Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кулич (рецепт)

Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан кулич рецептын тәкъдим итәбез. Куличлар бик матур, тәмле булды, коры түгел ди, Тәския ханым.

news_top_970_100
Кулич (рецепт)
Камыр өчен: 3 стакан җылы сөт, 200 г атланмай, 5-6 аш кашыгы сыек май, 6 күкәй, 1 стакан шикәр комы, 2 чәркә коньяк (салмасагыз да була), 2 кап ванилин, 500 г он, 100 г чүпрә, 2 апельсин кабыгы, 350 г йөзем җимеше.

Бизәү өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы, кондитер бизәкләре, апельсин кабыгы.

Башта сыек камыр (опара) ясарга кирәк:  1 стакан сөт, берничә кашык шикәр комы, чүпрә, берничә кашык он. Икенче савытка калган җылы сөт, эретелгән атланмай, йомырка, шикәр комы, ванилин, тоз салып болгатырга. Сыек камыр кабаргач, ике савыттагы катнашманы бергә кушып кабарырга куярга. Ике тапкыр кабартып төшергәч, йөзем салырга. Кулга сыек май сөртеп, камырны савытларга салырга,  сүрән мичкә куярга, кабару процессы беткәч, газны арттырырга.

Куличлар суынгач бизәргә мөмкин. Йомырка агы белән шикәр комын болгатып ягарга, кондитер бизәкләре сибәргә, апельсин кабыгын уарга.


Бу рецепт буенча олы 6-7 кулич чыга.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100