Кивилы-бананлы торт

13 Апреля 2018

Укылган: 1319 тапкыр

Питрәч районы Ленино-Кокушкинода яшәүче Ләйлә Гайфуллинадан кивилы-бананлы торт рецептын тәкъдим итәбез. Тортны пешерергә кирәкми, шуңа бик тиз һәм җайлы ясала.
Торт өчен: 500 г каймак, 300 г "балык" печеньесы, 3-4 банан, 180 г шикәр комы, бизәү өчен - 3 киви. Каймак белән шикәр комын болгатырга, печенье өстенә салырга, янә болгатырга, бананны шакмаклап турап салырга.

Тирән эчле савытка пакет куярга, савыт төбенә һәм кырыйларына киви тезәргә, өстенә җайлап кына печенье катнашмасын салырга, тигезләргә һәм суыткычта төнгә калдырырга. Иртән тәлинкәгә астын өскә әйләндереп төшерергә һәм кисәргә.

Йомшак һәм тәмле торт белән чәйләрегез тәмле булсын!

Фикерләр








Аш-су

Эремчек рулетлары

Әлеге эремчек рулетлары бигрәк тә балалар күңеленә хуш киләчәк.

Аш-су

Тулма (рецепт)

Социаль челтәрдәге "Татар ашлары" төркеменнән тулма (голубцы) пешерү тәртибен тәкъдим итәбез.

Аш-су

Бармак (рецепт)

"Татар ашлары" социаль челтәрендәге төркемнән татар халык ризыгы - бармак пешерү рецептын тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла