Кайнатмалы пирог

15 Апреля 2018

Укылган: 310 тапкыр

"Татар ашлары" социаль челтәрдәге төркемнән "Кайнатмалы пирог" рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 2 йомырка, 3 стакан он, 200 г маргарин яки атланмай, 1 стакан шикәр комы, пычак очында ванилин,1 бал калагы көпшәкләндергеч.

Эчлек өчен 200 г җиләк кайнатмасы кирәк булачак.

Майны җебетәбез һәм шуңа шикәр, ванилин, йомырка салабыз һәм болгатабыз.

Он белән көпшәкләндергечне кушабыз һәм аз-азлап камырга салабыз.

Бик каты булмаган камыр ясыйбыз, ике өлешкә бүләбез һәм кечерәген 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Икенче өлешен майлы табага салабыз һәм тигезләп җәябез, өстенә кайнатма агызабыз.

Суыткычтагы камырны алып кайнатма өстенә угычтан уабыз.

Әлеге пирогны 20 минут газ мичендә пешерәбез.

Фикерләр








Аш-су

Кумкват кайнатмасы

Кумкват җимешләре сортлары буенча яшел, кызыл, сары, кызгылт сары төстә була. Алар яңа өзеп алынган, киптерелгән килеш тә бер үк дәрәҗәдә файдалы һәм бу үзлеген ничек тә югалтмый. Киптерелгән кумкват организмны витаминнарга һәм минераль запасларга баета, кешенең иммунитетын ныгыта һәм организмның төрле йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, шулай ук гөмбә авыруларын дәваларга ярдәм итә. Киптерелгән кумкватны дәвалану максатларынна куллану киң таралган, аны еш кына салкын тигәндә һәм ютәл булганда кулланалар, бу продукттагы матдәләр кыска вакытта инфекциядән котылырга ярдәм итә, шуңа кискен тын юллары авырулары вакытында аны куллану актуаль.

Аш-су

Эремчекле печенье рецепты

Әлеге рецепт буенча печеньеларны 210 градуска кадәр җиткерелгән кайнар мичтә әзерлибез.

Аш-су

Кайнатмалы пирог

"Татар ашлары" социаль челтәрдәге төркемнән "Кайнатмалы пирог" рецептын тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла