Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуровтан кыздырылган диңгез кысласы рецепты

Җырчы, телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуровтан диңгез кысласы (креветка) һәм токмач пешерү рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуровтан кыздырылган диңгез кысласы рецепты
Диңгез кысласын пешерү тәртибе: атланмай эретергә һәм өстенә турап сарымсак салырга. Бераз кызаруга сарымсакны алып куярга, башка ул кирәк түгел.

 Чистартылган диңгез кыслаларын кайнаган су салып 5 минут каплап торырга да, суын сөзеп табага салырга һәм акрын утта кыздырга. 5 минуттан 35% лы сөт өсте, борыч, тоз һәм кипкән үләннәр (орегано) салып болгатырга, кайнап чыкканын көтәргә, сүрән утта капкачын каплап куярга. 2-3 минуттан угычтан чыгарылган сыр салып болгатырга һәм тагын сүрән утта капкачын каплап калдырырга кирәк.

 Токмач пешеп чыккач, өстенә 1 стакан сап-салкын су салырга да, газны сүндереп 5 минутка каплап куярга. Аннары дуршлак аша сөзәсең дә, тәлинкәгә саласың. Токмачны яңадан су бн чайкатырга кирәкми.

Күптәннән сезнең белән бергәләп пешергән юк) Бүген королевский креветка белән паста пешерәбез. Ак май (сливочное масло) эретәбез һәм өстенә турап сарымсак салабыз. Бераз кызаруга сарымсакны алып куябыз, башка ул кирәк түгел. Чистартылган креветкаларга кайнаган су салып 5 минут каплап торабыз да, суын сөзеп креветкаларны табага салабыз һәм акрын утта кыздырабыз. 5 минуттан 35% лы сливки, борыч, тоз һәм кипкән үләннәр (орегано) салып болгатабыз, кайнап чыкканын көтәбез дә талгын утта капкачын каплап куябыз (тушить итәбез). 2-3 минуттан кыргычтан чыгарылган сыр салып болгатабыз да тагын талгын утта капкачын каплап калдырабыз. Макаронны пешерергә өйрәтәсе юктыр инде, пакетында язылган))) Мин пешеп чыккач та макарон өстенә 1 стакан сап-салкын су салам да газны сүндереп 5 минут каплап куям. Аннары дуршлак аша сөзәсең дә, тәлинкәгә саласың. Макаронны яңадан су бн чайкатмыйм, юмыйм. Фотоларны уңнан сулга сыпырып карый аласыз, пешерү тәртибе буенча куйдым. Тәмле булсын! #пастаскреветками #тәмлебулдыбу #күлле

Публикация от Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100