"Мишәр бәлеше" рецепты

15 Ноября 2017

Укылган: 1158 тапкыр

Казанда яшәүче Дания Тямаевадан "Мишәр бәлеше" рецептын тәкъдим итәбез.
Бәлеш камырын кул астындагы продуктлардан басарга тәкъдим итә, Дания ханым. Бу очракта җылы сөт, бераз каймак, бүлмә температурасында йомшарган 1 аш кашыгы чамасы атланмай, он. Камырны йомшак итеп басарга.

Эчлеккә ингредиентлар таба размерына карап чама белән алына. Дөге белән карабодайны чистартырга (юарга кирәкми), ярым әзер булганчы пешерергә һәм агып торган салкын су белән юарга, тастымалга салып 3-4 сәгать киптерергә, курәгә, кара җимеш, йөзем, тоз һәм шикәр комы салып болгатырга.

Эчлекне берничә рәткә бүлеп салу зарур, ә рәтләр арасына атланмай турап салырга кирәк.

Бәлеш 1-1,5 сәгать пешкәч, бөкесен алып, 200-250 грамм эретелгән атланмай салырга.

"Мишәр бәлеше" татлы да, туклыклы да.

Фикерләр








Аш-су

“Алтын нива” конфеты (рецепт)

Сезгә балалар өчен сөт катнашмаларыннан ясалган конфет рецептын тәкъдим итәбез. Яшь әниләр бала бер сөт катнашмасын (смесь) яратмаса, икенче төрлесен алып карый, өченчесен...Менә алар шкафта җыелып ятмасын өчен конфет ясарга мөмкин.

Аш-су

Җырчы Ландыштан пәрәмәчләр рецептлары

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗановадан ит һәм бәрәңге пәрәмәчләре рецептын тәкъдим итәбез. Бөреп куелышы да бик матур, эшләнешен видеодан карый аласыз.

Аш-су

"Бал торты" рецепты

Концертлар алып баручы Зәмирә Рәҗәповадан "Бал торты" рецептын тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла