Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лимон пирогы (рецепт)

Сезнең игътибарга өч лимоннан пирог рецептын тәкъдим итәм. Әчкелтем, әмма тәмле булачак.

news_top_970_100
Лимон пирогы (рецепт)
Камыр өчен: 3 йомырка, 300 грамм атланмай, 3 аш кашыгы кибет каймагы, 1 стакан шикәр комы, 5 стакан он, 3 бал кашыгы көпшәкләндергеч.

Эчлек өчен: юка кабыклы 3 лимон, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы крахмал.

Эш тәртибе: бүлмә температурасында йомшарган атланмайны онның бер өлеше белән уабыз, йомырка, каймак, көпшәкләндереч һәм калган онны салып яхшылап болгатырга. Йомшак камыр килеп чыга, аны ике өлешкә бүләргә, бер өлешен туңдыргычка куярга. Икенче өлешен майланган табага җәяргә, кырыйлары күтәрелеп торырга тиеш.
Лимоннарны 4-6 кисәккә бүләргә, төшләрен алырга, блендер белән вакларга, шикәр комы һәм крахмал салырга, камыр өстенә җәяргә. Өстенә туңдыргычтан алынган камырны уарга.

Пирогны 180 градуслы мичтә 45 минут пешерергә.

Пирогны суытырга һәм өстенә шикәр оны сибәргә мөмкин.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100