Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хөрмәле сырниклар (рецепт)

"Хөрмәле сырниклар" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Хөрмәле сырниклар (рецепт)
Сырникар өчен: 300 г ярмалы эремчек, 1 татлы хөрмә ("Королек"), 1 аш кашыгы кукуруз оны, 2 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, 1 йомырка, пычак очында ванилин, сохари валчыгы, атланмай.



Эш барышы:

1. Савытка эремчек салып (майлылыгы 5 %ка кадәр, әмма иң мөһиме сулы булырга тиеш), йомырка сытабыз, тоз, шикәр комы, ванилин сибәбез. Туралган хөрмә салып яхшылап болгатабыз.


2. Сырник әвәлибез.

3. Сохари валчыгында әвәлибез.


4. Кызган табага атланмай салып, сырникларны тезәбез. Капкачын каплап, сырникларны ике ягыннан да кызартабыз.


Кыздырган вакытта сырниклар ярылырга мөмкин. Бу куркыныч түгел, йомырка һәм сохари валчыгы аларга таралып китәргә ирек бирмәс.

Кайнар сырникларны каймак яки җиләк джемы белән табынга чыгарабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100