Татар чыннан да ат яратамы? Республикадагы кымыз җитештерүче бердәнбер заводта көненә нибары 25 шешә кымыз әзерлиләр

27 Марта 2018

Укылган: 1160 тапкыр

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Рамил Гали
Питрәч районы Званка авылындагы “Казан” нәселле ат заводына 1969 елда нигез салынган. Соңгы берничә елда эше тукталып торганнан соң, 2016 елда ул кабат эшли башлады. Директор Марат Гыйльфанов заводны Татарстанда кымыз җитештерүче бердәнбер предприятие дип атады һәм ни өчен республикада ат үрчетергә теләүчеләр аз булуы турында сөйләде.

Бүген завод зур үзгәрешләр кичерә. Завод директоры әйтүенчә, яңа заманча технологияләр, кымыз ясау өчен махсус аппаратлар кулланыла. Бөтен технологик эшләр автоматлаштырылган, кул хезмәте юк дәрәҗәсендә. 

Заводта 88 баш авыр йөк ат­ла­ры үр­че­тә­ләр. Шуларның 3се – айгыр, калганнары бия. Киләчәктә бу санны арттырырга җыеналар. 



“Заводка 50 ел дәвамында бер тапкыр да ремонт ясалмаган булган”

- Җитәкче вазыйфасына күптән түгел генә керештем, - дип сөйләде завод директор. 

- Иң беренче эш итеп, “Татспиртпром” акционерлык җәмгыятенә бинаны төзекләндерүләрен сорап мөрәҗәгать иттем. Алар финанс яктан ярдәм итте. 2000 елда аны өр-яңадан ясап чыктык. Заводка 50 ел дәвамында бер тапкыр да ремонт ясалмаган булган. Атлар торган конюшнялар шактый тузган, стеналарыннан таш һәм балчык кояла иде. Иң элек, атлар үрчетү белән шөгыльләнә башлаганчы, без тәртип урнаштырырга булдык. Хәзер тыныч күңел белән атларның санын арттыру һәм үрчетү белән шөгыльләнергә була.

Коллективның потенциалы зур, шуңа күрә атларны арттырырга тырышырга кирәк. Бөтен планнарны да сәгате-минуты белән үк тормышка ашырып бетерергә мөмкин түгел. Ләкин билгеләнгән максатыбызга ышанычлы адымнар белән киләбез.



Җитәкче ат асрауны четерекле һәм күп тырышлык таләп итә торган эш дип саный.

- Эшебез бер җайга көйләнеп киткәнче кыен булды. Атларны тукландыру, торакларын тәртиптә тоту чыгымнарын, хезмәт хакын да исәпкә алу мөһим. Яшермим, мин атлар турында барысын да беләм дип әйтә алмыйм. Ләкин атлар үрчетү белән шөгыльләнергә теләүчеләр, беренче чиратта, нинди максаттан чыгып эшләргә теләгәннәрен аңларга, бу өлкәдә тәҗрибә тупларга тиеш. Йөк атларын, токымлы атларны да тәрбияләү белем таләп итә. Шуңа күрә мин һәрвакыт өйрәнүдә, эзләнүдә, - ди ул. 

“Атлар тынычландыру сәләтенә ия”

Марат Гыйльфанов нәселле ат заводы буенча экскурсия оештырды. Монда һәрнәрсәнең үз урыны. Атлар өчен биналар, азык-төлек саклагыч, кымыз ясау цехы рәттән тезелеп киткән. Тораклар яктыртылган, ту­ды­ру бү­ле­ге дә бар, ул җы­лы­ты­лган. Тышта ти­мер тор­ба­лар­дан ат­лар өчен кир­тә аб­зар яса­ган­нар.



Һәр иртә җитәкче атларны шикәр белән сыйлый. Болай эшләгәндә кымыз тәмле һәм баллы була, дип саный ул. Атлар да хуҗаларын бер сүздән аңлый, әйткәннәрен үти. 



- Ат - акыллы хайван. Алар бөтен нәрсәне аңлый, сизә. Алар белән тупас кылансаң, аларга начарлык теләсәң, сиңа шулай ук җавап бирә. Атлар тынычландыру сәләтенә дә ия. Алар белән аралашу кешеләргә уңай йогынты ясый. Мине таныйлар, тавышны ишетүгә пошкыра-пошкыра сәламлиләр. Әле сезне күргәч, аптырап калдылар, - дип атлары белән таныштырды Марат Гыйльфанов.


 “Татарстанда без генә кымыз җитештерәбез”

Җитәкчене Татарстанда ат асраучыларның аз булуы борчый.

