Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тухум-барак - үзбәк пилмәне

Йомыркалы үзбәк пилмәне - Үзбәкстанга сәяхәтем вакытында иң яратып ашаган ризыгым булды. "Татар хатыннарына моны пешерү берни тормый инде", - дип уйлап куйдым. Туклыклы, тәмле. Камырын басу шактый вакытны алса соң - әллә без камыр күрмәгән кешеме?

news_top_970_100
Тухум-барак - үзбәк пилмәне
Тухум-барак өчен 5 стакан сөт, 1,8 кило он, 23 тавык йомыркасы, 300 грамм атланмай, тоз, борыч кирәк булыр. Бу зур гаиләгә исәпләнгән күләм.

3 йомырка, 3 стакан сөт, 1 чәй кашыгы тоз белән камыр басабыз. 1,7-1,8 кило он кирәк булыр. Камыр уңсын өчен, аны 10 минутлап басарга кирәк, кимрәк вакыт сарыф итсәгез, камыр тиешенчә сыгылмалы булмас. Басып бетергәч, камырга тастымал ябып, 20 минутка калдырабыз.

Шуннан соң камырны 4кә бүләбез. Һәм яңадан баса башлыйбыз. Камыр тыгыз булырга тиеш. Һәр өлешне басуга 3-5 минут вакыт сарыф итегез. Шуннан соң һәр өлешне тастымал белән каплап, тагын 20 минутка калдырыгыз.

Аннары камырны тагын бераз басып алырга кирәк.

Инде эчлеген әзерләсәк була. 20 йомырканы ватабыз. 2 стакан сөт, тоз, 200 грамм эретелгән атланмай салабыз. Бераз борыч та өстәсәгез була. Яхшылап туглыйбыз. 

Шул арада кайнарга су куегыз, суны тозлагыз. 

Камырның бер өлешен җәябез һәм аннан турыпочмаклар кисәбез. 

Турыпочмакның яртысына бераз он сибәбез һәм, бер ягын ябып, конверт шикелле итеп ясыйбыз. Әгәр он сипмәсәгез, конвертыгыз эчтән ябешәчәк. 

Бармакны сулап, конверт кырыйларын кысабыз. Бер ягы ачык кала. Шулай итеп берничә конверт ясыйбыз.

Хәзер инде эчлекне тутыра башлыйк. Бер конвертны алабыз да, эченә бераз һава керсен өчен, өрәбез. Һәм чәй кашыгы белән йомыркалы эчлекне тутырабыз, конвертны ябып бетерәбез дә, шалт - кайнап торган суга салабыз. Шулай итеп тагын 5ләп пилмән ясап салабыз. Пилмән 2 минут пешә, суда болгатырга кирәкми, пешүгә ул өскә калка бара.

Тишекле чүмеч белән җыеп алып, савытка салырга, өстенә атланмай сибәргә һәм ашарга гына кала. Тәмле булсын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100