Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лагман рецепты

Питрәч районында яшәүче Зилә Гыйззәтуллинадан лагман рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Лагман рецепты
Лагман өчен: озын калын токмач, 500 гр сыер ите, 2 уртача суган, 2 уртача кишер,1 татлы борыч, 2 помидор, үсемлек мае.

Эш барышы: барлык ингредиентларны саламлап турарга, үсемлек маенда суган кыздырырга, янына кишер, татлы борыч, ит, помидор салырга. Суы чыкканчы кыздырырга, аннары шулпа өстәп сүрән утта 1 сәгать кайнатырга. Пешәргә 15 минут кала тоз, кыяр тозлыгы, лагман өчен тәмләткечләр салырга.

Токмачны тозлы суга салып пешереп алырга, саркытырга.

Табынга биргәндә тирән тәлинкәгә токмач салырга, өстенә ит белән яшелчәләрне, бераз шулпасын да салырга мөмкин, өстенә яшеллек сибәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100