- Татар халкы гомер-гомергә ат асраган. Кызганыч, бүген авылларда да ат асрарга ашкынып тормыйлар. Ат асрау гадәте юкка чыкканга, татарларның аттан ераклашканына чын күңелдән борчылам. Шуңа күрә безнең завод кымыз, ат асрауны гына максат итеп куймый, ә татарны ат үстерергә өйрәтү, кымыз эчү гадәтен торгызу ниятләре белән яши. Киләчәктә районнар белән элемтә булдырып, аларга бу өлкә, табыш алу хакында сөйлисем килә. Татарстанда кымыз җитештерү заводы бездә генә. Бу күренеш безне бизәми, - ди Марат Гыйльфанов.


"Бөтен Татарстанга - көнгә 25 шешә кымыз..."

- Ни өчен эшмәкәрләр кымыз җитештерү белән шөгыльләнми? – дип сорадым җитәкчедән.

- Күрше Башкортстанда атларны күпләп асрыйлар. Алар үзләре җитештергән казылык, кымызлары белән дан тота. Күршеләрдән күреп без дә бу юнәлештә тырышып эшләсәк иде. Татарстанда кымыз җитештерү өчен мөмкинлекләр шактый. Күпләр моны мәшәкатьле эш дип кабул итә һәм шуңа җитештерергә теләми. Аларны да аңлыйм. Тик тырышып эшләсәң, табыш алырга мөмкин.

Кымыз җитештерүнең өстен яклары да бик күп аның. Аңлап, белеп эшләсәң, санап бетергесез файда китерә. Базарлар әле бу кәсеп белән тулмаган. Өстәвенә, ат көйсез мал түгел. Бүген кымызга сорау бик зур. Сатып алучылар каян гына килми, каян гына шалтыратмый. Хәзер бияләрнең күпләп тайлау чоры булганлыктан, кымыз күләме ул кадәр күп түгел. Көнгә 25-30 шешә кымыз әзерлибез. Барысы да тиз арада сатылып бетә, - ди Марат Гыйльфанов.


“Экологик чиста кымызга тәмләткечләр салынырга тиеш түгел”

“Казан” нәселле ат заводында 35 кеше хезмәт куя. “Коллектив зур түгел, әмма барысы да яхшы нәтиҗәгә ирешергә теләп, тырышып эшли. Хезмәткәрләр өчен биредә торак та төзедек”, - дип билгеләп узды җитәкче.



Заводта һәр иртә бияләрне ашатудан, аларның торакларын җыештырудан һәм савудан башлана. Соңыннан әзер бияләрнең сөтен кымыз җитештерү цехына илтәләр.



Кымыз җитештерә торган цехка үтү белән тәнгә җылылык йөгерә. Кымыз эшләү цехында җылылык 27 градустан түбән булырга тиеш түгел, дип аңлатты кымыз җитештерү остасы Елена Дмитриевна.



- Без җитештергән кымызны яратып сатып алалар. Чөнки безнеке ышанычлы һәм сыйфатлы. Кибетләрдә сатылган кымызга озак саклансын өчен төрле химия кушалар.

Кымыз үзе 24 сәгать эчендә өлгерә. Ә менә саклану вакыты бик чикле, нибары 5 тәүлек. Экологик чиста кымызга бернинди тәмләткечләр дә салынырга тиеш түгел. Биредә бөтен эшне аппарат ярдәмендә башкарабыз. Сөтне акрын режимга куеп туглыйбыз, аннан соң шешәләргә тутырабыз. Беренче карашка җиңел тоелса да, кымызны җиренә житкереп ясый белергә кирәк. Эш барышын аз гына боздыңмы, эчемлек килеп чыкмаячак. Шуңа күрә сак эш итәргә кирәк. Шулай ук чисталык безнең өчен беренче урында тора. Аппаратның чисталыгын гел күзәтәбез. Күңел биреп башкарсаң, барысы да яхшы килеп чыга, - ди оста.

“Кымыз күптөрле чирләргә дәва”

Шешәләргә салу, штамповкалау автоматлаштырылган. Цех осталары бактериология лабораториясендә кымызны җентекләп тикшерәләр һәм әзер продуктны тартмаларга тутырылып махсус суыткычларга куялар.



“Кымызны турыдан-туры безгә килеп алучылар күп. Бия сөтенең файдасын аңлаган гаиләләр сөтне заводтан үзләре килеп ала, араларында өлкәннәр дә шактый. Бия сөте яңа туган балаларга һәм яшь аналарга аеруча файдалы. Кымыз күптөрле чирләргә дәва. Тын юллары, үпкә, ашказаны-эчәк авырулары белән интегүчеләргә шифалы. Шулай ук, онкологик авырулардан да ярдәм итә. Продукцияне "Казан” агросәнәгать паркына да тапшырабыз. Бәяләре кыйммәт түгел, 120 сумга сатабыз”, - ди Марат Гыйльфанов.


