Татлы әтәч (рецепт)

1 Сентября 2017

Укылган: 588 тапкыр

Автор: Гөлүзә Василова
Бүген 1 сентябрь - Белем көне! Балаларны "татлы әтәч" ясап шатландыра алабыз.
Сироп өчен: 1 стакан шикәр комы, 7 аш кашыгы су, 1 аш кашыгы лимон согы.
Бер искәрмә: эмаль савыт кулланырга кирәкми.
Салмак утта сиропны болгата-болгата кайнатырга, ул үтә күренмәле алтынсу төскә керергә тиеш. Азык-төлек буяулары салып әтәчләрне кызыл, яшел, кызгылт сары һ.б. төсләргә дә кертә аласыз. Катнашманың әзерлеген белер өчен салкын суга бер тамчы сироп салып карыйбыз, әгәр ул түгәрәккә оешса, әзер дигән сүз.
Әзер булган очракта газны сүндерәбез, куыклар тынычлангач, сиропны махсус формаларга яки пергамент кәгазьгә түгәрәкләр ясап салабыз. Таякчык та куеп калдырырга онытмагыз.

Фикерләр








Аш-су

Эремчекле шарчыклар (рецепт)

"Шәһри Казан" газетасыннан эремчекле шарчыклар рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Гранатлы-ананаслы салат (рецепт)

Җырчы Айгөл Бариевадан анарлы-ананаслы салат рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

"Эт елы" салаты (рецепт)

Җырчы Айгөл Бариевадан "Эт елы" салаты рецептын тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла