Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Куллама (рецепт)

"Татар ашлары" социаль челтәреннән "Куллама" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Куллама (рецепт)
Куллама өчен: 0,5 йомырка, 300 г ит, 2 суган, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 2 кишер, 0,5 стакан он, 0,5 аш кашыгы сыер мае.

Ит, кишер һәм суганны су салып 1 сәгать кайнатырга.

Кайнап чыккач итне шулпадан алырга һәм телемләп турарга.

Он, йомырка, тоз һәм 2 аш кашыгы су салып камыр басарга.

Юка итеп камыр җәяргә һәм ромб формасында кисәргә. Әзер камыр кисәкләрен тозлы суда 6-8 минут пешерергә.

Судан алгач сыер мае белән болгатырга.

Калган кишерне 15 минут пешерергә һәм түгәрәкләп турарга.

Суганны түгәрәкләп турарга һәм 6 минут май салынган табада кыздырырга.

Табынга чыгарганда тәлинкәгә пешкән камыр, ит, кишер салырга. Шулпа һәм суганны өстенә сибәргә.

Кулламабыз әзер!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100