Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шулпада керпеләр"

Бу ризык һәркемгә таныш, нигездә фарштан һәм дөгедән тора.

news_top_970_100
"Шулпада керпеләр"
"Керпеләр" өчен: 500 г фарш, 2 уртача суган, тоз, борыч, 150 г дөге, 1 уртача кишер, 1 уртача суган, 1 помидор.

Беренче эш итеп дөгене бүрттерергә, салкын су белән юарга һәм саркытырга. Аннары барлык игредиентларны кушып болгатырга, уртача зурлыктагы шарлар ясап кәстрүлгә тезәргә. "Керпеләр"күмелерлек итеп су салырга, тәменчә тоз. Кайнап чыккач сүрән утта 25-30 минут пешерергә.

Шул арада кишер белән суганны, помидорны шакмаклап турап үсемлек маенда кыздырырга. "Керпе"ләрне шул табага тезеп өсте күмелерлек итеп су салып та пешерергә мөмкин. Әмма күп балалар пешкән кишер белән суганны өнәп бетерми, шуңа күрә "керпе"ләрне аерым шулпада пешерергә.

Табынга биргәндә тәлинкәгә 2 "керпе", 1 чүмеч шулпа, өстенә табада кызыдырылган катнашманы салырга, балаларга "керпе"ләрне каймак белән бирергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100