Кукуруз оныннан белен (рецепт)

4 Января 2018

Укылган: 349 тапкыр

Кукуруз онының файдасын барыбыз да беләбез. Ул пешекчеләр һәм кулинарлар тарафыннан гына түгел, диетологлар тарафыннан да мактала. Бүген  искиткеч тәмле кукуруз коймаклары белән  сыйлана аласыз.
Камыр өчен: 100 г кукуруз оны, 2 йомырка, 100 мл 10%  лы сөт өсте (сливки), бер чеметем тоз, 1 чәй кашыгы шикәр оны.

Кыздыру өчен: үсемлек мае.

Эш барышы:

1. Савытка ике йомырка сытабыз, 100 мл сөт өсте, чәй кашыгы шикәр комы, тоз өстәп, күпертәбез.


2. Шул савытка иләктән иләп кукуруз оны салабыз. Камырны 30 минутка җылы урынга алып куябыз.


3. Табаны кыздырып, үсемлек мае тамызабыз. Шуңа камырны салып, һәр ягыннан ярты минут чамасы кыздырабыз.


4. Беленне каймак һәм җиләк белән бизибез.

Фикерләр








Аш-су

Кумкват кайнатмасы

Кумкват җимешләре сортлары буенча яшел, кызыл, сары, кызгылт сары төстә була. Алар яңа өзеп алынган, киптерелгән килеш тә бер үк дәрәҗәдә файдалы һәм бу үзлеген ничек тә югалтмый.

Аш-су

Тутырган тавык

"Татар ашлары" социаль челтәреннән "Тутырган тавык" рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Эремчекле печенье рецепты

Әлеге рецепт буенча печеньеларны 210 градуска кадәр җиткерелгән кайнар мичтә әзерлибез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла