Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сәламәтлек" салаты (рецепт)

Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан "Сәламәтлек" салаты рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Сәламәтлек" салаты (рецепт)
Салат өчен: 2 чөгендер, 3-4 кишер, ташкабак, петрушка, укроп, руколло, кузгалак, салат, кызыл суган, гади суган, бераз әстерхан чикләвеге.
Эш тәртибе: чөгендер, кишер, ташкабакны эре угычтан уарга, яшел тәмләткечләрне ваклап турарга.
Соус: 1 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы горчица, 3-4 аш кашыгы үсемлек мае, берничә тамчы лимон согы, тәменчә тоз.
Табынга бирер алдыннан соус салып болгатырга.
"Сәламәтлек " салаты бавырны чистарта, ди Тәския ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100