Гүзәл Уразовадан мантый рецепты

8 Февраля 2018

Укылган: 573 тапкыр

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова Инстаграмда әнисенең мантый рецептын тәкъдим итә.
Мантый камыры өчен: 3 аш чумече(половник) су, 1 йомырка, чама белән тоз.

Эчлек өчен: 1 кг бәрәңге, 500 г фарш, 2 суган, тоз, борыч.

Эш барышы: йомырка белән суны болгатырга, әз генә тоз салырга, он кушып камыр басарга.

Бәрәңгене вак-вак итеп шакмаклап турарга, фарш, ваклап туралган суган кушарга, тәменчә тоз, борыч. Фарш бик майлы да, коры да булмасын.

Ит белэн бәрәңге 40/60 яки 50/50 чамасы булырга тиеш. Камырны 40 кечкенә кисәккә бүләргә, һәр кисәкне тугәрәк формасында аерым җәяргә. Аннары шул җәймәгә әзер эчлекне салып, матур итеп ябыштырып чыгарга.

40-45 минуттан мантый пешеп чыга.

"Казанда мантыйны ит һәм суган белән генә дә пешерәләр. Ә без бәрәңге белән иттән пешергәнне яратабыз", дип язган җырчы.

Фира Зарифовна эни (Гузәл Уразовой @guzelurazova рецепт буенча «Мантый» . . Кирэк(Камырга) 1 кукэй 3 аш чумече(половник) су Тоз Эчлеккэ 1кг бэрэнге 500г фарш 2 суган Тоз Борыч Кукэй хэм суны болгатып,эз генэ Тоз салгач,он остэп камыр басабыз(минем кэструле очень бу 40 мантыйлык камыр). Бэрэнгене вак-вак итеп шакмаклап турыйбыз.Иттарткычтан чыгарылган ит,ваклар туралган суган кушабыз.Тэменчэ Тоз,борыч остибез.Фарш Бик майлы да,бик коры да булмасын инде. 40/60 яки 50/50 чамасы булырга тиеш ит белэн бэрэнге,чама белэн.Алайса,Казанда мантыйны бутэнчэ,ит хэм суган белэн генэ пешерэлэр.Э без бэрэнге белэн иттэн пешергэнне яратабыз. Камырны 40 кечкенэ кисэккэ булэбез дэ,хэр кисэкне тугэрэк формасында аерым жэябез.Аннары,шул жэймэгэ эзер эчлекне салып,матур итеп ябыштырып чыгабыз. 40-45 минуттан(1 сэгать тэ ярый) мантый эзер.@guzelurazova

Публикация от Официальная фан-страница (@guzelurazova_fun)

Фикерләр








Аш-су

"Гашыйклар" өстәленә

Бүген "Гашыйклар көне" билгеләп үтелә. Иртәдән якыннарыбызны йөрәк формасындагы ризыклар белән шатландыра алабыз.  

Аш-су

Ит рулеты (рецепт)

"Татар ашлары" социаль челтәрендәге төркемнән "Ит рулеты" рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Вафля (рецепт)

Социаль челтәрдәге "Татар ашлары" төркеменнән "Вафля" рецептын тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла