Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Яңа ел салаты" (рецепт)

Яңа елга яңа салат ясап карыйк. Тәме белән "оливье"ны хәтерләтә.

news_top_970_100
"Яңа ел салаты" (рецепт)
Салат өчен: 2 бәрәңге, 2 кишер, 5 йомырка, 200 грамм тавык түше, 2 тозлы кыяр, 100 грамм сыр, 1 банка кукуруз, майонез, тәменчә тоз.

Пешкән бәрәңге белән кишерне, сырны угычтан уарга, йомырканы сарысы белән агын аерырга, шулай ук угычтан уарга, тавык итен һәм тозлы кыярны саламлап турарга.

Салат өчен тирәнрәк савыт алырга, беренче катка бәрәңге салырга, тоз сибәргә, майонез ягарга, аннары йомырка агы, тозлы кыяр, тавык ите, кишер, йомырка сарысы, сыр, кукуруз, ике кат саен майонез сыларга.

Хәзер салатны тәлинкәгә әйләндереп салырга, өстенә майонез сөртергә, яңа өзелгән кыяр белән бизәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100