Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сочник (рецепт)

"Татар ашлары" социаль челтәр төркеменнән сочник ясау серләрен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Сочник (рецепт)
Эчлек өчен: 1,5 ст он, 3 аш кашыгы шикәр комы, май, 3 йомырка, куе каймак, эремчек, тоз, көпшәкләндергеч.

Камыр әзерләү: 3 йомыркага шикәр комы салып, яхшылап болгатабыз. Шуннан әлеге сыеклыкка каймак, эретелгән май, бераз тоз, көпшәкләндергеч һәм он салып камыр басабыз.

Эремчекне яхшылап изәбез һәм йомырка белән шикәр комы кушабыз.

Әзер камырны 0,5 см калынлыкта җәябез һәм диаметры 10 см булган түгәрәк итеп кисәбез. Түгәрәкнең бер ягына эремчек салып чыгабыз да, икенче ягын каплап куябыз.

Камырның кырыйларын тоташтырырга кирәкми.

Әзер сочникны майлаган табага тезәбез һәм йомырка сарысы белән майлыйбыз. Сочник 180 градус кызулыкта 20-30 минут пешә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100