“Чиста һәм ярым чиста токымлы атларга аерым тәрбия кирәк”

“Казан” нәселле ат заводының чабыш атлары да бар. Аларны Казан ипподромында карыйлар һәм ярышларга әзерлиләр. “Чиста һәм ярым чиста токымлы атларга аерым тәрбия кирәк. Чабыш атының ярышта уңышка ирешүе әзерлектән тора. Атларны дөрес ашату, тиешле витаминнарны вакытында бирү бик мөһим. Күнегүләр үткәрергә дә кирәк. Ике яшь тулгач, атларны ярышта сыныйбыз. Ә инде өч яшьтә алар, ныклы әзерлек үткән булып, чынлап ярыша”, - ди җитәкче. 


“Сарык асрау да табыш чыганагы”

Бүген нәселле ат заводы сарыклар үрчетү белән дә шөгыльләнә. Завод директоры Марат Гыйльфанов әйтүенчә, киләчәктә алар бу өлкәне дә үстерергә тели. “Тәвәккәлләп сарыклар асрау белән шөгыльләнә башладык. Әле аларның саны күп түгел, берничәсе бәрәнләргә өлгерде инде. Сарык асрау да табыш чыганагы. Сарыкларның итен һәм йонын сату буенча проблемалар булмас дип уйлыйм”, - диде Марат Гыйльфанов.

 

Нигә Татарстанда кымыз юк?

"Казан" ат заводы директоры үз предприятиесен бердәнбер кымыз җитештерүче оешма һәм анысы да көнгә 25 шешә генә әзерли дип әйтүе безне эзләнүләргә этәрде. Татарстандагы кымыз җитештерүчеләр һәм ни өчен ат үстерү белән шөгыльләнүчеләрнең аз булуын белештек.

Татарстанда тагын бер кымыз җитештерү үзәге - Ютазыдан Сәүбән!

Республиканың Ютазы районында да бия сөтеннән кымыз җитештерәләр. Бу эш белән шәхси эшмәкәр Салават Сәүбәнов шөгыльләнә.



- Бүген хуҗалыкта 68 ат бар. Бер ат көнгә 4,5 литр сөт бирә. Савым чоры май аеннан декабрьгә кадәр дәвам итә. Узган елны 8550 литр сөт савып, 17914 шешә кымыз ясадык. Аны шундук алып бетерделәр, - ди эшмәкәр.

Шул рәвешчә, Званкада заводның "кымыз җитештерүче бердәнбер предприятие" дип атавы дөрес факт. Кышын алардан башка кымыз җитештәргән предприятие юк дигән нәтиҗәгә килдек.



Сәүбәновларның кымызын Казан, Мәскәү, Октябрьскийда, Себер, Белоруссия, Украинадан махсус кайтып алалар. 


“Кымыз элеккечә көндәлек эчемлеккә әйләнсен өчен вакыт кирәк”

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов кымызны җитештерүдән бигрәк, аны сату проблема булуын билгеләп узды.

- Нигәдер Татарстанда аңа сорау аз. 3 ел элек сәүдә үзәкләрендә сатылышын тикшердек. Кызганыч, нәтиҗәләр куандырырлык түгел иде. Үзебездә ясалган кымызны кулланышка кертергә кирәк. Кымыз элеккечә көндәлек эчемлеккә әйләнсен һәм халык аңа ияләнсен өчен вакыт кирәк.

Элек ат казылыклары да авыр сатылды. Тора-бара җайланып китте. Саклану вакыты чикле булганга күрә дә, сәүдәгәрләр аны алырга теләмиләр, - диде ул.


"Татарның кымызы булган дибез, кунаклар килсә, бер шешә кымызыбызны бирә алмыйбыз"



Татарстанда кымыз юклыгы проблемасы хакында "Казан" ат заводының элекке директоры Марсель Хәйруллин"Татар-информ"га сөйләгән иде. Марсель Хәйруллин 2000-2006, 2010-2012 елларда ат заводының директоры булып эшләгән. Хәзер ул Питрәч районында фермер, 60 ат тота.

“Татарлар ат яраткан, татар күчмә халык булган дип горурланабыз. Татарның кымызы булган дибез, ә кунаклар килсә, үзебезнең бер шешә кымызыбызны бирә алмыйбыз. Бу бит матур әйбер түгел. Башкортстанда былтыр рәсми рәвештә генә дә 32 кымыз җитештерүче оешма бар иде, быел кырыктан артык диләр. Безнең бер хуҗалык тотып тора алмавыбыз дөрес түгел”, - диде ул.

Элекке директор ат заводының ни өчен “Татспиртпром”га бирелүен дә аңлатты. “Үз вакытында ул ат заводы бетеп бара иде. “Татспиртпром”ның акчасы булганга күрә, Минтимер Шәрипович аны шуларга бирде. “Татспиртпром” 2000 елда аны өр-яңадан ясап чыкты. Атлар 550 башка кадәр җитте. Атлар Мәскәүдә, Төмән, Пятигорск, Нальчик, Уфада чыгыш ясадылар, күп призлар оттылар”.

Марсель Хәйруллин үзенең бу дәгъвасының “Татспиртпром” адресына түгел, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына булуын әйтте.

“Булганны бетерергә була инде ул, без бит ул атларны бөтен Россия буйлап бөртекләп җыйдык. “Татспиртпром” эшли алмаса, башка оешма карамагына бирергә кирәк. Татарстанда атчылык тармагын үстерү буенча программа бар бит”.

"Ат заводы – табышлы бизнес”

Марсель Хәйруллин ат заводы табыш китерми дигән фикер белән килешмәвен белдерде. “Әйбәт итеп эшләсәң, акча кертсәң, табышлы бизнес. Яңартмасаң, бернинди файдасы юк. Анда 2010 елдан бирле бернинди акча кертү булмады. “Татспиртпром”га шул вакытта килгән җитәкчеләр: “Әти минем ат караучы булган, 100 ат карый иде”, - дип, кешеләрне эштән җибәреп бетерделәр. Аның бит әтисе колхоз атларын караган, ә монда нәселле чабышкылар. Андый караш булгач, булмый инде. Шундый ипподром була торып, әйбәт ат заводы булмавы начар”.

Элекке директор ат заводының җирләрен алып, хуҗалыкка акча бирелмәвен билгеләп үтте. “Казан тирәсендәге 250 гектар җирне алдылар, аның кадастр бәясе 2,5 миллиард сум. Җирен алгач, шушы акчаны ат заводына бирсәләр, ул яшәп китә иде. Нурлатта ат заводы бар, анда илле ат бар, хөкүмәттән дотация бирелә. Мин дә шушылай булырга тиеш дип санап, елына 35 миллион сум алырга проект төзегән идем. Һәр спортка акча кертергә кирәк. Хоккей командасына да, футболга да кертәләр бит. “Татспиртпром”ның ул вакытта җитәкчелеге моны эшлисе килмәде. Булган атларны сатып, хезмәт хакы түләп бардылар, алай булмый бит ул. Спас районында “Орловский” ат заводы да бетте”.

Фикерләр








Авыл

"Люпин - безнең киләчәгебез". Республика язгы кыр эшләренә әзерләнә

Язның бер көне ел туйдыра, ди халык. Әле уңышны кичә генә җыеп алган кебек. Инде яңа чәчү кампаниясе ишек шакый. Татарстан яңа чәчү сезонына әзерме? Авыл хуҗалыгы министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә шул хакта сөйләде.

Авыл

Авыл театры ни өчен популяр? Сыер-кәҗәләрен, тавык-чебешләрен калдырып сәхнәгә чыккан актерларны халык ни өчен ярата?

Үз авылдашларың куелышында спектакль карау бик күңелле. Андый чакта башкаланың мәшһүр актерлары бер якта торсын. Монда бит синең әниең, туганың, күршең яки хезмәттәшең уйный. Уйный дип әйтү генә бәлки аздыр да әле. Актерлар образга шулкадәр кереп бетә, актер белән әсәр героен аермыйсың да хәтта. Спектакль куелышының төп уңышы да әнә шундадыр ул, мөгаен.

Авыл

Тракторчы ханым: Биш балам да трактор кабинасында үсте

Хатын-кыз – нәзакәтле зат, иренең эштән кайтышын өйдә генә көтеп утырырга тиеш дигән фикер күптән актуальлеген югалтты. Хатын-кыз үзе акча эшли, үзе бала үстерә, иренә назлы хатын булырга да өлгерә. Актаныш районы Татар Суыксу авылында яшәүче “тракторчы Илгизә” - Илгизә ханым Габдерәшитова – шуның ачык мисалы. Ул бер генә көн дә "хатын-кыз эшендә" эшләмәгән, хезмәт кенәгәсендә бары бер вазифа – механизатор. Шул ук вакытта үзенең төп бурычын үтәп, биш балага гомер бүләк иткән герой ана ул. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла