Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Персик пирогы (рецепт)

Тиз әзерләнә торган персик пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Персик пирогы (рецепт)
Камыр өчен: 1 стакан шикәр комы, 3 йомырка, 250 г эремчек, аш серкәсендә сүндерелгән 1 чәй кашыгы чәй содасы, 1,5 стакан он, ванилин.

Табаны майлау өчен үсемлек мае, пирог өстенә сибү өчен шикәр оны.

Эчлеккә 2 персик (шәфталу) яки нектарин кирәк.

Шикәр комы эремчек белән кушып, берничә минутка калдырырга. Чәй содасы, йомырка, ванилин өстәргә һәм болгата-болгата он салырга. Шәфталуның төшен алып чистартырга, юка телемнәргә турарга.

Табаны майларга, камырның яртысын җәяргә. Өстенә шәфталу тезгәч, аны камыр белән капларга.

Пирогны 180-200 градуста алтынсу төскә кергәнче пешерергә. Өстәлгә куяр алдыннан шикәр оны сибәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100