Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лимонлы эчемлек

Матдәләр алмашын тизләтү һәм артык авырлыктан котылу өчен лимон эчемлеге ясап эчәргә киңәш ителә. Рецепт лимонның дәвалау үзлекләренә нигезләнгән, чөнки витаминнарга бай.

news_top_970_100
Лимонлы эчемлек
Ингредиентлар: 2 лимон, 5 тырнак сарымсак, 2 см чамасы имбир, 1 литр минераль су.

Эш барышы:

- Лимонны урталай кисәргә һәм сок ясарга.

- Сарымсакны һәм имбир тамырын вак итеп турарга.

- Аннары кәстрүлгә су тутырырга һәм сок ясаганнан калган лимон кабыкларын салырга һәм кайнатып чыгарырга.

- Имбир белән сарымсакны суга салырга, кәстрүл капкачын ябарга һәм уттан алырга. Бу катнашма 20 минут төнәтеп тотарга.

- Бу катнашманы сөзәргә, лимон согын кушарга, пыяла савытларга салырга һәм капкач ябарга.

Һәр иртә 150-200 мл эчәргә киңәш ителә. 10-14 көн дәвамында эчәргә, аннары 10 көн ял итәргә. Бу курсны тагын кабатларга мөмкин.

Кан басымы күтәрелүчеләргә имбир салмаска киңәш ителә. Бу эчемлек сезнең өчен артык әче булса, су кушарга яки бал салырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100