Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тулма (рецепт)

Социаль челтәрдәге "Татар ашлары" төркеменнән тулма (голубцы) пешерү тәртибен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Тулма (рецепт)
Ингредиентлар:
200 г кәбестә
100-120 г сөяксез ит
2 бал калагы дөге
1/3 суган
170 г сыер мае
10 г помидор
10 г кишер
2 аш кашыгы каймак
Тәменчә тоз, борыч

Кәбестә яфракларын аерып алырга һәм 5-10 минут кайнап торган тозлы суда пешерергә.

Итне суган белән бергә кушып иттарткычтан чыгарырга һәм борыч, тоз салып болгатырга.

Дөгене бүрттерергә һәм иткә кушарга.

Суынган кәбестә яфракларына эчлекне салырга һәм озынча формага китереп төрергә кирәк.

Әзер тулманы тугланган йомыркага манчып алалар яки ике ягын да майлыйлар.

Кызган майлы табада башта тулманы кыздырып алалар, аннары әзер соусны салып 30-40 минут томалап пешерәләр.

Соус өчен сыер маен эретергә, кишер, суган, помидорны турап һәм табага салып кыздырырга кирәк.

Азрак вакыттан соң су, каймак, тоз, борыч кушарга һәм 10-15 минут пешерергә.

Әзер тулманы табынга тәлинкәгә икешәр итеп соус сибеп чыгаралар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100