Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Таучыклар" салаты (рецепт)

"Вконтакте" социаль челтәрендәге "Татар ашлары" төркеме битендә Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева бик тәмле һәм ансат ясала торган салат рецепты белән бүлешкән.

news_top_970_100
"Таучыклар" салаты (рецепт)
Салат өчен: пешкән ит (сыер, тавык яки күркә ите), кыздырылган суган, чи кишер, пешкән чөгендер, кәбестә, майонез.

Пешкән итне тәлинкәгә тезәсең дә аның өстенә күп итеп кыздырылган суган саласың, майонез сылыйсың.

Аның өстенә чүмәкәйләп чи кишер, угычтан уылган пешкән чөгендер һәм вак итеп туралган кәбестә саласың.

Әлеге «таучык»ның өстенә тамчылар рәвешендә майонез саласың.

Табынга шул килеш тә, болгатып та бирергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100