Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәмле "өчпочмак"

Җырчы Айгөл Бариевадан ләвәшкә төрелгән тәмле "өчпочмак" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Тәмле "өчпочмак"
Ингредиентлар: ләвәш, бәрәңге, дөге, кызыл суган, тавык ите, татлы борыч, сыр, майлау өчен - йомырка сарысы.

Бәрәңге пешерергә, дөгене бүрттерергә. Кызыл суганны үсемлек маенда кыздырырга, анда шакмаклап туралган тавык ите, татлы борыч, соңыннан бәрәңге салырга һәм кыздырып алырга.

Ләвәш уртасына дөге, сыр, яшелчә массасын салырга, ләвәш кырыйларын йомырка һәм су катнашмасы белән майларга, аннары өчпочмак итеп төрергә.

"Өчпочмаклар"ның ике ягын да йомырка сарысы белән майларга һәм 200 градуска кадәр кызган мичтә 20 минут пешереп алырга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100