәрен алда язылачак әсәрләренең берәрсендә сурәтләп тә булыр, диде. Димәк, яңа әсәр көтәбез!

Җылынасыгыз килсә, башыгызны кашыгыз

Кадрия ападан берничә киңәш: “Җылынасыгыз килсә, башыгызны кашыгыз! Баланың теле тулаем ачылыр өчен, бармаклары белән эшләгез!”.

Аның фикеренчә, әгәр баланы бармаклары белән эшләргә өйрәтмәсәк, тел мәсьәләсе катлауланачак. Кадрия Рәисовна әлеге киңәшләрен бөтен Россия буйлап биреп йөри.

“Балалар телсез, диләр. Бу – зур проблема. Дәүләт дәрәҗәсендә әлегә моны күтәрмәделәр. Әмма бу бер вакыт күтәреләчәк. Тагы да зуррак проблема булып калкып чыгачак. Балаларыгыз белән сөйләшегез. Ачык, ябык иҗекләр белән сөйләштерегез. Йөргәндә: “Ра, ра”, - дип кычкырып йөрсен. Мин балалар бакчасында ундүрт ел эшләдем. “Карга килгән”, - дип марш атлыйлар иде. Бала иҗекләрне тиешенчә әйтмәгәч, мәктәптә аннан көләләр. Һәм бала йомыла. Ике-өч куплетлы шигырьне дә сөйли алмаячак ул”, - дип сөйләде Кадрия Рәисовна.

Кадрия апа тагын бер мәсьәләне күтәрде. “Бала, мәктәпне тәмамлагач, кая барырга белми. Сорасаң: “Әти-әни нәрсә әйтер инде”, - ди. Һәм берәр җиргә барып керә инде, мескенкәем. Ә аның нәрсә яратканын балачактан белергә була. Нәрсә белән уйнавын карарга кирәк, мәсәлән. Безнең максат – баланы аңлап үстерү. “Әнә тегенең баласы журналист булып китте. Нигә минеке дә журналист булмаска тиеш?!” - диләр. Күпләр балаларының табиб булуы турында хыяллана. Ул бала кайта да: “Менә диплом”, - ди дә, алган белеме буенча эшләми. Тегендә кереп карый, монда кереп карый. Һәм киләчәк тормышы юкка чыга. Соңыннан әти-әни: “Безнең баладан бернәрсә дә килеп чыкмады, әнә кешенеке”, -ди. Менә шулар булмасын өчен эшләргә иде”, - ди оешма җитәкчесе.

“Дүрт йөздән артык шәкерт укыган”

1992 елда Гали авылында аксакаллар тырышлыгы белән мәдрәсә эшли башлый. “Мәдрәсәгә илебезнең төрле почмагыннан шәкертләр җыела. Бүген бик күп җирләрдә Гади мәдрәсәсендә белем алган шәкертләр мәчетләрдә мулла булып хезмәт итә. Мәдрәсә директоры – Минтаһир Сәгыйр улы Сиразов. Укытучылар арасында Төркиядән, Үзбәкстаннан килгән хәзрәтләр бар. Күпләр, бу илләрдән килүчеләр булгач, дөрес укыталар микән, диләр. Дөрес укыталар, Аллаһка шөкер. Укып бетергәч, шәкертләргә диплом бирәләр”, - дип сөйләде Гали авылында яшәүчеләр.

Мәдрәсә ачылган көннән башлап, биредә дүрт йөздән артык шәкерт укыган. Без килгән көнне мәдрәсәдә читтән торып укулар бара иде. Мәдрәсәгә төрле төбәкләрдән килеп укыйлар.

“Мәдрәсә 1850 елларда салынган, 1926 елга хәтле эшләгән. Мәдрәсә 1992 елда кабат ачылды. Ачылганда Латвиядан укучы килгән иде. Ул бүген Латвиядә мөфтинең урынбасары булып эшли. 250дән артык имам чыгардык, Аллаһка шөкер. Быел читтән торып уку бүлеген ачтык. Әлеге бүлектә 31 кеше укый. Гомумән алганда, бүген мәдрәсәбездә якынча 200 шәкерт белем ала. Көндезге, кичке бүлекләр дә эшли. Читтән торып укучылар 3 ел да 10 ай укый, көндезге бүлектәгеләр 2 ел да 10 ай белем алалар. Хатын-кызлар өчен дә, ирләр өчен дә тулай торак бар. Бездә укучыларның иң яше 20, иң карты 76 яшьлек”, - диде мәдрәсәнең ректоры Фидаил хәзрәт Ногаев.

Фидаил хәзрәт белем алу бәясе турында да сөйләде.

“Бездә укуның бәясе 1500. Бу – бер сессия. Ашаулары, торулары бушка. Мәдрәсәбезне Гали авыл халкы акча белән тәэмин итә. Елына 400-450 мең акча җыела. Шулай ук бизнесменнар да ярдәм итеп тора, Аллаһка шөкер. Мәдрәсәдә алты мөгаллим бар. Аларга да хезмәт хакы түләнә”, - ди хәзрәт.

Авылда барлыгы дүрт мәчет бар. Аларның икесе, Советлар Союзы елларында да эшләүдән туктамаган. 

“Хөсәен” мәчетен 2017 елда Мәскәүдә яшәүче Рамил Йосыповның матди ярдәме белән салганнар. “Рамил, әтисе үлгәч, аның фатирын сатып, авылда мәчет салдырды. Бу – Аллаһ Тәгаләнең могҗизасы. Аллаһка шөкер, дога кылабыз. Байлар күп, ләкин аларның арасында юмартлар аз. Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь сөйләде берсендә: “Бер авылда мәчет салдык. Ачылган вакытта кешесе күп иде. Килүчеләр мәчеткә сокланды. Бераз вакыт үткәч, мәчет ишегендә йозак эленгәне билгеле булды”, - ди. Менә болай булмасын иде, җәмәгать. Мәчет намаз укучылар белән бизәлергә тиеш”, - ди Госман хәзрәт Латыйпов.

“Барлык ясаган продуктларыбыз хәләл”

Гали авылында 2003 елда Расих Латыйпов “Хәләл” цехын ачкан. Ул үзе инде вафат, хатыны Кәүсәр, кияве Радик аның эшен дәвам итә. Бүген “Хәләл” цехы 35 төрле колбаса, 4 төр консерва, 15 төр полуфабрикат эшләп чыгара.

“Әлеге цех янәшәсендә калай эшкәртү цехы да ачылды. Ике цехта илле кеше хезмәт итә”, - дип сөйләделәр.

“Аена егерме тонна ит эшкәртәбез. Аны авылда суялар һәм безгә китерәләр. Цехта утыз кеше эшли. Эшчеләр аена 15-20 мең ала. Ассортиментыбыз зур: сервелатлар да, колбасалар да, сосискалар да ясыйбыз. Барлык ясаган продуктларыбыз хәләл”, - ди баш технолог Рөстәм Гыйләҗев.

Шундый нәтиҗәгә килергә була - Гали халкы бердәм, алар эш сөяләр, шуңа бай яшиләр дә. 

Көнебез концерт белән тәмамлады - авыл халкы өч сәгатьләк концерт куйды. Алып баручылар, үзләренең авылдашлары турында сөйләде, аларны мактады. Җырлары да, биюләре дә яхшы иде. Бер сүз белән әйткәндә, молодцы. Эшли дә, ял итә дә беләләр!

Кунак итүең өчен рәхмәт, Гали авылы!

Безне “яшьләр” һәм “олылар” төркемнәренә бүлделәр. Олырак яшьтәгеләр авыл халкында кунды, яшьләр, ягъни мин дә, туристлар базасында кунды.

Кунак кабул итү йоласын яза алмыйм, чөнки үз күзләрем белән күрмәдем. Әмма кешеләрдә кунучылардан сораштырдым – аларга бик тә охшаган. Мунчасын да кергәннәр, тәмле итеп чәен дә эчкәннәр. Яшьләргә йолаларны күрсәтәбез дигәннәр иде, андый бәхет эләкмәде шул.

Көн дәвамында безнең белән йөреп, барысын да аңлатып, безне ашатып йөргәннәре өчен Гали авылында яшәүчеләргә рәхмәт! Тамаклар тук булды, җәяү йөртмәделәр. Бары тик автобус, газельләрдә генә йөрдек.

Рәхмәт тагын бер! Кунак итә беләсез. Авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев концерт вакытында: “Без авылларыбызны югалтырга тиеш түгел. Балаларыбыз гореф-гадәтләребезне белергә тиешләр. Без ничек тә булса тырышырбыз. Авылларыбыз бетмәс, үлмәс, амин”, - диде. 

Әйе, авыллар үлмәсен иде. Шул авыл татар телен дә саклап калыр. Гали авылында чиста татарча сөйләшәләр. Тагын бер тапкыр рәхмәт!

Икенче көн

Икенче көнне иртән үк Самара шәһәренә юл тоттык. Өч ханым гына Гали авылында калды. Алар автобуска җитешмәделәр, соңга калды. Кадрия Рәисовна: “Аларны көтеп торып булмый инде, киттек”, - диде дә, автобус кузгалды.

Калдылар бит, бераз кызганып та куйдым. Без барабыз, арттан алар куа. “Кая җиттегез әле? Артыгыздан киләбез”, - дип шалтыраталар. Барыбер көтмәделәр. Ул өч ханым соңыннан электричкада Самарага килеп җитте.

Аларны көтеп торсак, әллә ни күп вакыт югалтмас идек, дип уйлыйм. Әмма шундый кагыйдә - каршы әйтергә ярамый. Берәр ялгыш сүз ычкындырсаң, башка иярмәүләре бар бит.

Теге соңга калган өч апаны да башка алмаячаклар. Хушыгыз, апалар! Соңга калмаска кирәк. 

Самара шәһәре белән танышу

Самара шәһәрендә без “Яктылык” татар мәктәбенә бардык. “Бу мәктәп бөтенебез өчен дә үрнәк, чөнки ул татар мәктәбе”, - диде Кадрия Рәисовна.

Мәктәптә төрле секцияләр оештырылган иде. Без, әлеге секцияләргә кереп, мәктәп белән таныштык.

Бу – шәһәр инде, авыл түгел. Балаларның татарча сөйләшүләре дә үзгә. Татар теле дәресенә кереп, балаларны күргәч, ятлаганнар инде, молодцы, дип уйладым.

Икенче көн кыска булды. Кадрия Рәисовна да озакка сузмады. Самарага кадәр баргач, пленар утырыш бер сәгатьтә тәмамланды. Татар гаиләсе турында сөйләделәр дә, тапшырыласы мактау кәгазьләрен тапшырдылар да, вәссәлам!

Ошамады түгел

Мәчеттә, өстәл алдында утырганда, төрле матур сүзләр әйтелде. Шул сүзләр әйтелгәч, апалар кул чабарга тотына. “Мәчеттә кул чабарга ярамый”, - дип күпме әйтсәләр дә, алкышлар сүз әйткән саен, булды. Хәтта Коръәннән өзек укылгач та кул чаптылар. Кадрия апа, “ак калфаклылар” кайбер әхлак кагыйдәләрен белми икән. Кычкырып көләләр дә. Мәчеттә генә түгел, ә болай урамда йөргәндә. Мәчеткә кергәч, телефоннарын сүндермиләр. Вәгазь тыңлаганда телефоннары җырлый башлый.

Кадрия апа, үзегез әйтмешли, камилләштерегез инде сез кызларны. Бераз тыйнаграк булсыннар. Мин акыл өйрәтә алмыйм, әлбәттә, бер әйберне язып үтмичә алмыйм: Биектаудан килгән ханым концерт барышында йоклады. Әләклим әле бераз.

Шулай да, Аллаһка шөкер, исән-сау кайтып җиттек. “Ошадымы?” – дип сорау биргәч: “Юк”, - дип җавап бирә алмыйм. Гали авылында чын татарча аралашулары ошады. Соңыннан Самарада “энем”, “сеңлем” сүзләре урынына “иркәм” дип эндәшүләре ошады. Шәҗәрә төзүләре дә яхшы. Сүз юк! Ризыклары да тәмле булды. Ээээх, тәмле пешерәләр. Утырган саен, өстәл тулы әйбер иде. Рәхмәт!

“Ак калфак”лыларның бару максатын гына аңлап бетермәдем. Нәтиҗәсе нинди? Самарага татарча сөйләшкән балаларны күрергә бардылар микән? Инде җиде ел дәвамында үзләре дә төзегән шәҗәрәләрне күрергәме? Яисә кунак булу, ягъни, дөрес итеп әйтсәк, кунак кабул итү йоласын белергә бардылармы?.. Белмим инде. Тагын кабатлап әйтим: әйбәт кунак иттеләр. Биедек тә, җырладык та, ашадык та. Рәхмәт сүзеннән башка сүз юк. 

 Кайтканда рәхәтләнеп җырлап кайту ошады. Автобусның бер башында инде җырлап бетерәләр, ә уртасындагылар әле җырның башында гына. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100